Класс сәгате "Экологик ситуацяләр"
классный час (2 класс) по теме

    Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга

омтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль

фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү.

Җиһазлау: тактага уенның темасы,планы,төрле плакатлар эленеп куела.

Презентация “Экологик ситуацияләр”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_kvn.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга

омтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль

фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү.

Җиһазлау: тактага уенның темасы,планы,төрле плакатлар эленеп куела.

Презентация “Экологик ситуацияләр”.

                                                   Барышы:  

  -Исәнмесез,кадерле балалар! – Әйтегез, әле, быел Татарстанда нинди ел игълан ителе? (Экранда эмблема).  Шул уңайдан без уен- кичә оештырабыз.Сезне Экологик КВН уенына килүегез белән тәбрик итәм.Нәрсә ул экология?Экология-тере организмнар белән тирәлек арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнә торган фән.Экологик белемнең җитәрлек булмавы әйләнә-тирәлектә күрелмәгән үзгәрешләргә китерә.

Минемчә,табигатьне аңларга,яратырга өйрәтү-укучыларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе.Чөнки яшьтән үк әйләнә-тирә,хайван-нар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү-бик кыен эш.Әйе,табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз,аны саклый белергә дә кирәк.Ә моңа табигатьне белү-аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.Шуңа күрә без экологик уен уздырырга уйладык.

 Бу уен- гаҗәеп серле,табышмаклы,күпкырлы табигать дөньясының бер почмагын ачарга омтылу.Әйдәгез,рәхим итеп табышмаклар һәм могҗизалар иленә!Бу уенның девизы итеп мин сезгә Җәвад Тәрҗемановның

“Табигать китабы”шигырен укып китәм.

 Әйдәгез урманга һәм кырга

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур,гаять бай.

Анда бар:Җир,Су,Күк,Кояш,Ай.

      Йөрибез урманда,аланда,

     Җәнлекләр,кош-кортлар күп анда.

     Хуш исле чәчәкле җөмләләр,

     Нокталар урнына гөмбәләр.

Биредә сүзләрнең яме бар:

Исе бар,төсе бар,тәме бар.

Кайберсен авызга кабасың,

Искиткеч ләззәтен табасың.

    Хәтта син йомсаң да күзләрне,

    Укыйсың бу тере сүзләрне.

   Әнә бит сандугач чүтелди:

   “Кошларга тияргә түгел”,-ди.

    Чишмәдә салкын су чылтырый:

   “Эчәсең килмиме?”-дип сорый.

Бал корты,безелдәп,бал җыя.

Тирәндә кырмыска бер оя.

Битләрне иркәли йомшак җил,

Гүзәл ул мәңгелек Туган ил!    

   Әйе,кеше туган якны,аның табигатен ямьле булганга,рухи һәм матди азыкка(эчәр суы,туеныр азык,киенергә кием,җылы-нырга агач,нефть-газга)юмарт булганга ярата,мәхәббәт хисен җырларына салып җырлый.Димәк,Табигать-анабыз безне туендыручы,яшәргә көч-дәрт

бирүче дә.Кеше-табигать баласы,аңа туу һәм тереклек итү өчен,Җир,Су,

Һава,Кояш кирәк.

Бүген без табигать турында киң итеп сөйләшербез.Кеше белән табигать арасында нинди бәйләнеш бар,шул һәм башка сорауларга җавап эзләрбез.

Шулай итеп,безнең бүген ике команда “Табигать дуслары”һәм “Яшеллек сакчылары”көч сынашачак.Уенны бәяләп баручы жюри белән танышып китәбез.

КВН ны башлыйбыз!Ә хәзер командалар үзләре белән таныштырып китсеннәр.

“Табигать дуслары”:

Яратабыз җир тереклеген,

Табигать дуслары без!

Саклыйбыз Җирне,яклыйбыз

Тереклекне бетермәбез!

“Яшеллек сакчылары”:

Саклыйбыз язын уянган

Тал-тирәкләр бөресен,

Бөҗәкләрне-ерткычларны-

Яратабыз барысын!

Алып баручы:Бик әйбәт!Ә хәзер беренче конкурс.

1конкурс.Сорау-җавап. “Табигать дуслары”на.

