«Яна ел- 2026!»
материал (старшая группа)
Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул,
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 32.29 КБ |
Предварительный просмотр:
Сценарий : « Яна ел- 2026 !»
Алып баручы, Матроскин, Шарик, Куян, Буре, Карлсон, Фрекен Бок, Кар Кызы
Балалар бер-бер артлы залга керәләр, бииләр, урындыкларга утыралар.
Алып баручы: Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул,
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
- Карагыз әле, балалар, безнең чыршыбыз нинди матур бизәлгән. Без буген бу чыршы янында ,көтеп алынган яңа ел бәйрәменә өйрәнгән матур шигырьләребезне сөйләрбез, җырлар җырларбыз,уеннар уйнарбыз,биюләр биербез.
Алып баручы: Әйдәгез, балалар яшел чыршы янында җыр җырлап әйләнәбез.
Җыр (хоровод): 1. В лесу родилась ёлочка
2. Маленький ёлочка
Ә хәзер әйдәгез уен уйнап алабыз.
Уеннар: 1. “Без хәзер сулга барабыз”
2. Танец “Дед мороз”
Балалар урындыкларга утыралар.
( Матроскин килеп керә, чыршы каршындагы урындыкка утыра, җырлый (фонограммага),Шарик идән себерә. Геройлар балаларны күрми)
Шарик: Әй, Матроскин, җитәр инде мырылтап утырырга!
Матроскин: Мин мырылтамыйм , мин романслар җырлыйм, Яңа елга әзерләнәм!
Шарик: Яңа елга әзерләнә ул...син яхшырак итеп биергә өйрән яки күңеллерәк җыр сайла.
Матроскин: Ну, мин бии беләм инде, күңеллерәк тә җырлый алам.
«Если б не было зимы» мотивына жыр
Матроскин: Тиздән, тиздән Яңа ел, Кыш бабай килер безгэ
Шарик: Яңа елны каршылыйк, жырларны өйрәнегез
Матрскин: Кыш булмаса күңелсез булыр иде безгэ
Шарик: Мондый бэйрэмнэр дэ беркайчан булмас идеее.
(Көтмәгәндә геройлар балаларны күрәләр. Куркалар, Матроскин шарикка сикерә)
Матроскин: Ой, мя-я-у! Кемнэр ул?
Шарик: чыннан да, безгә шулкадәр кунак килгәне юк иде әле! Сез кем буласыз һәм кайдан буласыз?
Алып баручы: Без балалар бакчасыннан! Яңа елны каршылыйбыз һәм очраклы рәвештә сезнең янга Простоквашинога эләктек.
Матроскин: һәм нәрсә? Сез хәзер безнең белән яшәячәксезме?
Шарик: Яшәсеннәр, барысына да урын җитәрлек!
Алып баручы: Юк, юк, без сездә яшәргә җыенмыйбыз. Без Кыш бабайны бүләкләр белән көтәбез. Тик менә сезнең чыршыгызнын утлары янмаса Кыш бабай үтеп китәр, бүләкләр беркемгә дә эләкмәс.
Матроскин: Янмасын, утка экономия!
Шарик: син нәрсә! Нинди экономия? Кунаклар тулы йорт! Миңа Федор абый әйтте, утлар кабынсын өчен тылсымлы сүзләрне белергә кирәк, диде.
Матроскин: беләм мин ул сүзләрне! Менә алар:
"Мяу-мяу-мяу,
Чыршыны сыйлыйм,
Сыер сөтемне
Чыршыга салам! (бер шешә сөт чыгара)
Чыршы,чыршы, борыл, (кружка белән чыршыга таба бара)
Утларынны яндыр!»
Шарик: Син нәрсә! Чыршы сөт эчми!
Матроскин: Минем сыерымның сөтен эчмиме? Алайса, каймак белән сыйлый алам.
Шарик: чыршыга каймак бирергә кирәкми, тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк. Мин онытып жибэрдем, бәлки сез беләсездер. (Балалар җаваплары)
Чыршы,чыршы кабын син
Утларыңны балкыт син. (балалар сүз әйтә, чыршы кабынмый)
Матроскин: һәм нәрсә? Каймак кирәк, дидем бит!
