Зурлар төркеме өчен яңа ел иртәсе.
материал (старшая группа)

Халилова Халидя Агзамовна

Цирк утларын кабыза дигән темага балалар иртәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яңа елга бәйрәм иртәсе.27.71 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

«15-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы»

муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Цирк утларын кабыза!”

зурлар төркемендә яңа ел кичәсе.

Төзеде: Халилова Х.А.

Түбән Кама шәһәре

Балалар   музыка  астында  залга  керәләр. Бию “Лошадки”.

Чыршы  әйләнәсендә   калалалар.

Алып баручы.  Хәерле  кич,  кадерле  балалар,  бәйрәмебезгә  килгән  хөрмәтле     кунаклар. Сезне,  барыгызны  да  якынлашып  килүче  Яңа  еллар  белән.

                     Яңа  елның  ап-ак кары

                     Ява  урам-кырларга.

                     Алып  килә  аклык, бәхет

                     Нәниләргә, зурларга.

                     Бакчабызда  бүген  бәйрәм

                     Шау-гөр  килә  балалар,

                     Яңа  елны каршыларга

                     Җыелганнар  бит  алар.

 Саид.    Чыршыбыз   тора  елмаеп,

               Залыбыз   уртасында.

               Уйлый ул  бүген  буласы
                         Могҗизалар  турында.

Милана.  Иске  елны  озатабыз
                         Алда  көтә  Яңа  ел,

               Бүген  без  бәйрәм  ясыйбыз.

               Котлы  булсын  Яңа  ел!

Бергә.    Котлы  булсын  Яңа  ел!

Викуся.     В замечательный  наряд

                    Ёлочка  оделась.

                    Ей  порадовать ребят,

                    Очень  захотелось.

                    На  ветвях  её  блестят

                    Новые  игрушки.

                    Ярко  звездочка  горит

                    На  её  макушке.

Әмир:  Яңа  елны  каршылыйбыз.

                Яшел  чыршы   янында.

                Яндырыйк  әле  утларын,

                Матур  булсын  тагын  да!

Бергә.    Чыршы,  чыршы,  кабын  син,

                 Утларыңны  балкыт  син.

Җыр: “Чыршы, чыршы без сине”

Алып баручы: Кулларны –кулларга  алыйк ,

                         Парлашып  басыйк  әле,

                         Яшел  чыршы  тирәсендә,

                         Бер  биеп  алый  әле.

Татар халык биюе.

Утыралар.

Алып баручы: Тамашачылар бик күп монда

                        Уңайлап утырыгыз.

                        Гадәти түгел көнебез

                        Тыңлагыз һәм карагыз!

                        Цирк килде бакчага,

                        Һәм үзенә чакыра.

                        Әйдәгез әле,  күмәкләп,

                    Күңел ачыйк бергәләп!

                    Бик шат без очрашуга!.

Барысы: Тыңлагыз һәм карагыз !!Тамашаны башлыйбыз!!!

Наргиз:- Приглашаем! Приглашаем,

Всех, кто любит Новый год!

Будем рады нашей встрече,

Цирк сегодня всех зовет!

Богдан: -С Новым годом, С Новым счастьем!

 Праздник радостный у всех!

Пусть звучат сегодня в цирке

Песни, музыка и смех!

Танец “Цирк».

Утыралар.

Клоун керә. Клепа, Кнопочка

“Арам зам-зам” музыка астында клоуннар чыршы тирәли әйләнәләр, очрашалар, кочаклашалар.

Алып баручы: -Менә бәйрәмебезнең беренче кунаклары!!! Рәхим итегез клоуннар!

Клепа: Салют парашют!

Кнопочка: Мин сине күрүгә бик шат!

Клепа: Ә мин бигрәк тә шат!

(озак итеп кулларын селкеп торалар, кабатлыйлар “Исәнме”)

Клепа: Кнопочка без синең белән нәрсә эшләргә оныттык?

Кнопочка: Мин бернәрсә дә онытмадым.

Клепа: Без балалар белән исәнләшергә оныттык

Кнопочка: Бу дөрес. Ой, ничек яхшы түгел.

