Уку дәресе 1 класс
методическая разработка (чтение, 1 класс) по теме

План-конспект урока по чтению на тему "Тартык [ш] авазы. Ш, ш хәрефләре".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_drese_1_klass.doc122.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы

Балтач муниципаль районы

МБББУ “Субаш урта мәктәбе”

Уку дәресе

1 нче сыйныф.

Тема. Тартык ш авазы,

         Ш, ш хәрефләре.

               Язды: Антонова Нәфисә Гарифулловна,

                              Балтач районы Субаш урта мәктәбенең

                              башлангыч сыйныф укытучысы.

Тема. Тартык [ш] авазы. Ш, ш хәрефләре.

Максат.1. [ш] авазы турында күзаллау булдыру, [ш] авазын әдәби дөрес әйтүләренә ирешү һәм Ш, ш хәрефләрен танырга өйрәтү.

               2. Кыска, гади җөмләләрне, текстны аңлап, әдәби дөрес итеп, сүзләп кычкырып укырга өйрәтүне дәвам итү.  

        3. Укучыларда ихтыяр көче, тырышлык, тапкырлык тәрбияләү,   фикерләү сәләтен үстерү.  

Җиһазлау. Г. Тукай портреты, кроссворд  язылган таблица,  «Тауда», «Чыршы янында» картиналары, баш һәм юл ш хәрефе (кисмә хәрефләр) һәм хәреф кассасы (сыйныфныкы һәм укучыларныкы), җыю полотносы, кушылмалар таблицасы, сигнал карточкалары, «Рәсемле әлифба», рәсемнәр.

Материал. Вәлитова Р. Г., Вагыйзов С. Г. “Әлифба” китабы, 65-66 нчы битләр, Гәрәева Г. “Уйный-уйный укыйбыз”, 189 нчы бит.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.

Дәрес төре: дәрес-әңгәмә.

Методы: аңлатмалы-күрсәтмәле.  

             Дәреснең план-конспекты.

  1. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, укучылар. Бүген уку дәресендә без яңа хәреф белән танышырбыз, җөмләләр, текст укырга өйрәнербез. Сездән бик зур тырышлык һәм игътибарлы булу сорала.

 II. Укучыларның алдагы дәресләрдә алган белем һәм  күнекмәләрен активлаштыру, ныгыту.

  1. Укучылар, без нинди сузык авазлар беләбез?

   (Сузык авазларны аерып әйтү.)

   2. Балалар, минем өстәлемдә сузык һәм тартык аваз хәрефләре ята. Алар өйләрен югалтканнар. Сез аларга үз өйләрен табарга булыша алмассыз микән? Мин һәрберегезгә бер хәреф бирәм. Әгәр сузык аваз хәрефе булса, кызыл өйгә,  тартык аваз хәрефе булса, зәңгәр өйгә керегез. (Тактага кызыл һәм зәңгәр өй рәсемнәре эленгән. Укучылар тиешле өй турысына басалар.)

    3. Кушылмалар таблицасыннан кушылмалар уку.

    4. Әлифба китабыннан 63-64 биттәге сүзләрне һәм текстларны укыту.

     III. Яңа материал өстендә эш.

  1. Балалар, без сезнең белән моңарчы өйрәнгән хәрефләрнең ничек итеп әлифбага килеп керүе турында без инде әкиятләр тыңлаган идек. Хәзер мин сезгә «Шаян җил» дигән әкият укыйм. Анда сүз кайсы хәреф турында бара икән? Игътибар белән тыңлагыз әле. ( Гәрәева Г. «Уйный-уйный укыйбыз» китабы, 189 нчы биттән әкиятне уку, сорауга җавап алу.)

   2. Яңа [ш]  авазы белән танышу.

«Рәсемле әлифба»дан шар рәсемен карау.

 – Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Шар.)

Шар сүзенә иҗек-аваз анализы ясау, сүздән [ш] авазын аерып алу.

 - Шар сүзендә ничә иҗек бар? (Бер.) Нинди авазлар ишетәсез? [ш], [а], [р].