Шарик: каймак кирәкми, бергәләп әйтергә кирәк: бер, ике, өч,
Балалар кабатлыйлар
Чыршы,чыршы кабын син
Утларынны балкыт син
ЧЫРШЫ КАБЫНА
Шарик: Урра! Килеп чыкты!!!
Матроскин: (мыгырдый) Әй каймак белән Утлар күбрәк булыр иде!
Шарик: утлар яна, димәк ,уйнарга кирәк!
Әйдәгез әле, балалар, бер уйнап алыйк әле.
(Балалар басалар)
УЕН(музыкальный)
- “Снежок”
- “Капчыкка атып”
Балалар утыралар.
Бияләй уены
( музыка астында бияләйне бер-берсенә бирәләр, көй туктагач бияләй тотып калган балалар чыгып култыклашып әйләнәләр.)
Алып баручы: Балалар безнен бэйрэмебезгэ кемдер житми?(Кыш Бабай,Кар Кызы)
Эйдэгез бергэлэшеп аларны чакырыйк!
Кыш бабай, Кар кызы (Кыш бабайны чакыру)
Музыка астында БУРЕ, КУЯН керә
Буре: Э-хе-хей, кар бураннар туздырып, ерак юлларны гизеп, килдек сезгэ кунакка, Яна ел бэйрэменэ!
Куян: Курэм, безне коткэнсез, жырлар, шигырьлэр ойрэнгэнсез?
Алып баручы: Балалар, бу кунаклар Кыш Бабай белэн Кар кызына да охшаган, охшамаган да?
Буре: Кыш бабагыз булам мин. Ошамаган мэллэ? Менэ тылсымлы таягым. Тугэрэккэ басыгыз уен уйнарбыз бергэ.
Алып баручы: Әйдәгез түгәрәк ясап басыйк балалар. (Балалар басалар)
УЕН. 1. « Двигайся, замри»
Алып баручы: Балалар, безгэ чын Кыш Бабай белэн Кар Кызы кирэк, э бу кунаклар кем булды сон? Бергэлэп тикшереп карыйк эле. Минем арттан серле сузлэр, хэрэкэтлэр кабатлагыз.
УЕН. “Минем арттан кабатла”(кул чабу, тыпырдау, сикерү, әйләнү)
(Буре, Куян бу музыкага эйлэнэлэр, шул рэвешле баш киемен, накидкаларын салалар)
Буре: Гафу итегез безне! Юлда серле таяк таптык та, Кыш Бабагыз булып бэйрэмгэ килергэ уйладык.
Куян: Зинхар, гафу итегез, без шаярттык кына. Сездэ бик кунелле, Яна елны сезнен белэн каршылыйк эле.
Алып баручы: Балалар, Буре белэн Куянны бэйрэмебездэ калдырабызмы?
Балалар: Эйе.
Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, бу дусларга матур җырыбызны җырлап күрсәтик әле.
- ҖЫР: “Тик-так”
Алып баручы: Ягез эле, тагын бер кат чакырып карыйк Кыш Бабай белэн Кар кызын! Кыш бабай, кар кызы
Урындыкларга утыру
(Карлсон белэн Ф.Бук бергэлэшеп керэлэр. Карлсонын кулында Кыш Бабай капчыгы)
Карлсон: Уууууууу, очып йөри идем, Кыш бабайнын капчыгына тап булдым! Тынычлык, бары тик тынычлык. Ооооооо, купме баллы тэм томнар бардыр монда.
Ф.Бок: Эх, белсэгез иде, балаларны тәрбияләү нинди газап. Карагыз эле монсын, капчыкны бир!
Беренчедән, баллы нәрсә фигураны боза! Икенчедэн, бу кемнен капчыгы?
Карлсон: Мин бу капчыкны тубәдә таптым, димәк, минеке була!
Ф.Бок: Ничек инде ул алай, хәрбер әйбернең үз хуҗасы бар. Димәк, бу капчыкны да эзлиләр. Балалар, сез ничек уйлыйсыз? Кемнең капчыгы бу?
Балалар: Кыш Бабайныкы
Карлсон: Кыш бабайныкы???? (куңеле төшеп,җыламсырап кына әйтә)
Ф.Бок: Беренчедән, син моңсуланма,
Икенчедән, әйдә әле минем кер бавым бар, анда кар бөртекләре ябышкан. Шул кар бөртекләренә кагылмыйча чыга алсагыз, мин Кыш Бабайга шалтыратам, ул килеп җитәчәк.
