уку дәресе
методическая разработка по чтению (4 класс) по теме

Раимова Разида Абриковна

Укучыларның аңлап укуларын тикшерү                   алымнары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_uku.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Укучыларның аңлап укуларын тикшерү                   алымнары”

 темасына проект эше

                                       

                                     

  Эшләде:

                                               Раимова Р.А.

Түбәндә IV сыйныфта уку буенча Фатих Хөснинең  “Сөйләнмәгән хикәя”се буенча тест биремнәрен язмача үтәү.

Текст эчтәлеген аңлап уку.

1. Укылган тест  эчтәлегенә туры килә торган җөмләне тап һәм v тамгасы белән          билгелә.  

Көннәрнең берсендә Маһруй җиңги коймак пешерү нияте белән мич ягып җибәрә.

Чаналы малайларга сер бирәсе килмәгән Биктимер, аны-моны уйлап тормастан,          кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалак буенча тау астына шуып төшеп          

        китә.

Анасы әйтү белән Биктимер чабата киндерәләрен дә бәйләп тә тормыйча, мич башыннан атылып төшә дә, чыга башлый.

2. Маһруй җиңги ничә тапкыр улына үзенең йомышын әйтә?

   

  Маһруй җиңги  _____ тапкыр әйтә.

Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклелеген аңлый белү.

3. Җөмләләрнең текста нинди тәртиптә килүен күрсәт. Буш  шакмакларга 1, 2,3,4,5,6 цифрларын куй.

Биктимер таба алырга китә.

Маһруй җиңгинең коймак пешерү уе.

Балачак дустымның сөйләнмәгән тарихы.                                                                                                  

Биктимер бәхет томаны эчендә.

Тауда шуучы балалар.

 Әти-әнинең Биктимерне шелтәләве .

Тел чараларын күрә белү.

   

 4. “Аягың тигән җиргә тисен, тимәгән җиргә тимәсен” җөмләсен башка нинди җөмлә белән алыштырырга мөмкин? Тексттан шул җөмләне табып яз. ____________________.

5. Җөмләне тутырып яз.

    Ләкин, аның күзләре матур дип, аңа берәү дә үз чанасын ________________________.

 

6. Эт куучы сүзтезмәсен башка нинди сүзләр белән алыштырырга мөмкин.

        ___________________________________________________________________.

7.   Чабатачы Әхми малаен автор кем белән чагыштыра? Җавабыңны тексттагы  җөмлә белән дәлиллә. ____________________________________________________________.

“Юллар арасыннан” укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү.

8. Тауда шуучы Биктимер нинди хисләр кичерә? ________________________________.

9.  Башка малайларның күзләрен нәрсә яндыра?

   

Биктимер җырлый-җырлый шуа.

 Биктимернең табасы үзенә бер тавыш белән зыңгылдап шуа.

  Чаналы малайларны уздырып шуа.

         

Текст темасын билгели белү.

  10. Автор нәрсә турында сөйләргә теләгән?

Табада шуучы Биктимер турында.    

                       

Маһруй җиңгинең коймак пешерүе турында.

Малайларның тау шууы турында.

 

Биктимернең таба артыннан китеп маҗарага юлыгуы турында.

Автор уен ( төп мәгънәне) аңлый белү.

11.Кайсы җөмлә текстның төп мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә?

 

     Биктимер шушы вакыйгадан соң һичкайчан анасының сүзен аяк астына салып таптамаган.

  “Анаң сүзен тыңларга кирәк, малай актыгы.”

   Бөтен нәрсәне, шул җөмләдән,ашауны да, шул җөмләдән “әнинең камыры           кабара”ны да онытып, шуып уйный башлый.

Иллюстрация  нигезендә иҗади характерда үз текстыңны төзи белү.

   12. Рәсемдәге  тау шуучы Биктимер  чаналы малайларда нинди хисләр уята?

         Шул турыда яз.

      ______________________________________________________________________

   

       ______________________________________________________________________

Әсәрнең жанрын билгели белү.

           13. Әлеге әсәрне нинди җыентыкка кертергә мөмкин:

Хайваннар турындагы әсәрләр;

 

 Маҗаралы әсәрләр;

             

 Фәнни- популяр әсәрләр;

    Әкиятләр 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

Уку дәресе 1 класс

План-конспект урока по чтению на тему "Тартык [ш] авазы. Ш, ш хәрефләре". ...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...