Рабочая программа по литературному чтению (тат) для 3 класса
рабочая программа по чтению (3 класс) по теме

Рабочая программа по литературному чтению (тат) для 3 класса.(Авторы учебника М.Х.Хасанова, Р.М. Миңнуллин,И.Х.Мияссарова)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_nche_syynyf__ochen_dbi_uku_fne.doc198.5 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныф  өчен әдәби уку фәне

буенча эш программасы

                                  Программаны төзеде:

                                                                                            Галимова  Г.С

2011ел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

    Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән “Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”, 2009ел  (авторы: М.Х.Хәсәнов, Р.М.Миңнуллин) һәм “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен программа”га (2010 )нигезләнеп язылган.    3 нче классның укыту планы нигезендә, программа материалын 68 сәгатькә бүлеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.

      Дәреслек:  М.Х.Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин. Уку китабы: Дүртьеллык башл. татар мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек: Ике кисәктә. – Казан:  Мәгариф, 2009.

Максат: укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

Бурыч:

  1. баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлыгын аңларга өйрәтү;
  2. төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  3. яңа китаплар белән таныштыруга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
  4. әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
  5. әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;
  6. укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
  7. әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

 

   Халык авыз иҗаты.

   Әкиятләр: “Батыр әтәч”, “Зөһрә”, “Камыр батыр”, “Гөлчәчәк”.

   Мәкальләр һәм әйтемнәр.

   Табышмаклар.

   Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Халык авыз иҗаты жанрлары: табышмак, мәкаль, әйтем, бәет. Сюжет, герой-персонаж.

    Мәшһүр татар язучылары. Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, Н.Исәнбәт, Ф.Хөсни, Г.Ахунов, М.Мәһдиев.

    Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Хикәя. Хикәянең темасы. Төп фикер. Язучы, автор. Язылганга авторның мөнәсәбәте.

     Шигърият дәфтәре. Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Җәлил, Х.Туфан, Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Мингалим, Р.Фәйзуллин.

     Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Чагыштырулар, эпитет. Рифма.

     Язучылар – балаларга. И.Туктар, А.Алиш, Д.Аппакова, Г.Галиев, К.Тәхау, Р.Вәлиева, Н.Дәүли, Ф.Яруллин.

     Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Герой-персонаж, аның холкы, гамәлләре.

     Дөнья халыклары әдәбияты. А.Пушкин, Л.Толстой, Ш.Перро, бертуган Гриммнар.ЮХ.-К.Андерсен әкиятләре.

     Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Әдәби әкият. Әкиятләрдә ирониянең кулланышы.

     

    Туган җирем! Җәең үтсә, сокланырлык көзең бар...      (9сәг.)

Х.Халиков. Белем иле. Р.Гәрәй. Көз. З.Ярмәки. Иртә. Б.Рәхмәт. Зәңгәр күл.

Табигать турында әсәрләр уку. Табигать һәм хезмәт күренешләрен күзәтү, шулай ук алар турындагы әдәби әсәрләрне уку укучыларда патриотизм хисләре уяту. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштырыла. Алар табигать һәм хезмәт күренешләре турында бәйләнешле хикәяләр төзиләр.

Туган  илем – алтын бишек  (9 сәг.)

Укучыларның туган республикабыз турындагы белемнәрен баету, безнең яктагы Кол Шәриф мәчете турында конкрет күзаллаулар бирү. Уку тизлеген сүзне тулы һәм төгәл күрергә, тиз аңларга өйрәтү исәбен үстерү.  Авазларны ачык һәм дөрес әйтүгә ирешү.

Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт (7сәг.)

Уку китабыннан иптәшлек һәм дуслык, туган җирне, хезмәтне ярату һәм эшчән булу, үзара булышу, китап ярату, авыр хәлдә калган иптәшеңә ярдәм итү, әти-әниләргә һәм гомумән зурларга, кечеләргә ярдәм итү, ихтирам, әдәплелек, уку-язу әйберләрен саклау турында хикәяләр, шигырьләр, мәкаль һәм табышмаклар уку.

 Һөнәрленең кулы алтын.. (6 сәг.)

Һөнәрләр белән танышу. Укучыларда хезмәткә һәм эшчән кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Ап-ак карлар яуганда... (3 сәг.)