Балалар басалар
УЕН: «СНЕЖИНКИ»
Ф.Бок: Телефоным кая әле минем? (элекеге телефонны карлсон алып килеп бирә. Кыш бабай сөйләгәне яздырылачак)
- Алло, исәнме, Кыш Бабай
- Исәнме, Фрекен Бок!
-Беренчедән, син кая әле?
-Бәйрәмгэ дип юлга чыккан идем, таягымны һәм капчыгымны югалттым. Хәзер шуларны эзләп йөрим.
- Икенчедән, Кыш Бабай, капчыгын да, таягын да бездә, балалар бәйрәмендә. Без сине бәйрәмебездә көтеп калабыз. Хәзер үк килеп җит!
-Бик зур рәхмәт, кузгалабыз, көтегез!
Алып баручы: Балалар, кунаклар, әйдәгез әле, Кыш Бабабыз безгә тизрәк килеп җитсен өчен бер җыр җырлап алыйк!
- ЖЫР: “Оста икән, Кыш бабай”
Балалар басып торалар
Алып баручы: Кыш бабай белән Кар кызы безне хаман ишетмиләр, тагын бер кычкырып карыйк әле.
Кыш Бабай һэм Кар Кызы керә, исәнләшәләр
Алып баручы: Исәнме, Кыш Бабай, исәнме Кар кызы. Әйбәт кенә килеп җиттегезме?
Ф.Бок: Менә синең капчыгың һэм таягың, бүтән югалтып йөрмә!
УЕН: “Бияләй”
( музыка астында бияләйне бер-берсенә бирәләр, көй туктагач бияләй тотып калган балалар чыгып култыклашып әйләнәләр.)
Алып баручы: Ә хәзер әйдәгез, Кыш бабайга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтик.
- ҖЫР: “Исән-сау килдеңме?”
Балалар урындыкларга утыралар.
К.Бабай: Арып киткәнмен ахрысы.Әзрәк хәл җыеп алыйм, сез мин ял иткән арада шигырьләр сөйләп алырсыз.
Рәминә:
Чыршы килгэн бүлмэбезгэ
Тэмле ислэр аңкытып.
Тора залның уртасында
Нурлы йөзен балкытып.
Н.Камил:
Чын күңелдэн котлыйм сезне,
Яңа ел белэн, дуслар!
Бүген монда яңгырасын,
Шат авазлар,шат җырлар.
Реналь:
Хорошо на новый год
Ёлка ,песни,хоровод.
Я люблю его встречать
И подарки получать.
Ф.Камил:
Новый год стучится в дом!
Много снега за окном!
Будем весело встречать
И подарок получать!
Азат:
Без җыелдык бүген залга
Яңа ел бэйрэменэ.
Яшел чыршы тирэсендэ
Җыр җырлап эйлэнергэ
Адель:
Курегез безнен чыршыны
Ничек матур киенгэн
Безгэ бэйрэм ясар очен
Урманнан безгэ килгэн.
Раяна:
На полянке тишина,
Светит желтая луна,
Все деревья в серебре,
Зайцы пляшут на горе.
На пруду сверкает лед.
Наступает Новый год.
Г.Мәрьям :
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.
Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.
Е.Алисә:
Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында
Барыбызга бүләк табылсын.
Б.Нәргизә:
Менә шатлык бүген бездә
Төнлә Кыш бабай килгән.
Уятмаган бит мине,
Йокласын әле дигән.
Алып килгән күп итеп,
Күчтәнәчләр, бүләкләр.
Рәсеменең астына
Язган матур теләкләр.
Аделина:
Ну и ёлка, просто диво,
Как нарядна, как красива.
Ветви слабо шелестят,
Бусы яркие блестят
И качается игрушки-
Флаги, звёздочки, хлопушки.
Вот огни зажглись на ней,
Сколько крошечных огней!
И ,верхушку украшая,
Там сияет, как всегда,
Очень яркая, большая,
Пятикрылая звезда.
Сәминә:
Рэхмэт сина Кыш бабай,
Чыршы китергэн өчен.
