Кошкайлар
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Байрамова Резида Габделбаровна

2 нче кечкенәләр төркемендә  үткәрелгән сөйләм үстерүдән эшчәнлек  конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_bezne_duslarybyz.docx21.6 КБ

Предварительный просмотр:

Кошлар безне дусларыбыз

2 нче кечкенәләр  төркеме өчен проект эше

Тема: Кошлар безнең дусларыбыз.

Проектның әһәмияте: Балалар белән табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасындагы узара бәйләнеш булуы турындагы нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

Тирә- юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә балаларның сүз байлыгын үстерү.

Игътибар белән әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр тыңларга

өйрәнү, санамышлар , табышмаклар ятлау.

Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү.

 Табигать күренешләренә соклану хисләре һәм мәхәббәт уяту.

Проектның төре: Иҗади танып белү.

Катнашучылар: балалар, тәрбияче, әти-әниләр.

Балаларның яше. 3-4 яшьлекләр.

Үткәрү вакыты. 1ел

Проблема: Ничек кошларны балалар бакчасы мәйданчыгына чакырыйк? Балаларның сөйләм телен үстерү.

Максаты: Кышлаучы һәм күчмә кошлар турында кузаллауларын формалаштыру. Кошларга карата мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү. Шигырьләр әйтемнәр ятлау теләге булдыру. Хәтер сәләтен үстерү. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү.

                                 Бурычлары:

Тышкы билгеләренә (төсе ,зурлыгы ) үз-үзләрен тотышларына, тавышларына карап кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

 Кошлар турындагы белемнәрен баету.

 Өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр ясап  куярга өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Балалар кошлар турында күп мәгълумат алалар.

2.Кышларның кыяфәтенә карап тану.

3.Кышлаучы һәм күчмә кошларны танып аеру.

4.Кошлар турында сөйли алу.

5.Балаларда табигаткә сак караш тәрбияләү.

6.Балаларда әти- әниләр белән бергәләп эшләү хисе тәрбияләү.

                      1 этап әзерлек этабы

Балаларга белем һәм тәрбия бирү программасы (М.А.Васильева,

В.В.Гербова, Т.С.Комарова)

2.Әхлак нигезе матур гадәт (К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова)

3.Балачак аланы (К.В.Закирова)

4.Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек (З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова)

5. Туган як табигате белән таныштыру (Р.Борһанова)

                          Проектны эшчәнлеген тәэмин итү:

-Табышмаклар әйтешү.

-Уеннар оештыру.

-Кошлар турында әңгәмәләр оештыру.

-Кошлар турында рәсемнәргә күргәзмә.

-Экскурсияләр оештыру.

-Уен викторина

— кошлар турында матур әдәбият әсәрләре уку

                          Проектның үтәлеше.

Программаның бүлекләре

Эш алымнары

Вакыты.

Уен эшчәнлеге

Сюжетлы рольле уен.

“Урманга сәяхәт”

Дидактик уеннар.

Лото “Бу нинди кош”

Киселгән картиналарны төзе.

Рәсемдәге биш аерманы тап

Танып белү эшчәнлеге.

Тема. Кошлаучы кошлар

Тема . Кошлар килгән җимлеккә эшчәнлеге

Тема. Шигырь ятлау. Д. Гарифуллин

“Песнәк”

Тема.Сыерчык белән Карга яз килүгә шатлана эшчәнлеге

Тема.Күчмә кошлар.

Уен викторина “Кошлар безнең

дусларыбыз”

хезмәт

Кошларга җимнәр әзерләү. Кошлар

ашату

Сөйләм үстерү

хикәя төзеп сөйләү “ Безнең авыл

кошлары”

Матур әдәбият белән танышу

Табышмаклар әйтешү.

Идрис Туктар “Тук-тук”

Иң матур сүз 179 бит

Дамир Гарифуллин “Песнәк”

Иң матур сүз 132 бит

Фирая Зыятдинова “Кызылтүш”

Иң матур сүз 83 бит

Зәки Нури “Кошларга бүләк”

Иң матур сүз 194 бит

Гәрәй Рәхим “ Каргалар шәһәре”

Иң матур сүз 195 бит

“Сандугач” Украин халык әкияте

Зөһрә Гомәрова “Карлыгач”

Иң матур сүз 83 бит

рәсем

“Сау булыгыз кошларым”

“Сары кызыл кошларым”

“Әкияти кошчыгым”

“Исәнме сыерчыгым”

“Яз килде кошлар кайтты”

әвәләү

“Күгәрченем минем”,

“Җимлектәге чыпчыклар”

“Карга килгән кунакка”

“Сыерчык бездә кунакта”

ябыштыру

“Яфраклардан кошлар ясау”

“Агачтагы песнәгем”

“Әкияти кошым”

“Сыерчыгым килдеңме”

музыка

“Тукран” (татар халык сүзләре

Н. Бакиева, З.Шәйхетдинова музыкасы)

“Кошлар килде” (Шакир Мәҗитов музыкасы, Галимҗан Латыйп сүзләре)

“Чыпчык белән сыерчык “(Алмаз Хәмзин сүзләре Фирзәр Мортазин

музыкасы)

“Яз килә” (Халык сүзләре, Л. Хәйретдинова музыкасы)

“Кайт, карлыгач” (И Сынгаевский сүзләре Р Вәлиева тәрҗемәсе,

Л. Батыр- Болгари көе)

Рус теленә өйрәнү

“Здравствуйте птицы”

Әти- әниләр белән

эш

Җимлекләр әзерләү.

Сыерчык оялары ясау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау булыгыз, кошкайлар!

кошлар белән саубуллашу...

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...

Хушыгыз, кошкайлар!

Балаларның көзге табигать, кошлар турында булган белемнәрен баету. Кошларга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү....

"Сау булыгыз, кошкайлар!"

“Сау булыгыз, кошкайлар!”Максат:-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;-Балаларда бәйрәм рухы тудыр...

« Исәнмесез, кошкайлар!»

Праздник  «День птиц» является ежегодным мероприятием в рамках природоохранной акции «Наши пернатые друзья», которая длится с сентября по май. Цели и задачи акции: вовлечение обучающихся в природ...

Саубулыгыз кошкайлар

Көз көне кошларны озатуга багышланган күңел ачу кичәсенә конспект....

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!...