Әлифба
методическая разработка по чтению (1 класс) на тему

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Әлифбадан дәрес эшкәтмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx17.23 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  [К] авазы, К к хәрефләре.

Максат: укучыларны [К] авазы һәм Кк хәрефләре белән таныштыруны дәвам итү.                                             К  хәрефе белән сүзләр, җөмләләр укуны ныгыту; акыл эшчәнлеген үстерү, игътибарны камилләштерү; уку хезмәтенә уңай караш тәрбияләү;табигатьне ярату,  кошларны саклау, рәнҗетмәү хисләре  уяту.

Дәрес тибы: кабатлау дәрес.

Дәрес төре: эшлекле уеннар.

Җиһазлау: тарату өчен индивидуаль  карточкалар, яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре, хәрефләр җыелмасы, магнитофон, кошлар тавышы язылган аудио кассета.

Дәрес барышы.

l. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле иртә, апа!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

Рәхмәт, балалар, теләкләрегез изге икән. Эшләребез дә хәерле булсын, -дип дәресебезне башлыйбыз.

1.

  1. Бүген атнаның нинди көне?
  2. Числоның ничәсе?
  3. Урамда кайсы ел фасылы?
  4. Көн нинди? Һ.б.

2. Разминка.

-Алтын тарак кайда төшеп калган?

- Торна Төлкегә дигән ашавын нинди савытка салган?

- Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкеткән?

- Әби бнлән бабайга шалкан тартышырга  иң соңыннан кем килгән?

- Былтыр исемле егет кайсы әкияттән?

ll. Төп өлеш. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

  1. “Кәрзин тутырам”уены. (рәсемнәргә карап, яшелчә, җиләк-җимешләрне ике кәрзингә тутыралар.Мәсәлән, к хәрефеннән башланганнарын беренчесенә, калганнарын икенчесенә)
  2. Р. Миңнуллинның  шигыре белән танышу.(укытучы укый)

Бу бакчага ни булган?

Бакча “К” белән тулган.

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник һәм кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак.

Әйдә рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

Балалар, ни өчен язучы бакчаны “К” белән тулган дип әйтә?  Алдагы дәрестә без нинди хәреф белән танышкан идек? “К” авазы нинди аваз ул?

  1. “Истә калдыр” уены.(укытучы  10 сүз әйтә, ә балалар истә калганны әйтәләр)

Китап, дәфтәр, карандаш, ручка, акбур, пенал, укучы, сумка, урындык, бетергеч.

  1. “Хәрефне тап” уены.(укытучы тактага рәсемнәр элә, укучылар рәсемнәргә төшеп калган тиешле хәрефләрне беркетәләр).

Физкультминут.(музыка астында)

Куян күзен ачуы

Төпкә менеп  басуы

(чүгәләп алалар):

Бер, ике,өч- утыра

(утыралар),

Бер, ике, өч- ул тора

(торалар).

Я ботакка тотынып,

Ала таган атынып

(алга, артка атыналар).

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп

(сикерәләр).

Кинәт читкә тартыла,

Куян уктай атыла

(читкә сикерәләр).

lll. Уку  мәсьәләсен кую һәм чишү.

  1. Укучылар мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын эзләп карыйк әле.

Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук.(күке)

  1. Әйе, сез бик дөрес әйттегез, аның менә нәкъ күке булуын сез ничек  белә алдыгыз?(Магнитофоннан кошлар тавышы, күке кычкырган тавыш тыңлана)
  2. Бик дөрес, күке моңсу кош. Ул бер вакытта да оя ясамый, йомыркаларын чит кошларның ояларына салып китә, ә балаларын  чит кошлар утырып чыгара.
  1. Тактадан сүзләр уку, һәр сүзгә иҗек-аваз анализы ясау.
  2. Дәреслекнен 39 битеннән күке турында язылган җөмләләрне индивидуаль  уку, фикер алышу.

Физкультминут.

Күрсәтегез, балалар,

Кошлар ничек очалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай кошлар очалар.(кулларын селкиләр)

Күрсәтегез, балалар,

Ә сез ничек йоклыйсыз?

Менә шулай, менә шулай

 Менә шулай йоклыйбыз.(башларын партага салып ял итәләр)

Күрсәтегез, балалар,

Инде ничек укыйсыз?

Менә шулай, менә шулай

Менә шулай укыйбыз.(күзләрен ачып, матур итеп утыралар)

  1. Дәреслекнең 39 битендәге сүзләрне, җөмләләрне  карточкалардан уку.Һәр балага индивидуаль карточкалар бирелә, укытыла.

lv.  Рефлексия.

Бүген дәрестә вакытыгыз файдалы үттеме? Дәрес сезгә ошадымы? Нинди яңа белемнәр алдыгыз?Кем үз эшенә югары бәя бирә ала? Ни өчен?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....