Хоттабыч карты маҗаралары
методическая разработка (подготовительная группа)

Зямилева Алсу Рафаэлевна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hottabych_karty_mazharalary.docx33.55 КБ

Предварительный просмотр:

                            Хоттабыч карты маҗаралары

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе программасы

Алып баручы: Кадерле әти-әниләр, балалар, бакчадагы апалар, килгән кунаклар! Бүген бакчабызда балачак белән хушлашу көне. Безгә бераз гына моңсу да бүген, чөнки шуклыклары белән сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бүген бакча белән хушлашырга җыендылар.Без аларны ныклы белем алырга дип мәктәпкә озатабыз. Безнең балаларны яңа һәм кызыклы мәктәп тормышы көтә. Без аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез.

Данияр:       Ничә ел инде менә

                  Майның шушы көнендә,

                  Безнең матур бакчага

                  Мәктәптән хәбәр килә.

Ясминә:  Безнең бакча балаларын

                  Укытучы апалар,

                 Беренче сыйныфка дип,

                Укырга чакыралар.

Камилә:     Бүген менә аларны,

                  Бергә-бергә, әлбәттә,

                  Тантаналы рәвештә

                  Озатабыз мәктәпкә.

Алып баручы     Хормэтле эти –әниләр, килгән кунаклар көчле алкышлар белән каршы алыгыз, менә ул безнең асыл  кошларыбыз!

Гайнуллин Нуриман

Гайфетдинова Айгөл

Гарифуллин Госман

Каримова Зәмирә

Ә хәзер сүзне аларга бирәбез.

Зәмирә “Ләйсән” дип атала

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген.

Бакча белән хушлашабыз.

Туган йорттай син кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.

Айгөл: День за днем, 5 лет подряд

Мы ходили в детский сад.

Миновали те деньки,

Мы теперь – выпускники.

Открыла школа двери,

Нас ждет просторный класс.

Уходим мы, но верьте:

Мы не забудем вас!

Госман: Бакча белән хушлашабыз,

7 яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз быел көзгә.

Зур-зур булып үстек инде,

Килгән идек бирегә.

Өйрәнеп кенә килгәндә

Яңа тәпи йөрергә.

Нуриман. Бакчада без өйрәндек,

Бик күп төрле һөнәргә:

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

                                             Җыр “Без инде хәзер зурлар”

Айгөл. Хуш, сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

Зәмирә. Сагындырыр, сагындырыр.

Бакчабызның һәр көне,

Туган йорттай якын булган

Һәр бүлмәсе, һәр җире.

Нуриман: Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз

Бүген соңгы көнебез.  

Госман: Санарга да өйрәнербез,

Тапкырларга, бүләргә.

Исәпне белер өчен бит

Кирәк саный белергә.

Ә хәзергә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә.

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.


Зәмирә: Сегодня день весенний, светлый,

Такой волнующий для нас!

Промчится лето незаметно,

Нас встретит школа, первый класс!

Нуриман: Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга.

Хәрефкә хәрефне ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

Айгөл:Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серенә төшенербез

                                Җыр. “Чему учат в школе”.

Алып баручы(Як-ягына карана, өстәлдә торган тузанлы кувшинга игътибар итә).

  • Бу нәрсә икән? (якынрак килә, савытны ала).
  • Тәк, кичә бу савыт монда юк иде. Каян килеп чыкты икән ул монда (алып чыгып карый).
  • Бигрәк пычрак савыт икән бу, моның эчендә микроблар, бактерияләр дә күптер, берәр чир эләктерербез тагын., ташлыйм әле мин моны. (ширма артына ыргыта).

Каты тавыш яңгырый. Ширма артыннан Хоттабыч килеп чыга.

Аның кулында савыт ватыклары.

Хоттабыч: О, Сәрдек авылының иң гүзәл тәрбиячеләре! Мин сезгә үземне коткаруыгыз өчен рәхмәтләр укыйм. Бик озак еллар мин бу савытта бикләнеп яттым. (савыт ватыкларын ширма артына ташлый).

