"Сәламәтлек серләре"
статья (младшая группа) на тему

Габдрахманова Айгуль Габдулбаровна

Балалар белән сәламәтлек турында сөйләшу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_respublikasy_tn_munitsipal_rayony.docx22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

2 нче кечкенәләр төркеме

Сәламәтлек серләре.

(әңгәмә)

Тәрбияче: Габдрахманова А.Г.

4 май, 2018 ел.

Максат:

  1. Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.
  2. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.
  3. Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү.

 Бурычлар:

  • балалардагы культура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту;
  • кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык уяту;
  • юыну өчен кирәк булган предметларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү;
  • балаларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен,  хәрәкәтләрен билгеләүче сүзләр белән активлаштыру.

1.Оештыру өлеше.

-Хәерле көн балалар!Ничек кәефләрегез?(балаларның фикерләрен тыңлау)

-Балалар, әйтегез әле, Сәламәтлек - нәрсә ул?Ничек уйлыйсыз?Аның өчен ниләр эшләргә кирәк?(кулларны юарга, витаминнар ашарга, спорт белән шөгыльләнергә....)

-Бик дөрес, сәламәт булыр өчен боларның барсында эшләргә кирәк. Менә әле генә сез ботка ашадыгыз, бу сәламәтлеккә керәме?(балаларның фикерләрен тыңлау)

2.Сюрпризлы өлеше.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Балалар кем бар икән анда?Ул Айболит  икән.

- Балалар,  менә безгә Айболит посылка алып килгән. Бу бит серле тартма! Серле тартмада нәрсә бар икән?

- Сез ничек уйлыйсыз? Хаты да бар! Башта хатны укып карыйк әле. Чисталык патшалыгыннан килгән бу хат. Чисталык патшасы болай дип язган: балалар, чиста, пөхтә йөрегез. Мин сезгә юыну өчен кирәк булган  предметлар җибәрәм, аларны һәрвакыт кулланыгыз. Сәламәт булып зур үсегез дигән.

-  Балалар нәрсә бар икән, карыйк әле (алдан салфетка белән капланган пыяла савытка салынган суны ачып күрсәтү, сабын, сөлге, тарак, теш щёткасы белән, теш пастасы).(Әйберләрнең бөтенесен күрсәтәм, хор белән кабатлыйбыз.)Бу әйберләрне күргәнегез бармы? Алар нәрсә өчен кирәк? Кайсы вакытта кулланабыз?

Ишек тавышы иштелә. Ишектән Куян елаган тавыш ишетелә.

- Куянкай нигә елыйсын?

- Әниемне тынламаган идем, шуна күрә минем аягым авырта.

- Куянкай, ялан аяк йөрергә ярамый шул, аягыңа суык тигән синең. Доктор Айболит хәзер сиңа ярдәм итәр.(Куянның аягын марля бн бәйлибез.)

Тагын ишек тавышы ишетелә.Ишектән елап аю керә. Минем тешем бик авырта...

-Балалар ничек уйлыйсыз, аюнын теше ни өчен авырта?

-Аю син ни өчен тешеңне юмыйсын?

-Тынламадым шул әнине,тешемне бер дә юмадым шул.Аю елый.

-Балалар эйдәгез аюга ярдәм итик, ничек итеп теш чистартабыз эле?(күрсәтү)

Тагы ишек тавышы.Ишектән эче авырткан Толке керә.Елый.

-Төлке сина ни булды?Менә юмыйча алма ашаган идем,эчем авырта башлады.

-Балалар ,әйтегез әле,җиләк – җимешне,яшелчәләрне юмыйча ашарга ярыйма?

-Юк.

Дорес, юмыйча бер әйбердә юмыйча ашарга ярамый.

3.Динамик сәгать «Күрсәт әле үскәнем»

“Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алыйк.

 Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кулны юалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай кулны юалар.

 

Күрсәт әле, үскәнем.

Ничек битне юалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай битне юалар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек теш чистарталар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай теш чистарталар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек битне сөртәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай битне сөртәләр.

 4.Уен.

 “Нәрсә җитми” уенын уйнап алыйк әле.

(Тактага гигиена предметлары ясалган 5 рәсем куям, урыннарын алыштырып, берсен алып барам; балалар нәрсә җитмәгәнен әйтергә тиешләр).

5.Йомгаклау.

 -Балалар, без бүген сезнең белән сәламәтлек серләрен белдек. Сәламәт булыр өчен ниләр эшләргә кирәклеген белдек.Куянкайга, Аюга, Төлкегә ярдәм иттек.Монын өчен безгә ярдәмгә доктор Айболит килде.

-Әйдәгез бергәләп аларны озатыйк.Күчтәнәчкә алар яраткан әйберләрне бирик:  куянга – кишер, аюга – бал, толкегә юылган алма бирик!

- Рәхмәт Сезгә, балалар. Сез безгә бик булыштыгыз. Сау булыгыз.

- Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек театры

Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру. Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

"Сәламәтлек серләре"

Урман җәнлекләре  гигиена кагыйдәләрен үтәмиләр. Шуның өчен авырыйлар. Аларга сәламәтлекне саклау ысулларын урманда яшәүче кыз  һәм аның әти-әнисе өйрәтә....