сәламәтлек серләре
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Ганиева Ляйсан Магсумовна

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сәламәтлек серләре41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Сәламәт булыйм дисәң”.

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат: балаларны сәламәтлек чаралары белән таныштыру. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең, витаминлы ризыклардан дөрес файдалануның, яхшы кәефнең сәламәтлек өчен әһәмиятен төшендерү. Үз сәламәтлекләре турында кайгырта белүләренә ирешү.

Материал: рәсемнәр, слайдлар.

Шөгыльгә әзерлек: әңгәмәләр үткәрү, матур әдәбият әсәрләре белән танышу, мәкальләр өйрәнү.

Барышы:

  • Балалар, хәлләрегез ничек, кәефләрегез яхшымы? Сәламәтлегегез яхшымы7 авырмыйсызмы?
  • Сезнең кәефләрегез яхшы, сәламәт булганга мин бик шат.
  • Балалар,  әгәр сездән “Дөньда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк?” дип сорасалар сез нәрсә дип җавап бирер идегез?
  • Нәрсә соң ул сәламәтлек? (тазалык, саулык, исән-сау булу).
  • Кемнең сәламәт буласы килә? (барыбызның да).
  • Сәламәтлек турында кемнәр кайгырта?
  • Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә кеше иң беренче чиратта үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш.
  • Безнең барыбызның да сәламәт буласы килә. Ләкин моның өчен үтәлергә тиешле шартларны, гади генә булган кагыйдәләрне дә без кайчагында үтәп бетермибез.
  • Бүгенге шөгыльдә сәламәт булу серләренә төшенсәк, ул безнең өчен бик файдалы булыр иде.
  • Балалар, сез иртән йокыдан торгач нәрсәләр эшлисез? (юынабыз, тешләрне чистартабыз).
  • Боларны эшләү ни өчен кирәк? (сәламәт булу өчен).

Бит-кулларны юабыз,

Тешләрне чистартабыз.

Пөхтәлекне, чисталыкны

Һәрвакыт яратабыз.

                                Иртә белән торабыз,

                                Битебезне юабыз.

                                Сабын белән юынгач

                                Бигрәк чиста булабыз.

  • Чиста булу өчен кирәк булган әйберләрне табышмакларның җавапларыннан табарбыз.

Битне –кулны, муенны корыта,

Үзе дә чисталыкны ярата. (сөлге)

Аркасында сөяге,

Сөягендә мыегы.

Ак койманы ярата,

Мыегы белән чистарта. (теш щеткасы)

Эчтә ята ул посып,

Чыгарам аны кысып.

Щетка белән гомергә

Яшиләр бергә-бергә. (теш пастасы).

Кечкенә ул, шома ул,

Чиста итеп юа ул (сабын).

  • Сез бу әйберләр белән яхшы таныш, дус  булганга табышмакларның җавапларын бик тиз таптыгыз. Алар һәрвакыт сезнең дусларыгыз булып калсын.
  • Балалар, сез йлкыдан торгач тешләрне чистартабыз дидегез. Ә нинди тешләр яхшырак: сәламәтме, әллә авырумы?
  • Ни өчен?
  • Тешләрне ничек сакларга соң?

Иртән дә, кичен дә

Тешләрне чистартабыз.

Җемелдәп, ялтырап тора

Таза, нык тешләребез.

  • Теш щеткасы артык каты да, йомшак та булмаска тиеш. Башта тешләрне төрле юнәлешләрдә чистарталар. Соңыннан бик әйбәтләп чайкыйлар. Щетканы юалар һәм кыллы башын өскә куеп стаканда саклыйлар.
  • Тешләребез сәламәт булсын өчен безгә нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк?
  • Тешләрне көнгә ике тапкыр: иртән һәм кичен чистартырга кирәк.
  • Ашаганнан соң авызны чайкарга кирәк.
  • Баллы ризыкларны, конфетларны күп ашарга ярамый.
  • Теш белән каты әйберләр, чикләвекләр ватарга ярамый.
  • Теш табибына күренеп торырга кирәк.
  • Балалар, ә сез кичен юынырга онытмыйсызмы?

