Сәламәтлек – зур байлык
план-конспект урока (4 класс) на тему

Урок родного языка в 4 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_uroka_rodnogo_yazyka.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                          Садыкова Гульсиня Минзарифовна,

                                                                          учитель родного языка первой

                                                                          квалификационной категории

                                   Урок родного языка 4 класс

                                    Сәламәтлек – зур байлык

Белем бирү максаты: текст өстендә эшләү күнекмәләрен ныгыту, инфинитивның барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану.

Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, сәламәтлек турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, карточкалар, үзбәя карточкалары, “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”  аудиоязмасы.

                                        Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру.

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2.  Дежур укучы белән әңгәмә.

3. Фонетик күнегү.

а) Тыңлагыз һәм әйтегез: һәр җөмләдә ничә сүз бар?

 Һәркемнең сәламәт буласы килә.

  Мин көндәлек режимны төгәл үтим.

  Мин спорт белән кечкенәдән шөгыльләнәм.

   б) Чыршыдай биек булыйк,

       Нараттай төз булыйк,

       Зиректәй алсу булыйк,

       Кояштай сылу булыйк,

       Имәндәй таза булыйк,

       Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыйк! Үзбәя.

II.Актуальләштерү.

- Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.

Узган дәрестә сәламәтлек турында текст белән таныштык. Исегезгә төшерегез әле, текстны укый башлаганчы, безгә нинди сорау куелган иде?

- Сәламәт булу өчен, нишләргә кирәк?

-Дөрес, укучылар. Ә нишләргә кирәк соң? Өй эше итеп сезгә шушы сорауга җавапны төрле формаларда әзерләп килергә иде. Кемдер презентация, кемдер рәсем ясыйм диде. Әйдәгез, укучылар үзләрегезнең эшләрегезне безгә дә күрсәтегез әле.

Өй эшен тикшерү. Һәр укучы үз эшен яклый. Үзбәя.

III.Яңа материал өйрәнү.

 1.Дәреснең темасын билгеләү.

 - Кеше өчен иң зур байлык нәрсә ул? Димәк, дәресебезнең темасы нинди? (“Сәламәтлек - зур байлык”.)

2. Карточкалар буенча эш.

а) Сүзләр тәртибен дөресләп, җөмләләр төзү.

Сәламәт, өчен, булу, сакларга, режимны, көндәлек, яратырга, спортны, зарядка, иртән, кирәк, ясарга.

Су, җәен, коенырга, шуарга, кышын, ә, кирәк, чаңгыда, яки, тимераякта.

Тукланырга, һәм, дөрес, вакытында, яшелчә, күбрәк, җиләк-җимеш, һәм, кирәк, ашарга.

Мөһим, фасылына, ел, белү,  киенә, карап.

Җиңел, җәен, кием, кышын, җылы, кирәк, кияргә.

Майлы, ризыклар, кыздырылган, йокы, ашарга, ярамый, алдыннан. Үзбәя.

б) Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыру.

(Укучылар дөрес җавапларны укыйлар.Текст килеп чыга.)

   Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт булу өчен, көндәлек режимны сакларга, спортны яратырга, иртән зарядка ясарга кирәк. Җәен су коенырга, ә кышын чаңгыда яки тимераякта шуарга кирәк. Дөрес һәм вакытында тукланырга, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.  Ел фасылына карап  киенә белү мөһим. Җәен җиңел, кышын җылы кием кияргә кирәк. Йокы алдыннан  майлы, кыздырылган ризыклар ашарга ярамый.  Сәламәтлегегезне саклагыз! Үзбәя.

3. Фигыльнең инфинитиф формасын искә төшерү.

Без сезнең белән ашарга кирәк, шуарга кирәк дибез. Ә бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый соң.

 -Дөрес. Бу фигыль, инфинитив. Барлык, юклык формаларын искә төшеп үтик. Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

Барлык формасы –рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга, -әргә, -яргә, -ярга кушымчалары белән ясала.

Юклык формасы –маска, -мәскә кушымчалары белән ясала. Үзбәя.

4.Тексттан нишләргә? соравына җавап бирүче сүзләрне табу.

(Сакларга, яратырга, ясарга, коенырга,шуарга, тукланырга, ашарга,  кияргә).Үзбәя.

5.Физкультминут.