Шар сүзен кабат әйтү һәм сүздән ш авазын аерып алу, аның характерлы билгеләре белән танышу (тартык аваз, саңгырау тартык), әдәби дөрес әйтергә өйрәнү.

Шар сүзенең схемасын төзү:

  - Балалар, сез тагын нинди шарлар беләсез? (Һава шары, Жир шары, теннис шары, кардан әвәләгән шар (рәсемнәрен күрсәтү).

3. Физкультминут.

а)Балаларга шар эченнән һава, чәйнектән пар чыгуын, агачларның шаулавын хәрәкәтләр ясап һәм авазлар чыгарып сурәтләргә тәкъдим итү: «Ш-ш-ш!»

б) Түгәрәктә туп белән уен. Балалар бер-берсенә [ш] авазы кергән сүзләр әйтеп, туп аталар.

4. Балалар, ә хәзер шушы авазларның нинди хәреф белән белдерүен карыйк. (Ш, ш хәрефләрен күрсәтү, ша дип аталуын әйтү).

– Нәрсәгә охшаган? (Җаваплар тыңлана).

 Рәсем күрсәтү, шигырь уку.

Ш хәрефе бик яхшы,

Ул сәнәккә охшаган.

Охшавын охшаган да,

Печәнне ала алмаган.

Бара песи посып, әкрен генә,

Тырнаклары охшаган «ш» хәрефенә.

Тычкан, бул син уяу, сизгер!

Мич астына тизрәк йөгер!

  1. Хәреф кассасыннан баш һәм юл ш хәрефен алып күрсәтегез.
  2. Ш хәрефен кул бармакларыгыз ярдәмендә күрсәтегез.
  3. Ш хәрефен пластилиннан ясау, мозаикадан, төймәләрдән, шырпылардан төзетү.

  1. 4 укучыны тактага чыгару. Ш хәрефен ясап күрсәтәләр.

5. Кроссворд чишү.

Ә хәзер тактадагы таблицага карагыз. Монда нинди хәреф ясалган? (Ш хәрефе). Хәзер кроссворд чишәрбез. Мин табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табып, шакмакларга языйк.

  1. Таштай каты, тәмле, татлы. (шикәр).
  2. Үзе йомры - ай түгел,

Төсе сары – май түгел,

Койрыгы бар – тычкан түгел. (шалкан).

  1. Уртасында «р» бар дисәм,

«Нарат» диеп уйламагыз.

Янгын чыгар, тик торганда

Аның белән уйнамагыз! (шырпы).

  1. Кайсы яктан укысаң да

Үзгәрмәс ул.

Яхшы корсаң, җил-яңгыр да

Үткәрмәс ул. (шалаш).

   6. Тәрбияви әңгәмә.

 Балалар, сез кроссвордны чишкәндә шырпы сүзен таптыгыз. Хәзер мин сезгә «Шырпы» шигырен укыйм. Аны Роберт Миңнуллин язган. Аннары аны бергәләп яттан сөйләрбез.

Тынычлыкны, зинһар, бозма!

Уйнап кына шырпы сызма!

Энеңә дә шырпы сузма –

Уйнап була шырпысыз да!

 Шырпы сүзен әйтеп карау, [ш] авазының сүздәге урынын билгеләтү.                              -Балалар, шырпы безгә ни өчен кирәк? Ә аның белән уйнарга ярыймы? Әйе, балалар, шырпы белән шаярсаң, ул аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин, янгын чыгарга мөмкин. Шуңа күрә үзегез дә, эне-сеңелләрегез дә шырпы белән уйнамагыз.

  1.  [ш] авазын башка авазлардан аерырга өйрәнү өчен күнегүләр үткәрү.
  1. Предметлы рәсемнәр күрсәтү, [ш] авазы булса, кул чабалар.
  2. Тактага рәсемнәр эленгән. Һәр рәсем астында шакмаклар ясалган. [ш] авазы сүз башында булса, беренче шакмакны, уртада булса – икенчесен, ахырда булса - өченчесен буяу.
  3. Шушы ук рәсемнәр буенча 1 иҗекле (2, 3 иҗекле) предмет исемнәрен атау.
  1. а) Авазны туры иҗекләрдә ныгыту, кушылмалар таблицасыннан кушылмаларны уку.

