"Сәламәтлек серләре"
план-конспект занятия (старшая, подготовительная группа) на тему

Ахмедшина Фирдина

Урман җәнлекләре  гигиена кагыйдәләрен үтәмиләр. Шуның өчен авырыйлар. Аларга сәламәтлекне саклау ысулларын урманда яшәүче кыз  һәм аның әти-әнисе өйрәтә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

СӘЛАМӘТЛЕК СЕРЛӘРЕ

Әхмәдшина Фирдинә Фердинант кызы

Әтнә районы  “Күңгәр” балалар бакчасы

Сәламәтлек темасына әкият-тамаша.        

Максат: Балаларга чисталык-сәламәтлекне нигезе икәнен өйрәтү; шапшаклыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү;сөйләм телен үстерү. Әкият персонажлары аша сәламәтлекне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру.

Җиһазлар: урман күренеше, өй күренеше, маскалар, дару үләннәре, кәрзин, кишерләр, аптечка, урындыклар.

Катнашалар: Әни-табиб, әти-теш табибы, кызлары-Гөлчәчәк, Айгөл, Аю, Куян, Тиен, Төлке, Песи, Бүре, Шүрәле, Әкиятче.

Күренеш урманда бара.

Әкиятче:  Әүвәл заманда түгел, нәкъ хәзерге заманда, безнең урманыбызның уртасында бер алан булган. Аны яратып Түгәрәк алан дип йөрткәннәр. Шушы матур аланда бер гаилә яшәгән. Аларның ике кызлары һәм шаян «Кпесиләре булган. Кызларның әти-әниләре табиблар икән. Алар урман җәнлекләрен төрле үләннәр белән дәвалаганнар. Ә хәзер, әйдәгез, аларның гаилә тормышына күз салыйк әле.

1 күренеш.

Өй агачлар, утыргыч, Алдагы планда песи. Ул уяна, тора, киерелә.

Песи: Эх, бүген мин ничек рәхәт  йокладым! (киерелә). Кояш та чыккан инде.

                Иренмичә беркайчан да

                Мин иртән торып басам.

                Кояш нурларын каршылап

                Тәрәзәләрне ачам.

(тәрәзә янына килә) Гөлчәчәк, Айгөл, торыгыз, кояш кыздыра, битне пешерә.

Гөлчәчәк: Исәнме, Мырау, хәерле иртә!

(өйдән чыга, песи янына килә, сыйпый)

Песи: мыр-мыр, мыр-мыр

Айгөл: (чыга)  Эх, тәмле дә соң йокы, килми бердә торасы, туйганчы йокласаң иде.

Гөлчәчәк: Әйдәгез, бергәләп зарядка ясыйбыз!

                        Бер, ике, өч

                        Синдә көч

                        Бер, ике, өч

                        Безнең кулда көч.

Айгөл: Эх, ничек рәхәт булып китте!

(Әни, әти керәләр)

Әни: Хәерле иртә, кызларым!

Әти: Хәерле иртә балалар! Айгөл кызым, син миңа булышырсың әле (чыгып китәләр)

(Мырау кала, аякларын ялый, колакларын чистарта).

Гөлчәчәк: менә Мырау, чистаргансың. Мә сөт эч. /Сөт бирә/

(песи сөт эчә, чыгып китә).

Әни: кызым, миңа бүген дару үләннәре җыеп алып кайтырсың әле, яме

Гөлчәчәк: яхшы, әнием мин хәзер барып җыеп кайтырмын

(кәрзин ала, чыгып китә)

Әкиятче: Күрдегезме,нинди тату гаилә булып яшәп яталар.Ә менә урманда нинди хәлләр күзәтелә икән, бергәләп карап китик әле

2 куренеш.

Урман, агач төбендә куян утыра, янында кишерләр

Куян: (эчен тотып) Аһ, эчем авырта!

Музыка яңгырый. Аю чыга, кулында ятьмә.

 Ул әкрен генә куян янына килә, аны  эләктереп ала.

 Куян кычкырып йөгереп йөри.

Куян: Ай, ярдәм итегез! Коткарыгыз!

(аю куянны җибәрә)

Аю: Нәрсә, синең белән шаярырга да ярамыймыни? Син нишләп бик ачулы?

