"Безнең өчен - табышмак, космонавт өчен - туган як"
методическая разработка (подготовительная группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

Космонавтика көне уңаеннан зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән оештыру өчен йомгаклау чарасы эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_ko_dnyu_kosmonavtiki.docx23.79 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

 “Безнең өчен – табышмак, космонавт өчен – туган як”                           (Космонавтика көне уңаеннан йомгаклау чарасы)

1 квалификацион категорияле тәрбияче                                                           Шакирова Эльвира Альфред кызы

Максат: галәм турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү, шатлык хисләре, яхшы кәеф булдыру.

Бурычлар: балаларга галәм (йолдызлар,  планеталар) турында күзаллау бирү; галәмгә кызыксыну уяту;  балаларның сүз байлыгын активлаштыру; балаларның иҗади фикерләү мөмкинлекләрен, активлыкларын үстерү.

Балалар «Space» группасы көе астында залга керәләр.

А.б.: - Балалар, сез төнлә һавага карарга яратасызмы? Төнлә һавада нәрсә күреп була? (Төнлә һавада ай һәм йолдызлар күреп була.) – Элек-электән кешеләр йолдызларга карарга яратканнар. Кешеләрнең йолдызларда нәрсәләр бар икәнен беләселәре килгән. Моның өчен алар махсус зурайтып карый торган прибор – телескоп уйлап тапканнар (слайд 2).
- Ә йолдызларны саный алыр идегезме? (Юк, йолдызларны санап бетереп булмый. Алар бик күп.) (слайд 3)
- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кояш – көндезләрен, ә йолдызлар төнлә яктырта? (Кояш көндез яктыртмаса, һаман төн генә булыр иде. Ул безгә көн ясаучы. Кояш яктысында йолдызлар күренми, йолдызларны төнлә генә күреп бул.) - Айны кайчан күреп була? (Айны аяз төндә күреп була). - Айда кешеләр яшиме? (Юк, айда кешеләр яшәми.) (слайд 4)
- Ә ни өчен айда кешеләр яшәми?
(Айда салкын, үсемлекләр дә үсми. Үсемлекләр булмагач суларга һава юк. Шуңа күрә анда кешеләр яши алмый.) 
- Галәмдә кояш, ай, йолдызлардан башка тагын нәрсәләр бар? (
Галәмдә кояш, ай, йолдызлардан башка тагын планеталар бар).
(Слайд 5 – планеталар):

Меркурий – Кояшка якын планета, анда бик кайнар! (слайд 6)

Икенче планета - Венера, ул куе болытлар белән әйләндереп алынган, бу планетада су юк (слайд 7)

Җир өченче планета. Анда үсемлекләргә, хайваннарга, кешеләргә яшәү өчен барлык уңайлыклар да бар (слайд 8)

Җирнең иярчене бар – ул Ай. Айда һава да, су да юк (слайд 9)

Марс – Кояш системасының 4 планетасы. Ул Җирдән ике тапкыр кечерәк (слайд 10)

Бишенче - Юпитер планетасы – иң зур планета. Анда бик суык (слайд 11)                                                Алтынчы планета Сатурн Кояштан бик ерак урнашкан, шуның өчен анда температура бик түбән. Сатурн планетасы газлардан тора  (слайд 12)

Җиденче планета  – Уран. Ул яны белән ятып әйләнә торган бердәнбер планета (слайд 13)

Нептун – сигезенче  планета. Ул Җирдән бик ерак тора, анда да бик салкын (слайд 14)

Плутон – тугызынчы планета. Бу планета – бик кечкенә,  ул Айдан да кечкенә. Плутон – Кояш системасының иң салкын планетасы (слайд 15)

Бөтен балалар белән уйнала. Келәмгә  алдан әзерләнгән кояш, йолдызлар һәм айлар таратыла. Музыка куела.

1) Барабыз, барабыз, барабыз

Йолдызлар табабыз.

Иеләбез һәм

Кулыбызга алабыз.

 

2) Барабыз, барабыз, барабыз

Кояш табабыз.