Кышкы табигать турында уку балаларда күзәтүчәнлек үстерергә ярдәм итә. Аларны табигатькә һәм кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтә. Укучылар эзлекле рәвештә елның һәр вакытының үзенә матурлыгы булуга ышаналар. Табигать күренешләре үзгәрү белән бәйләнештә хезмәт төрләренең дә алмашынуын күзәтәләр. Аның төрле күренешләрен сүз ярдәмендә тасвирлау буенча күнегүләр эшлиләр. Укучыларда дөрес һәм сәнгатьле уку, шулай ук бәйләнешле сөйләм күнекмәләре формалаша.

Ил язмышы – ир кулында, ир язмышы ил кулында (3 сәг.)

Укучыларның Туган илебез, халкының тормышы һәм хезмәт казанышлары турында күзаллауларын конкретлаштыруда һәм моңа кадәр алган белемнәрен тирәнәйтүдә бу темага карата әсәрләр уку.Төрле жанр әсәрләрен уку процессында балаларда патриотизм тойгы булдыру һәм аларны хезмәт сөючән, әхлаклы итеп тәрбияләү.

Яктылык – кояш янында, яхшылык ана янында (4 сәг.)

Әниләр турында төрле жанр әсәрләрен уку. Баларда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын булдыру, әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Ах, бу язлар, назлы язлар  (8 сәг.)

Бу темага багышланган төрле жанр әсәрләрн (яки алардан алынган өзекләрне) уку балаларны яз билгеләрен күрә һәм тоя белергә өйрәтә. Шулай ук яз башлану, язның тулысынча “үз көченә керү” күренешләре турында дөрес күзаллау булдыруда ярдәм итә.

Батыр үзе үлсә, исеме үлмәс (3 сәг.)

Чик сакчылары, сугыш, илнең эчке иминлеген саклау турында әсәрләр.

                                              Татарстан – спорт иле.(2 сәг.)

Спорт турында әсәрләр белән танышу.

Татар халык әкиятләре  (6 сәг.)

Татар халык әкиятләре белән танышу. Мәкальләр, табышмаклар, тизәйткечләр өйрәнү.

Дөнья халыклары әдәбияты  (6сәг.)

Рус, чит ил язучылары иҗат иткән әсәрләр белән  танышу. Әкияттә аңлашылмаган акыллы фикерне табарга өйрәтү. Аларда образлы күзаллу булдыру. Рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

Табигатькә экскурсия (2 сәг.)

3 нче сыйныф ахырында укучылар белергә тиеш

Уку күнекмәләре. Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку. Интонацияне (тизлек, логик басым, пауза, тон) текст эчтәлегенә бәһле рәвештә сайлау. Уку тизлеге беренче ярты елда – 1 минутка 60 сүз, уку елы ахырында – 75 сүз.

   Уку тизлеген сүзне тулы һәм төгәл күрергә, тиз аңларга өйрәтү исәбенә үстерү. Эчтән уку алымына зур күләмле һәм күптөрле текстларны укытып өйрәтү. Сәнгатьле уку осталыгын камилләштерү. Авазларны ачык һәм дөрес әйтүгә ирешү. Укыганда орфоэпия нормаларын үтәү, уку тизлеген эчтәлеккә бәйле рәвештә сайлау, аны арттыра һәм киметә белү, сөйләм максатыны карап, тавышны көчәйтеп һәм пышылдап уку. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга һәм сәхнәләштерергә өйрәтү.

   Сәнгатьле укуга хәзерләнә белү: эчтәлекне аңлау, сурәтләнгән күренешне ачык итеп күз алдына китерү, фраза һәм шигырь юлларының яңгырашып ишетү, ритмын отып алу, башкару максатын аңлау.

