Конспект
план-конспект занятия (старшая группа)

Галимова Алина Тальгатовна

 

Зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Тема:«Яңа ел могҗизалары»

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vospitatel_goda_22.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Байгыш» катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктэпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»

Зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты

Тема:«Яңа ел могҗизалары»

Төзеде:

Тәрбияче Галимова А.Т.

 

        2022 ел.

Белем бирү эшчәнлеге конспекты

ОЕШТЫРУ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ

1.

Педагогның ФИО

Галимова Алинә Тәлгать

2.

Доминант мәгариф өлкәсе

Танып белү

3.

Балаларның эшчәнлек төре

Аралашу

Танып-белү

Уен

Хәрәкәт эшчәнлекләре

4.

Оештыру формасы

Мәгариф эшчәнлеге

МЕТОДИК МӘГЪЛҮМАТ

1.

Мәгариф эшчәнлеге темасы

“Яңа ел могҗизалары”

2.

Дәреснең эчтәлеген тормышка ашыру ысуллары һәм алымнары

1.        Балалар эшчәнлегенә максатлар кую һәм мотивацияләү алымнары:

- проблеманы хәл итүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз.

2.        Балаларның гамәли эшчәнлеген оештыру алымнары:

- проблемалы ситуацияләрне хәл итү;

- диалог сөйләшүе;

- биремнәрне үтәү.

3. Балаларда кызыксыну уяту:

- проблемалы ситуация булдыру;

- парларда эшләү;

- микрогруппаларда эшләү;

- эшчәнлек төрләрен алмаштыру.

4.Кабул итү бәяләү һәм үз-үзеңне бәяләү:

- ОД барышында телдән бүләкләү;

- тикшерү;

- алынган нәтиҗәләр турында фикер алышу.

3.

Мәгариф өлкәләрен интеграцияләү

Социаль-коммуникатив үсеш: балаларны үзләренең төркемдәшләренең җавапларын тыңларга өйрәтү, коллектив уеннарга, яхшы мөнәсәбәтләр кагыйдәләренә өйрәтү.

Сөйләм: балалар сүзлеген тулыландыру һәм активлаштыру.

Физик: балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү.

4.

Яшь төркеме:

Зурлар  төркеме (5-6 яшь)

5.

Максат:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математика күзаллауларын формалаштыру өчен уңайлы шартлар тудыру

6.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:

- 10 чигендә хисап күнекмәләрен камилләштерү

- балаларда саннарны белүне ныгыту;

- предметлар санын чагыштыра белү сәләтен ныгыту;

- геометрик фигуралар һәм формалар турындагы белемнәрне камилләштерү.

Үстерүче бурычлары:

- төркемдә, парда эшли белүнең социаль күнекмәләрен үстерү;

- чишелеш табу һәм нәтиҗәләр ясау;

- игътибарны, логик фикерләүне, хәтерне һәм сөйләмне, вак моториканы үстерергә;

Тәрбия бурычы:

- математика белән кызыксыну, үз белемнәреңә ышаныч хисе тәрбияләү.

7.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

- бала танып белү эшчәнлегенең төрле төрләрендә актив; үз инициативасы белән проблеманы чишү процессында күзәтә, фикер йөртә, фаразлый һәм зирәклек күрсәтә;

- бала эшчәнлектә төрле төрләрендә мөстәкыйль рәвештә эшли ала;

- бала үз эшенең эчтәлеген төгәл билгели, дәрескә актив кызыксыну күрсәтә, сорауларга төгәл җавап бирә, биремнәрне дөрес үти.

8.

Дәресне (белем бирү эшчәнлеген)уздыру өчен мохитне оештыру:

Кар бөртекләре, кыштан хат, биремнәр, контейнерлар, краскалар, палас

Тәрбияче: Исәнмесез балалар, минем исемем Алина Тәлгать кызы. Бүген мин сездә дәрес уздырачакмын.

Тәрбияче: Балалар, безгә кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик. (Балалар исәнләшәләр).

Тәрбияче: Әйтегез әле, хәзер елның нинди фасылы?

Балалар: Кыш

Тәрбияче: Нинди кыш айларын беләсез?

Балалар: декабрь, гыйнвар, февраль.

 Тәрбияче: Ә хәзер нинди ай? (Балалар: Февраль)

Тәрбияче: Балалар, ә елда ничә ай ?

Тәрбияче: Ә нинди атна көннәрен?

Тәрбияче: Кыштан соң нинди ай килә?

Тәрбияче: Әйе бик дөрес.  

Тәрбияче: Балалар, мин дә кичә сезгә күрсәтергә дип бик күп төрле кар бөртекләре әзерләгән идем, алар юкка чыккан

Тәрбияче: Балалар, бары тик хат кына калган капта.

Кыш хаты:

 Исәнмесез, мин Кыш. Сезнең кар бөртекләрен бүген төнлә явыз сихерче урлаган. Сез ул кар бөртекләрен кайтарырга ярдәм итсәгез иде, карсыз кыш булмый бит. Аның өчен биремнәрне үтәргә кирәк. Күрешкәнчегә кадәр! Кыш»

Тәрбияче: Балалар, сез миңа кар бөртекләрен табарга булышырсызмы? Мин явыз сихерчене ничек җиңәргә икәнен беләм. Аның барлык математик биремнәрен хаталарсыз башкарырга кирәк .  Әгәр дә без барлык биремнәрне дә дөрес үтәсәк, без кар бөртекләрен табачакбыз.

