Сценарий по ПДД "Светофория"
материал (старшая группа)

Ахметшина Айсина Хамитовна

Сценарий по ПДД "Светофория"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetoforiya.docx21.9 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий «Светофория»

Балалар музыка астында кереп ярымтүгәрәккә тезеләләр.

Алып баручы: Балалар! Сез бик күңелле яшисез, күңелле җырлар җырлыйсыз. Ә сәяхәт итәргә яратасызмы? Алайса, мин сезгә «Светофория» дигән илгә чыгып китәргә тәкъдим итәм.

Алып баручы: Шундый бер ил бар дөньяда

Яши төрле халыклар!

Җәяүлеләр - җәяү йөри

Машинада - шоферлар!

Буйсыналар һәммәсе дә

СВЕТОФОР патшага!

Бөтенесе таләпләрен

Тиз үтәргә ашыга!!

Анын бар өч тылсым уты-

Илдә тәртип саклыйлар!

Кызыл, сары һәм яшел

Көне - төне балкыйлар!

Бәрелгән тавышка Белмәмеш килеп тора.

-Исәнмесез, балалар!Чакка юл аркылы чыкканда, бәреп китмәделәр. Уффффф!

Алып баручы:Ник, Син Белмәмеш, юл аркылы чыкканда светофорга карап чыктынмы? Нинди төсенә чыктың?

Белмәмеш: Карадымммм, Кызылга чыктым.

Алып баручы: Балалар, Белмәмеш дөрес чыкканмы:

Балалар:Юк, светофорның яшел төсенә чыгарга кирәк.

Алып баручы:Белмәмеш, Син безнең бәйрәмгә бик дөрес килеп чыккансың. Бездә бүген бәйрәм. Без “Юл йөрү билгеләре” белән сине таныштырырбыз. Син игьтибарлы гына тыңлап утыр.

Белмәмеш:Ярый,ярый , бик теләп тыңлыйм.

Алып баручы: Ә хәзер балалар сүзне сезгә бирәбез.

Илдан: Әгәр өчпочмак эчендә

Паровоз гына булса,

Ул паровоз торбасыннан

Төтен чыгарып торса,

Димәк, юлның бу өлеше

Шлагбаумсыз гына-

Әйбәтләп, як-якка карап

Үтеп кит син, сак кына!

Мухлисова Я.: Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина                                                          

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр

Мухарлямова Я.: Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

hәләкәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

Мифтиханова Я.: Менә бу билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди,

Җәяүле үткән чакта.

Илназ: Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шоферлар,

“Мәктәп! Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар. (“Балалар”)

Эльзина: Юлда йөрсән, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Марсель: Кызыл түгәрәктә кеше

Әйтә кебек шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!”

Камил: Менә гади генә юл,

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга,

Исеме аның “зебра”.

Әлфис: Автомобильләр ашыга,

Барсы килә каршыга.

Әгәр юлга красаң,

Калырсың яхшы белеп.

“Берьяклы хәрәкәт” дигән

Билге куйганнар элеп.

Бик теләсәң дә, бу юлдан

Булмый бүтәнчә йөреп.

Илзат: Гади таяк кына түгел,

Ашинаны туктата,

Бөтен юл хәрәкәтләрен

Таяк тәртиптә тота.

Ильяр:Бу билге-шундый билге

Сине саклый ул җәяүле

Чыгабыз бергә-бергә

Без юлны шушы җирдә.

Әмирхан: Һәрчак уяу була ул,

                Аннан гына сора юл.

                Күзләре аның өчәү;

                Шулар белән сөйләшә:

                Кызыл ут —  чыгу юк,

                Сары ут — сабыр ит,

                Яшел ут — юл ачык, әйдә чык.

Кәрим:Юллар туры гына бармый,

Борыла уңга, сулга,

Борылышлар көтсә алда,

Һич тә аптырап калма.

Озак тормас, килеп чыгар

Шушы билгеләр юлга.

Ранель:Төп юлны күрсәтеп тора

Сары шакмаклы билге.

Куяннар да өйрәнгәндер,

Сез дә белдегез инде.

Алып баручы: Ә хәзер сүзне кечкенәләр төркеме балаларына бирәбез.

Алып баручы: Менә Белмәмеш, безнең балаларыбыз күпме юл билгеләре белән сине таныштырдылар.

Белмәмеш:Рәхмәт сезгә балалар. Балалар миңа булыша алмассызмы икән. Миңа менә шундый хат килде. Аның эчедә табышмаклар. Шуларга җавап табарга булыша алмассызмы икән?

Балалар:Булышабыз

Белмәмеш:1)Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

 Көйләп торадыр үзе. (Светофор)

2)Аяклары түгәрәк,

Куышалар, тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая табан(Велосипед)

3)Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласң-үкерә.

Менеп аталансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә. (Мотоцикл)

4)Автомобиль, трамвайдан

Саклан, димен, бик сак бул!

Уйный торган урын түгел

Машиналар йөргән....(юл)

Рәхмәт , балалар бик зур!

Белмәмеш: Ә мин Сезгә уеннар да алып килдем әле. Әйдәгез уйнап алабыз.

Уеннар(алып баручылар үткәрә)

Алып баручы: Шушының белән безнең бәйрәмебез тәмам. Исән-сау булыйк!Юлларда исән-имин йөрик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....