      Текст өстендә эшләү. Әсәрне тыңлаганда һәм укыганда төп фикерне тотып ала белү, хикәяләүнең логикасын, текстагы мәгънәви һәм интонацион бәйләнешләрне аңлау. Вакыйгаларның эзлеклелеген, үзара бәйләнешен билгеләү. Сүзле картина элементлары кертеп, укылган текстның эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү, җавапның дөреслеген тексттан өзекләр укып раслау. Текстны мөстәкыйль рәвештә мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм аларда чагылдырылган төп фикерне таба алу. Укытучы ярдәмендә план төзү, эчтәлеген сөйләү. Кешеләрне, табигатьне һәм вакыйгаларны сурәтләү өчен автор кулланган сүзләрне табу. Әсәр геройларының эш-кыланышларына, уй-хисләренә һәм алар нигезендә яткан сәбәпләргә укытучы ярдәмендә бәя бирү.

    Мәктәп, сыйныф тормышында күзәтүләр нәтиҗәсендә хикәяләр төзү. Үз сөйләмеңне планлаштыра белү, соңыннан тикшерү һәм, сөйләм максатын исәпкә алып, төзәтмәләр кертү. Әкият һәм хикәяләр сюжетына үз вариантларыңны уйлап табу, әсәр геройларының урыннарының алмаштыру, аларны гадәти булмаган хәлләргә кую. Сюжет үсешен алдан билгели алу, исеме һәм башламы буенча китапның темасын, якынча эчтәлеген билгеләү.

    Балалар белергә тиешле әдәби жанрлар: әкият һәм хикәя, шигырь һәм мәсәл, халык авыз иҗаты әсәрләре (табышмак, мәкаль, җыр, әйтем, бәет).

   Уку һәм балалар китабы белән эшләү.

    Дәреслекнең эчтәлек өлешеннән әсәрләрне исеме буенча табу, Бер темага караган текстларны аеру.

    Тәкъдим ителгән китаплар исемлеге белән эшләү. Китап авторы белән танышу, аның исем-фамилиясен, китаптагы портретын табу; берничә китабын чагыштырып, иҗатының темасын билгеләү; авторның үзе турындагы әсәрләрен ачыклау. Укылган китап буенча әңгәмәдә катнашу, сорауны ишетү, аңлау һәм темага бәйле рәвештә җавап бирү; үз фикереңне дәлилләү өчен әсәрдән өзекләр китерә белү.

   Авторы, исеме һәм интонациясе  буенча укылмаган китап турында кечкенә хикәя язу. Укылган китап турында, темасын, геройларын, вакыйгаларын чагылдырып һәм үз мөнәсәбәтеңне белдереп, 4-5 җөмләдән торган хикәя язу.

Дәрестән тыш уку

Һ.Такташ. Кыш җыры.

Х.Туфан.

Җ.Тәрҗеманов.

Камыр батыр. Татар халык әкияте.

Гөлчәчәк. Татар халык әкияте.

    Яттан өйрәнү – ел дәвамында өйрәнелгән төрле авторларның 10-12 шигыре.

М.Җәлил. Яңгыр.

Н.Дәүли. Икмәк.

Х.Халиков. Укытучым.

Р.Бәшәр. Сандугачлы Ак инеш.

Н.Нәҗми. Татар теле.

Р.Мингалим. Дусларың гына булсын.

М.Гафури. Гөлләр бакчасында.

Р.Гаташ. Яңа ел белән!

Р.Бәшәр. Саклый белергә кирәк.

Ф.Яруллин. Әни.

Ш.Галиев. Тукайга.

Р.Харис. Ана сүзләре.

Дәреснең темасы

                       Максат

Сә

гать  саны

Өстәмә материал

Үт

кәрү ва

кыты

1 чирек (17 сәг.)

        

        Туган җирем!   Җәең үтсә , сокланырлык көзең бар...

1

Х.  Халиков .  Белем иле.

Укытучым.

Укучыларның  уку  һәм  бәйләнешле  сөйләм  кунекмәләрен  барлау, шомарту; Туган  илгә  мәхәббәт  тәрбияләү.

1

2

З.Ярмәки.Иртә.

Р.Гәрәй . Көз.

Укучыларның сәнгатьле  уку  һәм  эмоциональ  сөйләм  күнекмәләрен  формалаштыру; аларны  туган  якның  табигатенә соклана  белергә , туган илгә тугрыклы  булырга өйрәтү.

1

3

Н.Дәүли. Бала болыт. М.Җәлил Яңгыр.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру; табитькә сак караш тәрбияләү.

1

М.Җәлил портреты

4

Й. Шәрәпова.

