Технологическая карта урока по литературному чтению (тат)
план-конспект занятия по чтению (4 класс) по теме
Дәрескә кыскача аннотация
Предмет: Әдәби уку
Класс : 4
Дәрес темасы: М.Җәлил. “Урман” шигыре.
Дәрес максаты: Әсәр белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
Сөйләм телен, фикерләү сәләтен, анализлау, синтезлау күнекмәләрен үстерү.
Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; ирекле булуның кадерен белергә кирәк икәнлеген төшендерү.
Планлаштырылган нәтиҗә: Әсәрнең эчтәлеген аңлау, вакыйгалар бәйләнешеннән чыгып нәтиҗә ясау.
Предметара бәйләнеш: әдәби уку Һәм татар теле, тарих, рәсем.
Ресурслар:
Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы” 4нче сыйныф өчен дәреслек. Компьютер, экран, презентация, рәсемнәр.
Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tehn._karta_uroka.docx | 23.95 КБ |
Предварительный просмотр:
“Чирмешән лицее”муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе
Муса Җәлил. “Урман”шигыре.
(4нче сыйныфта үткәрелгән уку дәресенең технологик картасы)
1нче категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Зиннурова Нәфисә Сибгатулла кызы
2011-2012 уку елы
Тема | Муса Җәлил. “Урман” шигыре. |
Максат | Әсәр белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Сөйләм телен, фикерләү сәләтен, анализлау, синтезлау күнекмәләрен үстерү. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; ирекле булуның кадерен белергә кирәк икәнлеген төшендерү. |
Планлаштырылган нәтиҗә | Әсәрнең эчтәлеген аңлау, вакыйгалар бәйләнешеннән чыгып нәтиҗә ясау. |
Предметара бәйләнеш | Татар теле, тарих, әйләнә-тирә дөнья, рәсем. |
Ресурслар: - төп - өстәмә | Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы” 4нче сыйныф өчен дәреслек. Компьютер, экран, презентация, рәсемнәр. |
Эшне оештыру төрләре | Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү. |
Үткәрү технологиясе | Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре. Укытучы эшчәнлеге. | Укучылар эшчәнлеге |
I этап. Оештыру. Максат: белем алуны мотивлаштыру. | I этап. Оештыру. - Һәр әдәби уку дәресендә куллана торган кагыйдәләрне искә төшерегез әле. | I этап. Оештыру. 1.Тулы җөмләләр белән дөрес итеп җавап бир! 2. Игътибар белән тыңла! 3. Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт! |
II этап. Актуальләштерү Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү | II этап. Актуальләштерү. - Бик уңган безнең бакчачы бабай, Яше үзенең туксанда бугай....
Әйдәгез, өйгә бирелгән эшләрне тикшерәбез. | II этап. Актуальләштерү - Әйе, бу юллар Муса Җәлилнең “Бакчачы”шигыреннән. Без бу шигырьне үткән дәрестә өйрәнгән идек. - М.Җәлилнең биографиясен сөйлиләр - Рәсемнәр эленә (һәр укучы үз рәсеме турында 1-2 җөмлә әйтә) - Сәнгатьле уку күнегүләре. (Шәхси, рефлексив универсаль укыту эшчәнлегенен формалаштыру). Үзбәя |
III этап. Уку мәсьәләсе кую. | III этап.Уку мәсьәләсе кую. Укучылар, ә хәзер әйдәгез үткән дәрестә өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясыйк. Мин сезгә кроссворд әзерләп килдем, аны чишкәч без бүгенге дәрестә нишлибез икән? дигән сорауга да җавап табарбыз.
