“Уйныйбыз да, җырлыйбыз” күңел ачу кичәсенә сценарий
методическая разработка

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

“Уйныйбыз да, җырлыйбыз”

күңел ачу кичәсенә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uynyybyz_dazhyrlyybyz_da_kunel_achu_kichse.docx22.79 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының    «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе»

“11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”

“Уйныйбыз да, җырлыйбыз”

күңел ачу кичәсенә сценарий

        

        

                                                                                                                                                                   

                                                                         Төзеде һәм үткәрде: татар теле тәрбияче

                                                                                                             Курбанова Р.Х.        

Түбән Кама шәһәре, 2019ел

"Уйныйбыз да, жырлыйбыз "күңел ачу кичәсе

Максат: 
1. Халкыбызның иҗатына, җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү. 
2.
 Уйлау, фикерләү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү. 
3. Сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү. 
4. Балаларда шатлык хисләре уяту.

Балалар  ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Алып баручы:Балалар, без бүген бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең зал ничек матур бизәлгән. Бүген бездә кунакта татар халык уеннары.

1-бала.

Бәйрәмнәр килә илгә,
Бәйрәмнәр килә өйгә.
Бәйрәмнәр килә сезгә,
Бәйрәмнәр килә безгә.

2-бала.

Хуш киләсез, үтегез,
Түрдән рәхим итегез.
Бездә бүген зур бәйрәм,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

3-бала.

Кулны кулга алышып,
Кошлар кебек сайрашып,
Уйнасак шулай бергә,
Күңелсез булмас бердә.

4-бала.

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,
Бездә бүген зур бәйрәм.
Без уйныйбыз, җырлыйбыз,
Ялындырып тормыйбыз.

5-бала.

Җырлый-җырлый, уйный-уйный
Бәйрәм итик гел бергә.
Безнең бәйрәм гөрләп шулай
Истә калсын күңелдә.

Җыр: “Бәйрәмгә барам”

Алып баручы: Татар халкы уен-көлкегә, җырга-моңга бик оста халык. Безнең әбиләребез борын - борынгыдан уеннарны яратып уйнаганнар. Без дә бүген сезнең белән борынгы татар халык уеннарын искә төшерербез, бергәләп уйнарбыз.

Уеннар,уеннар
Витамин кебек алар.
Тәнгә сихәт бирәләр,
Күңелне үстерәләр.

 Без  сәяхәткә китәбез. Әйдәгез, утырыгыз поездга, кузгалыйк юлга.

 Тик-так, тик-так
Без барабыз поезда.
Хәерле юл теләп безгә
Күктә кояш елмая.

Менә беренче тукталыш: «Матур алан» тукталышы.

 Алып баручы. Карагыз әле, балалар, без болынга килдек.
Балалар. Нинди матур болын! Бөтен җирдә ап-ак кар.

«Яшел яулык» уены.

Алып баручы:

Тик-так, тик-так
Без барабыз поезда.
Хәерле юл теләп безгә
Күктә кояш елмая.

Менә икенче тукталыш: «Урман» тукталышы.

Алып баручы. Нинди матур, сихри тынлык!

Балалар. Биек агачлар үсеп утыра. Тылсымлы тавышлары белән кошлар сайрый.Урманда кыргыйхайваннар да яши.

«Бар монда зур төлке» уены.

 Төлке чыга.

Төлке:

Мин буламын Төлке
Яныма килегез әле.
Кемгә тиям, кемгә тимим
Шуны белегез әле.
Курыкмагыз, балалар, 
Мин сезгә тимәм.
Әгәр бергә уйнасагыз.

Бала:

Төлке, төлке
Түгәрәккә кер әле.
Әйдә дуслашыйк,
Бергә уен уйныйк.

 Алып баручы:

 Төлкекәй, без сиңа 
Уйнап күрсәттек уен.
Ә син безгә бик матур
Бию биеп күрсәттең.

Төлке:

Җырладыгыз, уйнадыгыз.
Күңелле булды бергә.
Бик зур рәхмәт, хәерле юл
Телим хәзер мин сезгә.
Ә мин хәзер саубуллашып
Урманыма китәрмен,
Иптәшләргә сезнең хакта
Матур итеп сөйләрмен.
Сау булыгыз, балалар!

Балалар:Сау бул,Төлке.

«Түбәтәй» уены.

 Алып баручы. Балалар, сәяхәтне дәвам итик.

Менә өченче тукталыш: «Музей» тукталышы.

Алып баручы музейдагы татар халкының милли киемнәре турында сөйли.

Менә дүртенче тукталыш:”Балалар бакчасы”

Алып баручы:

Менә бакчабызга кайтып җиттек, әйдәгез, уйнап алыйк.
Йөзек салыш уйный идек
Менә шул искә төште.
Әйдәгез, бергәләшеп 
Урындыкка утырыгыз.
Йөзек кемдә - шул дускайны
Тотарга тырышыгыз.

«Йөзек салыш» татар халык уены.

 Бала:

 Җитәкләшеп, тезелешеп,
Әйлән- бәйлән уйныйбыз.
Биибез дә, җырлыйбыз да,
Ялындырып тормыйбыз.
Җитәкләшеп, тезелешеп,
Түгәрәк уйнаганда,
Бик күңелле була безгә
Бергәләп җырлаганда.
Җитәкләшеп, тезелешеп,
Уйнарга без бик оста.
Бигрәк матур җырлыйбыз.
Кунаклар карап торса.

Алып баручы:

Тыпыр-тыпыр тыпырдый 
Аяк бер дә тик тормый.
Бию көе уйналсын 
Ә без биеп алыйк.

Татар халык биюен бииләр.

Җырладык та, уйнадык
Күңел ачтык, биедек.
Тормышлар матур булсын,
Кояш елмаеп торсын!

Алып баруч:  Бәйрәмебез дә ахырына якынлашты. Сезгә озын гомер,

ныклы  сәламәтлек, бәхет-шатлык телим! Бәхетле булыгыз! Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обрядовый праздник на основе национальных традиций "Играем в свадьбу" (Туйлы уйныйбыз) на татарском языке

Способствовать знанию культуры своего народа и в игре познакомить дошкольников с одним из важнейших обрядов во всех традиционных культурах - свадьбой....

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Конспект сюжетно-ролевой игры "Театр уйныйбыз"

Театр белән таныштыру.Сәнгать төркеме белән таныштыру...

Уйныйбыз, уйныйбыз, уйнап һич туймыйбыз

Балаларның һәрьяклап үсешендә дидактик уеннарның әһәмияте бик зур. Уен аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яңа белемнәр алу ихтыяҗы гади һәм аңлаешлы итеп бирелә. Уен – баланың тормышка әзерләнү кү...

Музыкальная композиция " Уйныйбыз да, җырлыйбыз да! "

Ознакомление детей с  фольклором татарского народа....