К.Тәхәу. Көз көнендә.

Укучыларны  көз  билгеләре белән таныштыру , табигатькә сак караш тәрбияләү, эчтәлек белергә өйрәтү.

1

5

Ә.Еники. Ипекәй.

Икмәккә  карата хөрмәт  тәрбияләү, сәнгатьле  итеп  уку  күнекмәләрен арттыру, ипи  кадерен  белергә өйрәтү.

1

6

Н.Дәүли.Икмәк.

Э.Мөэминова .Яшәү чыганагы.

Икмәккә  карата хөрмәт  тәрбияләү, сәнгатьле  итеп  уку  күнекмәләрен арттыру, ипи  кадерен  белергә өйрәтү.

1

7

Х. Халиков. Ятим тургай.

 Ф.Яруллин.

Урман-колак, кыр, күз.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру;

1

Көз турында табышмаклар

8

Р.Бәшәр. Сандугачлы Ак инеш.

Укучыларда  табигатькә  мәхәббәт  тәрбияләү һәм  аларны  күзәтүчән  булырга  өйрәтү; кошларга  карата  сакчыл  караш тәрбияләү.

1

9

Әкият. Бүләк кемгә?

Бүлекне йомгаклау

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру; укучыларның   үз  укытучыларыны бурычлы  булуын  аңлату; аларга карата  ихтирамлы  булырга  өйрәтү; укытучыларга  хөрмәт  хисе  тәрбияләү.

1

Туган илем- алтын бишек.

10

Г. Галиев. Туган ил кайдан башлана?

Туган илгә  мәхәббәт  тәрбияләү.

1

11

Ә.Гадел.Туган ягым.

Ф.Яруллин. Туймыйм сокланып яшәүдән.

Балаларга  шигырьне  аңлап , йөгерек  һәм  сәнгатьле итеп укырга  өйрәтү, аларга  экологик  тәрбия  бирү.

1

12

Г.Ахунов . Чал тарихка сәяхәт.

Укучыларның  туган  республикабыз  турындагы  белемнәрен баету, аларда  тарихи дөреслек  белән  кызыксыну хисләре  тәрбияләү.

1

Риторика 60 бит

13

Р.Фәхретдинов. Идел суы ага торыр.

Укучыларның  туган  республикабыз  турындагы  белемнәрен баету,аңлап һәм  сәнгатьле укырга , текстның  эчтәлеген  сөйләргә өйрәтү.

1

14

Дәрестән тыш уку. Һ. Такташ.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру;

1

Р.Х.Ягъфарова. Уку китабы. 63-65 бит.

15

Ф.Яруллин. Татарстан байрагы. Р. Миңнуллин. Кунакка килегез!

сәнгатьле уку  күнекмәләрен  арттыру; һәр дәүләтнең  нинди  символикалары  булганы  турында  аңлату.

1

16

Н.Нәҗми . Татар теле.

Э. Мөэминова. Туган телем.

Ш. Маннур. Яхшы бел.

Туган илгә, әти-әнигә карата ихтирамлы  булу, йөгерек  уку күнекмәләре  булдыру.

1

17

Мең яшә, Казан! Р. Әхмәтҗан.

Н.Халитов. Казан кремле.

Ватаныбызга  мәхәббәт  хисләре  тәрбияләү, текстның  эчтәлеген  эзлекле  һәм  төгәл  итеп  сөйләргә өйрәтү.  Балаларның  Ватаныбызның  тарихына  карата  кызыксыну  уяту.

1

Казан шәһәре төшкән открыткалар.

2 чирек (14 сәг.)

18

Ә.Шәрипов.Кол Шәриф мәчете.

Ф. Сафин. Саклау кирәк.

Балаларга  безнең  яктагы  Көл Шәриф мәчете  турында  конкрет  күзаллаулар бирү; аларны  текстны  дөрес  һәм  аның  эчтәлеген  элекле  итеп  сөйләргә  өйрәтү.

1

Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер  күрсәт.

19

Р.Вәлиева. Япь-яшь кенә ап-ак бөдрә  каен. Р.Миңнуллин . Яхшылык.

Табигатькә  сак караш  тәрбияләү, туган илгә  карата  мәхәббәт тәрбияләү.

