Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)
классный час (4 класс) по теме

Даянова Флюся Шайхенуровна

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazmyshyna_uzen_ayak.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

             

   Язмышыңа үзең аяк

              чалма.  

                         

   (ачык класс сәгате)

                               Даянова Ф.Ш.

                               Миргаязова Г.Г. 

                       

            2009 ел.

                                                                                     

ТЕМА:       Язмышыңа үзең аяк чалма.

МАКСАТ:     1) наркомания афәте котырган                чорда укучыларда тормышта дөрес юнәлеш алу,үз фикерләрендә тора алуны формалаштыру;

          2)яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән  генә торганына инандыру;

          3)кеше организмына наркотик матдәләрнең йогынтысын өйрәнү;

          4) наркотикларга бәйлелек сәбәпләрен аңлату.

ҖИҺАЗЛАУ:наркомания турында плакатлар,рәсемнәр.

                ПЛАН.

    1.Класс җитәкчесең кереш сүзе.

    2.”Исемсез фильм” дигән документаль фильмнан өзек карау.

    3.Класска уку мәсьәләсен кую.

Наркотикларга ни өчен тартылалар соң?

  -мин һәм минем әти-әнием;

  -мин һәм мәктәп;

  -мин һәм дусларым.(һәрберсе турында аерым-аерым сөйләшеп чыгу)

   4.Сорауларга җаваплар бирү:

 -наркотиклар зыянлымы?

 -чәй белән кофеда үзенең тәэсире буенча наркотикка якын торган матдәләр бар дип ишеттем.Бу дөресме?

 -кайбер кешеләр:”Наркотикларны 1-2 кулланудан бернинди зыян юк”,-диләр.Сез моның белән килешәсезме?    

   5.Наркотикка сүз бирү.

   6.”Язмышыңа аяк чалма”драматик күренешне карап китү.

   7.Таблица буенча эш.

   8.Авыл фельшеры Закирова Р.га сүз бирү.

   9.Йомгаклау.

1.Класс җитәкчесенең кереш сүзе.

-Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар,кадерле балалар!Без бүген бик катлаулы заманда яшибез.Һәр көн саен

җинаять кылына,поездлар,самолетлар шартлый.Газета-журналлар эчкечеләр,нарко-маннар саны артуы турында язалар.Ә бит бу күренешләрне дәһшәтле сугыш та,табигать бәла-казалары да китермәгән.Аларны без үзебез булдырганбыз.Без  бүген сезнең бе-лән алдыбызда торган иң катлаулы мәсьә-ләне-“наркоманияга-юк!”дигән мәсьәләне

тикшерербез.Безнең эрага кадәр кешенең уртача гомер озынлыгы 18 елдан артмаган хх    

гасыр башында кеше якынча 45 ел яшәгән.

Иң озын гомерле халык-японнар.

  Ә Россиядә ир-атларның гомер озынлыгы-

уртача 65 яшь,ә хатын-кызларныкы-71 яшь.

Ә бит дөрес яшәп,яман гадәтләр белән дус булмасаң,кеше йөрәге якынча 400 ел тибә

ала икән,ә бөере хәтта 800 елга чыдый икән.

Шулай булгач,үз сәламәтлегебез үзебезнең кулыбызда.

  Балалар,әйтегез әле,яман гадәтләргә сез нәрсәләрне кертер идегез?(тәмәке,алкоголь,

наркомания,тәртипсез яшәү рәвеше,СПИД).

Әйе,укучылар алар бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән.

  Туганда бер бала да наркоман булып тумый.

2.”Исемсез фильм”дигән документаль филмьнан өзек карау.Нәтиҗәләр ясау.

3.Класска уку мәсьәләсен кую.Наркотиклар-

га ни өчен тартылалар соң?Әйдәгез,шушы

турында сөйләшик:

 -Мин һәм минем әтием-әнием;

 -Мин һәм мәктәп;

 -Мин һәм дусларым.

(Һәрберсе турында аерым-аерым сөйлә-

шәбез,нәтиҗәләр ясыйбыз.)  

4.Сорауларга җаваплар бирү.

Әйдәгез әле,мин сезгә алдан сораулар яздырган идем,шуларны тыңлап китик.

 -наркотиклар зыянлымы?

 -чәй белән кофеда үзенең тәэсире буенча

наркотикка якын торган матдәләр бар дип ишеттем.Бу дөресме?

 -кайбер кешеләр:”наркотикларны 1-2 кулланудан бернинди зыян юк”,-диләр.Сез моның белән килешәсезме?

   Нәтиҗә ясау.  

5.Наркотикка сүз бирү.  

6.”Язмышыңа үзең аяк чалма” драматик күренешне карап анализлау.

-ни өчен Айдар шундый юлга баскан?

-шундый кешеләр белән дуслашырга ярыймы?

-Айдар иптәшенә нәрсә дип әйтергә тиеш иде?

7.Наркотик матдәләрнең тәэсир итү механизмын аңлатып үтү.

  1стадия.           2стадия.                 3стадия.

Наркотиклар-   физик һәм                 шәхеснең

ны даими          психик бәйлелек      таркалуы

куллану хас.     синдромы барлык-   күзәтелә.

                          ка килгән.

                           

              Билгеләре.

Канәгатьсез-       наркотик ту-          наркотик-

лек хисе,нарко-  рында уйлый,        сыз тора

тик турында       наркотикның         тора ал-

уйлый.                дозасы һәм ка-       мый,җи-

                            бул итү ешлыгы    наять кы-

                            арта,көчле авыр-    лырга

                           ту “ломка”баш-       әзер.

                           лана.

Ә хәзер мин сезгә Актанышта нарколог ярдәмчесе булып эшләүче авылдашыбыз Җүәйрә апагызның сүзләрен җиткерәм:

“Күптән түгел бер авыру китерделәр,аңа                   20 яшь,көчле агулану кома хәленә китергән.

“Күз алдымда чебен очкан кебек,”ди.Күз бәбәге зурайган,башы авырта,аяклары сызлый,кан басымы түбән,тән тиресе зәңгәрләнгән иде.Аңы ачык түгел,көзән җыера.Аны комадан чыгару өчен өч көн көрәштек.Ләкин хәл бик аыр иде.Авыруның эче күбә,тиредәге тамырлары киңәя,тиресе саргая,куллары калтырый,башы бик нык авырта,мускуллары,сөякләре сызлый.

Авыруда ниндидер борчу-курку хәле.Килеп ун көн узгач,ул үлде.Менә нинди хәлләр була,балалар.

8.Авыл фельдшеры Закирова Р.га сүз бирү.

9.Укытучының йомгаклау сүзе.

Наркоманнар тормышы турында бик күп әсәрләр язылган,фильмнар иҗат ителгән.

Менә шуларның берсе-Р.Төхфәтуллинның

“Упкын”кинофильмы.Геройларның берсе Гөлнара язмышы аша автор наркоманиянең үлемгә китергәнен күрсәтә.

Хөрмәтле кунаклар,укучылар!Бүгенге тәрбия

сәгатебез шуның белән тәмам.Анда чыгыш ясаучыларның һәрберсенә бик зур рәхмәт!

Әйтелгән киңәшләребез сезгә юл күрсәтеп торсын!Наркоманиягә беркайчанда,беркайда да урын булмасын!Язмышыгызга үзегез аяк чалмагыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Класс сәгате

Класс сәгате...

Класс сәгате "Экологик ситуацяләр"

  Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларгаомтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйльфикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү....

“Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.” класс сәгате.

Материал для проведения классного часа....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Класс сәгате "Көндәлек режим"

Бу класс сәгате балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен үткәрелә....