Сәламәтлек - зур байлык. Здоровье - ценное богатство.
классный час (3 класс) на тему

Материал для проведения классного часа в начальной школе по теме здоровье

Скачать:


Предварительный просмотр:

     

   Максат: 1) укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

               2) сәламәт тормыш алып баруның мөһимлегенә, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклегенә төшендерү;

               3) үз фикерләрен белдерергә, игътибарлы булырга, иртәнге гимнастика күнегүләре өйрәтү;

               4) сөйләм телләрен үстерү;

               

         Үткәрү формасы: сәламәтлек саклау конференциясе

           “Сәламәтлек- зур байлык” папкасына тупланган газета-журнал материаллары.

           Җиһазлау:   стендлар,  сәламәтлек саклау кагыйдәләре, медосмотр нәтиҗәләрен чагылдырган диаграмма, сәламәтлек турында мәкальләр.

                                            Дәрес барышы.

I.Оештыру    1. (Сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле)

   мом.                     –Хөрмәтле кунаклар, конференциядә катнашучылар! Бүген без мәктәп  укучыларының сәламәтлек проблемасы турында уртага салып сөйләшергә җыелдык. Конференциядә сәламәтлек саклау берләшмәләреннән  төрле тән әгъзәлары, балалар табибы, 2,4 нче сыйныф укучылары  катнаша.”Сәламәт яшәү рәвеше” дигән конференцияне ачык дип белдерәм.

II.Төп өлеш.       2.  Россиядә ир- атларның гомер озынлыгы –уртача 65 яшь, ә хатын  кызларныкы 71 яшь тирәсе, ди белгечләр. Галимнәр әйтүенчә, кешенең йөрәге якынча 400 ел тибә ала, ә бөере хәтта 800 елга чыдый икән. Тормыш өчен әһәмиятле берәр әгъзәң сафтан чыктымы, якты дөнья  белән хушлашасың. Күп кеше 40 яшькә кадәр ничек тели, шулай яши: туклануга тиешле игътибар итми, яман гадәтләр белән “дуслаша”

                        Үз- үзенә мондый битарафлыкның тискәре нәтиҗәләре 40-45 яшьләр тирәсендә үзен нык сиздерә башлый. Шуңа күрә сәламәтлегеңә яшьтән үк игътибарлы булырга кирәк. Медицина да һәрвакыт ярдәм итмәскә мөмкин. Табиблар әлеге дөньяда мәгълүм булган 30 мең төрле авыруның 5 меңен генә дәваларга сәләтле.

                       3.  Сүзне балалар табибына бирәбез.Ул җиткерәчәк мәгълүматларны игътибар белән тыңлыйк.

                        Балалар табибы чыгышы:

                       (Ул үзенең чыгышында мәктәп укучылары арасында еш очрый торган авырулар белән таныштыра. Уку елы башында үткән медосмотр нәтиҗәләре буенча түбәндәге авырулар ачыкланган : кариес, миопия, гәүдә торышы бозылу һәм гастрит. Ел дәвамында  авырып калдырылган дәрес һәм аларның диагнозларын әйтә).

                   4.    - Әлеге авыруларның сәбәпләре нинди,? Мондый замана чирләре каян килеп чыга? (күп укучы аз хәрәкәтләнә, спорт белән шөгылләнми диярлек. Көнозын парта артында, кичен компьютер, телевизор артында утыра. Малайлар-кызлар яшьтән тәмәке тарта башлый, сыра эчә һәм бу яман гадәтләрдән арына алмый.

                       Дөрес туклануга игътибар итми, гигиена таләпләрен, көндәлек режимны үтәми.

                       Сез сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен нәрсәләр эшлисез? (укучыларның җавабы тыңлана)

                 

                        5.  Безнең конференциягә “Сәламәтлек саклау оешмаларыннан” төрле тән әгъзалары да килгән. Алар безнең мәктәп укучылары тарафыннан кыерсытылган, сәламәтсезләндерелгән. Аларның сезгә әйтәсе сүзләре бар.

                         Сүз “Теш әгъзасына” бирелә. (Ул тешне саклау кагыйдәләре белән таныштыра. Кагыйдәләрне тактага элеп куя).

                       “ Күз әгъзасы күзләрне саклау кагыйдәләре белән таныштыра. Тактага элеп куя.

                         “Умыртка баганасы” гәүдә торышы бозылу сәбәпләре белән таныштыра. Кагыйдәләрне тактага элә.

                          Бу кагыйдәләрне без үтәргә тырышырбыз.

                         6.  Сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе булып хәрәкәт активлыгы тора. Сүзне мәктәбебез дружинасы спорт секторына бирәбез. Ул спорт яңалыклары белән даими танышып тора һәм сезгә хәзер иртәнге гимнастика күнегүләрен өйрәтер. (конференциядә катнашучылар барысы да күнегүләрне ясыйлар).

 III йомгак.        7. Шуның белән бүгенге конференциябезне ябык итеп белдерәм. Барыгызга да зур рәхмәт. Исәнлектә-саулыкта, бәхеттә-шатлыкта яшик.

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Оздоровительно- развивающий курс «Цветок здоровья»: « Здоровье – главное богатство человека»

Цель курса: сохранение и укрепление  здоровья учеников начальной школы в процессе образовательной деятельности.   Основные задачи:- вызвать у у...

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Cәламәтлек - зур байлык

Сәламәт яшәү рәвеше ул- спорт белән шөгыльләнү,дөрес туклану. һ. б....

Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык"

Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык"...

"Сәламәтлек – зур байлык" Сыйныф сәгате

Яңа сүзләр белән таныштырып, укучыларның сүз байлыгын арттыру; өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешен...

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...

Сәламәтлек – зур байлык

Урок родного языка в 4 классе...