Ел фасыллары бездә кунакта
методическая разработка (чтение, 2 класс) на тему

2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_drese.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ел фасыллары бездә кунакта. (2 сыйныф, әдәби уку.)

 

Максат:

  1. Укучыларда күзәтүчәнлек формалаштыру.
  2. Ел фасыллары хакындагы белемнәрен ныгыту, аларны елның һәр вакытыннан ямь табарга өйрәтү.
  3. Сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,рольләп укырга һәм тексттагы төп фикерне табарга өйрәтү.
  4. Табигатъкә карата сакчыл караш, соклану тәрбияләү, аның белән хозурланырга өйрәтү.

Җиһазлау: Ел фасыллары сүрәтләнгән рәсемнәр, төсле түгәрәкләр,

техник чаралар: компьютер, интерактив такта.

Материал: “Уку ” китабы, С.Г.Вагыйзов,Р.Г.Вәлитова, 1 кисәк 116-119 бит.

                                                             

                              Дәрес барышы:

  1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру:

-     Исәнмесез балалар, хәерле иртә барыгызга да.

  1. Бүген дәрестә без сезнең белән ел фасылларын өйрәнәбез.

  1. Төп өлеш.

1.   Ел фасыллары турында әңгәмә.

  1. Балалар, сез ел фасылларын беләсезме, ниндиләр алар һәм ничәү?
  2. 4әү: кыш, яз, җәй, көз.
  3. Бик дөрес, менә мин шул ел фасыллары календарен кунакка чакырдым. Аларның берсе турында табышмак әйтәм, җавап бирсәгез календаребыз ачылачак.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

 Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт,

Я әйтеп кара.

      -     Яз.

Календарь ачыла. Слайд күрсәтелә.

  1. Балалар календарьга карап әйтегез әле, яз нинди соң ул? Ул вакытта табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (балалар язны тасвирлап сөйлиләр: көннәр озая, төннәр кыскара, кояш ныгырак җылыта, карлар эри, гөрләвекләр ага, агачлар яфрак яра, кошлар җылы яктан кайталар, тамчылар тама,бөҗәкләр уяна, табигать җанлана һ.б.)
  2. Әйе, балалар, яз килүгә без кошларны ничек каршы алабыз?
  3. Кошларга оялар ясыйбыз.
  4. Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга, Урагын ура,-

Бу кайчак була?

Календарь ачыла.Слайд.

  1. Балалар, календарьнең бу битендә нинди фасыл инде?
  2. Җәй.
  3. Сез җәй хакында нәрсәләр әйтә аласыз?
  4. Җәй көне кошлар сайрый, аллы-гөлле чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча, кояш кыздыра,  балалар су коена һ.б.
  5. Бу ел фасылында без табигатьне саклау өчен ниләр эшли алабыз?
  6. Чәчәкләрне өзмәскә, агачларны сындырмаска, сулыкларны пычратмаска.

Укытучы:

      Алтын-сары яфракларга,

            Ал-кызыл алмаларга

      Балалар сөенәләр.

       Амбар тулы ашлыкларга,

            Байлык-муллык килгәнгә

      Өлкәннәр сөенәләр.

  1. Мин кайсы вакыт турында сөйләдем?
  2. Көз турында.
  3. Әйе, менә календаребезнең көз фасылы да ачылды.Слайд
  4. Көз фасылы турында кем сөйләп күрсәтер икән? Аның үзенә генә хас нинди билгеләрен беләбез без?
  5. Көннәр салкыная, яңгырлар ява, яфраклар саргая, яфраклар коелалар, җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне җыеп алалар, кошлар җылы якларга очып китәләр.
  6. Көз айларын санап күрсәтегез әле.

Укытучы:

       Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна.

Үзләре матур

 Һәм салкын була.

Календарь ачыла. Слайд.

  1. Дөрес көздән соң кыш килә. Ә кышның энҗе карларын, саф һавасын кем генә яратмый, кем генә сокланмый икән?
  2. Балалар кыш айлары ниндиләр әле? Кышның билгеләрен сөйләп күрсәтегез әле
  3. Ап-ак карлар ява, буран уйный, балалар чана шуа, һ.б.
  4. Кыш көне без табигатьне саклау өчен ниләр эшлибез?
  5. Кошларга җимлекләр ясыйбыз.
  6. Кыштан соң  тагы яз килә.
  7. Игътибар итегез әле, балалар, ел фасыллары бер дә буталмыйча, тәртип бозмыйча, берсе артыннан берсе килә. Ни өчен икән? Сез белмисезме?
  8. Алар табигать - анага буйсыналар, аны тыңлыйлар. Ә табигать үз чиратында безне җылы кояшында кызындыра, суларында йөздерә, урман-болыннарында ял иттерә, җиләк-җимешләре белән безне сыйлый. Шуның өчен  без дә аңа рәхмәтле булып, яхшылык эшләргә тиешбез: сулыкларны, әйләнә-тирәне чистартырга, пычратмаска,  кошларга ярдәм итәргә: оялар, җимлекләр ясарга һәм ул җимлекләргә җимнәр салырга, агач, чәчәкләр утыртырга һ.б.
  9. Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм йолалары бик күп. Мәсәлән,кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Нәүрүз, Сөмбелә, Карга боткасы, Сабантуй.
  10. Җәйге Нардуган көннәрендә ауга чыгу, агач кисү, печән чабу да тыелган. Димәк безнең ерак бабаларыбыз табигать белән бербөтен булып яшәгәннәр. Һәм хәзер дә бу шулай.

