"Кар кызының түфлие"- яна ел сценариясе
материал (старшая группа)

Мустафина Рамзия Сулеймановна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kar_kyzynyn_tuflie.docx27.29 КБ

Предварительный просмотр:

                                Кар кызының түфлие.

Балалар музыка астында залга керәләр, һәм ярымтүгәрәк ясап чыршы янына басалар.

А.б.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

       Туган якны сагынып кыш килде.

       Ак мамыктай йомшак кар белән,

       Җирне биләүләп төрде.

       Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

       Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

       Нинди бәйрәм диеп ?-сорасагыз,

        Балалар(бергә).Бездә бүген чыршы бәйрәме!  

Дилә:

 Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә  

Алия: 

Елка наряжается

Елка наряжается —

Праздник приближается.

Новый год у ворот,

Ребятишек елка ждет.

Полина:

Говорят, под Новый год

Что ни пожелается -

Все всегда произойдет,

Все всегда сбывается.

Самира:

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:                              

Яңа ел килә безгә!                                                      

Әнә күпме кунак килгән                                            

Әйләнә-тирәбезгә.                                                      

Яңа елның бәхетле ел                                                

Буласын без беләбез.                                                

Шуңа күрә бергәләшеп                                            

Яңа елга керәбез!

Милана:

Скоро, скоро Новый год!

Скоро Дед Мороз придёт.

За плечами ёлочка,

Пушистые иголочки.

Он подарки нам разносит

И стихи читать нас просит.

А.б.Балалар чыршыга карагыз әле.Ул тылсымлы бугай.Утлары да янмый.Әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле,утлары янмас микән?

Б: Чыршы ,чыршы утларыңны кабызчы   (3 тапкыр)

Чыршы тавышы:

Ерак урманда үстем

Кар өстендә йокладым

Сезгә бәйрәмгә кунакка килдем

Без бүген уйнарбыз һәм көлербез(Чыршынын утлары яна)

А.б.Рэхмэт сиңа Чыршыкай .Әйдәгез балалар чыршыга багышлап бер матур җыр җырлыйбыз.

Жыр”Чыршыкай”

А.б.Ай балалар бик матур жырладыгыз,ә хәзер урыннарга утырабыз..

(Балалар утырганда,тылсымлы көй яңгырый))

А.б.Балалар карагыз әле чыршы төбендә ниндидер матур  бер таяк ята.Бу кемнең таягы микән?

Б.Феяныкы.

А.Б.Чыннан да , Фея үзенең тылсымлы таягын калдырган.Балалар ,ә сезнең Яңа ел урманында нәрсә булганын күрәсегез киләме?Әйдәгез тылсымлы таяк ярдәмендә урманга барабыз.

 (Алып баручы тылсымлы таяк белән селки .Почмакта балаларга арты белән кар әби утыра)

Кар әби: Апчхи!!!

А.б.Сәләмәт бул.

Кар әби:Апчхи!!!

Балалар: Сәләмәт булыгыз.

А.б.Ләкин мин төчкермәдем.

Кар әби:Апчхи!!!

А.б.Кем соң бу?

(Кар әби чыга)

Кар әби: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар, менә килеп тә җиттем .Мин Кар әби булам. Бөтен җирне кыш көне кар белән тутырам.Чыршыгыз ай- һай матур булган.Менә сезгә килгәндә юлда бер түфли таптым(күрсәтә) Кем югалткан белмим?

А.б:Балаларның берәрседер бәлки?

(Кар Әби балалар арасыннан эзли)

А.Б.Бәлки балаларны биетеп карарбыз.Кемнең түфлие юк икәне шунда күренер.

Кар әби: Балалар ә сез бии беләсезме соң? Әйдәгез әле биеп күрсәтегез.Бәлки мин дэ түфлинең хуҗасын табармын!

Бию”Полька”

Кар әби: Матур биисез икэн. Лэкин мин түфлисез бала күрмәдем.

А.б:Кар әби,әйдә алайса безнең белән  урманга барыйк,урман юлыннан эзлик.

Кар әби: Туктап тор әле син,әйдэгез бер уйнап алыйк

Уен”Кар йомарламнары”

Кар әби:Булдырдыгыз балалар. Карале бәлки тылсымлы таягын белән,менә бу кечкенә куянны жанландырырсын,безнең белән уйнасын,бүген бит бәйрәм.

(Уенчык куянга таягы белән кагыла, сикереп куян чыга)

Куян: Исәнмесез балалар,исәнмесез кунаклар,Яңа ел белән котлыйм!