Кичен аякларыбызны

Сабын белән юабыз.

Юынырга яратабыз,

Бигрәк матур булабыз.

  • Кичен йокларга ятар алдыннан тагын нәрсәләр эшләргә кирәк? (бүлмәне җилләтергә).
  • Ни өчен? (бүлмәдә саф һава була, чистара).

Уен: “Чисталык өчен кирәк булган предметларны кызыл түгәрәк эченә ал”.

  • Сез һәрвакыт чиста итеп юынып йөрсәгез, теш пастасы, сабын, сөлге белән дус булсагыз, бернинди чиргә дә урын булмас.
  • Дуслар кайда булдыгыз?
  • Бергә суга бардык без.
  • Ә нигә соң су сезгә?
  • Битне-кулны юарга,

Чиста, пөхтә булырга.

  • Һәрвакыт таза. Сау-сәламәт булу өчен нинди ризыклар белән тукланырга кирәк дип уйлыйсыз?
  • Ризыкларда нинди витаминнар бар? (А,В,С)
  • А витамины ни өчен кирәк?

Үсәсең килсә тизрәк,

А витамины кирәк.

Бар ул сөттә, кишердә

Аша шуны үстер дә.

  • А витамины шулай ук эремчектә, йомыркада, борчакта, миләштә, помидорда бар.
  • В.витамины ни өчен кирәк?

Нык булсын дисәң йөрәк,

В витамины  кирәк.

Бигрәк күп ул балыкта,

Сыр да ярый азыкка.

  • В витамины ипидә, сөттә, кукурузда, сырда, балыкта бар.
  • С витамины ни өчен кирәк?

Чирлим дисәң бик сирәк,

С витамины кирәк.

Аша шуңа суганны,

Лимонны, карлыганны.

Уен: “Үз өенә урнаштыр”.

  • Сәламәт, таза булып үсү өчен витаминлы ризыклардан дөрес файдаланырга кирәк.
  • Ничек сәламәт булырга?- дигән сорауга җавап эзләүне дәвам итәбез.
  • Тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырьдән өзек укыйм.

Бер сүз әйтсәң аз гына,

Авыз-борын салына.

Китә дә ул читкәрәк,

Басып тора үпкәләп.

  • Бу шигырьдә нинди кеше турында сүз бара?
  • Үпкәләүнең сәламәтлеккә зыяны бармы?
  • Ни өчен? (кәефне боза, күңелне төшерә).
  • Кешеләр белән һәрвакыт яхшы мөгаләмәдә булу, изге күңелле, мәрхәмәтле булу да безнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Ачулы. Тар күңелле булу сәламәтлек өчен зыянлы.
  • Менә без сәламәтлек серләре белән таныштык. Әйдәгез, уен уйнап алабыз. Җөмләләр дөрес булса кул чабарга кирәк.
  • Сөт – балалар өчен файдалы.
  • Конфетлар – тешләрне ныгыта.
  • Шөгыльләр беткәч ял итәргә, саф һавага чыгарга кирәк. Тешләрне иртән һәм кич чистартырга кирәк.
  • Компьютер, телевизор каршында озак утырсаң да ярый.
  • Яшхы кәеф сәламәтлекне ныгыта.

-Балалар, әйдәгез һәрберебезгә, тирә-яктагыларга саулык – сәламәтлек телик.

Чыршыдай биек бул,

Нараттай озын бул.

Имәндәй таза бул,

Сау-сәламәт бул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек театры

Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру. Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

"Сәламәтлек серләре"

Балалар белән сәламәтлек турында сөйләшу....

"Сәламәтлек серләре"

Урман җәнлекләре  гигиена кагыйдәләрен үтәмиләр. Шуның өчен авырыйлар. Аларга сәламәтлекне саклау ысулларын урманда яшәүче кыз  һәм аның әти-әнисе өйрәтә....