"Шәҗәрәләрдә милләт язмышы"
творческая работа учащегося по чтению (4 класс) на тему

Әдәби укудан эшләнгән реферат.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shzhrlrd_millt_tarihy.docx24.42 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш өлеш

                                                    Шәҗәрә ул – чал тарихка батыр тәрәзә,
                                                       Күз яздырсаң, шул тәрәзәдән атар ядрә.
                                                      Ал бер үрнәк – бал кортлары төзи кәрәз,
                                                       Син дә ятма, кор ояңны, үр шәҗәрә.
                                                       Шәҗәрәдә - чал тарихы бабаларның,
                                                       Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың.
                                                        Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары,
                                                       Урын алсын оныкларның оныклары.
   Милли үзаңы югары булган халыкның гына киләчәге бар. Тарих шулай ди.

  Тамырлар никадәр тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклырак, җил давылларга бирешмәүчәнрәк булалар. Шуның кебек үк хылыкларның тарихи тамырлары да никадәр тирәнрәк катламнардан үсеш алсалар һәм ул катламнардан бүгенгә килеп җиткән хәбәр - өн никадәр тулырак булса, халыкның язмыш - тәкъдире, үткән юлы да вакыт көзгесендә шулкадәр үк тулырак гәүдәләнә. Бу бик тә мөһим, чөнки үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамында бирешмичә шаулап үсеп утырачак. Шәҗәрәләр исә   тамырдан кәүсәләргә, ягъни ерак үткәннәрдән бүгенгә 'Тереклек суы' ташып торучы җепселләр ул.

Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.

    Шәҗәрә -нәсел – ыруның кемнән башланып ,ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.
    Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки агач җир эченә киткән тамырлары аша кемлегеңне белү өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә:  

 Исәннәрнең кадерен бел

Үлгәннәрнең каберен бел- дип юкка гына әйтмәгәндер.

Төп өлеш

Төрки халыкларга борын-борыннан җиде бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү, нәсел шәҗәрәсен язу гадәте булган. Ул XVI гасырда башлана.

  19 нчы гасырга кергәч, татар шәҗәрә текстлары белән И.Хәлфин, К. Фукс,  Ш. Мәрҗани, Х. Әмирхан, Р. Фәхретдинов. С. Шпилевский кебек галимнәр кызыксынып, аларны туплап, үзләренең хезмәтләрендә тарихи чыганаклар итеп файдаланганнар.

       20 нче гасыр башында ( бигрәк тә 1905 нче елдан соң)   газета- журнал битләрендә татар шәҗәрәләре басылып тарала башлый.  Халык кулларында йөргән аерым каллиграфлар  тарафыннан язылган пәйгамбәрләр, солтаннар шәҗәрәләре ташбасма ысулы белән нәшер ителеп, татар шәҗәрәләре белән халыкның кызыксынуын үстерәләр. Шушы чорда татар басмалары тәэсире белән казаклардан да шәҗәрәләр төзеп чыгаручылар күренә башлый. Бу дәвердә татар галимнәре Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин, Һ. Атласи, С. Валиди ,    Г. Рәхим кулларында  татар шәҗәрәләре текстларының бай коллекцияләре туплана. Ризаэтдин бине Фахретдин тарафыннан татар һәм башкорт шәҗәрәләреннән беренче җыентык төзелә. Кызганычка каршы, ул җыентык эшләнеп бетми һәм аны басарга мөмкинлек тә калмый.

       Октябрь революциясеннән соңгы милли культура истәлекләрен  һәм аларны тудыручыларны эзәрлекләү, себергә сөрү, Сталин дәверендәге терроризм бу эшчәнлекне туктатып тора.  1960- 1970 нче елларда бу хәрәкәт тагын җанланып ала, әмма аннан соң тагын туктала. Казанышларның күбесе юкка да чыккандыр.

        1995 нче елда Татарстан китап нәшриятында  галим Марсель Әхмәтҗановның бай тарихи һәм гыйльми аңлатмалар бирелгән  “ Татар шәҗәрәләре” басылып чыкты.