| III этап. “Урман” сүзе килеп чыкты. - Без бүген дәрестә М.Җәлилнең“Урман”шигыре белән танышырбыз. |
Ничек уйлыйсыз: ул нәрсә турында икән? Укытучының үрнәк укуы. | Бу шигырь урман турында булырга тиеш. Танып белү УГ. Коммуникатив УГ. | |
IV этап.Сүзлек өстендә эш. Максат: таныш булмаган яңа сүзләрнең мәгънәләрен истә калдыру. | IV этап.Сүзлек өстендә эш. Коллык – (Кол, әсир, тоткын) Керсез (антын) – ихлас, чын күңелдән Мәгърур- (горур) Шушы сүзләрне сез сөйләмдә кулланасызмы? | IV этап.Сүзлек өстендә эш. 1. Сүзләрне уку. Сүзләрнең мәгънәләрен тормыш белән бәйләп ачыклау. (Танып-белү универсальукытуэшчәнлегенен формалаштыру). |
Физминутка | Физминутка | Физминутка |
V этап.Уку мәсьәләсен этаплап чишү: әсәрне уку. Максат: уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру. | V этап. Уку мәсьәләсен этаплап чишү: әсәрне уку. | V этап.Уку мәсьәләсен этаплап чишү: әсәрне уку. Балалар гөжләп укыйлар. Аерым балалардан укыту.(укуның төрле төрләрен кулланырга мөмкин) (Коммуникатив, шәхси универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру.) |
VI этап. Әсәрне аңлауларын тикшерү. Максат: сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру | VI этап. Әсәрне аңлауларын тикшерү. - Бу шигырь кайчан һәм кайда язылган дип уйлыйсыз? Моны кайдан белеп була? Шигырьдән шул юлларны табып укыгыз. -Шагыйрьгә урман шаулавы нәрсә булып ишетелә? | VI этап. Әсәрне аңлауларын тикшерү. Шигырь Бөек Ватан сугышы елларында язылган. Шагыйрь төрмәдә утырганда язган. Ул - кол, әсир. 2- строфа Коммуникатив универсальукытуэшчәнлегенен формалаштыру |
VII этап. Әсәргә анализ ясау. Максат: балаларның аралашу, сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру. Логик гомумбелем универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру. | VII этап. Әсәргә анализ ясау. - Әсәрдәге төп катнашучыларны табыгыз. - Шигырьнең 1 строфасын укыгыз. | VII этап. Әсәргә анализ ясау. - Автор, урман. Шагыйрь урманга карап авыр уйга кала. |
Бу юлларны 1җөмлә белән ничек әйтеп була? Шигырьнең калган строфаларын шул тәртиптә анализлау. (Парларда эш) | -Шагыйрь үзе чәнечкеле тимер койма артында булса да, аның горур күңеле иректә. -Күңеле белән ул урман буйларында йөри, аның сукмакларын барлый, дәшкән тавышын ишетә. -Урман Җәлилне үзенә чакыра, аңа соңгы көрәш җырын өйрәтә. -Муса әсирлектә булуына хурлана, урманнан илдәш дусларын кайда яшерүен сорый. -Ул урманнан үзенә корал бирүен үтенә һәм сугыш кырында үләргә тели. | |
Сугышка киткәндә шагыйрь нинди ант бирде икән? | -Туган илен немец-фашистлардан азат итәргә. | |
Ә сез ничек уйлыйсыз, Җәлил үзенең антына тугры каламы? | -Әйе, ул төрмәдә утырганда да фашистларга каршы көрәшен дәвам итә.Ул үзенең дуслары белән яшерен оешма төзи һәм күп кенә ватандашларына үзебезнең якка чыгарга ярдәм итә. | |
Нәтиҗә ясау. Укучылар, ә хәзер әйтегез инде: бу шигырь урман турында булдымы? Исеме “Урман!” дип куелган бит?! Нәтиҗә ясау: менә без сезнең белән әсәрнең эчтәлеген таптык. Ә Җәлилнең гомере ничек өзелә? Слайд - Автор бу шигыре аша ни әйтергә теләде икән? Димәк әсәрнең мәгънәсен таптык. – - Әсәрнең мәгънәсен тапкач, без дә катнашкан булабыз. | Муса Җәлил, аның әсирлектә булуы, иреккә омтылуы турында. Җәлилгә төрмә тәрәзәсеннән урман гына күренә, ул аңа карап юану эзли. Коллыкта яшәүгә караганда, иректә үләргә дә риза. (Коммуникатив, танып-белү универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру.) | |
VIII этап. Сәнгатьле уку. Максат: балаларның сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. | VIII этап. Сәнгатьле уку. - Бу шигырьне нинди тавыш белән укырга кирәк? | VIII этап. Сәнгатьле уку. Укучыларның һәр строфаны дөрес интонация белән укулары. (Коммуникатив универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру.) |
Йомгаклау | Мин нәрсә белдем? Ничек белдем? | |
X этап. Өй эше бирү. | X этап. Өй эше бирү. | X этап. Үзбәя. Кемнәр бу дәрестә “5”гә җавап бирдем дип уйлый? Кем бераз тырышырга кирәк дип уйлый? |
- Сез өйдә нинди эш эшләрсез? | Өй эше бирү.
