Туган телем - иркә гөлем
методическая разработка

Идрисова Чулпан Рифкатовна

Сценарий праздника, посвященный ко Дню родного языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel.docx24.18 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципль районы

 “3 нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  учреждениесе

ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ ТУГАН ТЕЛ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ

“ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ”

Әзерләде:     татар һәм рус телләре тәрбиячесе

Ч.Р. Идрисова

Түбән Кама, 2018

СӘХНӘ АРТЫНДА  АЛЫП БАРУЧЫЛАР ЭКРАННАН ШИГЫРЬЛӘР УКЫЙЛАР

Тел дигән дәрья бар,      

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

                            Нәкый Исәнбәт

И нет у нас иного достоянья!

Умейте же беречь

Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,

Наш дар бесмертный – речь.

                            И.А.Бунин

Татар теле – туган тел,

Безнең газиз булган тел

Әти-әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел.

                            Шәйхи  Маннур

1алып баручы:

Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

 Ә батырлык сезгә - егетләргә! 

2 алып баручы:

Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!

1 алып баручы:

 Исәнмесез, дуслар!  Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!

2 алып баручы:

        Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен?

1алып баручы:

        Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

  21 нче февраль -  Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

          1 бала: 

           Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

           Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

           Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

           Баш очында кояшбулып тора гел.

2 бала:

Есть у каждого язык,

Что родной навеки,

Без родного языка

Нет и человека!

        1 алып баручы:

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез диптаныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

2 алып баручы:

Говоря каждый на своем родном языке, гражданин мира привносит в него что –то свое, собственное, но всегда нужное и полезное.

4 бала:                  Күзләремне ачты минем,

                              Иркәләде үз телем.

                              Үз телем яктыртты юлны,

                              Үз телем бирде белем. 

                            

ТАТАР ХАЛЫК БИЮЕ

 5 бала:

Халкым теле миңа- хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк,

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

2 алып баручы:

 У каждого  из народов нашего края есть свои замечательные танцы, они связаны с его культурой и бытом, Танцы- воплощение души народа, его национальных традиций.  

РУС ХАЛЫК БИЮЕ

 1 алып баручы:

 Җир шарын уртага алыйк та

 Җыр барлыйк, шатланыйк, әйдәле,

 Гөр килсен, шатлансын бар дөнья

 Бүген бит  бәйрәм.

2 алып баручы:

 Дружба народов не просто слова,

 Дружба народов навеки жива.

 Дружба народов счастливые дети,

 Колос на ниве и сила в расцвете.

 А если взять творцов искусства,

 Известных нам, как Пушкин ,Тукай?

 Их лирику переполняют чувства,

 И воспевает каждый свой язык и край!

1 алып баручы:

Әйе, бөек рус шагыйре  Пушкин кебек үк татар халкының сөекле шагыйре Тукай да татар теленең сафлыгына, гүзәллегенә дан җырлаган, тел язмышы, халык язмышы өчен борчылган. Авыр чакларда, сорауларга җавап таба алмый борчылганда, без әле дә Тукайга мөрәҗәгать итәбез.

”ИҢ МАТУР ҖЫР”

6 бала    Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

                     Кем аркылы ,ничек белдем мин?

                     Бишектә үк мине өйрәтүчем,

                     Туган телем - бәгърем,син ул,син!

1 алып баручы:

Туган җирем – Идел буе,

 Һәркемнең бар туган иле

 Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 алып баручы:

В международный день родного языка

На языке родном тебе мы пожелаем:

Люби язык, храни на день и на века!

Не забывай мелодию родного языка.

1 алып баручы:Тел ачылгач туган телдә әйтә алсаң: “Әни!” дип,

2 алып баручы: Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң:”Әти!”-дип,

1 алып баручы:Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас”

2 алып баручы: Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”-дип,

1 алып баручы: Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!”- дип,

1 алып баручы: Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Бергә:  Туган телең әнә шул булыр.

“И ТУГАН ТЕЛ, МАТУР ТЕЛ!” җырын бергә башкаралар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

"Туган телем бөек анам теле"

Кичә барышы:Алып баручы:  Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы та...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

Туган телем-анам теле

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Халыкара телләр көненә багышлап үткәрелгән кичә...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...