Милли үзаңны үстерүгә хезмәт итүче конкрет бер өлкә бар. Бу – шәҗәрәләр. Шул хакта киң колачлы галим, фәннәр докторы, профессор Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов болай ди: “ Шәҗәрә ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнең төп мәгънәсе нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. .Мөселман, ислам дөньясы үзенең мәдәни- рухи ситемасына шәҗәрәләр белүне керткән, һәр мөселман үзенең әти – әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога кылырга тиеш. Галим кешеләрнең тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән. Бөек галимебез Ризаэтдин бине Фәхретдин дә шәҗәрәләр белүне югары максат итеп куйган. Нәсел – ыру тарихлары белән кызыксыну инсаният дөньясындага күп халыкларга мәгълүм. Төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, русларда шәҗәрәләр белүнең күп гасырлык тарихы бар. Шәҗәрәләр белү, язу белән таныш булмаган дәверләрдә үк күп халыкларга мәгълүм була. Этнограф галимнәрнең язуларына караганда Тын океандагы архипелакларда яшәүче абориген халыклар да 80-90 буыннаргача нәсел тарихларын белгән күп кешеләр бар икән. Б ушәҗәрәләрне белү, ул халыкларга тормыш практикасы өчен кирәк. Ягъни якын кардәш- ырулар арасында никах мөнәсәбәтләренә керүдән саклану максаты күздә тотыла. Урта гасырларда дәүләт җәмгыятьләре төзегән төркиләрдә- шәҗәрә миллеккә һәм хакимияткә хокук документы саналып килгән. Татар югары катлау вәкилләре XIX гасырга кадәр үзләренең хокукларын архивларда яткан шәҗәрә текстларыннан күчермәләр ала – ала дәгъвә иткәннәр.

   Татар телендә шәҗәрә сүзенең күп төрле синонимнары сакланган: шәҗәрә – тарих, нәсел шәҗәрәсе,нәсел җәдвәле, саҗәрә, шәҗәрә китабы, цәцрә, нәсел агачы, тарих, оруглык, тайрә һ.б.

    Татар халкы нигездә бүгенге көндә дә үзенең тарихи ватанында, ягъни халык  булып формалашкан әүвәлге Дәшти Кыпчак җирендә яши. Тарихның соңгы 4-5 гасыры дәвамында христиан  Европасы тарафыннан төрки татарларга карата уздырылган физик һәм рухи геноцид сәчясәте нәтиҗәсендә халкыбызның саны бик нык кыскарып, юкка чыгып бетүгә таба бара. Миллионнарча татарлар бүгенге украиннарга, урысларга, полякларга, венгрларга, белорусларга,румынннарга,б олгарларга һ.б.  халык санын арттыручылар булып кушылдылар. Бу халыклар бабаларыбызның күп мәдәни казанышларын үзләренең милли маллары итеп законлаштырдылар.

    Татар шәҗәрәләренең зур бер өлеше шушы этник тарихны сөйли. Аерым төркемнәр Казан ханлыгы, ул җимерелгәч булган күчүләр һәм башкалар хакында информацияләр бирәләр.

    Болардан тыш шәҗәрәләребез татар исемнәр системасының XIII-XXгасырларда кичергән динамикасында аны күз алдына китерәләр:

  1. Төрки татар теле нигеәзендә ясалган исемнәр: Күккүз, Акбай, Сарбай. Арслан, Байбүре һ.б.
  2. Төрки татар теле стихиясенә буйсындырылган гарәп- фарсы

исемнәре керә башлау дәвере: Мәмәт, Акмәмәт, Җанбакты, Байбакты, Әлмәкәй һ.б.

  1. Гарәп теленнән кергән исемнәрнең өстенлек алган дәвер. Бу тенденция XIX гасыр башыннан куәтләнеп китә һәм XXгасыр башына  татар исемнәреннән 98% гарәп – фарсы чыгышлы материалдан тора.

