Милли бәйрәмебез - “Каз өмәсе”
учебно-методический материал
Әлеге бәйрәм сценариясе балаларны татар халкының милли бәйрәме “Каз өмәсе” йоласы белән таныштыру. Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.Бәйләнешле сөйләм теле үстерү максатыннан төзелде.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 431.81 КБ |
Предварительный просмотр:
МБМББУ - “Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасы” Саба муниципаль районы Татарстан Республикасы
Гайфуллина Ләйлә Фәнил кызы
Милли бәйрәмебез - “Каз өмәсе”
Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәме “Каз өмәсе” йоласы белән таныштыру. Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.Бәйләнешле сөйләм теле үстерү.
Җиһазлау: элеккеге авыл өе күренеше, ясалган казлар, канат-каурыйлар, самовар, чигелгән сөлгеләр, бизәкле көянтәләр, өстәл, утыргычлар.
Бәйрәм барышы:
Бәйрәм үтәсе зал матур итеп бизәлгән. Салмак кына милли көй яңгырый.
1 нче алып баручы: Хәерле көн кадерле әниләр! Безнең балалар бакчасы инде күп еллар сабыйларга милли-мәдәни тәрбия бирү өстендә эшли. Бу изге эштә милләтебезнең байлыгы булган бишек җырлары, мәкальләр, табышмаклар, милли йолалар, бәйрәмнәр ярдәмгә килә.
Милли бәйрәмнәрнең һәркайсында халкыбызнын күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр- бию, уен-көлке чагыла. Кеше әлеге бәйрәмнәрдә һөнәргә, батырлыкка, тапкырлыкка һәм зирәклеккә өйрәнә. Бүген без сезгә халкыбызның милли йолаларының берсе булган “Каз өмәсе” кичәсеннән өзек күрсәтербез.
2 нче алып баручы: Авыл халкы элек-электән күп көч сорый торган эшләрне ирекле рәвештә җыелышып, күмәкләшеп башкарган. Күп каз асраган гаиләләрдә каз өмәсен оештыруны тормыш үзе таләп иткән. Өмәдә барыннан да элек кызларның уңганлыгы сыналган. Булачак кайнаналар үзләренә ошаган кызларны шунда билгеләп куйганнар. Борынгы әби-бабаларыбыз казларны бик яратканнар. Күргәнебезчә, каз өмәсе авыл тормышының бер бизәге. Бу гадәтебез яшь буынга кире әйләнеп кайтыр дип ышанасы килә.
1 нче алып баручы: Каз мамыгыннан түшәк, ястык, мендәр ясаганнар. Ә итен, маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар. Каз бәлеше, каз коймагы, тәбикмәге, каклаган һәм тутырылган каз әзерләгәннәр. Каз маен дәва өчен кулланганнар, кышкы суыкларда бит-колак очлары өшесә каз мае сөрткәннәр.
2 нче алып баручы: Авылларда хәзер каз өмәсе,
Уз, рәхим ит, әйдә кунакка.
Өреләре чыккан каз ашларын
Табалмассың башка юллап та.
Җырлый-җырлый каз йолкалар кызлар.
Мамыклары ята сибелеп.
Казларыбыз быел уңды диеп,
Түшәгемә мамык булды диеп,
Әбекәйләр йөри сөенеп.
Көзләр җиткәч, казлар киткән кебек,
Вакыт җиткәч китә кыз бала.
Ә авылда хәзер каз өмәсе.
Өмә җыры һәрбер ызбада.
Акрын гына “Тәфтиләү” көе яңгырый. Әби-бабай кул эше эшләп утыралар.
Әби: И-и-и картым, бу эш дигәне гел бетми, һич кенә дә житешеп булмый. Аллага шөкер, казып алган бәрәңгеләрне базга урнаштырдык, инде зур эшләрнең берсе генә калып бара. Авылыбызда каз өмәсе дә бетеп килә, урамда су буеннан кайтучы казлар да кимеде.
Бабай:Аллаһы боерса, бүген чират бездә. Курше кызларын чакырырга онытмадыңмы?
Әби: Чакырдым әлбәттә.Озакламаслар килеп җитерләр. Бик җитез кызлар үсеп килә. (Ишектән тавыш ишетелә)
Кызлар: Исәнмесез!