Балалар  җавап бирә

Тәрбияче: Сез әзерме?

Тәрбияче: Ә сез безгә кая барырга кирәклеген  сез беләсезме?

Балалар: балалар җавабы

Тәрбияче: Балалар, без математиканың тылсымлы иленә барабыз. Ә моның өчен безгә 10га кадәр санарга кирәк. Күзләрне  йомдык, саный башладык... бер... ике.. ( тылсымлы музыка, келәмгә карта чыгарыла)

- Күзләребезне ачабыз, балалар,  менә без Тылсымлы илгә дә килеп җиттек. Менә бу картада безгә кая барасы күрсәтелгән.

Мин сезгә хәзер таякчыклар белән эшләргә һәм алардан кар бөртеге фигурасы ясарга тәкъдим итәм.

- Балалар,  барыгыз да биремне үти алдымы?

Балалар җавабы: әйе

Тәрбияче: ә хәзер уң яктагы өске ботакка кечкенә кызыл өчпочмак куегыз.

 Сул якта-кечкенә сары түгәрәк.

Сул яктагы икенче ботакта зур зәңгәр өчпочмак,

 уң якка-кечкенә сары түгәрәк.

Түбән сул ботакка-зур кызыл түгәрәк,

Уң якка - зур зәңгәр турыпочмаклык.

Тәрбияче: Балалар булдымы?

Җаваплар

Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар, сезнең ярдәм белән без кар бөртекләрен табарбыз.

Дидактик уен “Парыңны тап» (өстәлләрдә эш)

Тәрбияче: карагыз, балалар, Кыш  безгә гади генә түгел, ә саннар һәм кар бөртекләре  белән бияләйләр калдырган. Һәрбер бияләй үз парын табырга тиеш: аның өчен санны кар бөртекләр саны белән туры китерергә кирәк.

Булдырдыгыз!Әйдәгез хәзер ял итик. Әйдәгез түгәрәккә басыйк.

Физминутка

Музыка

Тәрбияче: Дәвам итик үзебезнең юлны, хәзер безгә сорауларга җавап бирергә кирәк.  Әгәр дә җавап дөрес булса сезгә карточкалар бирелә.

Ярар, башлыйбызмы? Бик игътибарлы булыгыз

Презентация

Тәрбияче: Рәсемдә барабан ничәнче тора?1

Рәсемдә невыляшка ничәнче урнашкан?4

Рәсемдә куян ничәнче урнашкан?2

Рәсемдә аю ничәнче урнашкан?5

Рәсемдә юла ничәнче урнашкан?3

Рәсемдә буратина ничәнче урнашкан?7

Рәсемдә үрдәк ничәнче урнашкан? 6

Рәсемдә Кар кызы ничәнче урнашкан?10

Рәсемдә  Кыш бабай  ничәнче урнашкан? 9

Рәсемдә чыршы ничәнче урнашкан? 8

Тәрбияче: молодцы барыгыз да фигуралар белән карточкалар алдымы? Хәзер сезгә үзегездә булган  фигураның парын табырга кирәк.

Тәрбияче: барыгыз да парларын таптымы? Афәрин, ә хәзер сезгә фигураларны иң зур фигура аста , ә иң кечкенәсе иң өстә булырлык итеп урнаштырырга кирәк.  

Булдырдыгыз!

Максатыбызга ирешер өчен безгә бераз гына тырышасы калды.  

Тәрбияче: Балалар, без төзегән фигурада нинди рәсем килеп чыкты?

Балалар: Кар бабай.

Тәрбияче: дөрес, балалар.

(Тылсымлы музыка)

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, менә бит кар бөртекләре. Явыз сихерче безгә барысын да кайтарды. Хәзер без кышны кире кайтара алабыз. Ой-ой, бу бит безнең кар бөртекләре түгел бит , безнекеләр төрле бизәкле, матурлар иде. Нишләргә икән соң инде хәзер?

Балалар җавап бирә.

Тәрбияче: Бәлки без аларны бизәрбез. Әйдәгез мин сезне төрле бизәкләр төшерегә өйрәтәм.

Балалар җавабы

Тәрбияче: менә мин буяу белән контейнерлар әзерләдем, хәзер мин кемне чакырсам, кар бөртеген алып минем янга килегез, кар бөртеген бизәгәч кире урыныгызга утырырсыз.

Әйдәгез башлыйк. Кемнәрнең  кар бөртекләре овал фигурасында т минем янга килегез.

- Аннары турыпочмаклык  кемнәрдә иде килегез минем янга.

-Аннары кечкенә квадраты булганнар.

- Кемнәрнең түгәрәк   минем янга киләләр.

- Аннары кемнәрдә өчпочмак булган балалар  килә.  

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар, карагыз әле, безнең кар бөртекләре нинди матур.

Тәрбияче: Балалар бик зур рәхмәт, сез миңа кышны кире кайтарырга булыштыгыз. Берегез да авырмагыз, һәрвакыт көлүегезне, шатлануыгызны, әти-әниләрегезне тыңлавыгызны, акыллы һәм яхшы балалар булып үсүегезне телим!  

Тәрбияче: ә хәзер әйтегез әле, сезгә нинди биремнәрне эшләве җиңел булды, нинди биремнәр сезгә авыр тоелды?

Балалар җавабы.

Тәрбияче шуның белән безнең шөгелебез тәмам, балалр сезгә бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие

Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....