Көзге урманга сәяхәт
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Көзге урманга сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Көзге урманга сәяхәт38.37 КБ

Предварительный просмотр:

Көзге урманга сәяхәт

Максат:

1.Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;

2. Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү;

3. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Матур итеп өстәлләргә «көз байлыклары»   куелган. Музыка астында балалар залга үтәләр. Балаларның кулларында яфраклар.

Тәрбияче: Балалар, без буген сезнең белән ел да утә торган көз бәйрәменә жыелдык. Карагыз әле, бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән. Әйе, көз – матур, гүзәл, сокландыргыч.

Ә-әнә, Сентябрь малае, шукланып, агачлардагы алтынсу, сары яфракларны җиргә сибеп йөри...Ә-әнә, Җил малае әлеге яфраклар белән куышлы уйный...Кояшсылу аларның кыланмышларын күзәтә.Үзе дә сизмәстән, уенга кушыла.Әйе, балалар, бик ямьле дә, күңелле дә соң дөнья!

Табигать – илаhи көч ул.Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Көз – бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы суык, булса да, алтын ул!

Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең    барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул. Әйдәгез, балалар, көзгә багышлап бер җыр җырлап алыйк әле.

Җыр

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Ә хәзер матур шигырьләрегезне бүләк итегез.

Ралия: 

Шатлыклар –куңелебездә

Ал кояш-кугебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Алтын Көз килде безгә!

  Сәйдә

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул, Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

   Алсу

Көз көннәре килеп җитте

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Тәрбияче: Рәхмәт. Балалар, мин үзебезнең бәйрәмебезгә Көз кызын да чакырган идем. Ә ул нигәдер күренми. Әйдәгез, көзге урманга юл тотыйк, бәлки аны шунда очратырбыз. Киттекме, балалар (Поезд тавышы ишетелә, балалар поезд булып тезеләләр һәм урманга юл тоталар.Балалар көзге урманга килеп җитәләр. Тирә-юньдә агачлар, җирдә саргайган яфраклар. )

Тәрбияче: Балалар карагыз әле көзге урман нинди матур. Бар җир алтын төскә кергән. Инде урманда кошлар да калмаган.

(Алар каршысына елап Көз кызы килеп чыга)

Тәрбияче: Көз кызы, сина ни булды? Нигә елыйсың?

Көз кызы: Мин җәй кызын озаттым да сезнең бакчага бармакчы идем. Мин адаштым (елый)

Тәрбияче: Син бер дә борчылма. Без бүген үзебез синең янга килдек. Безнең көзге урманны күрәсебез  килде.

Көз кызы: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнме, Көз кызы.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез Көз кызы белән бергә җырлап алыйк әле. Аның да кәефе күтәрелеп китәр.

                                          Җыр: «Көз, көз, әйт әле»

Көз кызы: Рәхмәт, балалар, сез бик матур җырлыйсыз икән.

Тәрбияче: Безнең балалар бик матур шигырьләр дә беләләр. Балалар,шигырьләрегезне сөйләп күрсәтәсезме Көз кызына?

Балалар: Әйе

             Әдилә

Җилдә назланып оча

Алтын,сары яфраклар.

Сокланмый мәмкин тугел,

Бигрәк матур шул чаклар.

          Раян

Кояш та сурән генә

Күзәтә көзге ямьне.

Тезелеп кошлар китә,

Ә шулай да көз ямьле.

           Ясминә

Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләр белән.

Сөендерә,куандыра

Мул уңышлары белән.

        Нәфисә

Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп.

Көн дә бакчага барабыз

матур күлмәкләр киеп.

      Ризван

Бик күңелле урамда

Алтын-сары бар дөнья.

Җил яфраклар бетә,

Көз шатлана,сөен

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, агач төбендә нидер кыштырдый. Ни булыр бу?

Балалар: Керпе.

Тәрбияче: Бик дөрес.балалар, әйдәгез керпе белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, керпе.

Керпе: Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек?

Балалар: Яхшы.

Керпе: Сез бу урманда нишләп йөрисез?

Балалар: Безнең көзге урманны карыйсыбыз килде. Әйдә безнең белән кал,  керпе.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез керпегә бер биеп күрсәтик. Әйдә, керпе, син дә безнең белән бие.

                                                 Бию: «Керпеләр»

Керпе: Балалар, сез бик матур биедегез. Тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Тәрбияче: Балалар бик матур щигырьләр дә өйрәнделәр. Эйдәгез керпегә шигырьләрегезне дә сөйләп күрсәтик.

Ләйлә

Сагынып көткән, зарыгып көткән

Сөмбелә килеп җитте,

Чәчәкле, җиләкле җәйләр

Инде үтте дә китте.

Диләрә

Бәйрәм итеп көтеп алдык без

Җимеш ае, муллык ае ул

Келәтләргә тула саргылт төс

Безнең шатлык, безнең баю бу.    

