"Сөмбелә бездә кунакта"
классный час на тему

Хамзина Гульназ Ринатовна

Сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_bezd_kunakta.docx30.73 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә бездә кунакта.


Сөмбелә” бәйрәменә зал бәйрәмчә бизәлә.Стенада балалар ясаган рәсемнәр.Балалар кулы белән ясалган сувенирлар.


Исәнмесез , хөрмәтле кунаклар , кадерле балалар .Без сезнең белән бүген “Сөмбелә “ бәйрәменә җыелдык.Елның сихри фасылында , көн белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы”Сөмбелә”бәйрәмен уздырган.

Сөмбелә” башак дигән сүз. Бәйрәмнең күрке , төп герое итеп “җитен чәчле” , зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны сайлаганнар. Без көз сылуы- Сөмбелә белән очрашырбыз.

Сөмбелә керә:

Исәнмесез, дуслар!

Мин- Сөмбелә, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим,

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш , бодайларым,

Тау-тау булып өелгән.

Миләшле авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.


Милли киемнәр киенгән кыз һәм малай Сөмбеләне ипи-тоз белән каршы алалар.


Кыз:

Яшәү чыганагы-кояш нурын

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Икмәк игенченең җан җылысы

Шуңа кадерлибез икмәкне.


Малай:

Өстәлдә икмәк , ашъяулык япкан,

Тәмле хуш исен өйгә тараткан.

Икмәк кадерен мин яхшы беләм,

Үскәч үзем дә ,игенче булам.


(Сөмбеләгә ипи- тозны тапшыралар)

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә, балалар! Балалар мин үзем дә буш килмәдем, табышмаклар алып килдем.Әйдәгез, табышмак уены уйнап алабыз.Кем табышмакка дөрес җавап бирә, шуларга минем кәрзинемдә бүләкләрем бар.


  1. ^ Ура-суга , җилгәрә,


Үзе төяп җибәрә.

Бик күп эшләп игенне

Баета ул илемне.(комбайн)


2.Ат түгел, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр,

Я, бу нәрсә, кем әйтер? (трактор)


3.Кырлар буш кала , яңгырлар ява,

Җирләр дымлана, бу кайчак була?(көз)


4.Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат.

Суярсың да. тунарсың,

Тунаганда еларсың . (суган)


5.Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык.(кыяр)


6.”Алма” дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар?(алма)


7.Йодрык- йодрык булып төшә.

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (помидор)


Сөмбелә:

Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Бәхетле һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез.

Дуслар бәйрәмгә килгәнсез

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә!


Яшелчәләр сөйли:


Алма:

Безнең өй түрендә үсте

Зифа алмагач.

Җыеп алдык алмаларын,

Аллангач. баллангач.


Миләш:

Көз җиткәнен миләш уйламый да,

Ул кызарып тулган ,күр әле.

Юк, саргаеп түгел, уттай янып,

Каршылый ул көзге көннәрне.


Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм.

Хәтта тугыз кабакка.


Кәбестә:

Безнең мәктәп балалары

Яшелчә дә үстерә.

Мәктәп глобусыннан зур

Мәсәлән мин-кәбестә.


Кишер:

Быел мәктәп бакчасында

Кишер дә бик күп булды.

Хәтта ишелеп уңды,

Балалар бик куанды.


Бәрәңге:

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.


Алып баручы:

Күрдеңме,Сөмбелә, бүгенге бәйрәмгә нинди яшелчәләр килгәннәр. Балалар, җиләк-җимеш, яшелчәләр гөрләп үссен өчен нишләргә кирәк? Әйе, су сибәргә, чүп утарга , тырышып эшләргә кирәк.Хәзер көннәр кыскара, яфраклар саргая , кояшның җылысы да. Басулардагы матурлык та сизелерлек кими. Кошлар да җылы якка китә.


( себеркегә атланып , җырлый-җырлый убырлы карчык керә)


Кара урман уртасында,

Үз өемдә яшим мин.

Себеркемдә очып йөрим,

Үзем яшь һәм матур мин.

-Исәнмесез , балалар

Кызлар һәм малайлар!

Мин- чибәрне оныткансыз,

Бәйрәмгә чакырмагансыз!

Мин сезне гафу итәм,

Үч алырга яратам.

Хәзер себеркем белән

Сезне куып таратам!

(себеркесе белән кизәнеп балаларга якынлаша)


Алып баручы:

Тукта әле , әй. Убырлы

Әрәм итмә көчеңне.

Без синнән курыкмыйбыз

Бары гаҗәпләнәбез.


Убырлы:

Һе, гаҗәпләнәсез! Ә мин сезнең курыкмавыгызга гаҗәпләнәм. Я, ярый, курыкмасагыз, курыкмассыз. шулай да юри генә булса да куркып күрсәтегез инде!