Кар әби: Куянкай карале, син бу  түфлинең хуҗасын  күрмәдеңме?

Куян:Юк шул, күрмәдем.

Кар әби; Инде хәзер нишләргә,бу түфлинең хуҗасын каян табырга?

А.б: Мин беләм! Хәзер тылсымлы таягым белән малайларны куяннарга әйләндерәм. Бәлки безгә алар булышыр.

Кар әби:Әйдәгез әле куяннар- малайлар, сикерегез биегез,бәлки икенче  түфлине табарсыз.

Бию”Куяннар”

Кар әби: Сез куяннар матур биедегез,ләкин түфли генә табылмады.

А.б: Балалар, карагыз әле, еракта бер өй тора, шунда барып карыйк әле.Нинди матур әкият өе,кем яши микән монда?( Шакый)

Кар кызы:Кем бар анда, кем шакый анда?

А.б. Бу без 6 төркем балалары.Сине үзебезнең бәйрәмгә алырга килдек.

Кар кызы: Бик барыр идем дә , тик менә урманда йөргәндә түфлиемне югалттым.

Кар әби: Мин балалар янына барганда синең түфлиеңне таптым .

(Кар кызына түфлине бирә)

Кар кызы: Бик зур рәхмәт.

А.б. Әйдәгез әле балалар.Кар кызына үзебезнең чыршыны күрсәтик, бергәләп жырлап алыйк.

Жыр”Снег-снежок”

Кар кызы.Балалар, Кыш бабагыз килмәдемени әле?

Б: Юк.

Кар әби: Хәзер үзем Кыш бабайны алып киләм.

А.б. Әйдәгез әле балалар,Кар әбигэ булышыйк,бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

Б:Кыш бабай!(3 тапкыр)

Кыш бабай:

Мин Кыш бабай, Кыш Бабай.

Һәр кемгә таныш бабай.

Сез дәштегез, мин килдем.

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Исәнмесез балалар,Исәнмесез кунаклар. Кызым, Кар чәчәк,кар бөртекләре үзең беләнме?

Кар кызы: Үзем белән Бабакай.

Кыш бабай: Кызым мин арып килдем, карларны ерып килдем,мин бераз ял итеп алыйм.

Кар кызы: Ял ит бабакай, утырып тор.Без кар бөртекләре белән сине җилләтербез.

Кая минем дусларым, кар бөртекләрем,чыгыгыз әйдәгез бергәләп биеп алыйк.

Бию « Кар бөртекләре»

Кыш бабай: Рәхмэт сезгә кар бөтекләре, бик матур биедегез,миңа да җиләс булып китте.

А.б:Әйдәгез әле балалар, Кыш бабай белән бергә жырлап алыйк.

Жыр”Мы тебя так долго ждали дедушка”

А.Б:Бабакай балалар сиңа бик күп шигырьләр өйрәнделәр, әйдә әле утыр, хәзер балалар сиңа шигырьләрен сөйләрләр.

Артем:

Здравствуй, Дедушка Мороз!

Ты, наверное, замерз?

День ходил по городу,

Отморозил бороду.

Нос клади на батарею,

Я его сейчас погрею!

Сәлим:

Кыш  бабай,  кыш  бабай

Безне  бик  ярата.

Ул  безгә  Яңа- ел

Бүләге тарата.

Тимур:

Дед Мороз под Новый год

Все, что хочешь, принесет.

Загадай желанья ты –

И исполнятся мечты

Родион:

Исәнме чыршы,  исәнме

Яңа  ел  килеп  җитте.

Күнелле  чыршы  бәйрәмен

Балалар  күптән  көтте.

Нелли:

Здравствуй, Дедушка Мороз,

Голубая шапка.

Что ты нам в мешке принес?

Там наверно сладко?

Шоколад! Мармелад!

Всё для маленьких ребят!

Сережа:

Дети водят хоровод,

Хлопают в ладоши.

Здравствуй, здравствуй.

Новый год! Ты такой хороший!

Әмир:

Кыш бабай,Кыш бабай

Исән-сау килдеңме?  

 Кыш бабай,Кыш бабай

Син бездә Яңа ел                                                          

Икәнен белдеңме?                                                        

Яңа ел сиңа да                                                                

Сөенеч китерсен

Тагын бер ел үткәч,

Яңадан килерсең

Инсаф:

Здравствуй,  наша  елочка.