1.Нинди кошның теле иң озыны?(Тукран ,15 см)

2.Чишмәләргә су каян килә?(Җир асты суларыннан)

3.Юл буендагы дару үләне?(Бака яфрагы)

4.Планетаның “үпкәләре”дип нәрсәне атыйлар?(Урманны,агачлар кислород бүлеп чыгара)

5.Агачны куактан ничек аерырга?( агачның кәүсәсе бер генә,куакныкы – күп)

6.Агачлар кышын үсәләрме?(юк)

7.Безнең якларда елга буенда үсә торган агач,ул бик сыгылмалы,җилдә ботаклары түбән иелә.(Тал)

  “Яшеллек сакчылары”на.

1.Кайсы кош барысыннан да тизрәк оча?(Яр карлыгачы)

2.Яз көне иң алдан чәчәк атучы үсемлек?(Үги ана яфрагы)

3.99 авырудан шифалы дару үләне?(Мәтрүшкә)

4.”Урман санитары”дип нинди кошны атыйлар?(Тукранны,бер көнгә 100мең

корткычны юк итә ала)

5.Ни өчен наратның аскы ботаклары корый,ә чыршыныкы яшел булып тора?(Нарат яктылык ярата)

6.Филләр йөзә беләме?(Әйе)

7.Корабльләр төзүдә нинди агач файдаланыла?(Нарат)

2конкурс.Сөйләгәнне-танып бел.”Табигать дуслары”на.

           Тасвирлап бирүдән агачны һәм хайванны танып белергә.

    Әлеге агач борынгы риваять һәм әкиятләрдә тасвирланган.Борынгы славяннар аны күк күкрәү һәм яшен алласы Перунуга багышланган сихер агачы дип санаган.Әлеге алланың статуяларын да аңардан уеп ясаганнар

һәм агачның үзен дә Перуну агачы дип йөрткәннәр.Кәүсәсе бик юан,ботак-лары,таза мускуллы куллар сыман,борылмалы һәм юан,яфраклары нык уемтыклы.Агачы-төзү эшләрендә,җиһаз ясауда,ә яшь агач кайрылары-эч киткәндә,яфрагы помидор яки кыяр тозлаганда кулланыла.Чикләвеге-терлек азыгы.Бу агач-гайрәтлелек,ныклык,көч-куәт билгесе булып санала.Үзагачы аеруча нык,бүрәнәсе суда череми,ә бәлки,кара төскә кереп,тагын да катыла-на гына.Борынгы греклар аны Җир йөзендә иң беренче пәйда булган агач дип санаган.(Имән)

   Бу ерткыч хайван.Аларны  урманнарда,тауларда да,тундрада яисә далада да,хәтта чүлдә дә очратырга мөмкин.Алар-бик оста аучылар.Алар гадәттә хәлсез,авыру яки имгәнгән хайванны тоталар.Шуның белән урманга һәм анда яшәүчеләргә файда китерәләр,авырулар таралуга юл куймыйлар.Шуңа күрә аларны “урман санитарлары”дип атыйлар.Ә кайчакта алар сарык,сыер көтүләренә һөҗүм итәләр һәм зур зыян да китерәләр.Кышын алар берләшеп көтү булып йөриләр,яз җиткәч көтү таркала.Апрель аенда аларның 5-12 балалары туа.Язын һәм җәен алар тычкан,кош,куян аулый.Ә балары үскәч,алар, бергәләп,поши,кабан дуңгызы,болан кебек эре хайваннарны аулыйлар.Алар-бик акыллы һәм сак.Үзенә куркыныч янаганны сизеп ул урыннан озак вакытка китеп бара,балаларын да башка урынга илтеп

яшерә.(Бүре)

“Яшеллек сакчылары”на.

  Яфраклы урманнарда каралҗым кәүсәле,искитмәле бер агач очрый.Июнь ахыры-июль башларында аның хуш исле чәчәге исе бал кортларын ерактан ук үзенә җәлеп итә.Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый.Бер төп агачы 1га карабодай басуы биргән кадәр бал бирә.

Шәһәрләрне яшелләндерүдә дә аңа тиңләшердәй агач юк.Яфраклы ботаклары кыш көне терлек азыгы буларак файдаланыла.Чәчәкләреннән әзерләнгән төнәтмә-салкын тиюне тир чыгарып дәвалый торган бик борынгы дәвалау чарасы.Чәчәкләре азык һәм кондитер сәнәгатендә кулланыла.Орлыгында 12 процент тирәсе миндаль мае сыман май бар.

