Конспект развлечения "Елмаю боз эретә"
план-конспект занятия (старшая группа)

Гатауллина Гульнара Ильсуровна

Развлечение для детей старшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunel_achu.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Апас «Кояшкай» балалар бакчасы

         

                

Зурлар төркемендә күңел ачу

иртәсе

                   

                   

                   

                 Тәрбияче: Гатауллина Г.И.

                                             

      Күңел ачу иртәсенең максаты – балаларда халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну, мәхәббәт, ул әсәрләрне сөйләм телендә куллану теләге, ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү; тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру.

 Бизәлеше: җәй  көннәрендә урамда үткәрергә мәмкин- агачлар, куаклар белән бизәлгән урман чите күренеше. Артта – урман. Урман читендә өй, койма белән әйләндереп алынган бакча. Бер читтә - кояш, болытлар. Баскыч өстендә  Йомшаккай исемле болыт утырып тора.

Барышы.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген бик еракка, сәяхәткә барачакбыз. Тик безнең аякларыбыз анда барып җиткәнче бик нык арыр. Ничек барырбыз икән? Беләсезме, мин нәни генә бер болытны күрдем. Бәлки ул безне очыртып кына илтеп куяр? Әнә ул, әйдәгез аны чакырыйк. Аның исеме Йомшаккай. Ул елмаеп-көлеп торган балаларны бигрәк тә ярата. Әйдәгез, барыбыз да матур итеп елмайик та кулларыбызны сузып аны чакырыйк.

Балалар: Болыт, кил безнең янга.

Тәрбияче: Балалар, нигә килми соң ул безнең янга? Без бит тылсымлы сүзләне оныттык, әйдәгез, матур итеп тылсымлы сүзләр әйтеп чакырыбыз.

Балалар: Йомшаккай, матурым, зинһар өчен, безнең янга кил. ( Йомшаккай баскычтан төшеп, балалар янына килә.)

Йомшаккай: Сез мине чакырдыгызмы? Бигрәк матур елмаеп, ягымлы итеп дәштегез – мин түзә алмадым, тизрәк очып килдем. Ни йомышыгыз бар?

Тәрбияче:Безнең әкиятләр, хикмәтләр иленә сәяхәткә барасыбыз килә. Син безне шунда илтә алмассыңмы?

Йомшаккай: Бик теләп. Утырыгыз һәм яхшылап тотыныгыз. Күзләрегезне йомыгыз. Урманга барып җиткәч, аның белән дә елмаеп исәнләшергә онытмагыз: ул сезне бик шатланып каршылар.

( Балалар, Йомшаккайның җәймәсенә тезелеп утыралар, күзләрен йомып “баралар”. Килеп җиткәч, Йомшаккайга рәхмәт әйтәләр һәм елмаеп урман белән исәнләшәләр.)

Йомшаккай балалар белән “Елмаюны бүләк ит” дигән уен уйный.

Уен барышы: Йомшаккай бер бала янына килеп елмая һәм “Бер, ике,өч, елмаю дустыма күч!” – дип, аны үз артыннан ияртеп, икенче бала янына килә. Шулай итеп, барлык балалар бер рәткә җыелып беткәнче уйнала. Аннары алар, түгәрәккә басып, матур итеп елмаеп, “Елмаю” җырын җырлыйлар.       1. Күктән кояш, шаярып,

                        Безгә күзләрен кыса.

                        Җылы нурлары белән

                        Безнең битләрне үбә.

                                                 Әйдә, барыбыз бергә,

                                         Елмайыйк, елмайыйк.

                                         Елмаеп тирә якны

                                        Җылытыйк, җылытыйк.

Җыр бетүгә, арбага Сукыр тавык җиккән Радик  (киенгән балалар) килеп керәләр.

