Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)
план-конспект урока по математике (4 класс) на тему

Вахитова Залина Назифовна

 

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.

Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. Монда сәламәтлек өчен файдалы һәм тискәре йогынты ясаучы факторлар чагылдырыла. Балада сәламәт яшәүгә омтылыш тәрбияли.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Класс сәгате:

(2 сыйныф)

                                                                                                    Төзүче: Вахитова З.Н.              

2012 – 2013 нче уку елы

Максат: Яңа сүзләр белән таныштырып, укучыларның сүз байлыгын арттыру; өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: карточкалар, компьютер, таблицалар.

Кулланылган әдәбият:

  1. Гигиена һәм сәламәтлек. А.Г.Хрипкова, Д.В.Колесов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
  2. Әхлак дәресләре. В.С.Казыйханов. – Яр Чаллы, 1998.

Класс сәгате планы:

  1.          Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.
  2. Алынган белемнәрне актуальләштерү.
  3. Уку мәсьәләсен кую.
  4. Уку мәсьәләсен чишү.
  5. Рефлексия.
  6. Өй  эше.
  7. Дәресне йомгаклау.

Класс сәгате барышы:

I. Оештыру өлеше.  Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

(Сыйныфта өч урында кояшлы көн, болытлы көн, давыллы көн сурәтләнгән рәсемнәр.Укучыларга аларның кәефенә туры килгән рәсем янына басарга кушыла.)

- Син ни өчен әлеге рәсем янына бастың?

- Чөнки минем кәефем бик яхшы. (кәефем начар, һ.б.)

 

II. Алынган белемнәрне актуальләштерү.

        1. Сорауларга җавап алу.

- Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.

Әйтегез әле, ә сезнеңчә нәрсә ул сәламәтлек?

Балаларның җаваплары тыңлана ( чиста - пөхтә йөрү, дөрес туклану, саф һава сулау, спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү).

Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим?

Җаваплар:

  • Дөрес туклану;
  • Дөрес йоклау;
  • Спорт белән шөгыльләнү;
  • Шәхси гигиена;
  • Дөрес көн режимы булдыру;
  • Тәмәке тартмау, сыра эчмәү.

   

2. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Сезгә өй эше итеп бирелгән ситуацияләргә диалог төзеп килергә бирелгән иде. Əйдәгез, шуларны тыңлап китик.

1. Хастаханәдә ятучы дустыгызга шалтыратып, аның хәлен, ничәнче палатада ятуын, ничек дәвалаулары турында белешегез.

2. Мәктәпкә шалтыратып, башыгыз авырту сәбәпле хастаханәгә баруыгыз турында әйтегез.

3. Табибны өегезгә чакыртыгыз.

4. Урамда дустыгыз белән очраштыгыз. Аның авызында тәмәке. Сез аңа тәмәкенең зарары турында аңлатагыз.

(Балаларның диалоглары тыңлана. Аларның үзара сөйләшү әдәбенә игътибар ителә.)

III. Уку мәсьәләсен кую.

        Без, бүген, сезнең белән сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын ныклап тагын бер кат карап үтәрбез. Иң беренче минем сезнең үз фикерегезне беләсем килә. Шуның өчен бер уен тәкъдим итәм.

Уен уйныйбыз. “Файдалы-зарарлы” (презентация)

(Балалар зарарлы, файдалы дип хор белән җавап бирергә тиешләр)

         - ятып уку ... (зарарлы)

- якты утка карау (зарарлы)

- күзләрне иртән юу (файдалы)

- телевизорны якыннан карау (зарарлы)

- күзләрне бәрелүдән саклау (файдалы)

- кишер, петрушка ашау (файдалы)

- күзләрне пычрак куллар белән сөртү (зарарлы)

- яхшы яктыртылган бүлмәдә уку (файдалы)

- компьютерда озак уйнау (зарарлы)

- физкультура белән шөгыльләнү (файдалы)

(Балаларга сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм зарарлы булуы аңлатыла)

Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы? (презентация)

  • гимнастика
  • зарядка
  • спорт
  • витамин
  • аэробика
  • көндәлек режим
  • файдалы ризыклар
  • җиләк-җимешләр
  • яшелчәләр
  • саф һава

Сәламәтлек өчен нәрсә зарарлы? (презентация)

  • компьютерда озак эшләү                                                
  •  депрессия
  • телевизор күп карау                                                            
  •  вирус
  • баллы ризыклар                                                        
  • стресс
  • майлы ризыклар                        
  • сыра
  • бактерия                                
  • тәмәке
  • инфекция                                
  • алкоголь

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Текст өстендә эш.