Йомшак үзагачыннан кашык,уенчык,аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш.эшлән-мәләр ясала.(Юкә)

  Бу хайван-иң гадәти ерткыч.Ул кечкенә эт зурлыгында,әмма танавы таррак,колагы очлаеп тора.Аларны урманда да,котыпта да очратырга була.Кайда яшәүләренә бәйләнешле рәвештә алар төрле авырлыкта була.Далада яшәүче кечкенә 3-4 кг авырлыкта,урманныкы 6-8 кг,котыпныкы зуррак 12-15 кг авырлыкта була.Аларның төсләре дә төрлечә.Җирән төстәгеләре күбрәк очрый,тагын көрән,көмеш каралары була.Ул арт аякла-

рына басып йөрергә,сикерергә,әйләнергә мөмкин.Читтән караганда аны бии дип уйлыйсың.Чынлыкта ул шулай кар астында йөгерешкән тычканнарны тыңлый.Тавышларын ишетүгә ул аларны хәзер эләктереп ала.Ул бака,кәлтә,

эре бөҗәкләр дә ашый,ә шулай да аның төп ризыгы-тычкан.Бер ел эчендә ул 2-3 мең тычканны юк итәргә мөмкин.Барлык әкиятләрдә дә аны хәйләкәр итеп тасвирлыйлар.(Төлке)

Алып баручы:Табигать дөньясында һава торышы белән бәйле күренеш-ләр фасылдан фасылга яки айдан айга гына түгел,бәлки көне-сәгате белән дә үзгәреп торалар.Бу үзгәрешләрне алдан белеп-чамалап кую барлык кешеләр өчен дә кирәкле.Шуңа күрә дә табигать календаре авыл җирләрендә элек-электән үк киң файдаланылган.Табигать календареның нигезен халык сынамышлары тәшкил итә.Алар якын көннәрдә,шулай ук ераграк срокларга һава хәлләренең ничек булачагы,агымдагы яки киләсе елларда ашлык,яшелчә,

җиләк-җимешләрдән нинди уңыш көтелүе хакында прогноз ясауга,алдан ук

хәбәр бирүгә хезмәт итәләр.Хәзер мин сезгә Илдус Гыйләҗевның “Җир китабы” дигән шигырен укып китәм.

      Табигатьнең холкын аңлый белгән

      Кеше җирне дөрес эшкәртә.

     Борынгыдан килгән сынамышлар

     Күп нәрсәне алдан искәртә.

            Миләш уңган елны арыш уңа,

            Эссе җәйдә тары котыра.

            Туганда ай туры утырдисә,

           Иртәгә үк яңгыр тотына.

Каен бөреләре яшелләнсә,

Басу сөреп чәчәм бодайны,

Ябынуга балан туй яулыгы-

Чәчеп куям карабодайны.

          Чык төшмәсә,кичкә болыт килә,

           Көньяк җиле коры булучан.

          Яфрак селкенсә дә мәгънә эзлим,

          Җир кешесе сизгер торучан.

Табигатькә шулай яраклашам,

Зирәк әйтелмешләр аркылы.

Алар ялгыштырмый,аларда бит

Кырык буын кеше акылы.

          Сынамышның юктыр үз авторы,

         Җир китабы күмәк языла.

         Олы бәхет,әгәр шул китапка

         Кертә олсаң өлеш аз гына.

Менә хәзер сезне сынап карыйк инде.

Сез сынамышларны беләсез микән,аларга ышанасыз микән, шуны тикшереп карыйк әле.Хәзер мин  һәр командага 5шәр сынамыш әйтәм,дөресрәге яртысын әйтәм ә сез дәвам итеп китәрсез.Башладык!

3 конкурс. Сынамышлар.

1.Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә,(көн суыта)

2.Кыш карсыз булса,(җәй ярлы була)

3.Тавыклар туфракта коенса,(яңгыр явачак)

4.Кояш баеганда яңгыр ява башласа,(тиз туктар)

5.Каен суы күп акса,(җәй яңгырлы килә)

6.Морҗадан чыккан төтен аска төшсә,(көн җылыга)

7.Язгы ташу көчле булса,(иген уңар)

8.Кояш кыш көне кызарып чыкса,(салкынга)

9.Мәче югары менеп ятса,(салкынга)

10.Иртә белән чык күп төшсә,(бик эссе булыр)

Булдырдыгыз!Сынамышларны да әйбәт беләсез икән.Безнең жюри һәр конкурска нәтиҗә ясап бара.