Руслан:   Бар иде, ди, бер Радик

                 Җиккән, ди, Сукыр тавык,

                 Төягән, ди, табак-савыт,

                 Җиккән, ди, кабык-арба,

                 Салган, ди, ярма,

                 Барадыр иде, ди, чабып,

                 Абынды, ди, Сукыр тавык,

                 Китте, ди, Радик

                 Арба белән авып,

                 Ярылды, ди, арба,

                 Коелды, ди,ярма.

                 Җыя, ди, Радик,

                 Чүпли, ди, тавык.

                 Бетми, ди, ярма,

                 Тулмый, ди, арба.

(Сөйләм барышында эчтәлеккә туры килгән хәрәкәтләр ясала, Радик шулчак елый башлый.)

Балалар: Нигә елыйсың, Радик? Нәрсә булды?

Радик:Ярмам чәчелде-е-е, тутырып бетереп булмы-ый.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез Радикны юатыйк, булышыйк аңа. Елама, Радик. Ярмаларны хәзер бергәләп тутырабыз. Бергә-бергә тиз дә, күңелле дә була.

Балалар Радикка булышалар. Радик белән Сукыр тавыкның күңеле күтәрелә.

Сукыр тавык: Менә рәхмәт Сезгә, кыт-кыт-кыт, бигрәк тырыш балалар икәнсез.

 Радик: Дусларым, мин бервакыт сезнең чебиләр турында бик матур бер җыр җырлаганыгызны ишеткән идем. Сукыр тавыкның да нәни чебиләре бар иде, тик алар, зур үсеп, таралышып бетте. Ул бик сагына үзенең нәниләрен. Сез аңа чебиләр булып биеп-җырлап күрсәтмәссезме икән? Мин сезгә чеби башлыклары да алып килдем.

Балалар чеби маскаларын киеп, “ Өй алдында чебиләр” ңырлы биюен башкаралар.

Радик белән Сукыр тавык тагын да шатланыша:

Сукыр тавык: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез. Кем өйрәтә соң сезне? Рәхмәт инде, күңелләребез күтәрелде.

Радик: Дусларым, ә менә бу өйдә (урман читендәге өйгә күрсәтә) кем яшәгәнен беләсезме сез? Анда минем әбием белән бабам яши. Әйдәгез, алар янына кереп чыгыйк. Олы кешеләрнең хәлләрен белергә, алар белән исәнләшергә кирәк.

Капканы шакыйлар. Әкрен генә әби белән бабай чыга.(Әби һәм бабай булып киенгән балалар.) Балалар, елмаеп, алар белән исәнләшәләр. Әби белән бабай җавап бирә.

Әби: - Исәнмесез, балакайлар! Бигрәк тә ягымлы балалар икәнсез. Сезнең елмаюдан соң, тазарып, яшәреп киткәндәй булдык. Рәхмәт инде хәл белгәнегезгә. Сез кайда булдыгыз соң, ниләр эшләдегез?

Лилия: Кайда булганны әйтмибез, нәрсә эшләгәнне күрсәтәбез.

Бабай: Туктагыз әле, улларым-кызларым, сез әллә без яшь вакытта уйнаган уенны да беләсез?

Лилия: Әйе, беләбез.

Уен башлана. Балалар “очкан”, “җир казыган”, “су сипкән” кебек эшләрне аңлаткан хәрәкәтләрне күрсәтәләр, ә әби белән бабай, дөрес булган очракта, аларны куалар.

Язилә: Әби-бабакай, сез шалкан да үстерәсезме?

Әби: Ай-яй, балалар, бигрәк шук инде үзегез, шалканны да күреп алдыгыз. Ә-әнә ул шалкан, нинди зур булып үскән, тик нигәдер яфраклары шиңгән. Нишләргә инде?

Язилә: Анарга су сибәргә яки яңгыр кирәктер.

Тәрбияче: Балалар, без бит сезнең белән яңгырны чакыра беләбез. Йомшаккай да монда, ул да безгә булышыр.

Балалар, әңгырны чакырып, җырлы уен уйныйлар – түгәрәк ясап басалар, болыт уртада була.