 2.- Балалар ә сез кайсы ел фасылын яратасыз? Үзегез язып алып килгән хикәяләрегезне укып китегез әле.

3.Дәреслек белән эш.

-Ә хәзер укучылар, ел фасыллары белән танышуны дәреслек буенча дәвам итәбез.Дәреслекне ачабыз.Мин сезгә ел фасыллары турында яңа әкият укырмын.

1. “Бүләк кемгә” хикәясен уку.

2 Сүзлек өстендә эш:

Дөнья, алтын, затлы (матур, кыйммәтле), бәс.

3.Сүзләрне хор белән кабатлау.

4. Текстны пышылдап, рольләп укырга өйрәнегез.

5. Текстны кычкырып рольләргә бүлеп уку.

6. Текстның эчтәлеге өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

-Көз ни өчен бүләк үзенә тиеш дип уйлый?

-Яз нәрсәләр эшләгән?

-Җәй ни өчен матур?

-Сезнеңчә кышка бүләк бирергә буламы?

7. Елның һәр фасылы турындагы өзекләрне сайлап уку.

III.Үткән теманы ныгыту.

1.Әйе, һәр ел фасылының үз гүзәллеге, үз эше бар. Ничек уйлыйсыз, ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләп була?

  1. Кыш-ак, яз-яшел, җәй- кызыл, көз-сары.

  1. Укытучы шигырь укый.

    Елның дүрт фасылы.

Һәр елның дүрт фасылы бар,

Һәр фасылның үз төсе,

Һәр фасылның үз яме һәм

Үз хезмәте, үз эше.

Яз – яшел ямь белән килә,

Кызыл җәй- җылы белән.

Гәрәбә көз- мул уңыш һәм

 Көмеш кыш –сафлык белән.

Ә хәзер “Кем зирәк, әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк. Алдыгызда төсле түгәрәкләр. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Табышмакның җавабы нинди дә булса табигать күренеше турында. Шул күренеш ел фасылына карый, шуны төсле түгәрәк белән күрсәтегез. Ә кайсы төс нинди ел фасылын аңлатканын сез инде беләсез.

*Ел да киләм сагынып,

 Ак тунымны ябынып.

       Киләм, киләм, ел да киләм,

Көртләр өям, таулар өям. (Кыш, ак төс)

*Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде. (Яз, яшел төс)

  1. Сикереп төшә,

Бозны тишә. (тамчы, яшел төс)

  1. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә. (Җәй, кызыл төс)

  1. Һәр көн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

 Көньякка куа. (Көз, сары төс

  1. Беркемгә дә күренмичә,

Җыр көйләргә ярата.

Алтын сары яфракларны

 Тирә-якка тарата.(Җил, сары төс)

2. Мәкальне дәвам итегез.

1.Җәйнең бер көне (ел туйдыра)

2.Кыш көне арбаңны, (җәй көне чанаңны әзерлә)

3.Күз өчен яз яхшы, (авыз өчен көз яхшы)

4.Җәй эшләсәң, (кыш ашарсың)

5.Кыш туңсаң, (җәй җылынырсың)

6. Яз яме чәчкә белән, (көз яме көлтә белән)

  1. Әйдәгез балалар “Буталчык” уены уйныйбыз. 

- Мин сезгә кызыклы вакыйгалар сөйлим. Игътибарлы булыгыз: мин нәрсәләрне буташтырдым? Шулай буламы, юкмы?

“Җәй җитте. Кояш кыздыра. Балалар, кардан тау ясап, чана шуалар.”

“ Көз килде. Салкын җилләр исә. Яңгыр ява. Җылы яктан кошлар кайта башлады.Без аларга оя ясадык”

“Кыш җиткәч, без велосипедларга утырып, урманга бардык. Бөтен җир ак кар белән капланган иде. Без кәрзиннәрне тутырып гөмбә җыйдык.”

“Яз килүенә бар кеше куанды. Балалар, җылы туннарын киеп, су коенырга киттеләр”.

 IV.Дәресне йомгаклау.

Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез? Нинди нәтиҗәләр ясадык?

Без бүген ел фасылары буйлап сәяхәт иттек. Кыш, яз, җәй, көз- барысы бергә ел әйләнәсен тәшкил итәләр. Вакыт беркайчан да тукталып тормый, һәр елны кыш артыннан яз, яздан соң җәй, җәй артыннан көз килә. Һәр ел фасылының үз хезмәте, үз матурлыгы бар. Шуңа күрә һәр ел фасылында табигатьне сакларга кирәк, табигатьне яратырга кирәк.

V.Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары

Башлангыч сыйныф укытучыларына ярдәмлек материал...

Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий

Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...

Сөмбелә бездә кунакта

"Сөмбелә бездә кунакта" көзге уңышка багышланган бәйрәм кичәсе. Укучылар алдына куелган төп максат булып көз сылуы_ Сөмбелә белән таныштыру, көзге учышка карата ңырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмакл...

"Сөмбелә бездә кунакта"

Сыйныфтан тыш чара...

"Шүрәле бездә кунакта".

1 нче сыйныф укучыларының  Әлифба  бәйрәме  өчен сценарий  тәкъдим итәм....

"Әкият бездә кунакта" нәниләр атналыгы

Нәниләр атналыгында әкиятләр буенча үткәрелгән викторина...

"Ел фасыллары бездә кунакта"

2нче сыйныф "Ел фасыллары бездә кунакта" темасына дәрес планы...