( балалар курыккан булалар)


Убырлы:

Һе, болары кемнәр соң моның, бәйрәмгә әллә кемнәрне чакырганнар?


Алып баручы:


Болар көз муллыклары. Алар бүген безнең иң кадерле кунакларыбыз.


Убырлы:

Ә ни өчен мине кунакка чакырмадыгыз?


Алып баручы:

Син бит явыз. усал, начар, синнән куркалар.


Убырлы:

(күңелсезләнеп) Ай, мин шундыймыни?


Алып баручы:

Балалар , ул миңа бераз кызганыч та булып тоелды. Әллә соң аны үзебез белән монда бәйрәм итәргә калдырыйкмы?Безнең белән уйнасын.күңел ачсын, бәлки ул мәрхәмәтлегә әйләнер?!


Балалар:

Калдырыйк . калсын.


Убырлы карчык:

Рәхмәт инде , сезгә, балалар, бик зур рәхмәт.


Алып баручы:

Ярый убырлы , әйдә, син бүген бездә кунакта бул.Төрле бәйгеләрдә көч сынашырсың, уйнарсың!


Убырлы :

Бәйгеләр дисез , мин дә сезне сынап карыйм әле.Сез мин әйткәнне үти алырсыз микән?

^ Мин себерке таягым белән ничек шакылдатсам, сез шулай кул чабыгыз!

(балалар ул кушканча эшли)


Алып баручы:

Ә хәзер инде без сине сынап карыйк.Без кул чабабыз, ә син себерке таягың белән шакылда, нәкъ безнеңчә итеп.

( убырлы ялгышып бетә)


Убырлы:

Әй, сез балалаар , бик күп беләсез икән, сезне сынасаң да барыбер җиңелмисез икән.Ярый сездә бик күңелле, мине куып җибәрмәдегез, рәхмәт инде. Мин хәзер себеркемә утырыйм да икенче мәктәпкә очыйм инде, башка мәктәп балаларын сынап карыйм әле, анда нинди балалар икән?! Ярый сау булыгыз, бәйрәмегез күңелле үтсен! (убырлы чыгып китә)


Сөмбелә:

Балалар, мин сезгә кызыклы уеннар да алып килдем бит әле.


  1. Яфраклар” уены.( Балаларга яфраклар өләшенә. Яфрвкны таныйсы , нинди файдасы барлыгын әйтәсе)

  2. Сюрприз” уены.(Кат-кат төргәк эчендә сюрприз яшерелгән була. 4 укучы чакырыла.Һәркайсына төргәк бирелә).Сигнал булуга бер кул белән генә төргәкләрне чишә башлыйсы. Кем алданрак чишеп бетерә?

  3. Пантамимо” уены.(Суган әрчү, кишер кыру,бәрәңге казу, агачтан алма җыю.Балалар хәрәкәтне танып әйтергә тиеш)

  4. Тану” уены. (Карточкалар куела, ул саннар белән билгеләнгән була.Һәр сан язылган карточка артында хәрефләр. Һәр санны ачкач, шул хәрефкә җыр җырлана.Хәрефләрдән “Көз” дигән сүз чыгарга тиеш. )


^ Сөмбелә уеннарда җиңүче балаларны бүләкләп бара.


Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә, дуслар!Сез бик зирәк, тапкыр, уңган , җитез балалар икәнсез.Сезгә карап күңел сөенә. Сезнең уңышларыгызны ишетеп бик шатландым.Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын.Миңа инде кузгалырга кирәк, башка мәктәпләрә дә барасым бар. Киләсе елга да сезгә беренче булып килермен.! Ә сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз!Киләсе елга да уңышларыгызга сөенерлек булсын. Сау , булыгыз балалар

(Сөмбелә китә)


Алып баручы:

Бәйрәмне чәй табыны артында дәвам итәрбез. Соңыннан күңел ачулар , күмәк бию. Уеннар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары бездә кунакта

2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....

3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресенең план- конспекты

3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресендә "Нәрсә ул акча?" темасына дәрес план- конспекты һәм темага карата презентация...

Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий

Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...

Сөмбелә бездә кунакта

"Сөмбелә бездә кунакта" көзге уңышка багышланган бәйрәм кичәсе. Укучылар алдына куелган төп максат булып көз сылуы_ Сөмбелә белән таныштыру, көзге учышка карата ңырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмакл...

"Шүрәле бездә кунакта".

1 нче сыйныф укучыларының  Әлифба  бәйрәме  өчен сценарий  тәкъдим итәм....

"Әкият бездә кунакта" нәниләр атналыгы

Нәниләр атналыгында әкиятләр буенча үткәрелгән викторина...

"Ел фасыллары бездә кунакта"

2нче сыйныф "Ел фасыллары бездә кунакта" темасына дәрес планы...