Иеләбез һәм

Кулыбызга алабыз.

 

3) Барабыз, барабыз, барабыз

Ай табабыз.

Иеләбез һәм

Кулыбызга алабыз.

 - Молодцы, балалар, бик игътибарлы булдыгыз! 

А.б.: - Балалар, искә төшерегез әле, әкият геройлары нәрсәләргә утырып очып йөри?

- Нәрсәләрдә генә очмаганнар әкият геройлары! (себеркедә (Убырлы), ковёр-самолетта, волшебникның сакалында, Конёк-Горбунокта һ.б.) (слайд 16)

- 1961 елның 12 апрелендә “Восток” космик корабле галәмгә оча. Аның бортында беренче космонавт Ю.А.Гагарин була (слайд 17). Шулай итеп Җирдә космонавт һөнәре барлыкка килә. Ел саен 12 апрель көнне безнең илдә Космонавтика көне билгеләп үтелә.

- Ю.А. Гагаринга кадәр галәмгә Лайка исемле эт җибәрелә (слайд 18)

 Лайкадан соң башка этләр оча:  Белка һәм Стрелка (слайд 19).

- Балалар, сез ракетага утырып галәмгә очар идегезме?

“Коструктор” уены                                                                                      (геометрик фигуралардан ракета ясыйлар)

- Ә хәзер, балалар, без дә ракетага утырып очып карыйбыз. Өч кыршау (обруч) бер-берсенә тасмалар белән тоташтырыла. 3 бала  “ракета” эченә кертелә. 1,2,3 санагач, балалар бергә билгеләнгән урынны йөгереп әйләнеп кире урыннарына кайталар.

А.б.: - Балалар, ә сезнең комонавт буласыгыз киләме? (Балалар җавабы.) Космонавт нинди булырга тиеш? (Балалар җавабы). - Космонавт бик зур чыдам кеше булырга тиеш. Булачак космонавтлар очышка озак еллар әзерләнә. Алар спорт белән шөгыльлләнәләр, парашютта сикерәләр, центрифугада әйләнәләр, аерым камерада озак яшиләр. Космонавт әле тирән белемле дә булырга тиеш (слайдлар 20-24).

                                              “Ракетодром” уены                                                                                                            (идәнгә берничә обруч – ракета куела, балалар күбрәк, ракеталар азрак була. Музыка астында кем тизрәк урын алып кала).           

                           Һава шары белән  уен-эстафета

(балалар 5-6 кеше булып 2 командага бүленәләр. Беренче уенчы ракетка ярдәмендә һава шарын алга таба билгеләнгән урынга кадәр төшермичә алып бара, аннары йөгереп кире урынына кайта һәм шарны икенче уенчыга тапшыра).

-Ә хәзер мин бүген нәрсәләр белүегез турында тикшереп карыйм. Сез әзерме?

                                              «Знатоки» уены

- Беренче космонавтның исеме? — Юрий Алексеевич Гагарин (слайд 25)

- Галәмгә оча торган очу аппараты ничек атала? - Ракета (слайд 26)

- Галәмдә без нәрсәләр күрә алабыз? - Планеталар, кометалар, метеоритлар, спутниклар (слайд 27)

- Космонавтның костюмы ничек атала? — Скафандр (слайд 28)

- Беренче космонавт-этләрнең исеме ничек булган? - Белка һәм Стрелка (слайд 29)

- Нинди планеталар беләсез? — Меркурий, Венера, Земля, Марс, Юпитер, Уран, Сатурн, Нептун, Плутон (слайд 30)

- Алар барлыгы ничәү? – 9.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

“Туган җирем – Шытсуым”(Әйләнә-тирәбезне саклауга багышланган кичэ)

Әйләнә-тирәбезне саклауга багышланган кичэ.Материал посвященный к охране природы.Презентация находиться по ссылке “Туган җирем – Шытсуым&rdquo...

“Тукай безнең күңелләрдә” (Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Проект посвященный ко дню рождения писателя Габдуллы Тукая.По ссылке “Тукай безнең күңелләрдә” находится видеоматериал....

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...