Яңа елга һэммэбезне,
Матур бизэгэн өчен.
Самира:
Кыш килде акка торенеп
жир остен соеп кенэ
Тау битлэрен сыйпап утте
Ак көртлэр өеп кенэ.
Җем-җем иткэн йолдыз белэн
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чэчэктэй
Ябалак карлар ява.
6. Җыр: Ары баса, Кыш бабай
Г.Булат:
Яна елнын хэрбер коне
Бэхетлэр алып килсен.
хэр ишектэн шатлык тулы
Яна ел жыры керсен.
Паша:
Здравствуй, Дедушка Мороз!
У тебя холодный нос.
Ты прекрасный и большой.
Мы подружимся с тобой!
Мы споём с тобою песни
И стихи тебе прочтем,
Чтобы Новый год чудесный
К нам вошел неспешно в дом!
Ясминә:
Дед Мороз он очень сильный,
Он на севере живет.
Каждый год мешок подарков
К нам на санях он везет!
И с упряжкою оленей,
Со Снегурочкой своей
Мчит он тыщу километров,
Не жалея сил и дней!!
Айлинә:
Здравствуй, елочка лесная,
Серебристая, густая!
Ты под солнышком росла
И на праздник к нам пришла.
Ты пришла на радость детям,
Новый год с тобой мы встретим.
Дружно песню заведем, Весело плясать пойдем.
Гар.Мәрьям:
Новый год стучится в двери,
На пороге Дед Мороз,
Я глазам своим не верю:
Он подарки мне привез!
Он — волшебник самый главный,
Новогоднею порой,
Самый добрый он и славный,
Зимний, сказочный герой!
Я скажу ему: «Спасибо
За подарки, что привез!
Будь здоровым и счастливым,
Лучший в мире Дед Мороз!»
Н.Мәрьям:
Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.
Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.
Уйнап - биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.
Әлфинә:
Кыш бабай,кыш бабай,
Син дә нәни булдыңмы?
Безнең шикелле син дә
Чана шудыңмы?
Кар тәгәрәтеп шар ясадыңмы?
Сиздерми генә кар ашадыңмы?
Әйт колагыма сер итеп кенә
Саклый сереңне үз итеп кенә.
И. Амелия:
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
М.Нәргизә:
Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.
Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.
Аиша:
Яңа ел килә тиздән-
Көттек аны көздән!
Әзерләндек тырышып,
Апай, сеңлем, мин 3 әү.
Күп шигырьләр ятладык,
Рәсемнәр дә ясадык.
Әкиятләр өйрәндек,
Матур җырлар көйләдек.
Яңа ел бәйрәмендә
Кыш бабай безгә килгәч
Чын күңелдән куанды
Без белгәннәрне күргәч.
Аннан капчыгындагы
Бүләкләрен өләште.
Баштан сөеп, яратып,
Уңганнар диеп дәште.
Лиана:
Каршылыйк,дуслар, бергәләп;
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә- тирәбезгә!
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
Йолдыз:
Кыш бабай килгән
Ап-ак тун кигән,
Көтә кем генә
Чыгар,дип өйдән.
Чыксаң-чеметә.
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен эше дә
Амира:
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.
Балалар басалар.
- Җыр: Подарки
Алып баручы: Балалар, әле безгә Кыш бабайның тагын бүләкләре бар икән.
Бүләкләр өләшә
Алып баручы:
Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!
Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план по самообразованию воспитателя, на 2026-2031 учебный год
По теме самообразования «Развитие творческих способностей у дошкольников в изобразительной деятельности посредством ИКТ-технологий»...

План самообразования на 2022 - 2026 уч.г.
Тема: «Развитие правильной речи детей через логоритмику у дошкольников в условиях реализации ФГОС ДОО»....

Индивидуальный план профессионального развития воспитателя 2022-2026 гг.
Современный воспитатель детского сада является одновременно преподавателем, воспитателем, организатором деятельности детей, активным участником общения с дошкольника...

Годовой план ДОУ на 2025-2026 уч. год
Годовой план работы дошкольного учреждения – это целеустремленная программа действий коллектива дошкольного учреждения, доведенная до необходимой конкретизации по содержанию, времени, исполнител...