Әби: Исәнмесез,кызларым. Килеп тә җиттегезмени? Бик иртә кердегез әле.
1 кыз: Шундый матур көз иртәсендә йоклап ятып була мени. Узегездә әнә барысын әзерләп куйгансыз, әллә казан астына да яктыгызмы?
Әби: Әйе, кызларым, суыбыз хәзер кайнап чыга, сез кереп утырыша торыгыз, Камил бабагыз казларны алып кереп бирер, пешекләп йолка башларбыз.
Бабай: Хәзер оланнар , сез урнаша торыгыз . Озакламый кереп җитәм.
Бию:
Бабай:(казлар тотып керә) Менә сезгә казлар, жырлый-жырлый армыйча эшләгез.
Әби: Иң элек култык астыннан канатларын йолкып алыйк. Аннары яндырырбыз. Хәзер калган канатларын йолкабыз. Кая әле, кызларым, һәрберегезгә каз бирәм, йолка башлагыз.
2 кыз: Казларыгыз бигрәк матур,
Таза булып үскәннәр.
Ә йоннары, каурыйлары
Мамыкланып беткәннәр.
3 кыз: Камил бабайларның һәр елны казлары симез була. Сания әби әйбәт ашата торгандыр.
Әби: Җәйләр үтте, көзләр җитте
Бик симерде казларым.
Каз йолкыйлар тиңдәшләрем,
Күрше- тирә кызларым.
(Кызлар түгәрәкләнеп каз йолкыйлар.)
4 кыз: Кызлар, җыр җырласак эшләребез җиңелрәк эшләнер. Әйдәгез, җырлыйк әле.
Җыр:
Әби: Балалар, казларның мамыгын аерым, каурыйларын аерым салыгыз. Аллаһы боерса, быел каз мамыгыннан гына мендәр ясыйм әле. Әй, ул каз мамыгыннан гына торган мендәр… Аңа яту белән эреп китәсен инде. Без кияүгә чыкканда әти-әниләр бирнәгә түшәк-ястыкны каз мамыгыннан гына ясыйлар иде. Хәзер андый зур ястыклар юк инде, шулай да бу каз мамыкларыннан җыйнак кына ике мендәр ясыйм әле.
2 кыз: Камил бабай эрепләр китәр инде яңа мендәрдә. (Көләләр) Иртән йоклап калмасын.
5 кыз: Кызлар, канат сыдырасыбыз да бар бит әле. Әйдәгез әле, кем остарак сыдырыр икән?
Әби: Йонын сыдырып бетергәч, каз каурыйларын елга буена, тыкрыкка, сукмакларга чәчәләр. Бу-киләсе елда каз күп үссен, йортка тезелешеп кайтып керсен, дигән теләк белән эшләнә.
6 кыз: Алдан барсын әнкәсе, арттан барсын әткәсе. Пипелдәшеп йөгереп барсын 21 бәбкәсе.
Әби: Безнең дә бар иде яшь чаклар, каз өмәләре үтә иде. Казлар йолыкканда егетләр килеп күңел ачып китәләр иде.
Бабай: Гармун тавышы ишетелә, әллә егетләр киләме?
Әби: Кызлар, канатлар алыгыз. Канат сатабыз (егетләр керә.)
1 малай: Шыгыр-шыгыр капканы
Шыгырдатмый япмабыз.
Каз өмәсе булган җирдән,
Беребез дә калмабыз( Керәләр)
Малайлар берәм-берәм: Исәнмесез, барыгыз!
- Бездән сәлам алыгыз.
- Сәлам Сания әбигә,
- Сәлам Камил бабайга
- Сәлам матур кызларга.
- (бергә) Өмә күрке казларга!(Көлешәләр)
Кызлар: Исәнмесез!
Әмир: Кызларыгыз симез булсын!
Әй, юкла, казларыгыз симез булсын!
Кызлар: Егетләр сезгә кем кирәк?
Егетләр: Безгә матур кыз кирәк.
Кыз: - Ул кызыбыз бик елак.
Малай: - Кәнфит, прәнник бирербез.
Кыз: - Кәнфит прәнник яратмый.