  • Сезгә рәхмәт әйтеп баш иям!

Алып баручы: Ә сез кем буласыз соң?

Хоттабыч: О, кадерле ханым, уйлавымча, балалар мине таныганнардыр инде.

Балалар: Син Хоттабыч бабай! Ә без синең турында җыр да беләбез.

Җыр. “Старик Хоттабыч”.

Хоттабыч: О, сөекле балалар! Сез бик матур җырлыйсыз. Бик күңелләрем булды әле. Минем дә сезгә шуның өчен бер яхшылык эшлисем килеп китте. Телисезме, мин сезгә капчык-капчык тәм-томнар бүләк итәм.

Алып баручы: Юк-юк, кирәкми, тәм-томнарны бакчабызда да бик күп ашаталар.

Хоттабыч: Ярый алайса, гүзәл солтаным, мин сезгә матур кызлары белән дөя кәрваны бүләк итәм.

Алып баручы: О, Хоттабыч, без көнчыгыш көйләрен бик яратабыз. Көнчыгыш кызларының биюләре, киемнәре дә бик матур була бит.

Хоттабыч: Шулаймыни, алайса, сезнеңчә булсын. (Сакалыннан 1-2 чәч йолкып ала да тылсымлы сүзләр әйтә):

Трах-тиби-дох,

Трах-тиби-дох.

Бию. “Шәрыкъ кызлары биюе”.

Хот-ч: Кадерле дусларым, тагын нинди теләкләрегез бар, мин барысын да үтәргә әзермен.

А.Б.: Хоттабыч бабай, безнең балаларның бүген балалар бакчысында соңгы бәйрәмнәре, алар инде зурлар, тиздән мәктәпкә китәләр. Менә минем аларны һәм аларның әти-әниләрен үткәнгә алып кайтасым килә. Балаларның балалар бакчасына килгән вакытларын исләренә төшерәсем килә. Иң беренче бәйрәмнәрдә ничек биегәннәрен, шигырьләр сөйләгәннәрен күрсәтәсем килә. Син шушы йомышымны үти аласыңмы?

Хот-ч: Үтим, әлбәттә, үтим. Тик сез барыгыз да күзләрегезне йомып торыгыз яме.Мин әйткәч кенә күзләрегезне ачырсыз (Хоттабыч сихерле сүзләр әйтә, бөтен кеше күзләрен йома, ул арада залга зур коробка кертеп куялар(матур итеп бизәлгән, бантик куелган)

А.Б. Күзләрегезне ачып карагыз әле. Безгә нинди зур бүләк алып килгәннәр. Ачып карыйбызмы? Нәрсә бар икән бу коробкада? ( ачып карыйлар, коробкадан Әдилә сикереп чыга һәм шигырь сөйли)

Әдилә: Котлыйбыз, котлыйбыз,

Чын күңелдән котлыйбыз!

Сез инде укучылар,

Сезне көтә парталар.

(А.Б. баланы коробкадан күтәреп чыгара)

                                 Кечкенә балалар башкаруында бәбиләр биюе

А.Б.: Әйе, Хоттабыч, син минем йомышымны үтәдең. Ә хәзер кечкенә дусларыбызга сүз бирик әле.

Дилбәр: Сез көлемсерәп карыйсыз,

Кечкенәләр болар дип.

Сез дә бакчага килгәндә

Бездән дәү булмагансыз.

Гөлдания: Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур!

Луиза: Кечкенә генә булсак та

Бәйрәмегезгә килдек

Сезгә матур теләкләр

Шатлыклар алып килдек.

Камилә: Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәндә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу

Ясминә.Көндәлегегез һәркөнне

“5” леләр белән тулсын

Һәрберегез сау-сәламәт

Озын гомерле булсын


А.Б. Рәхмәт сезгә кечкенә дусларыбыз, сез дә сау – сәламәт, акыллы, әти-әниләрегезнең, тәрбияче апалаыгызның сүзләрен тыңлап, тәртипле балалар булып үсегез.Әйдәгез кечкенә дусларыбызны көчле алкышлар белән озатып калыйк.

