Зурлар төркемендә “Тыныч булсын күгебез” дип аталган бәйрәм чарасы
план-конспект занятия (старшая группа)

Сценарий: “Тыныч булсын күгебез”

5-6 яшьлек балалар өчен Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе

Максат. Халык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Бәйрәм тантаналарында катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.Балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Җыр «Җиңү язы» зурлар төркеме

Һәйкәлгә веноклар кую.

1 минутлык тынлык

Бию: “Катюша” зурлар төркеме

Җыр “Бабай да солдат булган” кечкенәләр төркеме

 Шигырләр: зурлар төркеме

Җыр  “Катюша” уртанчылар төркеме

Бию: зурлар төркеме малайлары башкаруында

 “Кызыл ромашка ” шигырен сәхнәләштерү. Мәктәпкә әзерлек төркеме

Җыр “Пусть всегда будет солнце” зурлар төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tynych_bulsyn_kugebez_9_may_beyremene_stsenariy.docx950.04 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә

“Тыныч булсын күгебез”

дип аталган бәйрәм чарасы

тәрбияче: Хайруллина И.С.

Сценарий: “Тыныч булсын күгебез”

5-6 яшьлек балалар өчен Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе

Максат. Халык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Бәйрәм тантаналарында катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.Балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Җыр «Җиңү язы» зурлар төркеме

Һәйкәлгә веноклар кую.

1 минутлык тынлык

Бию: “Катюша” зурлар төркеме

Җыр “Бабай да солдат булган” кечкенәләр төркеме

 Шигырләр: зурлар төркеме

Җыр  “Катюша” уртанчылар төркеме

Бию: зурлар төркеме малайлары башкаруында

 “Кызыл ромашка ” шигырен сәхнәләштерү. Мәктәпкә әзерлек төркеме

Җыр “Пусть всегда будет солнце” зурлар төркеме

Музыка залы бәйрәмчә бизәлә. Сугыш геройларының фоторәсемнәре, җиңү парады күренешләре эленә. Зал шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар – сугыш ветераннары чакырыла. Ф. Әхмәдиевның “Солдатлар” көе яңгырый. Балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар.

Алып баручы: Сугыш килде безгә, сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып;

“Без җиңәргә тиеш ничек тә”.

  Алып баручы: 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

Грамзапись тыңлау “Вставай, страна огромная”  (Балалар урыннарга утыралар)  

1 Алып баручы: Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган һәм миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.

1 бала:  Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне

Алды ялкын кыш һәм җәйләрне.

Туган якның данлы сабан туе,

Канлы сабантуйга әйләнде.

2 Алып баручы: Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелде. Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу – гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының Тулы кавалеры, 100меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды.

Җыр “ Җиңү язы”

ВЕНОКЛАР КУЮ

Бер минутка тынлык.

Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

Бию « Катюша»

Җыр “Бабай да солдат булган”

Шигырьләр:

ДАНИЯР   “Жди меня”

Жди меня, и я вернусь

Только очень жди.

Жди когда наводят грусть

Желтые дожди;

Жди, когда снега метут,

Жди, когда жара.

Жди, когда других не ждут,

Позабыв вчера.

Жди, когда из дальних мест

исем не придет,

Жди, когда уж надоест

Всем, кто вместе ждет.

Әнисә:

 Рияз:

Луиза                                    Рания

Әминә:

 Самат

Бабамның медальләре                  Сабина

Бабамның медальләре күп,

Яңа костюмы тулы.

Тик бабамның – разведчикның

Терсәктән юк сул кулы.

 

Батырлыгы өчен аңа

Унлап медаль биргәннәр.

Алар шул куркак булмаган,

Разведкага йөргәннәр!

 

Немецлар тылына кереп,

«Тел» алып кайткан чакта,

Бомбалар шартлап ярылган

Туктаусыз алда, артта.

Менә шунда яраланган

Бабамның сыңар кулы.

Таза чакта ничә тапкыр

Айкаган немец тылын.

 

Ерак илләрдә булган ул,

Бик күп шәһәрләр алган!

Яңа батырлыклар эшләп,

Медальләр тага барган.

 

Мин сокланып карыйм аңа,

Баһадир безнең бабай!

Сегодня день победы ,    Малика

Мы поздравляем всех

Стихи для вас читаем,

споем для вас сейчас.

Мы знаем: деды наши-

Герои  той войны,

Они старались очень,

Чтоб просто жили мы!

 Сугыш елларында бик киң таралган, яратып җырлана торган җырларның берсе – “Катюша” җырын тыңлыйк.Жырны уртанчылар төркеме балалары башкара.

Җыр “Катюша” уртанчылар төркеме

Бию Зурлар төркеме малайлары башкаруында

Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур җиңү таңы.

Исән булсын әле, Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

Күкләребез мәңге аяз булсын,

“Уф” дип алмыйк әле сулышны

Көннәребез тыныч үтсен берүк,

Беркайчан да күрмик сугышны.....

“Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү. Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Җыр "Пусть всегда будет солнце".. зурлар төркеме


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

"Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә)

“Мин һәм минем сәламәтлегем” (Зурлар төркемендә)Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру; Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату. Организ...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

Зурлар төркемендә 9 май бәйрәменә үткәрелгән күңел ачу чарасы.

Зурлар төркемендә 9 май бәйрәменә үткәрелгән күңел ачу чарасы....