Рабочая программа по литературному чтению.(тат)
рабочая программа по чтению (4 класс) на тему

Рабочие программа  для татарских школ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл уку_4_klass.docx26.68 КБ

Предварительный просмотр:

Управления образования исполнительного комитета Альметьевского  муниципального района Республики Татарстан

МБОУ «Бишмунчинская начальная  общеобразовательная школа»

Альметьевского муниципального района   Республики Татарстан

 

                                                                                                                     УТВЕРЖДЕНО

протоколом педагогического совета

от______ _________ 2011 г. № ____

Зав. школы____________   Л.А.Хафизова

 Введено приказом № ____от ____ ________ 2011 г.

Р А Б О Ч А Я       П Р О Г Р А М М А

П О     П Р Е Д М Е Т У    ЛИТЕРАТУРНОЕ ЧТЕНИЕ(тат)

ДЛЯ 4 КЛАССА

(количество в неделю 2 часа, в год –68 часов)

Составитель: Мавлутбаева  А.Х.

 учитель начальных классов

 первой  квалификационной категории

РАССМОТРЕНО

На заседании МО начальных классов,

протокол от _____ ________ 2011 г. № _____

Руководитель  МО ________  Мавлутбаева  А.Х.

4 сыйныф өчен  әдәби уку  фәне буенча программа.

Аңлатма язуы.

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәгъдим ителгән “Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 сыйныф өчен  әдәби уку  дәреслегенә (Р. Х. Ягъфәрова, 2010 ел) һәм татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен программага”  нигезләнеп язылган. Программа материалы  4 сыйныфның укыту планы нигезендә 68 сәгатькә бүленеп, атнага  2 сәгать исәбеннән төзелде.

        

Максат :

  1. Укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
  2. Төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  3. Яңа китаплар белән таныштыруга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
  4. Әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
  5. Әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;
  6. Укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
  7. Әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Дәрестә һәм дәрестән тыш уку һәм сөйләм үстерү (68  сәгать)

Туган якта җәй һәм көз. 5 сәг.

М. Гафури “Ана теле”, И. Гази “Кояш артыннан киткән тургай”, Р. Миңнуллин “Җәйнең яшел аты”, Г. Исхакый “Идел буеның көзләрендә”, Ә. Бикчәнтәева “Көз”. Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, көзге матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Халык авыз иҗаты.  6 сәг.

Татар халык җырлары, бию такмаклары, мәкальләре, әйтемнәре, әкиятләрен өйрәнү, ата-анага, туган илебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре. 23 сәг.

Г. Тукай, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, Х. Туфан, Ш. Маннур, М. Җәлил, И. Гази, Ф. Хөсни, С. Хаким, Г. Бәширов, Ә. Еники, Н. Исәнбәт, А. Гыйләҗев әсәрләре белән таныштыру. Драма жанры, метафора белән таныштыру.

Туган якта кыш һәм яз. 4 сәг.

Кышкы табигатькә, кошларга, хайваннарга  игътибарлы булырга өйрәтү. Укучыларда дөрес һәм сәнгатьле уку, шулай ук бәйләнешле сөйләм күнекмәләре формалаша..

Тәрҗемә әсәрләр. 9 сәг.

Рус, чит ил язучылары иҗат иткән әсәрләр белән танышуны дәвам итү. Сатира белән танышу. Мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү.

Шигърият дәфтәре. 7 сәг.

Габдерәхим Утыз  Имәни әл – Болгари, Дәрдемәнд, Нәҗип Думави шигырьләре белән таныштыру.

Язучылар балаларга. 14 сәг.

К. Насыйри,  А. Алиш, Р. Хафизова, Ш. Галиев, Л. Ихсанова, Н. Дәүли, М. Юныс, Ф. Яруллин әсәрләрен өйрәнү. Укылган әсәрләргә тулы, кыска һәм рәсемле план төзү.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

4 сыйныф ахырында укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия булырга тиеш. Кычкырып уку тизлеге – бер минутка 95 сүз.