(Рефлексив, шәхси универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру.) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Технологическая карта урока по литературному чтению по теме: «И.А.Крылов. Басня «Зеркало и Обезьяна». Учитель:Лаан Софья Анатольевна( МБОУ «2 Пристанская ООШ») Класс: 3 класс. УМК : «Школа России» Предмет: литературное чтение Ресурсы урока: «Литературно
Пояснительная записка Автор материала (ФИО) *на этапе актуализации знаний при проверке арифметического диктанта. Цифры появляются по щелчку. Очень удобна именно такая проверка, так как даль...
Технологическая карта урока по литературному чтению по теме: «И.А.Крылов. Басня «Зеркало и Обезьяна». Учитель:Лаан Софья Анатольевна( МБОУ «2 Пристанская ООШ») Класс: 3 класс. УМК : «Школа России» Предмет: литературное чтение Ресурсы урока: «Литературно
Пояснительная записка Автор материала (ФИО) *на этапе актуализации знаний при проверке арифметического диктанта. Цифры появляются по щелчку. Очень удобна именно такая проверка, так как даль...
технологическая карта урока по литературному чтению ( метод продуктивного чтения) Тема урока : Как мудрость в жизни помогает по сказке " Мудрый старик" 2 класс
Как учить детей вести диалог с автором?К сожалению, способность, читая, вести диалог с автором через текст редко когда возникает самостоятельно. У большинства учащихся её необходимо формировать в проц...
технологическая карта урока по литературному чтению 2 класс( технология продуктивного чтения по Е.В.Бунеевой и О.В.Чиндиловой) тема урока : Н.Носов "На горке."
Тема урока: «Н.Носов «На горке» Цель: достижение образовательных результатов посредством технологии продуктивного чтения Е.В. Бунеевой и О.В. Чиндиловой.Задачи:1. Формировать предметные умения:- ...
технологическая карта урока по литературному чтению 3 класс ( метод продуктивного чтения Е.В.Бунеевой и О.В.Чиндиловой) тема урока : Во что нельзя "играть" ? И. Дик " Красные яблоки»
Тема урока: Во что нельзя «играть»? И. Дик «Красные яблоки».Тип урока: знакомство с новым произведением.Цель: достижение образовательных результатов посредством технологии продуктивного чтения Е.В. Бу...
технологическая карта урока по литературному чтению 1 класс ( технология продуктивного чтения по Е.В.бунеевой и О.В.Чиндиловой) тема урока : Михаил Зощенко " Глупая история"
Предмет: Литературное чтение.Класс: 1.Тема урока: Михаил Зощенко « Глупая история»Тип урока: знакомство с новым произведением.Цель: Достижение образовательных результатов посредством технологии продук...
технологическая карта урока по литературному чтению 4 класс( технология продуктивного чтения по Е.В.Бунеевой и О.В.Чиндиловой) тема урока : И.Токмакова " Сказочка о счастье"
Предмет: Литературное чтение.Класс:4.Тема урока: «И.Токмакова «Сказочка о счастье»Тип урока: знакомство с новым произведением.Цель: Достижение образовательных результатов посредством технологии продук...