1

20

Ф.Хөсни.Җүлә-кайгылы эт.

Хайваннарга карата  сакчыл  караш тәрбияләү, сөйләм  телен үстерү.

1

21

Д.Аппакова. Шыгырдавыклы башмаклар.

План төзү һәм шуңа  карап  эчтәлеген  сөйләргә  өйрәтү, укучыларда  эдэплелек  сыйфатлары  тәрбияләү.

1

22

Дәрестән тыш уку. Х. Туфан.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру;

1

Р.Х.Ягъфарова. Уку китабы. 66-68 бит.

23

Н.Исәнбәт. Гөлҗимеш ник  чәнечкеле булган?

Йөгерек уку  күнекмәләре булдыру; рольләргә  бүлеп  уку  күнекмәсен  арттыру . Мәрхәмәтлек  хисләре тәрбияләү.

1

24

С.Шәмси.Нәни дус.

Йорт  хайваннарына  сак караш  тәрбияләү , аларны  ярату  хисләре тәрбияләү.

1

25

Р.Мингалим. Дусларың гына булсын.

Н. Каштанов. Коймадагы кош. Бүлекне йомгаклау.

Аңлап уку  һәм  бәйләнешле  сөйләм  таләп итү; узара  дус , тату, юмарт булырга өйрәтү.

1

Һөнәрленең кулы алтын..

26

Р.Фәйзуллин. Күмәч  пешерүчеләр җыры.

Г.Бәширов. Әтием  һөнәре.

Шигырьне  дөрес  интонаөия белән укырга  өйрәтү, күмәч  пешерүчеләрнең  хезмәтенә  хөрмәт тәрбияләү, профессиональ ориентаөия бирү. Мәкальләрне  уку һәм  аларның  эчтәлеге буенча  фикер алышу.

1

Хезмәт турында мәкальләр

27

А.Расих.Көтүче.

Йөгерек уку  күнекмәләре булдыру; рольләргә  бүлеп  уку  күнекмәсен  арттыру . Мәрхәмәтлек  хисләре тәрбияләү.

1

28

Ә. Ерикәй. Әти йорт төзи.

Г. Латыйп. Маляр абый.

Ф. Сафин. Әткәм эшен ярата.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру;

1

29

Ә. Кари. Минем әнием – тегүче.

М.Гафури. Гөлләр бакчасында.

М.Гафуринең  тормыш  юлы  белән таныштыру, аңлап  уку , план  төзү һәм  шуңа  карап  эчтәлеген  сөйләргә  өйрәтү, укучыларны  табигатьтәге  һәм  кеше  күңелендәге  матурлыкны –чын  матурлыкны  танырга  өйрәтү, аларның хисләрен тәрбияләү.

1

30

А.Алиш.Әни  ялга  киткәч.

Хикияне аңлап  уку , план  төзү һәм  шуңа  карап  эчтәлеген  сөйләргә  өйрәтү.

1

А.алиш портреты

31

Дәрдмәнд.Бер хәзинә.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру; сорауларга  тулы  итеп  җавап  бирү  өстендә  эшләү; хезмәткә  хөрмәт  тәрбияләү.

1

3 чирек (21 сәг.)

Ап-ак карлар яуганда.

32

Г.Хәсәнов. Кышкы  урман.

Г.Тукай. Буран.

Балаларда  табигат ькә  мәхәббәт  һәм  аны  саклау  өчен  җаваплылык  хисләре  тәрбияләү, сәнгатьле сөйләргә һәм укырга өйрәтү.

1

33

Ш.Биккон .Урман читендә.

Кошларга сак караш тәрбияләү, аңлап  уку , текстның кыскача  эчтәлеген  сөйләргә  өйрәтү.

1

34

Ф. Яруллин. Иң бәхетле төн

Р.Гаташ.Яңа ел белән.

Балаларда  кыш  турында  образлы  күзаллаулар  булдыру, күзәтүчәнлек   формалаштыру, сәнгатьле укырга өйрәтү.

1

Кыш турында табышмаклар

        

        Ил язмышы- ир кулында, ир  язмышы  ил кулында.

35

Ш.Галиев. Бусы – хәрби сер!