Укучылар эшли алырга тиеш:

  1. укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;
  2. әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
  3.  укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзү;
  4. укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар китерү;
  5. хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;
  6. текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;
  7. мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;
  8. укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерү;
  9. һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү.

Укучылар белергә тиеш:

  1. яттан 15 тән  дә ким булмаган шигырь белү;        
  2. 2 - 3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм  мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын һәм сюжетларын;
  3. 6 – 7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2 – 3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлау һәм нинди ситуацияләрдә урынлы кулланылганнарын әйтү).

Уку                           4 класс

Темалар

Дәресләр саны

Үтәү вакыты

Дәреснең максаты

Туган якта  җәй  һәм көз (5 сәг)

1

М. Гафури “Ана теле”

1

М. Гафуриның биографиясе белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү

2

И. Гази “Кояш артыннан киткән тургай”

1

Хикәягә план төзеп, кыскача сөйләргә өйрәтү, сөйләм телен үстерү, туган авылны ярату хисләре тәрбияләү

3

Р. Миңнуллин “Җәйнең яшел аты”

1

Р. Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, матурыкны күрә белергә өйрәтү

4

Г. Исхакый “Идел буеның көзләрендә”

1

Г. Исхакыйның тормыш юлы белән таныштыру, план буенча хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү, сорауларга тулы җавап таләп итү.

5

Ә. Бикчәнтәева “Көз”

1

Ә. Бикчәнтәеваның “Көз” шигыре белән таныштыру, сөйләм телен үстерү, көзге матурлыкны күрә белергә өйрәтү,

Татар халык аваз иҗаты (6 сәг)

1

Җырлар

1

Татар халык җырлары белән таныштыру.

2

Мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар.

1

Татар харык мәкальләре һәм әйтемнәре белән таныштыру, аларның мәгънәләрен аңларга ярдәм итү, ата- ананы хөрмәтләү, әдәплелеккә өйрәтү  

3

Әкиятләр “Өч сорау”.

1

 “Өч сорау “ әкияте белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

4

“Гакыллы хәйлә әкияте”

1

Әкият белән укучыларны таныштыру, план буенча әкиятнең эчтәлеген  тулы җөмләләр белән сөйләргә өйрәтү

5

Әкият “Унөч”

1

Әкият белән укучыларны таныштыру, план буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү, тулы җөмләләр белән сөйләргә өйрәтү

6

Әкият “Каракош”

1

Татар халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү,сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Мәшһүр  татар язучылары  һәм  шагыйрьләре (23 сәг)

1

Г. Тукай “Исемдә калганнар”

1

Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштыру,”Исемдә калганнар” әсәре белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

2

Г. Тукай “Китап”, “Туган авыл”

1

Г. Тукайның тормыш юлын искә төшерү, Г.Тукайның шигырьләре белән таныштыру, туган авылга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү

3

Г.Тукай “Сөткә төшкән тычкан”, “Арыслан илә Тычкан”

1

Г.Тукайның “Сөткә төшкән тычкан”, “Арыслан илә Тычкан” хикәяләре белән таныштыру,

сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, укучыларда әхлаклылык тәрбияләү

4

Г. Тукай “Бәхет”

1

Г. Тукайның “Бәхет” хикәясе белән таныштыру, йөгерек уку күнекмәләре булдыру,

5

Ф. Әмирхан “Ай өстендә Зөһрә кыз”

1

Ф. Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз”әкияте белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү

6

Класстан тыш уку

Бари Рәхмәт иҗаты.