Куян: Ай, аю эчем авырта, бер хәлем юк

Аю: Берәр пычрак әйбер ашагансыңдыр әле

Куян: юк, ашамадым

Аю: Ә менә болар нәрсә? Бу бит кишер, кара нинди пычрак. Аякларың пычрак. Тәрбиясезлек һәм ялкаулык менә нәрсәгә китерә! Сиңа табибка барырга кирәк!

Куян: юк, юк, мин куркам, я минем эчемне кисәрләр.

Аю: курыкма, сиңа дару гына бирәләр. Мин табибка юлны бик яхшы беләм.  Үземдә шунда дәваланган идем.  

Куян: әйдә ашыгыйк алайса.

(китәләр, юлда төлке очрый, ул яңагын бәйләгән)

Төлке: ай, ай, ай!

Аю: (төлке янына килеп) Бу тагын нәрсә?  Нинди бәйләвеч бу?

Төлке: Аюкай, тешем бик авырта.

Аю: хәлләрең бик начар икән шул, төлкебикә. Әйдә безнең белән, без табибка барабыз. (юлны дәвам итәләр)

(тиен килеп чыга)

Аю: нәрсә булды тиен дус?

Тиен: Агачтан, агачка сикергәндә ялгыш елып төштем. Аягым авырта

Аю: әйдә безнең белән табиб янына.

(Агачлар арасыннан Гөлчәчәк килеп чыга)

Гөлчәчәк: Исәнмесез, урман җәнлекләре! Витаминнар кирәкмиме? Нишләп сез барыгыз да күңелсезләр!

Аю: Исәнме, Гөлчәчәк, менә дусларым чирләгәннәр: Куян пычрак аяклары белән кишер ашаган, шуңа аның эче авырта. Ә төлке менә ничә көн теше белән интегә, тиен аягын авырттырган.

Куян, Тиен, Төлке: Гөлчәчәк безгә булышчы!

Гөлчәчәк: Я. Ярый, әйдәгез минем әнием белән әтием янына, алар сезгә булышырлар. Ә син, аюкай, аларны кайтканда озатырсың.

Аю: яхшы

(барда музыка астында китәләр.

Юлдан  бүре килә, йөткерә, эчен тота, улый)

Гөлчәчәк: Бигрәкләр дә шыксыз бүре

                Бу каян килеп чыккан?

Бүре: Таныдыгыз көчкә, туташ

        Буламын мин бүре

        Тәмәке тарта-тарта

        Картайдым инде күпкә

Гөлчәчәк: Ник тартасың инде һаман

        Бетәсең бит, янасың.

        Кибеп бетеп барасың

Бүре: Ташлыйм, ташлыйм, тәмәкене

        Яхшы бүре булам мин.

Гөлчәчәк: Сиң үзеңнең сәламәтлегенгә зыян китерәсең. Сиңа тәмәкенең зыяны турында сөйләргә кирәк. Әйдә безнең белән. (китәләр)

3 күренеш.

Гөлчәчәк  җәнлекләр белән керә.

Гөлчәчәк: Әни, мин кайттым, үзем генә түгел, кара әле, кемнәрне алып килдем.

Әни: Хәзер, кызым, чыгам. (чыга)

Җәнлекләр бергә: Исәнмесез!

Гөлчәчәк:  /дару үләннәрен бирә/    

Әни: Нәрсә булган җәнлекләргә? 

Гөлчәчәк: Әни аларга сезнең ярдәмегез кирәк.

Әни: Ярар, булышырбыз. Кайсыгыз беренче килә?

Куян: мин, мин

Әни: Нәрсәң авырта?

Куян: Эчем авырта

Әни: Нәрсә ашадың?

Аю: ул пычрак тәпиләре белән кишер ашаган, шуңа эче авырта.

Әни: Ярар, сиңа дарулар бирәм. (дару бирә) Минем киңәшләремне тыңласаң, тиз тазарырсың. Беркайчанда пычрак тәпиләрең белән ашама, яшелчәләрне юып аша.

Куян: минем тизрәк тереләсем килә, киңәшләрегезне дә тыңлармын, даруларны да эчәрмен.