 Х.Әмир

Менә көз килде

Салкынча җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайган инде

Керпе: Рәхмәт, балалар. Ә хәзер мин сезнең җитезлегегезне тикшереп карыйм. Мин сезгә күп итеп гөмбәләр алып килдем.Шул гөмбәләрне җиргә  чәчәм. Кем күбрәк гөмбә жыя, шул җиңүче була. Әйдәгез, минем янга рәхим итегез.( Идәнгә гөмбәләр чәчелә, 2 бала җыя. Кем күбрәк җыя, шул җиңүче. Уен шулай дәвам итә)

Молодцы, балалар, сез бик җитез икән. Миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, керпе! Безнең янга тагын кил.

(Көй яңгырый. Лап-лап килеп аю чыга.)

Аю: Кемнәр минем урманыма хуҗа булган, кемнәр минем саргайган яфракларымны таптый?

Тәрбияче: Исәнме, аю дус. Син безне ачуланма инде. Без көзге урманның матурлыгын карарга дип килдек. Әйдәгез, балалар аю белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, аю.

Аю: Исәнмесез, балалар. Сез миннән курыкмыйсызмы?

Балалар: Юк

Аю: Әйдәгез минем белән бер уен уйнап алыгыз.

Җырлы-хәрәкәтле уен «Җиләк җыям, как коям»

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Әйдәгез аюга шигырьләрегезне дә сөйләп күрсәтегез.

Закиров Раян

Бакча-кырларда

Зур эшләр барды

Хезмәтне сөйгән

Мул уңыш алды

Мәрьям

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

  Азалия

Һәркемгә ипи кирәк

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуна күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

Аю: Рәхмәт, балалар. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Ләкин миңа китәргә кирәк. Мин кышка озын йокыга талам. Ә сез мин йоклаган арада зур булып үсегез.

Балалар: Рәхмәт, аю, сау бул!

Тәрбияче: Балалар, безгә инде бакчабызга кайтырга вакыт. Урманның матурлыгын күрдек. Сезгә урман ошадымы?

Балалар: Әйе.

(Җырлый-җырлый куян килеп чыга.)

Куян: Сез кемнәр?Каян килдегез?

Балалар: Без Салавыч балалар бакчасыннан килдек. Көзге урманны күрәсебез килде.

Куян: Сезнең нинди һөнәрләрегез бар?

Тәрбияче: Безнең балалар синең турында бик матур җырлы уен беләләр. Әйдә рәхим итеп тыңла.

Җырлы – хәрәкәтле уен «Ак куян»

 

Тәрбияче: Балалар, куянга шигырьләр дә сөйләп күрсәтик.       

Иркә

Көз  көннәре  килеп  җитте,

Хушлашабыз  җәй  белән.

Бөтен  җиргә  яфраклардан

Алтын  келәм  җәелгән.

Сания

Сап – сары яфраклар

Җил искәч очалар

Бөтерелә-бөтерелә

Җиргә үк төшәләр 

Илзия

Уңыш җыелды

Һәм кошлар китте.

Матур көз ае

Килеп тә җитте.

М.Әмир

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы баланнар

Утларда янган сыман

Куян: Рәхмәт, балалар. Миңа сезнең белән шундый күңелле. Сездән аерыласы да килми. Ләкин миңа кайтырга вакыт, өйдә әнием көтә. Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, куянкай!

Тәрбияче: Балалар, әнә поезд тавышы ишетелә. Килә ахрысы. Әйдәгез без дә бакчабызга кайтыйк. Алтын көз син дә безнең белән кайт.

Тәрбияче: Көз, син бигрәк матур һәм юмарт, рәхмәт сиңа барысы өчен!

Балалар: Рәхмәт, КӨЗ!

Көз: Балалар, миңа сезнең белән бик күңелле булды. Матур итеп җырладыгыз, биедегез һәм минем белән уйнадыгыз. . Күңелем булды балалар!Сезне көз бәйрәме

белән тагын бер котлыйм! Шатлыклы,бәхетле балачак ,тыныч,имин еллар теләп мин инде юлга кузгалам.Минем бер басуда җылы якка китүче кошлар тукталганнар,шуларны озатасым бар .Хушыгыз балалар! Мин сезгә бүләк итеп шушы кәрзинемне калдырам. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!

Тәрбияче: Балалар,  менә бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Әйдәгез Көз белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр. Сау булыгыз!

 

Күңелегез  һәрчак  аяз  булсын,

Килмәсеннәр  сагыш-борчулар.

Ныклы  сәламәтлек  юлдаш  булсын,

Аннан  кадерлерәк  нәрсә  бар?!

Күңелләргә  якты  нур  өләшеп,

Шатлык  өстәп  һәрбер  йөрәккә,

Үз  муллыгы  белән  көзләр  килә,

Йомгак  ясап  җәйге  хезмәткә

 

.

 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...