Клепа:Син башла

Кнопочка: Мин белмим

Клепа: Белмисең? Алайса мин башлыйм, ә син өйрән. Тыңла һәм кара! Бу бик гади. Исәнмесез, балалар! (бөтен якка да иелә)

Кнопочка: Яхшы, ә хәзер мин (кечкенә пауза). Бу бик гади. Исәнмесез, балалар! (бар якка да иелә)

Клепа: (бер якка алып китә, әкрен, ләкин барысы да ишетерлек итеп әйтә)

“Бу бик гади” дип әйтергә кирәкми

“Исәнмесез, балалар, исәнмесез!” дип кенә әйтергә кирәк. Бар әйдә!

Кнопочка: Бу бик гади дип әйтмәскә. “Исәнмесез, балалар, исәнмесез!” генә дип әйтергә.

Клепа: (ярсып, кызып) Кнопочка син бернәрсә дә аңламыйсың. “Бик гади” дип балаларга әйтергә кирәкми, “исәнмесез, балалар” дип кенә әйтергә кирәк. Ничек син шуны да аңламыйсың? Мин бит сине өйрәтәм.

Кнопочка: Ә-ә (кычкырып елый) Син начар өйрәтәсең, һаман мине ачуланасың (икенче якка китә. Клепа аны артка уртага тарта)

Я, ярар инде, ачуланма. Әйдә, бергә исәнләшәбез. Кабатла минем арттан.

“Исәнмесез, балалар!” һәм иел

(Бергә әйтәләр һәм иеләләр)

Кнопочка: Менә ничек яхшы килеп чыкты!

Бергә: Я, ярый алайса, әйдәгез танышабыз!

Кнопочка: Мин – Кнопочка!

Клепа: Ә мин Клепа!

Кнопочка: Ә сезнең исемегез ничек? Барыгыз бергә хор белән әйтегез!

Клепа: Үзегезнең исемне әйтегез

1,2, 3 кычкырыгыз

Кнопочка: Аңлашылды! Барлык малайларның исеме – Бу, бу,бу!

Клепа: Барлык кызлар – Сю, Сю, Сю

Кнопочка: Кәефләр ничек? Ишетмим.

Менә болай эшлибез: мин сездән сорыйм, ә сез җавап итеп тыпырдыйсыз, кул чабасыз, күрсәтегез әле – менә шулай. Аңлашылдымы? Шулай итеп, әзерләндек – башладык! Кәеф ничек? Аңлашылды! Кәеф Яңа елныкы! Димәк, безнең программаны башларга мөмкин.

Клепа: Балалар, ә сез нинди бәйрәмне каршыларга җыендыгыз.

Балалар: Яңа ел бәйрәменә!

Клепа: Яңа ел белән, әниләр, яңа ел белән, әтиләр!

             Цирк программасын башлыйбыз

             Пәһләвәннар чыгышын тәкъдим итәбез.

Кнопочка: На арене супер-силачи

                    Лучшие в мире силачи.

1силач Адель Х.:

Мы подбрасываем гири,

Словно детские мячи,

Посмотрите, удивляйтесь

Что умеют силачи!!!

2 силач Ильмас:

Тамашачыны шаккатырып,

Мин штанга күтәрәм.

Шәп пәһләвән булу өчен

Бер дә аптырап тормам.

Пәһләваннар (силачлар) биюе.

Клепа: Көчле тойгылар телисезме?

Алайса аренага җәнлекләр керә.

Дрессировщица:

Аренаны бик яратам

Мин этләрне өйрәтәм.

Каршылагыз сез безне

Алкышларыгыз белән.

Кнопочка:   Кольца взлетают все выше и выше   

                        Обручи, кегли, мячи.

                        Клоуны-жонглеры  на арену  вышли,

                       Самые ловкие в мире они!

Клепа:  Программаны дәвам итәбез

              Аренага жонглерларны чакырабыз.

Жонглерлар биюе.

