Яңа ел маҗаралары
материал (старшая группа)

Мингазова Зиля Амирзяновна

Яжа ел бәйрәмен үткәрү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novyy_god_2022_sadik.docx22.28 КБ

Предварительный просмотр:

 Яңа ел бәйрәме сценарие

Бәйрәм барышы:

(Эльза йөгереп керә дә, чыршы артына кача. Аның артыннан Кар кызы да керә).

Кар кызы.Ау, Эльза, син кая?

Эльза (чыршы артыннан чыга). Ау, мин монда, Кар кызы. Бу зал бигрәк матур итеп бизәлгән. Бу чыршы кайдан килде микән безгә?

Кар кызы. Кыш бабай алып килде бу чыршыны.

Эльза. Ура! Димәк  Яңа ел бәйрәме булачак!!!

Кар кызы. Әйе. Нәрсә көтәбез соң без, әйдә тизрәк балаларны бирегә чакырыйк.

Музыка уйный «Новогодняя считалочка» . Балалар залга кереп басалар.

Шигырьләр бәйләме:

Рамина. Мы ждали этот праздник,

                Мы знали он придёт-

                Наш славный, наш нарядный

                Весёлый Новый год!

Карина. Возле  ёлки  в  Новый  год,

                Водим  шумный  хоровод,

                Здесь  снежинки  и зайчата,

                И  пушистая  лиса.

                Всех   сегодня  наша ёлка,

                В  этом  зале  собрала.

Алия. Без жыйналдык бүген монда

           Яңа ел бәйрәменә.

           Яшел чыршы тирәсендә

           Жыр жырлап әйләнергэ.

Динә. Бүген   чыршы  тирәсендә

           Шат  авазлар  тынмасын.

           Бәйрәмгә  килгән  балалар

           Уйнап-көлеп  туймасын.

Җыр:  “Новогодняя”          Музыка № 2

 

Кар кызы. Балалар, бәйрәмебез башланды, тик чыршыбыз  һаман янмый. Әйдәгез әле бергәләп чыршы утларын кабызыйк.

Балалар. Ну-ка елка раз, два, три,

                 Светом сказочным гори!

                 Вот так елочка краса,

                 Разбегаются глаза!

                 Как блестят на ней игрушки,

                 Шишки, шарики, хлопушки!

                 Дружно к елке подойдем,

                 Потанцуем и споем!

Кар кызы:

Күрегез безнең чыршыны,

Ул тагын да бизәлгән.

Безнең күңелне күрергә

Ялтыравыклар элгән.

Чыршы тирәли басыгыз,

Бер җырлап алыйк әле.

Яңа елны котлап бүген,

Бер биеп калыйк әле.

 

Җыр “Ай-да, елочка”.       Музыка № 3.

 

Кар кызы: Балалар, әйтегез әле, кем суыктан курыкмый?

Балалар: Кыш бабай

Кар кызы. Бу сорауга җавапны киләсе җырдан табарбыз.

 

Җыр  «Кто же это?».

 

Кар кызы:

Кыш бабай турында барсын

Беләсез сез, балалар.

Ә Кыш бабайны бәйрәмгә

Ничек чакырырга икәнен дә белмисезме??

Әйдәгез әле, балалар, бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

Балалар: Кыш бабай! Аууу!  Кыш бабай! Аууу!

Музыка № 5.

(Музыка астында Кыш бабай керә)

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе, Кыш бабай!

Кыш бабай.

Әйе, балалар!

Мин – Кыш бабай, Суык бабай

Балаларны яратам.

Кыш көне һәр кешедә

Кунакта булып кайтам.

Кыш бабай. Ай, бигрәк, тапкыр балалар. Алайса әйтегез инде, без яңа елны кайчан үткәрәбез: кышынмы, җәенме? (Балалар җавабы).Ә сез барыгыз да кышны яратасызмы? Әллә җәйне дә яратучылар бармы? Без хәзер уен уйнап алырбыз. Шунда белербез кемнең кайсы ел вакытын күбрәк яратканын. Мин сезгә табигатьтә ниләр булуы турында сөйләрмен. Әгәр сүз җәй турында барса – тыпырдарсыз, әгәр кыш турында булса кул чабарсыз.

Дождик капает с утра (топают,

На санках едет детвора (хлопают,

Расцвели цветы кругом (топают,

Узор морозный за окном (хлопают,

Ягоды собираем у бабушки в огороде (топают,

Кружимся в новогоднем хороводе (хлопают,

Можно плавать и загорать (топают,

И грибочки в лесу собирать (топают,

Приходит к нам Дедушка Мороз (хлопают,

Щиплет от холода щеки и нос (хлопают).

Кыш бабай.  Ааай, бигрәк күп беләсез икән. Тик, балалар, бераз арып киттем бит әле. Сезнең янга килгәнче бик ерак юллар үттем.

Кар кызы. Син, Кыш бабай, бераз ял ит. Ә балалар сиңа үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләрләр.

Кыш бабай. Әфәрин, балалар. Бигрәк матур шигырьләр өйрәнгәнсез.

Кар кызы. Кыш бабай, балалар синен белән бергә биергә бию дә өйрәнделәр бит әле.

Кыш бабай. Шулаймы? Бик рәхәтләнеп.

