"Беренче кар" җыр кичәсе!
творческая работа учащихся (младшая, средняя группа)

Халиуллина Нурсиля Алмазовна

Балалар белән Көзне озатып Кышны каршы алу өчен матур кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл berenche_kar.docx18.38 КБ

Предварительный просмотр:

«Беренче кар» җыр кичәсе!

Зал бәйрәмчә бизәлгән, Көз кызы белән Кыш бабай керә

Көз кызы: Өлгердек, өлгердек! Барысыннан да беренче килдек.

Кыш бабай: Бездә бүген бәйрәм, Беренче кар бәйрәме, тиздән кыш җитә!

К.к.: Балалар исәнмесез, сез нишләп утырасыз монда? Әллә сездә бәйрәмгә килдегезме?

Алып баручы: Исәнме, Көз кызы! Исәнме, Дуңгыз кызы! Балалар, сезнең белән бергә “Беренче кар” бәйрәмен каршы алырга җыелдылар.

К.к.: Яхшы, яхшы, бу бик яхшы. Сез миңа Кыш бабай белән көч сынашырга булышырсызмы?  Безгә белергә кирәк, кем көчлерәк һәм кайсыбыз “Беренче кар”га  хуҗа була?

Кыш б.: Балалар сез миңа көч биреп торырсыз бит? Сез конькида шуарга, чана шуарга телисездер бит? Шулай булса, миңа ярдәм итегез!

Алып баручы: Балалар , менә сезгә Көз кызы белән Кыш бабайның әзерләгән 1нче сынауы. Ике командага бүленеп Көз кызы өчен яфраклар, ә Кыш бабай өчен кар бөртекләре җыярга кирәк. Кайсы команда беренче җыеп бетерә, шул җиңүче була.

Идәндә кар бөртекләре һәм яфраклар сибелгән, балалар шуларны җыялар һәм көз кызы белән кыш бабайның кулына алып килеп биреп баралар.

Көз кызы, Кыш бабай: Ай-яй, балалар, сез нинди җитез! Әфәрин!

Алып баручы: Ә хәзер балалар ял итеп алыйк, сез үзегезнең шигырьләрегезне сөйләгез!

Балалар шигырьләр сөйлиләр

1.Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява,

Бар үләннәр дә саргая,

Чикерткә тынып кала.

 

2.Яфракларны өзә-өзә,

Көчле җил уйный тышта,

Бик күп утын хәзерләнә

Мичкә ягарга кышта.

3.Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

 

4.Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

5.Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

 

6.Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.

7.Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

 

Күзләре – кара күмер.

Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

8.Ап-ак карлар

Әкрен генә явалар.

Чаналар тартып балалар

Тау шуарга баралар.

9.Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

 

10.Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен,

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

 

11.Урамга чыктык шаулашып,

Йортлардан чана тартып;

Уйныйбыз учта йомарлап,

Юеш кар тубы атып.

12.Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

 

13.Йомшак карны алабыз,

Аннан шарлар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

14.Тәрәзәгә күз салдым

Тордым да бүген иртән.

Күргәч аптырап калдым:

Җирне кем ап-ак иткән?

15. Ап-ак кына, йомшак кына

Кар явып киткән кичтән.

Мондый матур, йомшак карны

Ул көтә иде күптән.

Кыш бабай: Нинди матур шигырьләр!

Көз кызы: Шигырьләрне бик матур сөйлисез икән, юалалар! Ә хәзер минем сезне биюдә сыныйсым килә. Әйдәгез әле биеп күрсәтегез әле безгә!

Алып баручы: Балалар, сезгә Кыш бабай белән Көз кызының 2нче сынауы! Идәннәрне кыздырып бер биюп күрсәтегез әле!

 

Берәр группа бию башкара

Көз кызы: Сезгә карап торып без Кыш бабагыз белән шаклар каттык! Нинди оста икән сез!

Кыш бабай: Әйее, балалар, шәп ял иттек! Ә хәзер әйдәгез бергәләп җыр башкарыйк! Минем турыда нинди җырлар беләсез?

Кыш бабай турында җырлар башкарыла 1-2 җыр

Көз кызы: Рәхмәт сезгә! Бәйрәмебез күңелле үтте!Балалар, мин сезгә киләсе елга килермен. Ә хәзер салкын , ап-ак кышларга хуҗа булып Кыш бабабыз калсын. Ул сезгә күп карлар яудырыр, матур Яңа ел бәйрәме алып килер. Сау булып торыгыз!

Көз кызы китә, балалар саубуллашалар

Кыш бабай: Балалар , мин үземнең карлы өемә кайтып сезгә Яңа ел алып киләм, карлы буранлы көннәр, гүзәл чыршылар, Яңа ел хуҗасы Күсе кызын һәм оныгым Кар кызын алып киләм! Ә сез яңа матур шыгир, җырлар һәм биюләр өйрәнегез. Әти-әниләрегезне тыңлагыз, тәрбияче апаларыгыз әйткәнгә колак салыгыз. Мин сезгә яңа ел бүләкләре һәм күчтәнәчләр төяп килеп җитәрмен. Яңа ел бәйрәмендә күрешербез!

Балалар: Сау бул, Кыш бабай, без сине көтәрбез!

Алып баручы: Балалар, безнең Беренче кар бәйрәме ахырына якынлашты. Сез үзегезнең осталыкларыгызны, җитезлегегезне күрсәттегез, рәхмәт сезгә! Яңа ел бәйрәмендә күрешербез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче сыйныф баласының әти-әнисенә киңәшләр

Скоро ваш ребенок станет первоклассником. Как вести себя родителям первоклассника, чтобы помочь своему ребенку?...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...