Әни: кызым, куянны минем бүлмәгә алып кереп яткыр әле, эче авыртуы басылсын

Гөлчәчәк: Менә куян, кулынны юарга иренгән идең, хәзер авыртасың. Менә кара әле Мырауга, һәрвакыт чиста йөри, шуңа күрә чирләми дә, сәламәт. Я, ярый, курыкма тиздән тазарырсың. Әйдә киттек!

Әни: (төлкегә) Синең тешең авыртамы?

Төлке: Бик авырта

Әни: теш табибын чакыртырга кирәк. Әтисе, кил әле, сиңа бер авыру килгән.

Әти: киләм, киләм. (килә)

Әни: әтисе, син төлкене караганда мин башка авыруны карый торам. (тиеннең аягын карый)

Әти: Төлке тешең бик авыртамы?

Төлке: бик

Әти: Әйдә карыйк әле, (бәйләвечен ала, авызын ачтыра) синең тешең чергән, аны аласы була.

Төлке: миңа  бик куркыныч.

Әти: курыкма, авыртмас, мин сиңа башта укол кадармын, син бернәрсә дә сизмәссең. (тешен ала)

Менә, кара, нинди черек теш! Син тешләреңне чистартып йөрмәгәнгә һәм ашаганнан соң  авызыңны чайкатмаганга ул. Тешләрне көн дә карарга кирәк.

Төлке: мин авыртуны сизмәдем. Рәхмәт сиңа. Моннан соң мин тешләремне гел чистартып йөрермен. (әти чыгып китә)

Әни: тиен, инде карап кына сикер, аягын да сынарга мөмкин.

Тиен: рәхмәт сезгә.

Әни: буре, тәмәке тарту начар  гадәт.         Синең үпкән шешер. Бу начарлыкка өйрәнгәннәр озак яшәмиләр. Барыгызда тыңлагыз, бүренең эш гамәлләре барыгызга да сабак булсын.

(шул вакыт шүрәле керә, сызлана)

Шүрәле: сызлыйдыр бармак тәннәрем

                Кем соң дәвалар мине?

                Ах, үләм харап булдым

                Коткарыгыз сез мине

Әни: шүрәле, нәрсә булды сиңа?

Шүрәле: бөтен җирем авырта

Әни: шүрәле, бердә кайгырма, сиңа ярдәм итәрбез. (шүрәленең кулларын карый) Шүрәле дус, соңгы тапкыр син кайчан сабын белән юындың?

Шүрәле: Нинди сабын, минем аны күргәнем дә юк.

Әни: күр әле бу тырнакларны. Кул һәм аяк тырнаклары – микроблар туплаган урын. Шуңа күрә, кул-аякларны әйбәтләп юарга, тырнакларны кисәргә кирәк. (колак эчен карый)

Шүрәле колак эчен бер пот балчык

Шүрәле: үзем күрмим ич, күрмәгәч булмый чистартып.

Әни: начар син, ялкау син, шапшак син шүрәле. Менә сиңа кайчы, сабын, чистарынгач безнең янга килерсең, бергәләп гимнастика ясарбыз (чыгып китә)

Әни: Барыгызда минем яныма килегез әле (барысыда җыелалар) Сәламәт яшисең килсә, шушы кагыйдәләрне үтә:

Гөлчәчәк: Режим белән яшә син

Песи: Иртән зарядка яса

Куян: Чисталыкны да сакла

Төлке: Витаминнар күп аша

Бүре: Тәмәке кулга алма

Бергә: Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

          Сәламәт яшик әле.

Җыр: «Сәламәтлек гимны»

  1. Сау сәламәт булыйм дисәң

             Гел чиста йөрт үзеңне.

                      Чисталыкның-пөхтәлекнең

             Сәламәтлек нигезе.

  1. Зарарлы гадәтләрне дә

Без тизрәк бетерик

«Чир китә, гадәт кала» дип

Әйткәннәр бик тә белеп.

  1. Яман гадәт упкыныннан

Һәрчак ерак йөрегез.

Сәламәтлек-бәхет бит ул

Аның кадерен белегез.

Әкиятче: Күрдегезме, бу тамаша гыйбрәтле һәм хикмәтле. Саклагыз сез, кадерләгез изге сәламәтлекне. Сәламәт булыгыз! Шуның белән әкият-тамашабыз тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек театры

Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру. Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

"Сәламәтлек серләре"

Балалар белән сәламәтлек турында сөйләшу....