Малай: - Яратмаса эләкми. Сез нишлисез кызлар?
Кыз: - Без йон йолкыйбыз!
Малай:- Без аларны таптарбыз.
Кыз: - Нәрсә белән таптарсыз?
Малай: - Аяк белән таптарбыз.
Кыз: - Ә без сезне куарбыз (канат белән сугалар.)
Җыр : “Дүдәк-дүдәк”(Егетләр һәм кызлар кара –каршы җырлашалар)
Дамир: Каз канатлары йолкасыз,
Йолкып ни майтарасыз?
Бу өйләрдә җырлап-көлеп
Кемнәрне юатасыз?
Зөһрә: Каз канатлары йолкабыз,
Йолкып эш майтарабыз.
Җырлап-көлеп, уйнап-биеп,
Күңелне юатабыз.
Бергә: Каз бәлеше тәмле пешә
Кызыл кирпеч мичләрдә.
Серләшәбез, сайрашабыз
Бу күңелле кичләрдә.
Әби: Әйдәгез әле, балалар, каз канатлары тотып бер биеп алыйк әле.
Бию:“Каз канаты”
Әби: Егетләрнең килүе әйбәт булды әле. Казларны юып алып кайтыйк әле. Егетләр ярдәм итсеннәр.( Казларны көянтәләргә элеп, су буена алып китү күренеше.Казларны чайкыйлар)
Сөләйман: Каз чайкыйлар безнең кызлар,
Куллары эшкә ята.
Мактаудан башка бер сүз юк,
Бу кызларга карата.
7 кыз: Кызлар, туңдыра башлады бит әле. Әйдәгез , җылынырбыз да “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алабыз.
Бергә: Әйдәгез, әйдә!
Уен: “Чума үрдәк, чума каз”
Тимур: Кайда бәлеш, май, коймак
Анда барсак без кунак.
Кыз: Казларыбыз да чистарды. Җылынып та алдык. Әйдәгез, кайтабыз.
(Музыка астында кайталар. Аларны әби каршы ала. )
1кыз: Әбекәй, казларыңның эшен бетердек, чистарттык, юдык, бәкедә чайкадык.
2кыз: Казларыгыз бик симез булганнар, әбекәй.
Әби:Бәрәкалла, әтисе, күр әле, казлар бик симез булганнар.Илгә-көнгә тынычлык, үзебезгә сәламәтлек насыйп итсен. Балалар, оныклар, туганнар белән тәмле итеп ашарга язсын.
Бабай: Эх, менә ичмасам, бу бәйрәм. Мондый мал-бәрәкәт булганда, биемичә ничек түзәргә кирәк. (бабай биеп ала)
Әби:Тукта әле, әтисе, яшьләр биесеннәр. Синең яшең узган, туның тузган инде. Әйдәгез, балакайлар бер түгәрәк уены уйнап күрсәтегез әле.
Уен: «Челтәр элдем читәнгә»
Алып баручы : Гөрләп үтте, шаулап үтте
Авылда каз өмәсе.
Бу айларны, бу көннәрне
Көтеп ала хәммәсе.
Менә шулай каз өмәсен
Татарда үткәргәннәр.
Ә яшь кызлар күңел биреп
Бу эшкә өйрәнгәннәр.
Канатлар белән бию «Каз канаты»
Әби: Чәйләрем дә пеште, коймакларым да әзер. Аллага шөкер, казлар да эш ителде!
Бабай: Менә мондый милли бәйрәм, йолаларыбыз онытылмасын өчен бергә җыелырга, балаларга кечкенәдән өйрәтергә кирәк шул.Яшь буынны тәрбияләү-безнең бурыч! Әби-бабайларсыз булмый әле ул!
Әби: Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итәрбез.Барыгызны да каз коймагы белән чәй эчергә чакырам.Рәхим итегез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.
Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий реш...

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.
УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...
Доклад "Милли тәрбия"
Һәр чәчәкнең - үз исе, һәр халыкның - үз төсе. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән......

милли компонент
Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү,халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күз...
Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.
“Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш әйтәбез һәм ишетәбез. Тел язмышы барыбызны да борчыган бик мөһим ...
Милли тел – милләт җаны.
Милли тел – милләт җаны....