Кнопочка: Браво клоуны! Браво и бис! В честь вас все султанчики вверх поднялись!!!Музыка -Зрители машут султанчиками.

Клепа:  Әйдәгез, уеннар уйнап алабыз!

Уеннар:  “Кем тизрәк конфетны ала?”,  “Кар йомарламын капкага керт!””

Клепа: Молодцы! Шундый өлгерләр, җитезләр сез балалар!

Кнопочка: Цирковую программу продолжаем,

                   На арену гимнасток приглашаем!

Сафина:       Мы гимнастки гнемся ловко,
                        Вместо ужина - морковка,
                        Две недели не поели,
                        Посмотрите,  похудели!!

Гимнастлар биюе.

Кнопочка: Браво гимнасты! Браво и бис! В честь вас все султанчики вверх поднялись!!! Музыка -Зрители машут султанчиками.

Клепа: Приглашаются собачки непростые,

Собачки наши - цирковые!!!

А с ними их помощница –

Очаровательная дрессировщица!

Встречайте бурными аплодисментами!

 Тая: Мы Собачки цирковые!

 Умные и озорные

Попусту не лаем,

Поем, танцуем и играем!

Клепа: Кнопочка, шундый рәхәт бүген циркта! Шундый шәп артистлар! Кнопочка, ә син утлар белән идарә итә беләсеңме?

Кнопочка: Юк.

Клепа: Ә мин беләм! Кара әле! Фу (өрә, чыршыда утлар сүнә).

Кнопочка: Син нәрсә эшләдең инде, ничек без Яңа елны каршы алырбыз?

Клепа: Борчылма, Кнопочка, мин дөньяда иң яхшы клоун. Мин аларны бик тиз яндырачакмын (кул чаба) . Аһ! Балалар барыгызда урыннарыгыздан өрегез әле. Фу! Ә хәзер чабыгыз. (Балалар өрәләр, кул чабалар, утлар янмый).

Кнопочка: Мин шулай буласын белдем (елый). Яңа ел белән нәрсә була инде?

Клепа: Бер генә минут! (йөгереп китә)

Алып баручы: Тынычланыгыз, балалар,

                            Кыңгырау тавышы ишетелә.

                            Җылы, мех тунын киеп

                            Кыш бабай безгә килә.

(Залга сакал, колпак кигән Клепа керә).

Клепа: Исәнмесез балакайлар!

Сез мине көттегезме?

Зур булып үсеп җиткәнсез

Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе! Син Кыш бабай түгел! Син Клепа!

Кнопочка: Әйе, Клепа, сине балалар тиз фаш иттеләр. Мин беләм Кыш бабай тиздән үзе килеп җитәчәк. Цирк утларын яндырачак. Әйдәгез, балалар, Кыш бабайны гади сүзләр белән генә түгел, ә тылсымлы сүзләр белән чакырабыз.

Кыш бабай кил безгә. Яңа ел бәйрәменә!! Чакыралар!

Музыка. Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез,  саумы сез,

                       Нәни  дуслар,  балалар!

                       Хәерле  сәгатьтә  килсен

                       Быелгы  Яңа  еллар!

Балалар. Сәлам  сиңа,  Кыш  бабай!

                  Рәхмәт  сиңа  Кыш бабай!

Кыш бабай. Ел да  киләм  сезгә,  дуслар,

                  Зур  үсәсез  ел  саен.

                  Сезне  күргәч  кәефләрем

                  Күтәрелә  шулкадәр...

Алып баручы: Җырлыйк дуслар бергә-бергә,

Яңгырасын яңа җыр.

Ак бәхетләр, ак шатлыклар

Алып килсен яңа ел!

Җыр “Кыш бабай!”

А.баручы: Кыш бабай без сине быел циркта каршы  алабыз!

Кыш бабай: Минем циркта бәйрәм иткәнем юк иде әле, димәк биктә күңелле булачак.

А.баручы: Бәйрәм бик тә күңелле бара иде, тик менә клоун Клепа чыршының утларын сүндерде, ә кабыза алмады.