Здравствуй,  новый год.

Каждый  пусть у елочки

Спляшет и  споет

А.Б.Безнең кызлар сиңа матур җыр да өйрәнделәр.Әйдә әле тыңлап китик.

Җыр:”Кар бөртеге

Ислам:

Салкын  кыш  килде,

Ак  карлар  яуды,

Буран  уйнады,

Таулар  ясады.

Марсель:

Дед Мороз под Новый год

Все, что хочешь, принесет.

Загадай желанья ты –

И исполнятся мечты.

Диана: 

Суык  бабай, кил  безгә

Яңа ел  бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Владик:

Как  нарядна  наша  елка

Подойдем  поближе  к  ней,

И рассмотрим  все  игрушки,

Что  красуются на  ней.

Ильназ:

Тышта   буран, бөтен  җиргә

Карлар  тутыра.

Безнең  бүлмәдә  бик  матур

Чыршы  утыра.

Рома:

Наша елка высота,

И  красива, и стройна.

Выше папы, выше  мамы,

Достает  до  потолка.

Данис:

Кыш  бабай, кыш бабай

Безгә бик  таныш  бабай

Сакал -  мыек ап – актан

Килгән  безгә  ерактан.

Аделя:

Мама елку  украшала,

Я  ей тоже  помогала.

Подавала  ей  игрушки,

Звезды,  шарики, хлопушки.

А  потом гостей  позвали,

И   у  елочки  плясали.

Кыш бабай: Сез балалар бигрәк уңган бик тәртипле икәнсез.Бик матур шигырьләр дә өйрәнгәнсез.

Мин бит сезгә бер уен алып килдем.. Килегез түгәрәккә,бергәләп уйнап алыйк.

Уен”Өшетәм”

А.Б.Әйдәгез балалар хәзер җыр җырлап алыйк.

Җыр:”Бум-бум стучат часы”

Кыш бабай: Кызым, Кар чәчәк,минем нишләптер бүләкләрем белән капчыгым күренми.

Кар кызы: Кыш бабай менә бит бүләгең.

(кечкенә генә тартма курсәтә)

Кыш бабай:Юк кызым, минем балаларга бүләгем зур капчык белән.

Кар әби:Хәзер табып алып киләм Кыш бабай.

(Бүләкләрне Кар әби алып керә)

Кар әби:Шушы капчыкмы, Кыш бабай?

Кыш бабай: Әйе,рәхмәт Кар әби.Менә балалар сезгә бүләкләр.Төркемдә апагыз өләшеп бирер.Ә безгә китәргә вакыт. Безне башка  балалар бакчасында да  көтәләр Сезне барыгызны да тагын бер кат яңа ел белән котлыйм.Тәртипле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз.Исәнлек-саулык ак бәхетләр сезгә.Саубулыгыз!

Кар әби:Саубулыгыз балалар!Бәйрәм белән сезне!Мин дә Кыш бабайдан калмыйм.Бәлки тагын берәр түфли табырмын юлда.

Б:Саубулыгыз,бик зур рәхмәт сезгә.

А.Б:Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел тиздән безгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын матур булсын киләчәк.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга матур бәйрәме өчен.

Яңа елга яңа юлдан нык басып,бердәм керик.

 Иң изге саф теләкләрне бер-беребезгә телик.

Ә хәзер хөрмәтле әти-әниләр сезне барыгызны да чыршы әйләнәсенә җыр җырлап әйләнергә чакырабыз.

Җыр”В лесу родилась  елочка”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызына кунакка" 1 кечкенләр төркеме

1 кеч. төркемендә ата- аналар өчен күрсәтелгән шөгыль...

Тәрбияче:Мирзасалихова Лилия Вазыйх кызының 2016– 2020 нче елларга шәхси иҗади үсеш планы.

Тәрбияче:Мирзасалихова Лилия Вазыйх кызының 2016 – 2020 нче елларга шәхси иҗади үсеш планы. Иҗади үсеш темасы: “Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.”...

2017 -2021 уку елларына Мифтахова Г.И кызының үзбелемен күтәрү планы

2017 -2021 уку елларына  Мифтахова Г.И кызының үзбелемен күтәрү планы...

Куян кызына кунакка

1 кечкенәләр төркемендә ата- аналарга күрсәтү өчен йомгаклау шөгыле итеп кулланырга мөмкин....

Куян кызына бияләйләр

Уртанчылар төркемендә ФЦКМ+рәсем белем бирү эшчәнлеге....

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...