1

7

 Г. Ибраһимов “Яз башы”

1

К. Тинчуринның тормыш юлы белән таныштыру,  “Очрашу” әсәрен уку, сәнгатьле уку өстендә эшләү,

8

Ш. Камал “Курай тавышы”

1

 Ш. Камалның биографиясе белән танышу, Ш. Камалның “Курай тавышы” әсәрен укып таныштыру, укучыларда яхшы сыйфатлар тәрбияләү,

9

К. Тинчурин “Очрашу”

1

Г. Ибраһимовның тормыш юлы белән таныштыру, план төзеп өзекне кыскача сөйләргә өйрәтү, әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү,

10

Һ. Такташ “Кыш җыры”

1

Һ. Такташның “Кыш җыры”әсәре  белән таныштыру, сөйләм телен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту.

11

Х. Туфан  “Илгә сәлам”, “ Сез таныйсызмы?”

1

Х. Туфанның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен сәнгатьле укырга өйрәтү, сөйләм телен үстерү өстендә эшләү

12

Ш. Маннур “Әткәм- әнкәмнең теле”

1

Ш. Маннурның “Әткәм- әнкәмнең теле”дигән әсәреннән өзек белән таныштыру, план төзеп, кыскача сөйләргә өйрәтү, туган телгә, туган илгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү

13

М. Җәлил “Кечкенә дуслар”, “Бакчачы”

1

М. Җәлилнең тормыш юлы белән таныштыру, уку күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү, эш сөючәнлек тәрбияләү.

14

М. Җәлил “ Урман”, “Бер үгет”

1

М. Җәлилнең тормыш юлын искә төшерү, уку күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү, табигатькә сак караш  тәрбияләү.

15

И. Гази “Сиртмәкойрык”

1

И. Газинең Сиртмәкойрык” хикәясе белән таныштыру, йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, кошларга карата сак караш тәрбияләү

16

Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

1

Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”се белән таныштыру, әти- әнинең сүзен һәрвакыт тыңларга кирәклеген аңлату

17

С. Хәким “Ява яңгыр ихласланып ява”, “Тукайга”

1

С. Хәкимнең “Ява яңгыр ихласланып ява”, “Тукайга” шигырьләре белән таныштыру, сөйләм телен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту

18

Г. Бәширов “Язгы сабан туйлары”

1

Г. Бәшировның тормыш юлы , “Язгы сабан туйлары”хикәясе белән таныштыру, кошларга карата сак караш тәрбияләү

19

Ә. Еники “Матурлык”

1

Ә. Еникиның “Матурлык” хикәясе белән таныштыру, сөйләм телен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту,

20

Класстан тыш уку

1

21

Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”

1

Драма әсәрләренең бер төре- комедия белән таныштыру, комедия аша кеше характерының көлкеле, начар якларын күрә белергә өйрәтү.

22

А. Гыйләҗев “Дүртәү”

1

А. Гыйләҗевнең тормыш юлы белән таныштыру, йөгерек,сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту.

23

М.Әмир. Җиргән теле.

1

Йөгерек,сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту.

Туган якта кыш  һәм яз (4 сәг.)

1

Г. Хәсәнов “Декабрь”

1

Балаларда  табигатькә  мәхәббәт  һәм аны  саклау  өчен җаваплылык  хисләре  тәрбияләү, аларда  кыш  турында  образлы  күзаллаулары  булдыру; күзәтүчәнлек  формалаштыру;  сәнгатьле  укырга  һәм сөйләргә  өйрәтү.

2

В.Нуруллин. Бүреләр, үгез һәм без.

1

3

Г. Камал “Масра авылында яз башы”

1

4

Г. Ибраһимов “Шулай итеп, балыкка китмәкче булдык”

1

Тәрҗәмә әсәрләр (9 сәг.)

1

Я.Гримм, В. Гримм “Кызыл Калфак”

1

Укучыларда чит илләр  әдәбияты  белән таныштыру , әкияттән аңлашылган  акыллы фикерне  табарга  өйрәтү;  аларда  образлы  күзаллау  булдыру, иҗади  сәләтләрен  үстерү; рольләргә булеп  укырга өйрәтү.  таныштыру, дөрес уку күнекмәләре формалаштыру, сүз байлыкларын, уку тизлекләрен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту.

