"Сәламәтлек – зур байлык" Сыйныф сәгате
план-конспект урока по зож на тему

Яңа сүзләр белән таныштырып, укучыларның сүз байлыгын арттыру; өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Бик-Үти төп гомуми белем  мәктәбе

Сәламәтлек – зур байлык

(Сыйныф сәгате)

                                                                                                Сыйныф сәгате эшкәртмәсен

                                                                                                     4 нче сыйныф укучылары өчен

                                                                                                  башлангыч класс укытучысы

Фәнзилә Фиргат кызы Вәлиуллина

                                                               әзерләде

                                                                                                 

2016 нчы  ел

Максат: Яңа сүзләр белән таныштырып, укучыларның сүз байлыгын арттыру; өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: карточкалар, компьютер, таблицалар.

Кулланылган әдәбият:

  1. Гигиена һәм сәламәтлек. А.Г.Хрипкова, Д.В.Колесов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
  2. Әхлак дәресләре. В.С.Казыйханов. – Яр Чаллы, 1998.

Класс сәгате планы:

  1.          Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.
  2. Алынган белемнәрне актуальләштерү.
  3. Уку мәсьәләсен кую.
  4. Уку мәсьәләсен чишү.
  5. Рефлексия.
  6. Өй  эше.
  7. Дәресне йомгаклау.

Класс сәгате барышы:

I. Оештыру өлеше.  Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, диеп башлыйк әле

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп башланса ул

Күңелләрдә ныграк саклана.

- Исәнмесез укучылар , хәерле көн хөрмәтле кунаклар. Мин Бик-Үти авылы мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Фәнзилә Фиргать кызы  Вәлиуллина булам.

- Укучылар, я әйтегез әле, хәзер тышта елның кайсы фасылы? (яз айлары) Урамда яз, тәрәзәдән кояш елмая. Сезнең алдыгызда ике рәсем, якты кояшлы көн һәм болытлы көн. Ә хәзер такта янына чыгып кәефегезгә туры килгән рәсем янына басыгыз әле , укучылар.

- Син ни өчен әлеге рәсем янына бастыгыз? (Чөнки минем кәефем бик яхшы.)

- Балалар, сез кояшлы көн рәсемен сайладыгыз, димәк сезнең кәефләрегез яхшы, яхшы кәеф белән сыйныф сәгатен  башлап җибәрик.

Димәк, күңелләребез безнең кайсы вакытта күтәренке була соң? (яхшы билге алгач, әти-әниләребез һәм үзебез исән-сау булсак, авырмасак)

II. Актуальләштерү.

        1. Сорауларга җавап алу.

- Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.

Әйтегез әле, ә сезнеңчә нәрсә ул сәламәтлек?

Балаларның җаваплары тыңлана ( чиста - пөхтә йөрү, дөрес туклану, саф һава сулау, спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү).

Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим?

Җаваплар:

  • Дөрес туклану;
  • Дөрес йоклау;
  • Спорт белән шөгыльләнү;
  • Шәхси гигиена;
  • Дөрес көн режимы булдыру;
  • Тәмәке тартмау, сыра эчмәү.

Димәк, укчылар, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? (сәламәтлек)

Әйе,   бүгенге сыйныф сәгатенең  темасы “Сәламәтлек – зур байлык”

III. Уку мәсьәләсен кую.

        Без, бүген, сезнең белән сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын ныклап тагын бер кат карап үтәрбез. Иң беренче минем сезнең үз фикерегезне беләсем килә. Шуның өчен бер уен тәкъдим итәм.