ша – шә        шу – шү           шы – ше           ши

   б) Таблицадан уку.

аша          шаш            ышы        шыш

иши         шиш            әшә          шәш

ушу         шуш            эше          шеш

 в) Авазны сүзләрдә ныгыту.      

аш

уш

иш

эш

шат

шук

шул

шәм

аша

дәшә

кеше

ишек

баш

таш

кыш

биш

  1. Дәреслек буенча эш.
  1. 65 биттәге рәсемне карау. Рәсем астында нинди схема бирелгән? (җөмлә схемасы). Ул ничә сүздән тора? (3 сүздән). Әйдәгез, 3 сүзле җөмлә төзик. Шакирә аш сала. Беренче (икенче, өченче) сүзләрне аерып әйтү. Шушы биттәге сүзләрне бергәләп уку. «Шакирә» текстын укып чыгу.

- Балалар, Шакирә нинди кыз?

- Уңган, тырыш, эшчән.

- Ул әнисен ярата, аңа булыша. Кечкенәдән эшләп үсә.

- Ә сез өйдә әниләрегезгә булышасызмы? Ниләр эшлисез? (Җаваплар.)

- Әйе, балалар, кечкенәдән эш сөеп үсәргә кирәк. Эш  сөйгәнне ил сөяр, ди халык мәкале.

  1. «Кыш» картинасы буенча хикәя төзетү. Картина буенча ш хәрефе кергән сүзләрне табу.
  2. 66 биттәге сүзләрне һәм текстларны укыту. Сат, шат сүзләрен арттан алга уку, яңа сүзләр ясау.
  1.  Физкультминут.

     «Ш хәрефенә иптәшләр тап» уены. Ш хәрефе таккан бер уенчы әрле-бирле йөри. Укытучы: «Балалар, ш хәрефенә бик күңелсез, аңа иптәшләр кирәк. Әйдәгез, һәрберегез берәр иптәш табып бирегез»,- ди. Укучылар чиратлап сүзләр уйлыйлар. Дөрес әйтүче укучы ш хәрефенә ияреп китә. Бар укучы ияреп беткәнче уен дәвам итә.

11.  «Чыршы янында» картинасы буенча әңгәмә.

             «Чыршы бизибез» уены.

   Чыршы рәсеме элү. Чыршыны “бизәү”.

   I уенчыкны алу. Артына бирем язылган.  Тактада кисмә хәрефләрдән шар сүзен язу. Бер генә хәрефен үзгәртеп, яңа сүзләр уйларга кушу. (шат, шак, шап; шык, шик; тар, кар, бар.)

II уенчыктагы бирем:  «Сүзләр яса» уены. Ми штурмы. (Һәр укучы бер сүз әйтә.)

а                                             ар

э                                               ак

   та                                              әл            

те                  Ш                  ат

ба                                              ук

ка                                              ик

III уенчыктагы бирем: Табышмакларның  җавабын табыгыз.

  1. Кыш нәрсә белән бетә? (Ш хәрефе).
  2. Шәһәрдә бар, авылда юк. (Ш хәрефе).
  3. Лампа түгел - яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш).
  4. Багана күк яна, күмере дә, көле дә юк. (Шәм).

     

   - Тагын бер табышмак тыңлагыз әле:

      Борыны – кәкре кармак,

      Куллары – ботак-тармак.

      Кем бу, кара, күр әле –

      Бу килешсез … (Шүрәле).

   - Дөрес, балалар. Ә ул Шүрәле кайда яши? Аның турында әкиятне кем язган?

   - Габдулла Тукай. (Портретын элү).

   - Ә Габдулла Тукай турында ниләр беләсез? (Җаваплар тыңлана).

   - Әйе, балалар. Тукай бик матур, бик күп шигырьләр, әсәрләр иҗат иткән. Нәни Тукай безнең якларда да булган. Әнисе Сосна Пүчинкәсе авылына Шакир муллага кияүгә чыккач, аны да үз янына алдыра. Үзенең «Исемдә калганнар» дигән әсәрендә Тукай бу көннәрне сагыну хисе белән искә ала. Тукайның әнисе Сосна Пүчинкәсе зиратына күмелгән. Ел саен Тукай туган көнне анда Казаннан язучылар, шагыйрьләр килеп, районыбыз укучылары белән берлектә, Мәмдүдә апа каберенә чәчәк салалар. (Фотолар күрсәтү.)