- Сәламәт булу өчен, укучылар, ял итеп алырга кирәк.

6. Күнегүләр эшләү.

а).Дустыгызга киңәшләр бирегез.
Надо делать зарядку.

Надо бегать по утрам.

Надо гулять на свежем воздухе. Үзбәя.

б). Дөрес җөмләләрне билгеләгез. Кайсы раслау дөрес?

Сәламәт булу өчен иртән зарядка ясамаска кирәк.
Сәламәт булу өчен иртән зарядка ясарга кирәк.
Сәламәт булу өчен, саф һавада йөрергә кирәк.
Сәламәт булу өчен, саф һавада йөрмәскә кирәк.
Сәламәт булу өчен, дөрес тукланырга кирәк.
Сәламәт булу өчен, дөрес тукланмаска кирәк. Үзбәя.

в). Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп, дәфтәрләрегезгә языгыз.
1 нче рәт:
1) Түгәрәгенә, спорт, кирәк, йөрергә.
2)Кыш,чаңгыда, кирәк, йөрергә. Үзбәя.
2 нче рәт:
1)Кечкенәдән, үк, сәламәтлекне, кирәк, сакларга.
2)Ясарга, иртән, зарядка, кирәк. Үзбәя.
3 нче рәт:
1)Киңәшләрен, зурларның, кирәк, һәрвакыт, тыңларга.
2) Кирәк, сакларга, режимны, көндәлек. Үзбәя.

7. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Как скажешь о том, что:

 - утром надо чистить зубы;

- каждый день нужно гулять на свежем воздухе;

- зимой надо одеваться тепло;

- утром надо делать зарядку;

 - нужно больше кушать фрукты и овощи? Үзбәя.

8. “Табышмаклар иленә сәяхәт”. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында табышмакларга җавап табу. Үзбәя.

-Димәк, сәламәт булу өчен, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

9. “Мәкальләр һәм әйтемнәр иленә сәяхәт”.

- Менә без сезнең белән, дәрес буе сәламәтлек турында сөйләштек. Ә сез сәламәтлек турында мәкальләр, әйтемнәр беләсезме? Хәзер мин сезне тикшереп карыйм.

Байлык – бер айлык,(саулык – гомерлек).

Байлыкның башы — (тазалык).

Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк).

Пакьлек сөйгән (сау булыр).

Саф һава — (тәнгә дәва).

Сәламәтлек – җәүһәр, (ләкин тиз югала).

Таза булсаң,( таш та ярып була).

Саулык — (зур байлык). Үзбәя.

- “Пакълек сөйгән сау булыр” дигән мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Әгәр кеше һәрвакыт  үзен чиста, пөхтә йөртә икән, ул сау-сәламәт була.)

10. Сәламәтлек сүзеннән яңа сүзләр ясау.

(Сәләт, ат, кал, ләм, сат, сал, мал, сәлам, тал, тел, тәм). Үзбәя.

IV. Рефлексия.

-Дәрестә сәламәтлек турында сөйләштек. Димәк, сәламәт булыр өчен, нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?

 Нәтиҗә чыгару.

 -Без үзебезнең сәламәтлегебезне сакларга тиешбез.

Үзбәя карточкаларын җыеп алу.

- Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә “5”ле куя.

Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар “4”ле куя.

Кем барысын да аңлады, ләкин дәрестә актив катнашмады, шул үзенә “3”ле куя.

Кем бернәрсә дә аңламады, “2”ле куя. Ләкин андый укучы юк, барыгыз да дәрестә тырышты. Укучыларның рефлексия этабына үзбәя.

V.Өйгә эш бирү.

Сәламәтлекне саклау турында 3 мәкаль язарга. (Сәламәт яшәү кагыйдәләрен сөйләргә.)

  Бергәләп “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын башкару.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Cәламәтлек - зур байлык

Сәламәт яшәү рәвеше ул- спорт белән шөгыльләнү,дөрес туклану. һ. б....

Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык"

Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык"...

"Сәламәтлек – зур байлык" Сыйныф сәгате

Яңа сүзләр белән таныштырып, укучыларның сүз байлыгын арттыру; өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешен...

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...

Сәламәтлек - зур байлык. Здоровье - ценное богатство.

Материал для проведения классного часа в начальной школе по теме здоровье...