"И, язмыш, язмыш..."
статья на тему

Материал для использования по татарской лтературе на вводную часть о писателях,которые изображают жизнь татарского народа..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 002.docx14.06 КБ

Предварительный просмотр:

И,язмыш, язмыш...

Афәт җилләре татар баласын кайсы гына якларга илтеп ташламаган да, нинди генә газапларга салмаган. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, аерата көчәеп киткән мөһаҗирлек бездә бервакытта да тукталып тормаган. Гасырлар буе авыр тормыш кичергән, кол хәлендә диярлек яшәгән ата-бабаларыбызга туган җирдә дә мөмкинлекләр киселә барган. Әнә шул хокуксызлык, җирсезлек, социаль изүгә милли-колониаль изүнең өстәлүе татарларны үз җиреннән куган. Әмма алар чит-ят җирләрдә дә югалып калмаганнар, тернәкләнеп, аякка баса алганнар. Моны безнең халыкның ифрат дәрәҗәдә хезмәтчән, тырыш, түзем, сабыр булуы белән генә аңлатырга мөмкин. Бу хакта филология фәннәре докторы Әбрар Кәримуллин үзенең “Язмыш, язмыш...” дип аталган хезмәтендә болай фикер йөртә: “...Әйе, татарны теленнән яздыру, милләт буларак юк итү, шовинистларның иң беренче максаты иде, шулай булып кала да. Ләкин татар, аны ни хәтле кысма, измә, әле дә телен, тарихын онытып бетермәгән. Шулай да Бөек Болгар, Казан ханлыклары заманында урыслар белән бер тигез сандагы татарлар бүген инде егерме-утыз мәртәбә, нинди генә газапларга дучар булмасын  үзенең милли йөзен, гореф гадәтен, горурлыгын югалтмаган...” [1; б.64].

           ХХ гасырның үзенчәлеге социаль тетрәнүләрдән, сугыш һәм революциядән гыйбарәт. Ул Россия составына кергән татар халкы тарихында да ачык чагыла. Бу чорга ул капитализм ныгый барганда, милли азатлык хәрәкәтләре көчәйгәндә аяк баса.

            ХХ гасыр башындагы язучылар кешегә бәхетле булу өчен аңлы – мәгърифәтле булу гына җитмәгәнлеген төшенәләр. Беренчедән, кешенең асыл хасиятен табу һәм күрсәтү өчен, иҗтимагый шартлар да мөһим роль уйный дип, икенчедән, кешенең яшәешендә милләтнең язмышы да зур урын тота дип, мәсьәләгә яңача карый башлыйлар. Гади-гадәти кеше образы әдәбиятның үзәгенә куела. Аның борчу-шатлыклары, өмет-теләкләре киң чагылыш таба. Шуның белән бергә тормышны үзгәртеп кору, искелекләрдән котылу өчен, кеше көрәшче дә булырга тиешлелеге ачык итеп куела. ХХ йөз әдәбияты кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрә.

            ХХ йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятьчелекнең төп юлларының берсе була. Шуңа нисбәтле каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәплиләр, мәгърифәтчелек карашларын уздыралар.

         Бөек мәгърифәтчеләребез халкыбызның үзаңын уятуны һәм саклауны, бабаларыбызның кем булуын, үткәннән без нинди мирас кабул итеп киләчәккә ни-нәрсә илтергә тиешлеген аңлатып, күрсәтеп бирүне үзләренең төп бурычлары итеп санаганнар. Бу уңайдан ХХ йөз башында милләт язмышын киң яктырткан әдибебез Гаяз Исхакый исемен искә алмау хата булыр иде. Ул – татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы  һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль  хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары чагылган. Ул – татар дөньясында Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави һәм Мәрҗаниләр, И.Гаспринскийлар эстафетасын  дәвам иттереп, яңа гасырда, яңа шартларда Г.Тукай, Ф.Әмирхан һәм С.Максудилар, М.Вахитов һәм Г.Ибраһимовлар белән бергә татар халкын, аның милли-мәдәни рухиятен яңа баскычка күтәргән олы талант.

          Бөекләребезнең шул чордагы эшчәнлекләре белән горурланып, “Татар мәсьәләсе” дип аталган мәкаләсендә Әмирхан Еники болай дип яза: “Татарның киләчәк язмышы турында сүз күп, матбугат өзлексез язып тора, матур  әдәбиятның да төп темасы шул диярлек. Монда аларны искә төшереп бетерү дә мөмкин түгел. Азатлык мәсьәләсен турыдан туры урыс-татар мөнәсәбәтләренә бәйләнгән булуын дөрес аңлаган кешебез – ул да булса безнең даһи Тукаебыз.” [13; б.48].

          Даһиларыбызның үлмәс әсәрләре киләчәккә өмет уята, чөнки аларның эшен, уй-фикерләрен дәвам итүче фидакарь шәхесләр бар Татарстаныбызда.

           Милләтебезнең язмышы өчен борчылып яшәгән көрәшчеләре күп булган һәм, бәхетебездән, хәзер дә бар: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Мәҗит  Гафури, Фатих Әмирхан, Мирсәет Солтангалиев, Разил Вәлиев, Әбрар Кәримуллин, Фәндәс Сафиуллин, Тәлгать Абдуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим һәм башка бик күп милләттәшләребез  халкыбызга армый-талмый хезмәт иткәннәр һәм итәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәҗәрәләрдә милләт язмышы"

Әдәби укудан эшләнгән реферат....

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Шәҗәрәләрдә халкыбыз язмышы.

Әлеге мәкаләдә 2009нчы елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм "Мәгариф" журналы тарафыннан 2009 елда үткәрелгән "Шәҗәрә төзи беләсезме?" конкурсы, аның йомгаклау конференцияләре т...

Эй, язмыш. язмыш....

Сценарий внеклассного мероприятия...