2

Х.К. Андерсен “Патшаның яңа киеме”

1

3

А. С. Пушкин Балыкчы һәм балык турында әкият”

1

4

Класстан тыш уку.

1

5

Л. Н. Толстой “Балачак”

1

6

М. Горький “Мин ничек укыдым”

1

7

М. Твен “Том Сойер маҗаралары”

1

8

А. Сент- Экзюпери “Нәни принц”

1

9

 Класстан тыш уку . Клара Булатова иҗаты.

1

Шигърият дәфтәре (7 сәг.)

1

Габдерәхим Утыз имәни әл- Болгари “Заманга иярү турында”

1

Балаларны  аңлап  укырга , текстның эчтәлеген  эзлекле  итеп  сөйләргә, шулай ук  укылган  буенча  йомгак ясарга  өйрәтү;  балаларны  текст белән  мөстәкыйль эшләргә күнектерү, чагыштыру термины белән таныштыру,

2

Дәрдемәнд “Ачылды, карлар  эреп таулар,тугайлар”

1

3

Н. Думави “Җәйге айлы төн”

1

4

Ф. Кәрим “Гармун турында”

1

5

Р. Әхмәтҗан “Тургай җыры”, “Инде кич”

1

6

Р. Әхмәтҗан “Кайту шатлыгы”, “Бер фәлсәфә”

1

7

Класстан тыш уку.

1

Язучылар – балаларга (14 сәг.)

1

К. Насыйри “Әбүгалисина”

1

Укучыларның  текстны  дөрес  һәм аңлап  укуын , аның  төп  фикерен  аңлавын , шулай ук  укылган  әсәр эчтәлегенә  карата  үз мөнәсәбәтен булдырырга  өйрәтү;  күзәтүчәнлек , кешеләргә  һәм  тирә-юньгә игътибарлылык  тәрбияләү.

2

А. Алиш “Сертотмас үрдәк”

1

3

Р. Хафизова “ Киек каз юлы”

1

4

Ш. Галиев “Иң беренче сүз”

1

5

Ш. Галиев “Сүзләр һәм үзләре”

1

6

Л. Исханова “Җир астында җиде көн”

1

7

Класстан тыш уку.

1

8

Н. Дәүли “ Каракай- йорт эте”

1

9

М. Юныс “Җиде могҗиза”, “Мисыр пирамидалары”

1

10

Ф. Яруллин “ Туган ягы кирәк кешегә”

1

11

Ф.Яруллин “Тугры дус”

1

12

Ф. Яруллин “Рәхәт тә соң”

1

13

Класстан тыш уку.

1

14

Йомгаклау

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению для начальной школы, составленная на основе программы «Литературное чтение» Климановой Л.Ф., Горецкого В.Г., Головановой М.В.

Модифицированная рабочая программа по литературному чтению для начальной школы МБОУ СОШ № 8 городского округа Самара имени Героя Советского Союза Козлова Николая Андреевича составлена в соответствии с...

Рабочая программа по литературному чтению УМК «Школа 21 века» 3 класс к учебнику под редакцией Ефросининой Л.А. «Литературное чтение»

Рабочая программа по литературному чтению  УМК «Школа 21 века» 3 класс к учебнику под редакцией Ефросининой Л.А. «Литературное чтение»...

Рабочая программа по литературному чтению (азбука+ литературное чтение). 1 класс.

рабочая программа в соответствии со ФГОС "Школа России"...

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса по программе "Школа 2100" к учебнику "Литературное чтение.В одном счастливом детстве" Р.Н.Бунеева, Е.В.Бунеевой, -

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса по программе "Школа 2100 " соответствует требованиям реализации ФГОС начального общего образования....

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса авторская программа Л.Ф. Климановой, В.Г. Горецкого «Литературное чтение» и основной образовательной программы начального общего образования МБОУ лицея №3 на 2015-2016 уч. г.

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса разработана на основе Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования.   Концепции духовно-нравс...