IV уенчыктагы бирем: “Кем күбрәк сүз төзи?” уены.

                 а                             к                           н

  ш                         л                             а                             а

                 ә                             м                           ш

(Шәл, шалкан, ал, алка, кан, алма, каш, аш, ана, аша.)

 - Булдырдыгыз, балалар! Чыршыбыз бик матур булды!

  1. Балалар, без һәр дәрестә халык авыз иҗаты белән танышабыз. Хәзер [ш] авазы кергән тизәйткеч әйтеп карыйк:
  1. И пошмаган, пошмаган,

Мич башында кышлаган.

Тирләгән – пешмәгән,

Пешмәгәнгә үсмәгән.

  1. Тел шомарткычлар.

Акшар чиләгеннән алып

Акшарны,

Шакир кичә акшарлаган

Ак шарны.

  1. Үртәвечләр.

Шәвәли, Шәвәли,

Көлдән ипи әвәли.  

  1.  Әйдәгез, сезнең  тапкырлыкны тикшереп карыйк әле.

а). «Сүзләр чылбыры» уены.

-Тактадагы рәсемнәргә карагыз. Предмет исеме нинди авазга бетә, шул аваздан башланган предметны табыгыз. Уклар ярдәмендә чылбыр төзегез.

      б) “Игътибар” уены.

    -  Ә хәзер кем игътибарлы, шуны ачыклыйк. Таблицадагы хәрефләрне истә калдырыгыз. (Үзем күрсәтәм). Һәм алдыгыздагы битләргә сызылган таблицага хәрефләрне шундый ук тәртиптә языгыз.

Р

А

Ш

Т

С

- Иң игътибарлы укучылар - ……. (санау).

IV. Йомгаклау өлеше.

- Укучылар, бүгенге дәрестә сезгә нәрсә ошады? Без нинди яңа хәреф белән таныштык?

- Сез бу дәрестә бик тырышып эшләдегез, яңа белем һәм күнекмәләргә ия булдыгыз. Рәхмәт, укучылар. Мин сезгә рәсемнәр бүләк итәм.Дәрестән соң калгач, сез рәсемнән ш хәрефе кергән сүзләрне табарсыз һәм төсле карандашлар белән буярсыз. Дәрес тәмам.

               Файдаланылган әдәбият.

  1. Балалар фольклоры. (Җыючы Н.Исәнбәт.) – Казан: Тат. кит.нәшр., 1984.
  2. Гәрәева Г. “Уйный-уйный укыйбыз”. Казан: “Яңалиф” нәшр.,2007.
  3. Камалиева М. “Хәрефләр йорты”. “Мәгариф” журналы, №10,2007,

    47-48 битләр.

4. Саттарова Н., Миңнуллин Р., Феоктистова Л. “Хәрефләр бәйрәме”. Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004.

5. Сафиуллина Г., Сәмигуллина З. “А дан Я га кадәр”. Яр Чаллы, ӨПББИ, 2007.

 6. Шәехова Р. “Иҗади уеннан – укуга”. Казан, 1999.

                                                                                                                     

                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе 4 класс Ф.Кәрим "Гармун турында"

Бу эшкәртмәдә  дәреснең һәрбер этабындагы эшчәнлек күрсәтелгән....

Уку дәресе 4 класс Ф.Кәрим "Гармун турында"

Бу эшкәртмәдә  дәреснең һәрбер этабындагы эшчәнлек күрсәтелгән....

Уку дәресе 4 класс Ф.Кәрим "Гармун турында" презентация

Презентациядә дәресрнең төп моентлары күрсәтелгән...

1 класс Математика дәресе

! класста математикадан  "Кушуның урын алыштыру законы"н өйрәнү...

1 класс Әдәби уку дәресе өчен материаллар

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен материаллар....

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...