Р.Бәшәр Саклый  белергә кирәк.

Ватаныбызга  мәхәббәт  хисләре  тәрбияләү, граңданлык  позиөиясе  булдыру , аларда  үз  хезмәтләре  өчен  җаваплылык  хисе  тәрбияләү;аңлап  укырга  һәм  хикәя герое  кичерешләрен  уртаклашырга  өйрәтү,  текстның  эчтәлеген  эзлекле  һәм  төгәл  итеп  сөйләргә өйрәтү.

1

Ш.Галиев портреты

36

Й. Шәрәпова. Батыр

Ш.Маннур.Муса.

Укучыларда  патриотизм  тойгылары  тәрбияләү; аларны аңлап  укырга , яңа  сүзләрне  бәйләнешле  сөйләмдә  дөрес  файдаланырга  өйрәтү. М.Җәлилнең тормыш юлын  искә төшерү.

1

37

С. Хаким. Татарлар елмаеп үлделәр.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру;

1

Яктылык  -кояш янында, яхшылык  ана янында.

38

Ф.Яруллин.Әни.

Укучыларда  аналарга  мәхәббәт , игътибарлылык  тәрбияләү.

1

Әни турында хикәяләр, рәсемнәр

39

Р.Мингалим.Яшел күзле әнкәем.

әниләргә карата  сак караш  тәрбияләү.

1

40

Дәрдмәнд.Бәллү. М.Мәһдиев. Елау да рәхәт була икән.

Балаларда  кешелеклелек , әдәплелек сыйфатлары булдыру, сөйләм  телен  үстерү, әниләргә карата ихтирамлы булырга  өндәү.

1

41

Ф.Әмирхан.Ул үксез бала шул!

Р. Мингалим. Иң зур кеше.

Сөйләм телен , логик  фикерләү сәләтен  үстерү, йөгерек күнекмәләрен арттыру.

1

Ах, бу язлар, назлы язлар!..

42

К.Тәхау. Ах, бу  язлар, назлы язлар. Г.Бәширов. Яз.

Балаларда   язгы  табигатътәге  үзгәрешләр белән  бәйләнештә, күңел  күтәренкелеге, тормышка  дәрт уяту, сәнгатъле  уку һәм  эмоционалъ сөйләм  күнекмәләре формалаштыру.

1

Яз турында табышмаклар

43

Г.Хәсәнов.Апрель.

Яз турында  белемнәрен  системага  китерү, китап уку һәм  күзәтүләргә карата кызыксыну формалаштыру.

1

44

И.Туктар. Таныш тургайлар.

Балаларда күзәтүчәнлек  үстерү һәм  логик  яктан  дөрес  йөртергә өйрәтү, сугышның  тереклекне  юк  итүче  вакыйга  булуына  ышандыру; аңлап  укырга  һәм  сөйләргә өйрәтү; шәфкатълелек тәрбияләү.

1

Кошлар турында табышмаклар

45

Дәрестән тыш уку. Җ.Тәрҗеманов.

Сөйләм телен , логик  фикерләү сәләтен  үстерү, йөгерек күнекмәләрен арттыру.

1

46

Н. Каштанов. Алмагач читекләре.

Балаларда табигатькә карата   сак  караш  тәрбияләү.

1

47

Р.Миңнуллин. Гагарин токымыннан.  

Укучыларда  фән  һәм  техникага  карата кызыксыну , шулай ук  хезмәт  батырларына  соклану  хисе  тәрбияләү.

1

Ю.Гагарин портреты

48

Ф. Яруллин. Бәп-бәләкәй Апуш. Ш.Галиев. Тукайга.

Г.Тукайның  авыр тормыш  юлларын искә тошерү. Укучыларны  аңлап  һәм сәнгатъле  укырга өйрәтү, аларда  киләчәккә  омтылыш һәм  өмет  уяту , шигыръдәге  уй өстендә эшләү.

1

Г.Тукай портреты, открыткалар

49

Г.Тукай. Сабыйга.  Ф.Яруллин Тукай аша.

Г.Тукайның  авыр тормыш  юлларын искә тошерү. Укучыларны  аңлап  һәм сәнгатъле  укырга өйрәтү, аларда  киләчәккә  омтылыш һәм  өмет  уяту , шигыръдәге  уй өстендә эшләү.