Дөньяда күп халыклар элек - электән үзләренең, күренекле кешеләрнең нәсел - нәсебе белән кызыксынганнар, шәҗәрәләрен төзегәннәр, аларны гасырлар буе саклаганнар һәм саклыйлар. Менә бер мисал. Күршебез рус халкы да үзенең бөек шагыйре Пушкинның нәсел шәҗәрәсен кадерли. Аның нәселеннән безнең көннәргәчә килеп җиткән туганнарын эзләү, табу, өйрәнү дәвам итә. Мәскәүдәге А.С.Пушкин музее мәгълүматларыннан күренгәнчә, фән хезмәткәрләренең җентекләп эзләнүләре нәтиҗәсендә, Пушкинның инде бабасының атасының алты йөзенче туганы табылган. Пушкинның нәсел шәҗәрәсендә үзенә кадәр бер йөз биш буын күрсәтелгән. Ә гомумән, бу музейда Пушкинның йөз меңгә якын туганы булуы хакында мәгълүмат тупланган. Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның турыдан - туры туганы һәм шулай ук никах буенча булган туганнарыннан ике йөз егерме өче күрсәтелгән беренче шәҗәрә 'Казан утлары' журналының 1986нчы ел дүртенче санында. Ул шәҗәрәне Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла балалары турында архив документлары нигезендә, ә балалары турында шагыйрьнең әле исән булган олы һәм урта яшьтәге туганнарының үз нәселләре хакында сөйләгән, язган һәм имзалары расланган истәлекләре нигезендә ясалган. Бу истәлекләр аерым китап булып Тукайның 100 еллыгына басылып чыкты.  Монда шагыйрьнең шәҗәрәдә күрсәтелгән туганнарыннан йөздән артык кешенең фоторәсемнәре, кайбер документлары һәм карта - схемалар тупланган. Гомумән, шактый күп бөек татар шәхесләренең нәсел шәҗәрәләре төзелгән. Алар арасыннан әйтеп китәргә була: Акчуриннар, Апанаевлар, Ф.Әмирханнар фамилияләрен, Идел буе һәм Себер татарлары шәҗәрәләрен.

Йомгакла

Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый . Җирдә кылган гамәлләре,әйтелгән васыятләре,ниһаять,гомерен дәвам иттерүче варислар кала. Кешенең җаны шулай ук үлми, җан үлемсез.Тамырларыбызны онытмыйк, аларның тәҗрибәсен, тормышын ныклап өйрәник, аларның рухларына тиң булыйк, рәнҗетмик без аларны. Рухи яктан аларга охшарга тырышыйк: әби - бабаларыбыз безнең бер - берсенә бик ярдәмчел, намуслы, гади эшчән, пөхтә булганнар. Матди байлык артыннан куып, рухи халәтебезне саектырып ташламыйк

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Әхметҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре.- Казан: Татар китап нәшрияты, 1995, 128 бит.

2.Усманов Н.А. Татарская шаджара .-Казан: ТКИ,1972, стр.16

3.Биктимерова Т. Минем шәҗәрәм.- Казан: Мәгариф ,1999.

4.Гарифуллин Д. Шәҗәрәләр.- Яр Чаллы, 2002

5. Нурихан Фәттах Шәҗәрә.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1990,27 бит.

6.Фәхертдин Р.Нәсел ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз.-Казан, 2008.

7.Эбелгазый Барадир хан Шәҗәраи төрек.- Казан, 2007.

8.Кузеев Р.Г. Башкирский шажере.- Уфа,1960.

9. Хусаенов Гайса Шажара- историко литературное понятия.-Уфа, 1978

10. Әхмәтҗанов М.И. Меңеллык татар нәселе.- Казан: Мәгариф, 2001

11. “Гасырлар авазы”журнал.  Иң борынгы шәҗәрәнең аңлатмасы, 2005
  
 
 
   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли киемгә мәдхия

милли тәрбия бирү...

"И, язмыш, язмыш..."

Материал для использования по татарской лтературе на вводную часть о писателях,которые изображают жизнь татарского народа.....

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Шәҗәрәләрдә халкыбыз язмышы.

Әлеге мәкаләдә 2009нчы елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм "Мәгариф" журналы тарафыннан 2009 елда үткәрелгән "Шәҗәрә төзи беләсезме?" конкурсы, аның йомгаклау конференцияләре т...

Эй, язмыш. язмыш....

Сценарий внеклассного мероприятия...