Текстка керешкәнче, яңа сүзләр белән танышыйк:

Тукланырга

Таләп

Даими                                        

Чыныктыру

Истә тотарга

Җилләтергә

         (Яңа сүзләрнең мәгънәсе укучыларга аңлатыла.)

Сәламәтлек – зур байлык

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.

Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.

Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.

Хәзер текст буенча сорауларга җавап бирербез:

- Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк?

- Нинди ризыклар файдалы?

- Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле?

- Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк?

- Ə җәен нишләргә кирәк?

- Сәламәт булу өчен нишләр эшләмәскә кирәк?

- Сәламәтлек турында текстта нинди мәкаль бар?

Уен. “Дөрес-дөрес түгел”. (Тактада дөрес, дөрес түгел сүзләре беркетелә, бер укучы такта янына чыга, укучылар аңа тексттан гыйбарәләр әйтәләр, ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә карап, “дөрес” яки “дөрес түгел” сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)

Уен. ” Могҗизалар кыры”

1. Бирем: 10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный. Бу нинди уен? (баскетбол)

2. Атаклы шахматчаның фамилиясе. (Каспаров)

3. Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр. (тимераяк)

4. Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар. Бу нинди уен? (футбол)

5. Сәламәтлек өчен бик зарарлы. (тәмәке)

Пантомима.

А) Укытучы хәрәкәтләр ярдәмендә спорт күнегүләрен тасвирлый (чаңгыда шуу, гер күтәрү, велосипедта йөрү, сикергеч бау белән сикерү, футбол, хоккей уйнау, волейбол, теннис уйнау, баскетбол уйнау, суда йөзү, штанга күтәрү һ.б.). Калган укучылар хәрәкәтләрне сүз белән әйтеп бирә.

 Б) Укытучы ролен укучы башкара.

Мин башлыйм. Син дәвам ит.

(Мәкальләр өстендә эш. Балаларга карточкалар таратыла, аларның үз карточкасында язылган мәкальнең азагын әйтергә тиешләр)

Саф һава – (тәнгә дәва).

Саулык – (зур байлык).

Сәламәт тәндә – (сәламәт акыл).

Таза булсаң – ( таш та ярып була).

Авыру ишектән керә – ( энә тишегеннән чыга).

Авыруга алтын карават та – (ярдәм итмәс).

Бурычын яшергән бөлгән – (авыруын яшергән үлгән).

Байлыкның башы – (тазалык).

Матурлык – (сәламәтлек билгесе).

V. Рефлексия.

Диалог төзү. “Спорт безнең тормышыбызда”. (китапларда: укытучы укучыларга ачык китап рәсеме ясалган кәгазь битләре тарата, укучылар шул китапларда диалог төзергә һәм парларда сөйләшергә тиешләр)

- Син спорт яратасыңмы?

- Сиңа нинди спорт төре ошый?

- Әтиең нинди спорт төре белән шөгыльләнә?һ.б.

 VI. Өй эше.

Үзегезгә ошаган спорт төре турында 8-10 җөмләле хикәя төзеп килергә.

VII. Дәресне йомгаклау.

        Балалар, сезнең киләчәктә дә сәламәтлек агачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләрегездәге алсулык һәм шатлык кимемәсен. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сәламәтлек -зур байлык

Слайд 2

Файдалы - зарарлы ятып уку. - ятып уку - якты утка карау - күзләрне иртән юу - телевизорны якыннан карау - күзләрне бәрелүдән саклау - кишер, петрушка ашау - күзләрне пычрак куллар белән сөртү - яхшы яктыртылган бүлмәдә уку - комп ь ютерда озак уйнау - физкультура белән шөгыльләнү .

Слайд 3

Сәламәтлек өчен нәрсәләр файдалы? гимнастика зарядка спорт витамин аэробика көндәлек режим файдалы ризыклар җиләк-җимешләр яшелчәләр саф һава

Слайд 4

Сәламәтлек өчен нәрсәләр зарарлы? компьютерда озак эшләү телевизор күп карау баллы ризыклар майлы ризыклар бактерия инфекция агрессия депрессия вирус стресс сыра тәмәке алкоголь

Слайд 5

Сорауларга җавап бирегез Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк? Нинди ризыклар файдалы? Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле? Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк? Ə җәен нишләргә кирәк? Сәламәт булу өчен нишләмәскә кирәк? Сәламәтлек турында текстта нинди мәкаль бар?

Слайд 6

Могҗизалар кыры 10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный. Бу нинди уен?

Слайд 7

б а с к е т б о л

Слайд 8

Атаклы шахматчының фамилиясе.