                   Яңгыр яу, яу,яу,

                   Иләктән, чиләктән,

                   Арпадан, бодайдан,

                   Эшләр китәр уңайдан.

Җыр бетүгә, болыт яңгыр “яудыра” башлый, ә яңгыр яуганда балалар чүгәләргә һәм башларын куллары белән каплап өлгерергә тиешләр.

 Бабай: Менә бит, сез чакырган яңгыр бар дөньяны ямьләндерде. Бар җир сезгә рәхмәт әйтә. Шалканым да зур булып үсеп китте. Аны инде тартып алыр вакыт та җиткән.

Бабай шалканны тарта башлый. Үзеннән генә булмагач, әбине, кызны, Акбайны, Мырауны, тычканны чакыра. Ә шалкан чыкиый да чыкмый. Бабай арып-талып, тирләрен сөртә:

  • Чыкмый бит бу шалкан, инде нишләргә?

 Айдар: Әйдәгез, без дә булышабыз

Балалар тычкан артыннан тезелеп басып, шалканны тартып та чыгаралар.

Бабай: Рәхмәт инде сезгә, балалар. Бигрәк ярдәмчел, акыллы булдыгыз әле. Зур үсегез, авырмагыз, рәхәт яшәгез.

Әби: Менә эшләп арыдык, чәй эчәр вакыт җиткәнен сизми дә калганбыз. Ай-ай, минем кабартмаларым каядыр юкка чыкканнар, әллә урманны күрәселәре килгән инде?

Адилә: Хәзер, әби,без аларны табып, сезгә алып кайтып бирербез. Нинди тыңлаусыз булдылар соң алар?!

Балалар һәм әби белән бабай кабартмаларны эзләргә урманга китәләр. Бара торгач, авызына кабартманы кабып йоклап яткан төлкене күрәләр.(төлке ролен бер бала башкара.)

Тәрбияче: Шыпырт, балалар, әнә ниндидер әкият туктап калган монда. Сез белмисезме, кайсы әкияттән икән бу төлке?

Балалар: “Йомры икмәк” әкиәтеннән.

Тәрбияче: Аны урман туктаткандыр инде. Әкияттә бит төлке кабартманы кабып йота, ә урманның бу күренешне үзгәртәсе килгәндер. Әйдәгез, шыпырт кына, аяк очларына басып, төлке яныннан үтеп чыгыйк, мин ул арада төлкедән кабартманы коткарырмын.

Психогимнастика: балалар шыпырт кына төлке яныннан үтеп чыгалар һәм “төлке, әйдә тор!”, дип, төлкене уяталар.

Төлке уяна һәм кабартманы эзли:

  • Кем алды минем кабартманы, кем кеше әйберенә сораусыз тия?

 Динара: Кабартма миндә, тик ул бит синеке түгел, ә әби белән бабайныкы. Син үзең кеше әйберенә тигәнсең. Син начар төлке икән соң.

Төлке: (елый-елый). Мин начар төлке булмам, гафу итегез мине (әбигә кабартманы бирә). Мә, әби, кабартманы, менә калганнарын да капчыкка салып куйган идем. Бу юлга кичерегез инде.

Тәрбияче: Кичерәбезме, балалар? Ярый алайса, әйдәгез, дуслашу хөрмәтенә бергәләп “Дуслаштык” биюен биик һәм һәрвакыт шундый дус, татау булыйк.

“Дуслаштык” биюе башкарыла. Биюдән соң әби кабартмаларны өләшеп чыга һәм бергәләп сыйланалар. 

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

1. Конспект по рисованию 2. Конспект по конструированию 3. Конспект по математике. 4. Конспект по окружающему миру.

Тема1. Рисование "Осенний пейзаж. Дождь" (05.10.2021)2. Окружающий мир «Такие разные, такие важные ». бытовые предметы и техника. Их значение в жизни человека. (11...