Музыка № 6

Бию “Научите танцевать»

“Научите танцевать” Дед Мороз нас попросил.

Мы не можем отказать, танец закружил..

 

Кыш бабай. Бигрәк уңган балалар, матур итеп җырлыйлар да, бииләр дә. Бәлки миңа да ярдәм итәрләр.

 

Кар кызы. Ни булды, бабай?

Кыш бабай.  Бәйрәмгә урман  аша килгәндә, кинәт бөтен җир бозга әйләнде. Берәрсе Бөтерчек-Буранның ачуын чыгаргандыр инде. Менә минем бүләкләр салган капчыгым да бозга катып калды.

Кар кызы. Төч, безнең янга кемдер килә бугай.

 

Музыка уйный.

Фея. Исәнмесез, Кыш бабай һәм Кар кызы. Исәнмесез, балалар. Мин синең кайгыңны беләм,  Кыш бабай.

Кыш бабай.  Әйе шул, Фея, нишләп Бөтерчек-Буранның ачуы чыкты икән?

Фея. Аның кызы Җилкәй югалган, шуңа ачуы чыккан.

Кыш бабай. Нишләргә инде?

Фея. Кайгырма, Кыш бабай, мин сиңа ярдәм итәрмен. Тик миңа  да ярдәм кирәк булачак. Хәзерге вакытта урманда караңгы. Юлны табуы авыр булыр.

Кар кызы. Кайгырма, Фея, йолдызлар синең юлыңны яктыртып барырлар.

 

“Йолдызлар биюе”

Кар кызы. Бигрәк йолдызлар якты яналар, Фея урманда адашмас инде.

 

(Бөтерчек-буран очы керә. Чыршыга серпантин ташлый. Балалар янына килә.)

Бөтерчек-буран: Кем минем урманымда  хуҗа булган? Ах,  күрәсең, бу балалар минем  Буранчыгымны уеннар белән мавыктырып, миннән алып киткәннәрдер. Каяле, катырыйм әле үзләрен...

 

Уен  «Өшетәм».

Бөтерчек-буран:  Аякларыгызны өшетәм.

Бөтерчек-буран.  Кулларыгызны өшетәм.

Бөтерчек-буран.  Алайса битләрегезне өшетәм.

Бөтерчек-буран.  

Кыш бабай. Бөтерчек-буран, син балаларга ачуланма эле, аларның бер гаепләре дә юк бит. Бүген балаларда бәйрәм. Ә синең Буранчыгың бозлы лабиринтта югалды.

Бөтерчек-буран. Нишләргә инде? Бозлы лабиринтны җебетсәм, Буранчыгым суга батып югалыр. Нишләрмен мин ансыз?

Кар кызы. Буранчыкны коткарырга Фея китте.

Бөтерчек-буран. Алайса мин дә аның  янына китим, кызчыгымны эзлим зле. (Чыгып китә).

Кар кызы. Күпме кар алып килде безгә Бөтерчек-буран. Әйдәгез әле балалар карны көрәп чистартыйк,  Кар бабай ясыйк әле.

Музыкаль уен  “Снег руками разгребая”

Кыш бабай.  Молодцы, балалар, бик тиз карны көрәп куйдыгыз. Күренеп тора, бик тырыш, уңган балалар. Балалар, Бөтерчек-буран урманда бөтен җирне кар белән тутырган. Феяга Буранчыкның эзләрен табу кыен булыр инде. Ә сез эзенә карап кайсы хайванныкы икәнен әйтә аласызмы?

Балалар. Әйе.

Кыш бабай. Тикшереп карыйк әле.

Уен “Кемнең эзләре?”  (Кыш бабай хайван эзләре төшкән фотолар күрсәтә, балалар әйтәләр).

(Буранчык, Фея керәләр. Алар артыннан Бөтерчек-буран очып керә).

 

Бөтерчек-буран. Кызым-Буранчыгым минем. Рәхмәт сезгә! Мин инде сезгә ачуланмыйм.

Кыш бабай. Рәхмәт, Фея. Син батыр йөрәкле, көчле, куркусыз булдың. Бөтерчек-Буранга ярдәм итеп, аның кызчыгын коткардың.  Әйдәгез бергәләп балалар белән Яңа ел бәйрәмен дәвам итик инде. Чыршы тирәли әйләнеп җырлар җырлыйк, уеннар уйныйк.

“Чыршы” җыры.

Кечкенә юлбарыс. Уй-фикергә хаклык төяп,

                                 Теләкләргә пакълык төяп,

                                 Ниятләргә ныклык теләп,

                                 Килә безгә Яңа ел!

                                 Яңа ел белән, дуслар!

Тик. Бозлы лабиринт эрегәч бүләкләрне дә алып килик инде. (Лео, Тиг чыгып бүләкләрне алып керәләр).

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләрне тараталар).

Кыш бабай. Кадерле, балалар, инде безнең китәр вакыт җитте.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

 

 .

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.

Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Хоттабыч маҗаралары

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...

“Калачкайның юл маҗаралары”

Знакомство детей старшего возраста с правилами дорожного движения....

“Көзге урман маҗаралары”

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята. Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Балалар: Исәнмесез!Алып баручы: Безгә бүген кунаклар...

"Урман маҗаралары" (подготовительная группа)

Конспект образовательной деятельности "Урман мажаралары" для подготовительной группы...