Слайд 9

к а с п а р о в

Слайд 10

Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр .

Слайд 11

т и м е р а я к

Слайд 12

Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар. Бу нинди уен?

Слайд 13

ф у т б о л

Слайд 14

Сәламәтлек өчен бик зарарлы.

Слайд 15

т ә м ә к е

Слайд 16

Сәламәт булыгыз!



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

 Математикадан  ачык дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

4 сыйныф

Тема: Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.

Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                                                              Вахитова Зәлинә Назиф кызы

2014-2015 нче уку елы

Тема

Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.

Дата

21.10.2014

Планлаштырылган нәтиҗә:

Эшчәнлек максаты: Укучыларда калдыклы һәм бөтенләтә бүлүгә беренчел күзаллау формалаштыру.

Белем бирү максаты: Телдән исәпләү, логик фикерләү күнекмәсен үстерү. 

Тәрбия бирү максаты: Балаларда аралашу культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Көтелгән нәтиҗә

Шәхси: хата ясаудан курыкмау, үзбәя кую сәләте булдыру.

Регулятив: тапкырлау  һәм бүлүнең ысулларын , предметларның  үзара бәйләнешен үзләштерү.

Танып-белү: математик гамәлләр һәм зурлыкларны, терминнарның русча әйтелешен аңлау.

Коммуникатив: куелган  сорауларга дөрес җавап  бирә белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру.

Төп төшенчәләр

Калдыклы бүлү, бөтенләтә бүлү, буленүче, бүлүче, өлеш, калдык.

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Ресурслар

Математика  дәреслеге, авторы  А.Л.Чекин,  компьютер, проектор, карточкалар, дәрес өчен презентация.

Төркемнәрне оештыру

Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы:

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап. Оештыру өлеше.

Максат: укучыларның  дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

  • Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

  • Безнең сезнең ничек эшләвегезне, белемнәргезне карарга дәресебездә кунаклар да бар. Әйдәгез кунаклар белән дә елмаеп исәнләшик.
  •  Исәнмесез!
  • Урыннарга тыныч кына утырдык. Дәресебезне дәвам итәбез.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.

Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты: телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә: Тапкырлау һәм бүлү таблицасын, мәсьәлә чишүне искә төшерү.

а) Өй эшләрен тикшерү.

б) Телдән исәпләү өчен биремнәр. (слайд 2,3,4,5)

1. Һәр рәттә артык санны тап:

13  33  53  (63)  73 (саннар 20 гә арта бара)

37  42  47  52  (18) (саннар 5 кэ арта бара)

57  64  59  (14)  66 (1 сан аралаш саннар 2 гэ арта)

2. Капкага тупны керт!

165-45=120           36:6=6

44+27=71              67-13=54

48:6=8                   9*7=63

27*2=54                56:7=8

3. Тапкрылау. 4 санына тапкырлагач чыкмый торган нәтиҗәләрне әйтергә: 30, 18, 38

Регулятив эшчәнлек (укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: калдыклы һәм бөтенләтә  бүлүне аңлату.

Көтелгән нәтиҗә:

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  искә төшерү,

калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне өйрәнү.

Нәтиҗә:калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне эшләү.

  • Ә хәзер әйдәгез алдыгызда яткан конвертлардан 16 түгәрәк алыгыз. Шушы түгәрәкләрне 4 шәрләп өстәлдә бүлеп куегыз.
  • Ничә өлешкә бүлдегез? (4 өлешкә)
  • Һәр өлештә түгәрәкләр саны тигезме (тигез)

Укучылар әлеге язманы тактага чыгып язып куялар.  (16:4=4)

- Әлеге язмада 16 саны ничек атала? (Бүленүче-делимое)

- Ә беренче 4 саны? (Бүлүче-делитель)

- Ә җавапта чыккан сан? (Өлеш-частное)

- Димәк, 16 санын 4 кә төгәл бүленде. Мондый бүлүне без бөтенләтә бүлү (Деление нацело) дип атарбыз.

- Хәзер әйдәгез тактага карыйк. (слайд 6)

Әмир 13 шарны 4 кә тигез итеп бүлеп буламы дип сорый. Әминә юк дип уйлый. Ә сезнеңчә ничек булыр икән. Әйдәгез бүлеп карыйк.

13 түгәрәкне алып 4 кә бүләләр. Нәтиҗәдә укучылар авырлык белән очраша, чөнки төгәл бүленми, 1 түгәрәк артып кала. (Төркемнәрдә эш)

- Нәрсә әйтә аласыз?