А.Б. Балалар сез дә кайчандыр шушы балалар кебек бик кечкенә булгансыз. Әйдәгез сезнең дә кечкенә һәм инде зур булып үскән вакытларыгызны карап китик әле.

 балаларның кечкенәдән балалар бакчасында төшкән фото карточкаларыннан ясалган музыкаль презентация карау.

Х-быч: Менә бит хәзерге техника, минем сакалга караганда да яхшырак. Үткәндәгене бөтенесен күрсәтеп бирде.

Тагын нинди теләкләрегез бар. Бәлки балаларның теләкләре бардыр.

Госман: Бар, Хоттабыч бабай, минем теләгем бар.Мин көзне бик яратам. Минем көз бәйрәменә кайтасым килә.

Х-быч: Ярар, улым, мин синең бу теләгеңне үтәрмен. Бөтен кеше күзләрен йомды.

( Х-быч тылсымлы сүзләр әйтә,

әфсен-төфсен,

көз мизгеле пәйда булсын!

Хоттабыч келәмгә көзге яфраклар сибә.

А.Б. Балалар, карагыз әле, паласыбыз көзге яфраклар белән түшәлгән. Бу гади генә яфраклар түгел, алар артына табышмаклар язылган. Әйдәгез табышмакларны чишик.

 1.Сумка тотып керәсең,

Белем төяп чыгасың.(мәктәп).

2.Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш.(Төсле карандашлар)


3.Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел тегелгән.(китап).

4.Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл,

Юллары озынлыгын

Беләм санап сызыгын. (линейка).

А.б.: Булдырдыгыз балалар, миңа бу уен бик ошады. Ә сезгә ошадымы?

А.Б. Балалар без сезнең белән көз бәйрәмендә булдып үттек, ә менә яз бәйрәмендә

булмадык бик әле. Май безнең яз ае булып санала. Минем уйлавымча, яз кызын бәйрәмгә чакырмасак, ул безгә үпкәләр. Әйдәгез Х.б. дан яз кызын чакыруын сорыйк.

Шушы бәйрәмдә без аның белән хушлашырбыз да, чөнки 2 көннән безнең җәй айлары башлана.

Х,Б. Бик яхшы уй бу тәрбияче апа. (Үзенең тылсымлы сүзләрен әйтә дә, яз кызы килеп керә)

Яз кызы.(керә)  Мин- Яз кызы сезнең янга кунакка килдем. Шундый язгы бер матур көнне сезне мәктәпкә озату кичәсенә чакыруыгызга мин бик шатмын. Күңелсезләнмәгез, әйдәгез бергәләп бәйрәмне дәвам итик. Мин сезгә бик күнелле уен уйнатам.  Уйныйсызмы?

Балалар  Уйныйбыз.

Урындыклар тезеп куела. Урындыкларга утыралар, кемгә урындык калмый шул балага җэза бирелә, кәрзиннән чәчәкләр сайлап алалар. Көй яңгырый. Балалар урындыклар буйлап биеп йөриләр. Көй туктауга балалар урындыкларга утыралар. Бер балага урын җитми кала, аңа җәза бирелә. Кәрзин эчендәге чәчәкләр артына җазалар язылган: Биергә, җырларга,

шигырь сөйләргә, 10 га кадәр санарга, 10 нан 1 гә кадәр санарга.

Яз кызы: Булдырдыгыз балалар, саннарны да бик яхшы беләсез икән.

А.Б. Яз кызы, безнең Айгөлебез бик матур җырлый. Ул хәтта Малмыж шәхәрендә үткәрелгән региональ балалар ижаты конкурсында катнашып  3нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Тыңлап карыйсыңмы?

Яз кызы:  Әлбәттә, тыңлап карыйм.