Ә хәзер чираттагы конкурсыбыз-“Экологик ситуацияләр”.

4конкурс “Экологик ситуацияләр”. Презентация.

Алып баручы:            Чираттагы  конкурсыбызны канатлы дусларыбызга багышлыйбыз.Без барыбыз да кошларны бик яратабыз,алар кешеләргә,табигатькә зур файда китерә.Кошлар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр,сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр.Хәзер мин кош турында кыскача аңлатма укып китәм ,сез нинди кош турында сүз барганын белеп,шул кошның исемен белергә тиешсез..Шулай итеп,башладык!

5конкурс.Нинди кош?

1.“Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши.Алар-төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар.Оялары-тәрәзә башында,йорт кыегында,ташландык сыерчык оясында,абзарда,агач куышында.Ул җәенә өч  тапкыр бала чыгара.Җиләк-җимеш  агачларындагы бөҗәкләр,чүп үлән орлыклары белән туклана.”(чыпчык)

2.“Бөрчек-бөрчек яшькелт ,шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның

Җырын сокланып тыңлыйсың.Алар дус,тату яши.Ул-игенче ярдәмчесе.Җәй буена уннарча мең корткычны юк итә.Кырлар игеннәрдән бушап калгач,сал-кын көзге яңгырлар сибәли башлагач,көньякка китәләр.”(сыерчык)

3.“Нәни кошчык,парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә,канатларын тиз-тиз җилпеп,зәңгәр күктә югалгандай була.Үзе кеп-кечкенә,ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә.Җирдә- язгы сулар тавышы,һавада-аның җыры.Бәлкем ул игенчеләргә сабан ашлыгы чәчәр вакыт җитә дип хәбәр саладыр.”(тургай)

4.“Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашарга эзли.Кайры ярыкларында кыш- лаган бөҗәкләр белән туклана.Бу кошның бер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындыра,миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.Ул җәй көне ике тапкыр сигезәр-унар бала чыгара.Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк.”(песнәк)

Хәзер капитаннарны бәйгегә чакырам. Рәхим итегез!Башта берегез,аннары икенчегез җавап бирер.Киттек.

1.Дөньядагы иң зур кош нинди?(Африка тәвә кошы)

2.Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә?(казлар)

3.Иң күп ашаучы кош?(песнәк)

4.Кайсы кош каты тешли?(кошларның теше юк)

5.Нинди кош тавышсыз оча?(ябалак)

6.Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга?(саескан)

7.Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә?(карлыгач)

8.Сан буенча иң күп таралган кошлар?(чыпчыклар)

9.Нинди кош үз балаларын бер дә карамый?(күке)

10.Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?(кара каргалар)

11.Сандугачны икенче төрле исеме ничек?(былбыл)

12.Кайсы кошның койрыгы тормышы өчен әһәмиятле?(тукран)

Алып баручы:Кошлар турында белемегез бик тирән икән.Кошларны саклауга игътибарыбызны тагын да арттырыйк.Без игътибарлы булсак,

кошлар да туган ягыбыз табигатен саклауда зур ярдәм итәрләр.

 Ә хәзер җюри безгә нәтиҗәләрне әйтер,җиңүчеләрне билгеләр.

        Әйе,кеше хуҗа шушы җиргә.

       Җир язмышы Адәм кулында.

       Хуҗа була белгән онытмасын

       Табигатьнең ул бит Улы да.(Акъегет)

Кадерле балалар.табигатьне ярата,аның матурлыгын тоя белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый.Балалар сез дә шәфкатьле,миһер-банлы,мәрхәмәтле булып үссәгез иде.

Без

   табигать

        балалары

                   

                          экологик КВН   

 

                                           Укытучы: Кашапова Р.И.              

                                               

                                                                    

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Класс сәгате

Класс сәгате...

“Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.” класс сәгате.

Материал для проведения классного часа....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Класс сәгате "Көндәлек режим"

Бу класс сәгате балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен үткәрелә....