Уен уйныйбыз. “Файдалы-зарарлы” (презентация)

(Балалар зарарлы, файдалы дип хор белән җавап бирергә тиешләр)

         - ятып уку ... (зарарлы)

- якты утка карау (зарарлы)

- күзләрне иртән юу (файдалы)

- телевизорны якыннан карау (зарарлы)

- күзләрне бәрелүдән саклау (файдалы)

- кишер, петрушка ашау (файдалы)

- күзләрне пычрак куллар белән сөртү (зарарлы)

- яхшы яктыртылган бүлмәдә уку (файдалы)

- компьютерда озак уйнау (зарарлы)

- физкультура белән шөгыльләнү (файдалы)

(Балаларга сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм зарарлы булуы аңлатыла)

Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы?  (презентация)

  • гимнастика
  • зарядка
  • спорт
  • витамин
  • аэробика
  • көндәлек режим
  • файдалы ризыклар
  • җиләк-җимешләр
  • яшелчәләр
  • саф һава

Сәламәтлек өчен нәрсә зарарлы? (презентация)

  • компьютерда озак эшләү                                                
  •  депрессия
  • телевизор күп карау                                                            
  •  вирус
  • баллы ризыклар                                                        
  • стресс
  • майлы ризыклар                        
  • сыра
  • бактерия                                
  • тәмәке
  • инфекция                                
  • алкоголь

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Текст өстендә эш.

Текстка керешкәнче, яңа сүзләр белән танышыйк:

Тукланырга

Таләп

Даими                                        

Чыныктыру

Истә тотарга

Җилләтергә

         (Яңа сүзләрнең мәгънәсе укучыларга аңлатыла.)

Сәламәтлек – зур байлык

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.

Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.

Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.

Хәзер текст буенча сорауларга җавап бирербез:

- Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк?

- Нинди ризыклар файдалы?

- Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле?

- Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк?

- Ə җәен нишләргә кирәк?

- Сәламәт булу өчен нишләр эшләмәскә кирәк?

- Сәламәтлек турында текстта нинди мәкаль бар?

Уен. ” Могҗизалар кыры”

1. Бирем: 10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный. Бу нинди уен? (баскетбол)

2. Атаклы шахматчаның фамилиясе. (Каспаров)

3. Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр. (тимераяк)

4. Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар. Бу нинди уен? (футбол)

5. Сәламәтлек өчен бик зарарлы. (тәмәке)

Мин башлыйм. Син дәвам ит.

(Мәкальләр өстендә эш. Балаларга карточкалар таратыла, аларның үз карточкасында язылган мәкальнең азагын әйтергә тиешләр)

Саф һава – (тәнгә дәва).

Саулык – (зур байлык).

Сәламәт тәндә – (сәламәт акыл).

Таза булсаң – ( таш та ярып була).

Авыру ишектән керә – ( энә тишегеннән чыга).

Авыруга алтын карават та – (ярдәм итмәс).

Бурычын яшергән бөлгән – (авыруын яшергән үлгән).

Байлыкның башы – (тазалык).

Матурлык – (сәламәтлек билгесе).

V. Рефлексия.

Диалог төзү. “Спорт безнең тормышыбызда”. (китапларда: укытучы укучыларга ачык китап рәсеме ясалган кәгазь битләре тарата, укучылар шул китапларда диалог төзергә һәм парларда сөйләшергә тиешләр)

- Син спорт яратасыңмы?

- Сиңа нинди спорт төре ошый?

- Әтиең нинди спорт төре белән шөгыльләнә?һ.б.

 VI. Өй эше.

Үзегезгә ошаган спорт төре турында 8-10 җөмләле хикәя төзеп килергә

VII. Дәресне йомгаклау.

        

  • Балалар, сезнең киләчәктә дә сәламәтлек агачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләрегездәге алсулык һәм шатлык кимемәсен. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Исән булыйк,  һәркайсыбыз.

Таң туды, сәламләшик.

Табигатьнең җаны бит без,

Сәламәт булып яшик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык"

Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык"...

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"...

Тәрбия сәгате "Компьютер һәм сәламәтлек"

Ученики очень любят играть на компьютере.Поэтому я провела в своём классе классный час на эту тему....

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...