Солнесный лучик ” җырын җырлау.

Яз кызы. Зур рәхмәт, Айгөл, бик матур җырладың. Балалар, миңа сезнең бәйрәмегез бик ошады.

Тик миңа инде китергә вакыт. Җәй кызы килгәнче эшләп бетерәсе эшләрем күп әле минем.

Һәрвакыт шулай җырлап биеп күңел ачыгыз, көлегез, уйнагыз, шаярыгыз. Илебез күге Һәрвакыт аяз, кояшлы булсын. Саубулыгыз, балалар.

Хот-ч: әйдәгез, балалар тагын нинди теләкләрегез бар. Үтим дә үземнең туган илемә кайтып китәм. Бәлки тәрбиячеләрнең  теләкләре бардыр, алардан сорап карыйк. Нинди теләкләре бар икән?

А.Б: минем бер теләгем бар. Тик минем үткәнгә түгел, ә киләчәккә барып карыйсым килә. Шушы балаларның 1 нче сентябрьдә чыгыш ясаганнарын күрәсем килә.

Хоттабыч: О, сөекле тәрбияче, чыгыш ясаганчы әле иң беренче көнне мәктәпкә соңга калмыйча килеп җитәргә кирәк.Әйдәгез  «Будильник» уены уйнап алабыз.

По звонку будильника трое детей с папами и мамами «собираются» в школу. Папа надувает шарик, мама делает и заворачивает бутерброд. Ребёнок собирает учебники, тетради, пенал в портфель. На столе должны остаться только игрушки

А.Б. Рәхмәт, Хоттабыч, бу бик гаҗәеп сәяхәт булды.

Хот-ч: Мин сезгә файдалы булуыма бик шатмын. Ә хәзер миңа кире үз әкиятемә кайтырга вакыт.

Балалар Хоттабыч белән саубуллашалар, рәхмәт әйтәләр.

Хоттабыч тылсымлы сүзләр әйтә балалар күзен йомган арада Х.Б. юкка чыга.


А.Б. Безнең Х.Б. үз әкиятенә кайтып китте. Балалар ә без үзебезнең кичәбезне дәвам итик.  Безнең кичәгә әти- әниләрдән тыш балалар бакчасында эшләгән апайларыбыз да килгәннәр. Әйдәгез аларга үзебезнең рәхмәт сүзләребезне җиткерик әле.

 Госман: ничек кенә мактасак та,

               Аз кебек сүзләребез.

               Бакчадагы апалар

               Сездән башка нишләрбез?

Нуриман: Сез бирдегез көчегезне,

                 Һәм йөрәк җылыгызны.

                Сезнең кебек апаларны

               Без тагын табарбызмы?

Зәмирә: Бакчадагы апаларга

              Уңыш теләп калабыз.

             Һаман шулай чәчәк атып,

             Гөрләп торсын бакчабыз.

Айгөл:  Бик зур рәхмәт барыгызга,

            Яшегезгә, олыгызга!

           Тирән хөрмәт һәммәгезгә,

           Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә!

Җыр “Саубул балалар бакчасы”

А.Б. Менә безнең әкиятләр иленә сәяхәтебез тәмам булды. Сез, әле мәктәптә

Укый башлагач, бик күп әкиятләрне үзегез укырсыз. Сезгә мәктәптә 4 ле,

5 ле билгеләренә генә укуыгызны телибез. Таза, матур булып үсегез.

Мәктәптә безнең горурлыгыбыз булырсыз, дип ышанабыз.

                                Саубуллашу вальсы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.

Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Хоттабыч маҗаралары

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...

“Калачкайның юл маҗаралары”

Знакомство детей старшего возраста с правилами дорожного движения....

“Көзге урман маҗаралары”

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята. Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Балалар: Исәнмесез!Алып баручы: Безгә бүген кунаклар...

"Урман маҗаралары" (подготовительная группа)

Конспект образовательной деятельности "Урман мажаралары" для подготовительной группы...