Балаларның җаваплары тыңлана. Тактага укытучы әлеге язманы яза (13:4=3 (калдык 1))

- Димәк, балалар, безнең 1 калдык калды. Мондый бүленеш атала безнең калдыклы бүлү (Деление с остатком) дип.

- Балалар, димәк, бүгенге дәресебезнең темасы? (Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.)

- Калдыклы бүлүнең дөрес исәпләнгәнен тикшерергә кирәк. Без моны ничек эшләрбез? Уйлап карагыз әле.

Калдыклы бүлүне тикшерәбез. 4*3+1=13

- Димәк, тапкырлау  таблицасын  белмичә, калдыклы бүлүне эшләп булмый.

- Калдык бүлүчедән зурмы әллә кечкенәме? (кечкенә)

Кагыйдәләрне уку (слайд 7,8).

Тактада помидорларны тигез итеп тарелкаларга бүләләр (парларда тишерәләр) (слайд 9)

МИКС-ПЭА-ШЭА

Укучылар музыка астында бииләр. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Музыка туктауга үзләренә пар табалар. Бер-берсенә “5”не бирәләр. Биремне үтиләр:

Һәр рәсемгә туры килүче чишелешне табарга. (слайд 10)

Чиратлап үз пары белән җавапларны алышалар.  

РЕЛЛИ РОБИН (кыска җавап, чиратлап)

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге ( логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү)

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту, мәсьәләләр чишүне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: мәсьәләләр чишүне ныгыту.

№ 149, 52 нче бит (телдән)

- Мәсьәләдә сүз ни турында бара? (сосиска)

- Мәсьәләнең соравы? (ничә сосиска пешерелгәнен табарга)

- Таба алабызмы? (әйе) 

4*3=12 (тарелкалардагы сосиска саны)

- Мәсьәләнең соравына җавап табылдымы? (юк) 

- Алга таба нишлибез? (12+2=14)

Дәфтәрләрдә 14 санын 4 санына калдыклы бүлүне эшләү.

№ 150, 52 нче бит (2 багананы эшләү)

Такта алдында эшләнә.

24:6=4                              27:3=9

27:6=4 (калдык 3)           29:3=9 (калдык 2)

Беренче баганадагы бүлү гамәлләрен кара. Аларның кайсысы таблица очрагы булып тора? Бер бүленүче икенчесеннән ничәгә аерыла? Бу сан калдык белән туры киләме? (Җаваплар тыңлана, эшләнгән эшләрнең дөреслеге тикшерелеп барыла.)

№ 152, 53 нче бит ( 2 баганасын эшләү)

(67-1):9= 66:9=7 (калдык 3)

(67-5):9=6 (калдык 8)

(67-2):9=7 (калдык 2)

(67-6):9=6 (калдык 7)

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше)

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

Максаты: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, укучыларда уку эшчәнле-ген мөстәкыйль башкара алу күнекмәләре формалаштыру

Көтелгән нәтиҗә: калдыклы бүлүне эшләү.

Танып-белү эшчәнлеген диагностикалау

Мөстәкыйль эш.

1. Калдыклы бүлүне башкар:

9:4=                50:9 =              76:8=

48:7 =             5:6 =                59:6=

2. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (логик, проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек

6 этап. Рефлексия

Максаты:Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгәннәтиҗә: дәрестәге эшчән-леккә объектив бәя бирә белү,

алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

а) - Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

- Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

- Тапкырлау таблицасын  безгә ни өчен белергә кирәк?

б) Өй эше № 150 (3,4 багана), 152 (3, 4 багана), 52-53 нче битләр. Өстәмә билге алырга теләүчеләргә карточкалар белән дә өй эше бирелә.

б) Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. (Бәя һәм үзбәя)

- Дәрестә үз эшчәнлегегезне ничек бәялисез? Смайликларга карап билгеләгез. Ни өчен?

- Бүгенге дәрестә сезнең барыгызга да карточкалар буенча, ә инде дәрестә актив катнашып, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә ике билге куела.

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Cәламәтлек - зур байлык

Сәламәт яшәү рәвеше ул- спорт белән шөгыльләнү,дөрес туклану. һ. б....

Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык"

Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык"...

"Сәламәтлек – зур байлык" Сыйныф сәгате

Яңа сүзләр белән таныштырып, укучыларның сүз байлыгын арттыру; өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешен...

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...

Сәламәтлек - зур байлык. Здоровье - ценное богатство.

Материал для проведения классного часа в начальной школе по теме здоровье...

Сәламәтлек – зур байлык

Урок родного языка в 4 классе...