Зурлар төркемендә 9 май бәйрәменә үткәрелгән күңел ачу чарасы.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

Зурлар төркемендә 9 май бәйрәменә үткәрелгән күңел ачу чарасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_may_byrm.docx24.03 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы  гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы                                     мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе

        

 1 нче квалификацион категорияле тәрбияче Солтанова Гөлшат Гаптелхай кызының   зурлар төркемендә 9 май бәйрәменә үткәрелгән күңел ачу чарасы.

          Тема:”Онытылмасын ул еллар”

                           

                                          -2017-

              “Онытылмасын ул еллар”                                                                                          (Зурлар төркемендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара)

Максат. Балаларны Бөек Ватан  сугышы чоры белән таныштыру; авылдашларыбызның Җиңүне якынайтуга  керткән батырлыклары һәм тырыш  хезмәтләре белән таныштыру; сугыш  афәтенең һәр кеше,  һәр  гаилә өчен   фаҗига  булуын төшендерү;  сугыш  һәм  тыл ветераннарына  олы  хөрмәт  хисе  тәрбияләү; сугыш  елларының  бар  авырлыгын  үз  җилкәләрендә татыган балалар  язмышын  аңлату;  тыныч тормышның  кадерен белеп,  үткәннәргә  ихтирам  белән  караучы  шәхес  тәрбияләү.            Җиһазлау. Бөек  Ватан  сугышы чорына  багышланган  иҗади  эшләр күргәзмәсе,Урак,пилоткалар.

Техник чаралар: интерактив такта, сугыш  чоры  балаларына багышланган компьютер презентациясе, ноутбук. Зал  чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән.                                                                                                                           Алып баручыХәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Без бүген олы тантана- Бөек Җиңүнең 72  еллык бәйрәменә багышланган кичәгә җыеладык. Әйе, илебез күгенең 72 ел буена аяз булуына  без ветеран-нарыбызга бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!                                                                                                                                                     “Туган  илебез” җыры җырлана.

Рәлинә: Сугыш- куркыныч һәм дәхшәтле сүз,

Аңа бәйле күпме күз яше.

Без яшәгән шушы җир шарының

Борынгыдан килгән афәте.

Тарихлардан укып беләбез без,

Нинди вәхшилекләр булганын,

Бөек Ватан, дөнья сугышлары,

Күп илләрне җимереп узганын.

Алсу:Ат атланып,чабып килә кемдер,
Юл тузаны керә күзләргә.
Нинди шомлы хабәр китерә ул,
Тыныч яшәп яткан көннәрдә…

Дошман безгә сугыш башлаган дип,
Сөрән салып чаба сыбайлы.
Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй,
Кайгы-хабәр илгә таралды…
         

 Аяз:         

 Халкым өчен постта торырмын                                                                                  Халкым өчен тугры булырмын                                                                              Авырлыклар миңа килсә дә,                                                                                                                       Барыр юлым дошман киссә дә.                                                                                        Беркайчанда  бирелмәмен дошманга

Ислам:Җиңү килде җирне нурга күмеп,                                                                             Шатлык белән күзне чылатып.                                                                                         Килде ул көн — горур күкрәкләрдә                                                                                             Орден-медальләрне чыңлатып

А.б.Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен каршылый халык

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга.

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли

Шундый гадәт борын-борыннан.

Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.

1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.

Кызлар бию»Уракчы кыз»

Саида: Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде.Ислам белән Саматта гармун алып чыгарбыз диделәр. Алайса бер дә күңел ачкан юк.                           Гүзәл:Юк, төшеп булмас ахры.Кызлар әйдәгез кичләр утырырбыз,шәлләр бәйләрбез.

Малайлар”Гармун уйныйм”(Җыр –бию)

 1941 елның 22 июнь иртәсе. Җәйге матур көн. Иртәдән үк җылы, аяз һава. Шәһәр халкы табигатькә омтыла. Ә авыллар язгы кыр эшләреннән соң сабантуйларында бәйрәм итә. Бар да шундый әйбәт. Кинәт… (Левитанның сугыш башлануы турында хәбәр итүен тыңлау)

Левитанның тавышы яңгырады,

Шул Левитан, таныш Левитан;

Өйдә бар да куйды тетрәнеп

Тагын ни бар? Шомлы нинди таң?

 (Экранда сугышның башлануы турында кадрлар карала.)

А.б. Әйе, илебез күгенең 72 ел буена аяз булуы белән без сезгә, ветераннарыбызга бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!                                                                                                               Җыр. Мәктәпкә әзерлек төркеме”Спасибо вам”Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!         Камилә : Матурлыгы өчен бу көннәрнең                                                                       Кемнәр генә корбан булмаган!                                                                                        Исемнәрен тарих безгә үзе                                                                                                                         Саклап килә ерак еллардан!

Инсаф:Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкәгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка 
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Азалия:Ветераннар! Чал чәчле ветераннар —

Мәрхәмәтле изге кешеләр.

Таңнар килә, һәрчак кояш туа,

Нурлары бит сезнең шикелле.

Сез китмәгез таңнар туган чакта,

Алсу таңнар — сезнең даныгыз.

Шул таңнарны яулап алыр өчен

Коелды бит сезнең каныгыз

Ясминә:Сугышчылар-батыр лачын алар,

Бәйрәм итик бүген бергәләп.

Бүген бәйрәм-тугызынчы май,

Бөек Җиңү бәйрәме.

Ветераннар кулларында

Алсу чәчәк бәйләме.

Алып баручы.

Хөрмәтле балалар ,килгән кунаклар! Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!

Солнечный круг” җыры белән кичәбез тәмамлана. Сугыш  батырларына һәйкәлгә чәчәкләр куярбыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

"Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә)

“Мин һәм минем сәламәтлегем” (Зурлар төркемендә)Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру; Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату. Организ...

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...