Саубулыгыз кошкайлар
материал (средняя группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

Көз көне кошларны озатуга багышланган күңел ачу кичәсенә конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sau_bulygyzkoshkaylar.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы»

(уртанчылар төркемендә үткәрелгән чара)

Төзеде: Шайхутдинова Г.Р.

Iкв. категорияле тәрбияче

2016 ел

“Сау булыгыз, кошкайлар!”

Максат:

-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;

-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;

-Балаларда бәйрәм рухы тудыру.

Әзерлек:

-Җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү;

-Кошларны танырга өйрәнү;

-Маскалар ясау, залны бизәү.

Бизәлеше:

-Сәхнәдә урман күренеше, күчмә һәм кышлаучы кошларның рәсемнәре. Балалар залга тезелеп керәләр һәм урындыкларга утыралар.

-Кошлар сайравы ишетелә һәм тына.

Бәйрәм барышы

1СЛАЙД

1бала: Карале, дустым, ни өчен сыерчык бердә сайрамый башлады соң?

2 бала: Чынлап та, үзе дә күренми.

1 бала: Әйдә, су буйларын, урман-болыннарны карап кайтыйк.

2 СЛАЙД

2 бала: Нәрсә булган бу. Су буенда да аккошлар, каз-үрдәкләр күренми.

1 бала: Бәлки алар бездән качкандыр.

Тәрбияче: Балалар, сезгә нәрсә булды, бик моңсу?

Балалар: Без кошларны эзлибез.

Тәрбияче: Тыңлагыз, кошлар тавышы ишетелә түгелме соң?

3 СЛАЙД

(кошлар очып керәләр).

Тәрбияче: Кошлар, кая очасыз?

Кошлар: Җылы якка очып китәбез.

Тәрбияче: Ник сез бик ашыгасыз?

Кошлар: Салкыннар башланганчы очып китәргә кирәк.

Тәрбияче:Кошлар, дуслар!  Әйдәгез, әз генә булса да тукталып, безнең белән ял итеп алыгыз. Без сезне балалар белән бергәләп озатырбыз.

4 - СЛАЙД

Күмәк җыр: “Көз”

  1. Сары яфраклар коелды,

Җәйләр үтте, көз җитте.

Тезелешеп җылы якка

Күлдәге кошлар китте.

2. Усак, каен, бөдрә таллар

Яфракларын койдылар.

Чыршы белән карагай

Яшел көе калдылар.

5 СЛАЙД

Бала:

Күрәмсез дусларым,көз килде тышта

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Бала:

Үтте китте

Матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киттеләр.

Бала:

Көз килде,

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

6 СЛАЙД

Бала:

Зашумели воды

Быстрого ручья.

Птички улетели

В теплые края

 Бала:

Кошлар инде җырламый,

Чикерткәләр чыңламый,

Чебен-черки безләми,

Бал корты да эзләми.

Күбәләкләр очмыйлар,

Чәчәкләрне кочмыйлар.

Бала:

Йөк ташымый кырмыска

Көннәр китте кырыска

Йоклады бик күп җанвар

Кырлар буш, тулы амбар.

7СЛАЙД

 Җыр:“Көзге моң”

М.Әндәрҗәнова көе һәм сүзләре

1.Салкын булып көз җилләре

Исә башлады.

Торналар һәм кыр казлары

Китә башлады.

Кыйгак-кыйгак,кыйгак-кыйгак

Китә башлады./ 2

2.Яңгыр елый алар китсә

Моңсу була,- дип.

Тып-тып,тып-тып,тып-тып,тып-тып

Моңсу була,-дип./2

Бию: Гөмбәләр

Тәрбияче:

Әйе, көз вакыты, көзнең иң кырыс көннәре. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр, урман-кырлар буш калды, яңгырлар еш ява.

Көзнең шушы кырыс көннәре кошлар тормышына да тәэсир итә.Туган якларына  кайткан кошлар җылы якларга китәләр.Бүген без шул кошлар белән саубуллашу кичәсенә җыйналдык.

Ә хәзер сүзне кошларга бирик.

