Класс сәгате
классный час по теме

Нуриева Гульзифа Робертовна

Класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klassnyy_chas_beznen_khokuklarybyz.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате

Тема: Минем хокукларым

Максат:

  1. Укучыларны кеше хокуклары, бала хокулары төшенчәсе белән таныштыру.
  2. Үз хокукларың турында белемнәрне киңәйтү.
  3. Хокукый алымнар белән проблемалы ситуацияләр чишәргә өйрәтү.

Җиһазлау: интерактив такта, төркемнәрдә эшләү өчен өстәлләр; өстәлләрдә фломастерлар, урталары төрле төсләр белән буяп ромашка ясалган ватман битләре,  (төркем санынча);биремнәр салынган конвертлар.

Әзерлек этабы: Төркемнәргә аеру:кабинетка кергәндә укучылар кайсы өстәл артына  күрсәтүче төсле кәгазь тасмалар сайлыйлар(тасма төсе ромашка уртасының төсе белән туры килергә тиеш).Бөтен төркем исеменнән чыгыш ясаячак җитәкчене  билгеләү.

Дәрес барышы:

I. .Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы:

1. Уку мәсьәләсен кую:

- Ничек уйлыйсыз балалар, сезнең нинди хокукларыгыз бар?

- Ә сез аларны ничә яшьтән куллана аласыз?

- Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

(Безнең хокукларыгыз турында)

  (слайд №1).

-Бүген без кеше туганнан алып балигъ булганчыга кадәр нинди хокукларга ия булуын, икенче төрле әйткәндә сезнең хокукларыгыз турында сөйләшербез.

Әңгәмә

1.Әйдәгез ачыклыйк әле, нәрсә ул кеше хокуклары?

Хокук – үзара бәйләнешләрдә барлык кешеләр өчен дә мәҗбүри булган юридик нормалар (кагыйдәләр) системасы ул.( слайд №2)

Кеше хокуклары нигезендә ике төп кыйммәт ята:

  • Кешенең дәрәҗәсе, яхшы сыйфатлары
  • тигезлек

Балалар барлык төр кеше иркенә һәм хокукына ия, ләкин зурларга караганда үз хокукларын яклау мөмкинлекләре азрак булганлыктан аеруча хокукый яклауга мохтаҗ.

  • 1959 елда -   Бала хокуклары турындагы Декларация
  • 1989 ел – Бала хокуклары турындагы Конвенция                                  

*БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан кабул ителгән

  • 1998 ел  - «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында » Федераль закон кабул ителде. (слайд №3).

2. Төркемнәргә сораулар:

- Бу документларда “бала” сүзе кемнәргә кагыла?

( 18 яшькә җитмәгән һәр кеше).( слайд № 4).

3.  «Кеше хокукы” төшенчәсен ачыклау.

 Хәзер уйлап карыйк әле: нәрсә икән ул кеше хокуклары?

Кеше хокукы ул- нәрсә дә булса эшләү, билгеле бер гамәлләр кылу, нәрсәгә дә булса ия булу мөмкинлеге. ( слайд № 5 ).

Менә шушы кеше хокуклары җыелмасын без сезнең белән “Хокуклар кыры” дип атарбыз.

Төркемнәрдә эш.

Сезнең өстәлләрдә ромашкалар ята.Алар барысы да кырда үскән һәм сезнең өчен хокуклар кырыгызның символы булып торыр.

  1. Бирем. Һәр төркем фикерләшеп ромашка таҗларына үзләре ия булган хокукларны язып “Хокуклар кыры”н төзесен.
  2. “Хокуклар кыры” проектын төзү. (3-5 мин.).
  3. Һәр төркем үз проектын яклый һәм гомуми стендка урнаштыра.
  4. Баланың хокуклар кыры белән танышу.( слайд № 6). (Әлеге слайдта баланың конституцион хокуклары бер бөтен итеп җыелган.Ул бер зур кыр итеп оештырылган. Шул рәвешчә аерым ромашкалардан тәзелгән бер бөтен картина күз алдына килеп баса).

      -Әхәзер чынлыкта сезнең хокуклар кырыгыз нинди булуын карыйк.Сезнең кырыгыз бу кыр белән нәрсәдә туры килүен һәм әле сезнең нәрсәне белеп бетермәвегезне ачыклыйк. (Интерактив тактада хокуклар кыры. Кызыл төс белән укучылар язган хокукларны, зәңгәр төс белән укучыларда булмаган хокукларны билгеләү).

  1. Бирелгән рәсемнәрдә нинди хокуклар күрсәтелгәнен билгеләү.(слайдлар № 7,8,9,10).

-Биредәге слайдта нинди хокуклар сурәтләнгәнлеген ачыкларга кирәк.Ягез, кайсы төркем җитезрәк?

Практик эш.

Безнең эшебезнең алдагы этабы практик. Сезнең алда конвертлар. Аларда төрле ситуацияләр язылган. Төркемнәрдә фикерләшеп сез чишелешне табарга тиеш.ләкин шуны искәртәсем килә: еш кына конфликлы ситуацияләр туа. Бигрәк тә ата-аналар белән аңлашылмаучанлык тууы кызганыч.Бу ситуацияләрдән чыгу юлын табуыгызны телисе килә.

1. Ситуацияләр чишү һәм аларны укып ишеттерү. Төркемнәр арасында тагын да түземлерәк, тагын да гаделрәк, тагын да җаваплырак булырга өйрәтер дискуссия.

Йомгаклау.

Нәтиҗәләр ясыйк.Бүгенге сөйләшү бала, кеше хокукларын белү һәм саклау безне тагын да иреклерәк, дип ышанып калам.

Гаиләләрегездә җылылык , шатлык, имнлек булуын телисе килә. Тормышыгызда проблемалы ситуацияләр азрак булсын иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Класс сәгате "Экологик ситуацяләр"

  Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларгаомтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйльфикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү....

“Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.” класс сәгате.

Материал для проведения классного часа....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Класс сәгате "Көндәлек режим"

Бу класс сәгате балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен үткәрелә....