Дәрдемәнднең "Өч угыл"хикәясен өйрәнү.
методическая разработка по чтению (3 класс) по теме

Вафин Фарит Вадутович

3нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon план-конспект36 КБ

Предварительный просмотр:

2нче сыйныфта Дәрдемәнднең “Өч угыл”хикәясен өйрәнү.

I.Максат:

1.Танып-белү,үстерү: хикәяне дөрес итеп аңлап укырга өйрәтү, эчтәлеген үзләштерү,сорауларга дөрес җавап бирә белергә өйрәтү;

2.Коррекцияләү: күрү хәтерен үстерү, образлы фикерләү күнекмәләре булдыру.

3.Тәрбияви: ата белән балалар арасындагы күркәм сыйфатларның чагылышын ачыклау; укучы-лар холкында уңай сыйфатлар булдыру.

II.Бурычлар:

1.Рольләргә бүлеп укырга өйрәтү;

2.Авазларны, сүзләрне дөрес әйтеп укый алуларына ирешү.

III.Дәрес тибы: аналитик уку,өлешчә эзләнү.

IV.Җиһазлау: Дәрдемәнд портреты, Дәрдемәндкә багышланган презентация,компьтер,проект-  ор,шагыйрьнең китаплары, тест сараулары.

Дәреслек.С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова.Р.И.Раскулова.Уку китабы.2нче сыйныф өчен дәреслек.

         Дәрес барышы.

I.Оештыру.Исәнләшү.Дежур рапорты.Уңай психологик халәт тудыру,укучыларның дикъкатен дәрескә туплау.

II.Актуальләштерү.

Укытучы.Без бүген дәрестә хикәяләр укуны дәвам итәбез.Искә төшерик әле,без соңгы дәресләрдә нинди хикәяләр укыдык? Әйе, “Сак-Сок”бәетен тыңлаганда,”Ипи кадере” дигән хикәяләр укыдык.Без аларда нинди җан әрнеткеч хәлләр белән очраштык?(Укучыларның җаваплары тыңлана,фикерләре дәлилләнә).

III.Яңа материалны аңлату.

1.Дәреснең темасын һәм максатын белдерү.(1нче слайд.Дәрдемәнд.Үз исеме-Закир Рәмиев).

2. Дәрдемәнднең биорафиясеннән кыска мәгълүматлар әйтелә.(2-4 слайдлар.Туган җире,туган,

үлгән көннәре.Алтын приискаларының хуҗасы.Зур миллионер).

3.Сүзлек эше.(5нче слайд).

  Дәрдемәнд-“сагышлы” дигән сүз.

  Угыл –ул,улым (сын).

  Хак Тәгалә- Аллаһ.

  Бәракалла- бик яхшы,бик шәп (хуплау сүзе).

4.Фонетик күнегү.(бергәләп каты к,г авзларын әйтү,w авазының әйтелешен искә төшерү).

5.”Өч угыл”хикәясен уку.

а) Сәнгатьле итеп укытучының укып күрсәтүе.

б) Укучылардан укыту. Дөрес уку күнегүләре.

  -һәр укучы бер генә җөмлә укый(игътибарны туплау,укыганны карап барырга өйрәтү максатыннан).

  -кечкенә өзекләргә бүлеп уку (укыган өлешне истә калдыру өчен).

  -туры сөйләмнәрне аерып уку (рольләргә бүлеп укуга хәзерләнү).

  -укытучы җөмләнең беренче сүзен укый,укучылар тиз генә шул җөмләне табып дәвам итәргә тиеш.(күрү хәтерен яхшырту).

  -укытучы җөмләнең соңгы сүзен укый, укучылар тиз генә шул җөмләне табып дәвам итәргә тиеш.(күрү-ишетү хәтерен яхшырту).

в) Слайдларда(6-8) туры сөйләмле җөмләләр күрсәтелә.Укучылар җөмләне  укы йлар һәм аның кемгә караганын әйтәләр.Мәсәлән:”-Әти,мин алмамны ашадым.Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым.Бакчабызга чәчеп үстермәк буламын”. Укытучы:-Бу сүзләрне кем әйтә? Укучылар:Өлкән улы әйтә.

6.Хикәяне рольләргә бүлеп уку.

7.Хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышу.

 Әңгәмә өчен сораулар үрнәге.

-Хикәядә ничә кеше бар һәм алар кемнәр? (5кеше.Әтисе,өч улы һәм күрше малае Вәли).

-Хикәя ни өчен “Өч угыл” дип атала?

-Әтиләре ни өчен өч улының да эшен хуплый?

-Өч улның аеруча сезгә охшаганы кайсысы булды? Ни өчен?

-Агач үстерү, әти исәнлегенә дога кылу,күрше малаеның хәлен белү –болар кешеләрдәге  нинди сыйфатлар?

-Әтиләре бигрәк тә кайсы улының эшен хуплый? Ни өчен?

IV.Белем-күнекмәләрне ныгыту.

1. Белемнәрне тикшерү.9слайд .10нчы слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә.

2.Кайсы җөмлә текстның төп мәгънәсен тулырак аңларга ярдәм итә?

3.Хикәядә автор нәрсә турында әйтергә теләгән?

4.Сез хикәядәге малайның кайсысы булыр идегез?

5.Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?

6.11нче слайд. Иҗекләрдән сүзләр җыю. Ях-шы-лык, шәф-кать-ле-лек, ми-һер-бан-лы-лык, яр-дәм-чел-лек дигән сүзләр килеп чыга. Бу сүзләрне кабат кычкырып укыйлар. Сорау: Бу сыйфатларны барлык кешеләргә дә хас сыйфатлар дип әйтеп буламы?

7.

V.Белемнәрне тикшерү.

1.12   нче слайд.”Уйлап карыйк әле”. Фикер үстерү өчен сораулар.

2.13 слайд.Мәкальләр. Ахырын әйтеп бетерергә кирәк.

3. Тест сорауларына җавап алу.

4.14слайд. Син ничек уйлыйсың?

VI.Йомгаклау.

1.Кыска әңгәмә.

-Дәрестә нәрсә турында сүз алып бардык?

-Әдәпле балалар нинди була?

2.Билгеләр кую.

3.Өйгә эш бирү: Хикәягә карата рәсем ясап килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературное чтение.3 класс.Система Л.В.Занкова.А.Вознесенский. На спинку божия коровка... С ясеней.

На данном уроке идет работа с хокку, чтение хокку, созданные моими учениками....

Презентация к уроку Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясен уку.

Презентация к уроку Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясен уку....

Урок трудового обучения в 1 классе специальной коррекционной школы VIII вида "Изготовление цветка из пластилина и плодов ясеня"

Урок трудового обучения в 1 классе специальной коррекционной школы VIII вида "Изготовление цветка из пластилина и плодов ясеня"...

Дәрес конспекты. Җәвад Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен өйрәнү

Җәвад Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен  өйрәнү...

3 нче сыйныфта Аяз Гыйләҗевның “Суык” хикәясенә дәрес эшкәртмәсе.

3 нче сыйныфта  Аяз Гыйләҗевның “Суык” хикәясенә дәрес эшкәртмәсе....

Растения леса. Ясень

Презентация...