8 СЛАЙД

Бала:

Яратсак та туган үскән җиребезне

Салкын җилләр, кар бураннар куа безне.

Без китәбез,сау булыгыз

Яшьләр,картлар.

Сау булыгыз

Йорт казлары, тугандашлар.

Бала:

Җепкә тезелеп, без очабыз

Кыйгак-кыйгак

Барыр җирләр әле безнең

Ерак-ерак.

9 СЛАЙД

Бала:

Суык бабай арттан җитеп

Харап булмыйк.

Оча торыйк, бара торыйк

Тор-рыйк!Тор-рыйк!

Бала:

Бакчаларны,басуларны

Җырга, моңга күмдек без

Зарарлы бөҗәкләр чүпләп

Бик зур эшләр эшләдек.

Ә хәзергә хушыгыз

Ерак безнең юлыбыз. 

Бала:

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та

Шунда тора, шунда йоклый,

Шунда бала үстерә.

Матур итеп басып сайрый

Басып оя өстенә.

Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине киткәчтен.

Бала:

Ерак юлларга чыкканчы

Бергәләп уйнап алыйк

Җыйналыгыз түгәрәккә

Шаярып, көлеп алыйк. 

Бию:“Кечкенә полька” биюе

10 -19 СЛАЙД                    Уен: “Күләгәсеннән таны” “Тавышыннан таны”

Тәрбияче:

Балалар, сез тагын нинди кошларны беләсез соң?

Балалар, балаларны тыңлагыз әле, алар сезгә күчмә кошлар турында табышмаклар әйтерләр.

Сыерчык булып киенгән бала:

Агач колга башында йорты,

Эчендә яши җырчы

Мин нинди кош? (Сыерчык). 20 СЛАЙД

Күке булып киенгән бала:

Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый.

Мин нинди кош? (Күке)   21 СЛАЙД

Торна булып киенгән бала:

Борыны озын, боты озын,

Камышлыкта көн озын.

Сазлык җирләрдә йөри,

“Тату торыйк!”-дип сөйли.

Мин нинди кош?(Торна)  22 СЛАЙД

Карлыгач булып киенгән бала:

Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

Мин нинди кош? (Карлыгач).  23 СЛАЙД

Тәрбияче: Бигрәк күп беләсез икән. Хәзер без тагын бер матур җыр бүләк итәбез.

24 СЛАЙД

Җыр: “Яфраклар бәйрәме”

1. Яңгыр түгел, кар да түгел

Яфраклар ява җиргә

Көз турында җырлыйм әле

Кушыл син яңа җырга.

Куш-та:

Сары(2)сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә ява яфрак

Көзнең матур чаклары.

2. Өча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп

Буген(4)

Яфракларның бәйрәме.

Төлке керә:  

- О-о-о күпме кошлар җыелган монда, менә бүген тамак туя икән. Минем бер урында бу кадәр кош җыелганын күргәнем юк иде әле.

Тәрбияче: Тукта әле төлке дус, тимә син кошкайларга , алар бик авыр һәм ерак юлга чыгарга әзерләнәләр.

Төлке: Алай булгач аларга күп көч һәм түземлек кирәк инде. Әйдә мин аларны сынап карыйм, җитезлекләрен күрсәтсәләр мин аларга тимәм.

Уен: “Төлке белән кошлар”

Толке: бигерәк җитез булдыгыз бит әле сез, әйдәгез тагын бер сынап карыйм әле мин сезне.Мин сезнең йомыркаларыгызны таптым ди, хәзер сезгә аларны икенче урынга күчереп куярга кирәк, кем җитезерәк булыр микән.

Уен: “Йомыркаларны күчереп куй”

Төлке:  бигерәк уңган, бигерәк җитез белдыгыз сез. Ярый кошкайлар, сезгә хәерле юл телим, исән имин барып җитегез, ә мин китим берәр куян тотып булмас микән.

Төлке чыгып китә.

Тәрбияче: Кошлар турында шигырьләр тыңлап китик.

25 СЛАЙД

Бала:

Тукран һәр агачны

Тук-тук-тук сугып карый

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Бала:

Песнәк китми җылы якка

Бездә ул кышлый.