Кыш бабай: Әйе, чынлап та тәртип беткән. Ярый, хәзер төзәтербез. Кабатлагыз минем арттан.

Яле, чыршыкай селкен син, Яле, чыршыкай елмай син!

Бер, ике, өч,  Утларыңны балкыт син!

Юкка гына кычкырдык, Утлар кабынмады ич.

Димәк, кемдер кычкырмаган, Димәк, кемдер эндәшмәгән!

Син кычкырдыңмы?!

Әйдәгез, бергә дус итеп, өлкәннәр белән бергә!

Бер, ике,өч!  Чыршыкай утларыңны яндыр син.

Юкка гына кычкырмадык,

Чыршы утларын яндырды.

Яңа ел белән, Яңа ел белән Котлыйм сезне!

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк

Сезгә кунаклар килгәч

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

Җыр Поппури.

Кыш бабай: Молодцы, Афәрин, балалар! Кызлар һәм малайлар!

Кыш бабайны шатландырдыгыз. Ә сезгә кыш ошыймы? Ә кар белән ыргытсам? Туңдырсам?

Уен “Туңдырам”.

Кыш бабай: Ах, арып киттем ахры азрак, Ял итеп алыйм әле, Каршыгызга утырып!

Кыш бабай утыра. Шигырләр.

Кыш  бабай.   Ә  хәзер  тыпыр-тыпыр  басабыз.

                           Гөрләтеп  кул  чабабыз.

                           Минем  биисем  бик  килә.

                           Бергә  биеп  алабыз.

Алып баручы: Яңа елның йолдызлары

                           Яктырак янсын.

                           Йолдыз кебек безнең тормыш

                           Мәңге балкысын.

Йолдызлар белән бию. Утыралар.

Кнопочка: Кыш бабай син бит төрле фокуслар күрсәтә беләсең! Әйдә, күрсәт әле!

Кыш бабайдан фокуслар.

Клепа: Кыш  бабай,  матур  бара  бәйрәмнәр, Ә  кая  күчтәнәчләр?

Кыш  бабай.  Ай,  тишек  баш,  тишек  баш,

             Капчыгым  төшеп  калган.

             Иреккә  чыккан  инде.

             Кая  йөридер  инде?

Музыка.  Ишектән  капчык  керә,  йөгереп  чыршы  тирәли  бара.

Кыш бабай: Менә бүләкләр дә!

(Кыш бабай капчыкны чишмәкче була, капчык кача, Кыш бабай тота)

Кыш бабай: Минем белән янәшә тор!

Капчык: Яңа ел көнне, Барысы да киресенчә булыр!

Кыш бабай: Тукта, урыныңда тор! Бүләкне балаларга бир.

Капчык: Ә син башта мине тот.

(Капчык залдан чыгып йөгерә. Кыш бабай аның артыннан йөгерә, тавыш ишетелә “тоттым”. Капчык белән бүләкләр алып керә)

Кыш бабай: Монда бүләкләр бер олау.

Клоуннар: Рәхмәт, Кыш бабай!

Кыш бабай: Балалар сезгә сый-хөрмәт,

Цирк һәм чыгыш өчен.

Күңеллелек өчен рәхмәт

Цирк тамашасына.

Сезнең белән күңелле

Булды безгә дә

Бәхетләр генә телим

Һәммәгезгә дә.

Сау булыгыз! Бүгенгедәй

Һәрчак булыгыз көләч!

Күрешербез, Яңа елда

Тагында бер ел үткәч.

А.баручы:  Яңа  елны  каршыладык,

               Кыш  бабай  белән  бергә.

               Бәйрәмгә,  күчтәнәчләргә

               Рәхмәт  әйтәбез  сезгә. (Балалар: -Рәхмәт, Кыш бабай!)

                            Менә  бу  бәйрәм  дә  үтте.

                             Вакытлар  бара   алга.

                             Елмаешып  таралышыйк,

                             Рәхмәт  әйтеп  чыршыга!

Тәмам.

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

Тема: Тәгәри китте йомгагым. (Зурлар төркеме өчен әкиятләрдән салат)

Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр ...

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....