1

Г.Тукай портреты, открыткалар

        

Батыр үзе үлсә, исеме үлмәс.

50

Р. Вәлиева. Ил яклар ир булып үсегез.

Г.Әпсәләмов. Чын сугыш.

Укучыларның  Бөек Ватан  сугышы турындагы күзаллауларын баету; аларда  бу  сугышта  җиңуче  өлкән буынга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре  тәрбияләү.

1

Сугыш турында рәсемнәр

51

Г.Әпсәләмов. Зәңгәр  иртә.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру; тыныч тормышның кадерен  белергә өйрәтү.

1

52

Р.Харис.Ана  сүзләре.

А.Алиш. Үзем  турында җыр.

А.Алишның иҗаты  белән таныштыру ; укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру.

1

4 чирек 16 сәг.)

53

Р. Низамиев. Бәләкәй шул әле мин.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру; тыныч тормышның кадерен  белергә өйрәтү.

1

54

Ф. Яруллин. Юылмас хурлык.

Укучыларның сәнгатьле  уку    күнекмәләрен  формалаштыру; тыныч тормышның кадерен  белергә өйрәтү.

1

                Татарстан – спорт иле.

55

Й. Шәрәпова. Татарстан – спорт иле. С. Әхмәтҗанова. Үрнәк алыйк!

Сөйләм телен , логик  фикерләү сәләтен  үстерү, йөгерек күнекмәләрен арттыру.

1

56

Җ. Дәрзаман. Олимпияче аю. Х. Халиков. Хәрәкәттә бәрәкәт. Р. Миңнуллин. Сабантуй бүген бездә!

Сөйләм телен , логик  фикерләү сәләтен  үстерү, йөгерек күнекмәләрен арттыру.

1

Татар халык  әкиятләре.

57

Батыр әтәч.

әкияттә файдаланган  сүрәтләү чараларын ачыклау.

1

Рәсемнәр

58

59

Зөһрә.

Аңлап укуны, бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү.

2

Рәсемнәр

60

Алдакчы белән күпер.

Сәнгатьле  уку осталыгын  камилләштерү.

1

Рәсемнәр

61

62

Дәрестән тыш уку. Гөлчәчәк. Камыр батыр.

Аңлап укуны, бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү.

2

Рәсемнәр

        

        Дөнья  халыклары  әдәбияты.

63

А.С.Пушкин Кышкы юл. Г.Тукай . Пушкинга.

Укучыларны  рус әдәби  үрнәкләре  һәм  Пушкин  иҗаты  турында  Г.Тукай  фикере белән таныштыру; аларда  рус әдәбияты  белән  кызыксыну  һәм интернациональ  хисләр  тәрбияләү.

1

А.С.Пушкин портреты

64

Л.Н.Толстой. Балачак.

Балаларда  аңларга мәхәббәт хисе тәрбияләү, балалар өчен  рус язучылары  иҗат  иткән әсәрләр белән кызыксыну уяту; аңлап  укырга  һәм  төп  уйны  аңларга.

1

65

Г.К.Андерсен. Ромашка.

Укучыларда чит  ил язучылары  иҗаты  турында  күзаллау булдыру; әкияттәге төп  уйны  аңларга  һәм  үзләрен әкият төзү белергә  өйрәтү.

1

66

Я.Гримм,В.Гримм. Боткалы чүлмәк.

Укучыларны  чит илләр әдәбияты  белән таныштыру, әкияттән аңлашылган акыллы фикерне  табаргаөйрәтү, аларда  образлы  күзаллау булдыру; рольләргә  бүлеп  укырга  өйрәтү.

1

Рәсемнәр

67

Д.Родари. Чипполоне принц Лимонның аягы баса.

Сөйләм телен , логик  фикерләү сәләтен  үстерү, йогерек  уку күнекмәләрен арттыру.

1

68

Сүрия халык әкияте. Алтын балта.

Корея халык әкияте. Тату туганнар.

Сөйләм телен , логик  фикерләү сәләтен  үстерү, йогерек  

уку күнекмәләрен арттыру.

1

69,70

Табигатькә экскурсия

2