Аны карлар һәм бураннар

Һич тә куркытмый.

Бала:

Саескан ак кофта белән

Кара сарафан кигән.

Ала канатында нинди

Яңалык алып килгән.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без сезнең белән уен уйнап алыйк.

Җыр: “Чыпчык”

М.Әндәрҗәнова сүзләре һәм көе

1.Чыпчык,чыпчык,чыпчыклар-

Сары,нәни кошчыклар.

Сикерешеп җим чүплиләр,

Нинди уңганнар алар.

2.Чыпчык зур бөҗәк тапты,

Авызына ул капты.

-Чик- чирик!-дип, шатланып,

Туган өенә кайтты.

Уен: “Кош исемен ишетсәң кул чап”

Бер матур ояда кечкенә чыпчык баласы туган. Аңа оясында бик рәхәт икән, ләкин аның донья күреп кайтасы килә.Ул кечкенә канатларын җилпеп оясыннан очып чыгып киткән. Әллә ниләр очраган аңа юлында: агач башына утырып хәбәр салучы саескан, ап-ак карлы тау башлары, зәңгәр сулы диңгезләр, балчык ташып оя ясаучы карлыгачлар, ояларында мәш килүче кырмыскалар, басу өстендә сайраучы сандугачлар, һавада очучы самолетлар,

мич янында бәлеш сорап утыручы каргалар. Һәм тагын бик күп, бик күп кызыклы әйберләр күргән ул.Чыпчык баласы күргәннәрен тизерәк әнисенә кайтып сөйләргә ашыккан.Әни чыпчык баласын сагынып көтеп алган һәм башка оядан үзе генә чыгып китергә ярамаганлыгын аңлаткан. Шуның белән әкияттә бетеп киткән.

“Нинди кош төзедең?”

Тәрбияче: Балалар, күчмә кошларның безгә әйтер сүзләре бар. Сүзне аларга бирик.

26 СЛАЙД

Бала:

Очасы юлым ерак

Ныклы канатлар кирәк

Сезнең кебек якын дуслар

Безгә һәрчак бик кирәк

Бала:

Сары яфраклар коелды

Җәйләр үтте,көз җитте

Тезелешеп җылы якка

Күлдәге кошлар китте.

Бала:

Хушыгыз,хуш,кошкайлар!

Якын булсын юлыгыз

Исән-имин барып җитегез

Язга чаклы сау булыгыз.

27 СЛАЙД

Бала:

Тимәгез,кошларга,дусларым,

Алар бит бетерә кортларны.

Яз көне оялар ясарбыз,

Саклыйкчы, канатлы дусларны!

Бала:

Туган җирен ташлап кошлар китә,

Кошлар китә ташлап оясын.

Хәерле юл теләп озатыйкчы

Соңгы китүләре булмасын.

Тәрбияче:

Кошлар безнең якын дуслар,

Тимик без кошкайларга

Һәрчак очып йөрсен алар

Яшәсеннәр һәркайда.

Тәрбияче: балалар, Кошлар табигатьнең күрке, яме – безнең иң якын дусларыбыз. Аларга озын юлларын исән-имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. (Күчмә кошлар маскалары кигән балалар кулларын болгап көй астында залдан чынгып китәләр).

- Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез. Аларга җимлекләр ясап җимнәр салырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау булыгыз, кошкайлар!

кошлар белән саубуллашу...

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...

Хушыгыз, кошкайлар!

Балаларның көзге табигать, кошлар турында булган белемнәрен баету. Кошларга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү....

"Сау булыгыз, кошкайлар!"

“Сау булыгыз, кошкайлар!”Максат:-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;-Балаларда бәйрәм рухы тудыр...

« Исәнмесез, кошкайлар!»

Праздник  «День птиц» является ежегодным мероприятием в рамках природоохранной акции «Наши пернатые друзья», которая длится с сентября по май. Цели и задачи акции: вовлечение обучающихся в природ...

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!...

Кошкайлар

2 нче кечкенәләр төркемендә  үткәрелгән сөйләм үстерүдән эшчәнлек  конспекты...