"Кызыл Калфак" әкияте буенча сәхнәләшерелгән уен
план-конспект занятия (средняя группа)
Предварительный просмотр:
«Кызыл Калфак» әкияте буенча сәхнәләштерелгән уен.
Борын-борын заманда бер авылда кечкенә генә кыз яшәгән. Ул шундый матур булган. Әнисе кызын бик яраткан. Әбисе оныгын тагын да ныграк яраткан. Туган көненә әбисе оныгына бик матур кызыл калфак бүләк иткән. Кыз калфагын беркайчан да салмаган, һәрвакыт киеп йөргән. Шуңа күрә кызны Кызыл Калфак дип йөрткәннәр.
Беркөнне кызның әнисе кабартмалар пешергән.
Әни: - Кызым, әбиең янына барып кайт әле. Хәлен белеп кайтырсың. Авырып ятмыймы икән? Менә шушы кабартмаларны күчтәнәч итеп бирерсең.
Кызыл Калфак: - Ярый, әнием.
( Кызыл Калфак тиз генә җыенган да әбисе янына киткән)
Чәчәкләрнең матурлыгына сокланып, кошлар җырын тыңлап, кыз урман буйлап озак барган. Шулчак аңа куяннар очраган.
Куяннар: - Кызыл Калфак, безнең бик тә ашыйсыбыз килә.
Кызыл Калфак: - Ә сез миңа башта биеп күрсәтегез, аннары мин сезгә кабартмалар бирермен.
(Куяннар “Куяннар һәм төлке уены” көенә бииләр)
Кызыл Калфак: - Куяннарым, менә сезгә кабартмалар, ашагыз. (Кызыл Калфак куяннарга кабартмалар бирә).
Куяннар: - Рәхмәт сиңа, Кызыл Калфак.
Менә Кызыл Калфакка Бүре очрый.
Бүре: - Кызыл Калфак, син кая барасың?
Кызыл Калфак: - Әби янына барам. Аңа кабартмалар илтәм.
Бүре: - Ә әбиең ерак торамы соң?
Кызыл Калфак: - Ерак тора шул. Әнә теге авылда, беренче өйдә.
Бүре: - Минем дә синең әбиең янына барасым килә. Мин менә бу юлдан китим, ә син монысы белән бар, Кызыл Калфак.
(Кызыл Калфак Бүре күрсәткән юлдан киткән. Кыз, ашыкмый гына, җиләк җыеп, җырлый-җырлый барган)
Дәү әнигә бүләккә.
1. Җиләк җыям чиләккә
Дәү әнигә бүләккә
Ул бүләккә шатланыр,
Мине тагын яратыр.
Куш.Бүләккә,бүләккә
Җиләк җыям чиләккә.
Бүләккә,бүләккә
Җиләк җыям чиләккә.
2. Йөгерә-йөгерә мин җыям,
Чиләккә салып куям.
Чиләгем тиздән тулыр,
Дәү әнием шат булыр.
Кушымта.
( Кызыл Калфак әбисенең өенә килеп җитә. Ишекне шакый. Ишекне Әби булып киенгән Бүре ача)
Кызыл Калфак: - Исәнме, әбием. Хәлләрең ничек?
Әби-Бүре: - Исәнме, кызым. Хәлләрем әйбәт,
Кызыл Калфак: - Әнием кабартмалар пешергән иде. Сиңа кабартмалар алып килдем, әбием.
( Чиләкләр белән әби судан кайта).
Әби: - Минем кызым кунакка килгән икән!
Кызыл Калфак: - Менә бит минем үз әбием! (Бүрегә карап):
- Ә син кем?
Бүре ( яулыгын салып): - Гафу ит мине, Кызыл Калфак. Минем кабартмалар ашыйсым килгән иде, шуңа күрә сезне алдаладым. Мин бүтән болай эшләмәм.
Әби: - Ялганларга ярамый шул, ялганлау – начар гадәт ул, Бүре.
Әйдәгез, дус булыйк. Дуслык булган җирдә тынычлык булыр. Дуслык белән көчле без.
( Барысы бергә “Дустым бар” җырын җырлыйлар)
“Дустым бар”
Уң ягымда дустым бар, дустым бар,
Сул ягымда дустым бар, дустым бар,
Түгәрәк, түгәрәк,
Нинди матур түгәрәк.
Уң ягымда дустым бар, дустым бар,
Сул ягымда дустым бар, дустым бар,
Без шатлык таратабыз,
Җырларга яратабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”
Максат: Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.
Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)
Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

«Уйный –уйный үсәбез» проекты буенча “Мияу кунакка килә” темасы буенча турыдан – туры оештырылган кабатлау эшчәнлеге конспекты.
конспект занятия по обучению детей татарскому языку...

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).
Максат: Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату. Табиг...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"
Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

