1нче класска татар теленнән дәрес. "Я хәрефе".
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме

Гибадуллина Рамзия Зульфатовна

Я хәрефенең ике авазга ия булуы турында күзаллау булдыру һәм  күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату; авазларны я хәрефе ярдәмендә күрсәтә белү, сузыклар алдындагы й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү; хәреф- аваз анализы ясау; фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ya_khrefe.docx73.96 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема. Я хәрефенең ике аваз белдерүе  

  1 сыйныф

 Максат: 1)я хәрефенең ике авазга ия булуы турында күзаллау булдыру һәм  күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату;

2) авазларны я хәрефе ярдәмендә күрсәтә белү, сузыклар алдындагы й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү;

3) хәреф- аваз анализы ясау;фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү.

Ирешелергә тиешле нәтиҗәләр: хәреф- аваз анализы ясарга өйрәнә; авазларны я хәрефе ярдәмендә күрсәтә белә; дәрескә куелган максатны аңлый һәм үти; куелган сорауны аңлый, шуңа таянып телдән җавап кайтара; әдәп кагыйдәләрен саклап, парларда эшли; яңа материал белән кызыксына.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар!

Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек.

Туган телне, татар телен

Өйрәнергә дип килдек!

II.Матур язу. (Тактада язылган үрнәк буенча) Март яз ае. Кояш көлә. Тамчылар тама. Кар эри. Кошлар кайта. Ямьле көннәр башлана.

Дөрес утыру искәртелә: Язганда дөрес утырам:

                                        Тигез тора иңсәләр,

                                         Баш иелми, баш бармаклар

                                         Күз читенә тисәләр.

                                         Ручканы мин дөрес тотам,

                                         Дәфтәрне авыш итеп.

                                         Яза башлыйм хәрефләрне

                                         Тигез һәм матур итеп.

1.Кулларны язуга әзерләү.

Әтәч

Әтәчем иртүк тора,

Һава ярып кычкыра.

Учларны бергә куеп, өскә каратабыз, бармакларны бер-берсенә терәп тырпайтабыз.

2.Дәфтәрдә эш:

− хәрефләрне авыш сызыклар белән чиратлаштырып язу: л//м//л//м//;

− иҗекләр язу: ли ла ло лу лэ ле ля лы лю лё.

3. Фонетик зарядка.

.Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын  табарсыз.

Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.  (Яфрак)

     

     Ут та түгел, ук та түгел,

Үзе карны кисә.  (Кояш)

Ялт итте, йолт итте,

Елгага төшеп китте.  (Яшен)

-Бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?

Җавап. Бу сүзләр табигатькә кагылышлы. Алар һәркайсы ике иҗекле. Өч сүздә дә я хәрефе бар һәм хәреф саны аваз саныннан азрак.

-Нинди ике төркемгә бүлә аласыз?

Җавап.  Терек һәм терек булмаган, нечкә һәм калын әйтелешле сүзләр.

III.Белемнәрне актуальләштерү.

− Укучылар, кем Я хәрефен күрсәтә ала?

Яфрак, кояш, яшен сүзләренә аваз-хәреф анализы ясау.Сүзләрдә аваз һәм хәреф формаларының бәйләнешен күрсәтү. Орфоэпик дөрес итеп уку.Укучылар бу сүзләрдә аваз саны хәреф санына туры килмәвен күрергә тиеш.

− Әйдәгез уен уйнап алабыз. Я хәрефе кергән сүзләр язылган карточкаларның һәркайсын үз өенә кертергә кирәк. Әгәр сүз калын әйтелешле булса зәңгәр өйгә, нечкә әйтелешле булса яшел : куян, ясмык, яшел, яка, ямьле, ябалак, ялан, Язилә, ярминкә.(Укучылар чиратлап чыгып биремне үти)

 

Физкультминут.

 Тәрәзә каршына килгән бер кошчык.

Чакыра мине: -Чык, әле, чык!

Беләм мин аны, гел шулай итә

Йөгереп чыгам, оча да китә.

IV.Яңа материал өстендә эш.

  1. Китап буенча эш.

Укучылар китапның 59 битендәге 32 нче эшне карыйбыз.Биремнәрне үтәү.Күрше иҗектәге сузыкларга карап, я хәрефенең калын да, нечкә дә укылганын аңлату.

Дәреслектәге рәсемгә карап, [йа], [йә]авазы булган сүзләрне табу.

  1. Тактада язу: [йаңгыр], [йәшен].

− Алфавиттан я хәрефен табыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз,ул нинди авазлар белдерә икән? (Дәреслектәге кагыйдә өстендә эш)

3. Парларда эшләү. ( 60 бит).

Укучылар 33 нче эшне карап, биреме белән танышыйк әле. Хәзер берегез я хәрефе кергән калын әйтелешле, ә партадашыгыз я хәрефе кергән нечкә әйтелешле сүзләрне язып алыгыз һәм эшләрегезне үзара алмашып тикшерегез.

 Физкультминут
Кул бармакларын ял иттерү

Бармаклар качыш уйный

Башларын яшерә.

Менә шулай, менә шулай-

Башларын яшерә.

V. Яңа теманы ныгыту.

Эш дәфләрендә эшләү.Укучылар, хәзер эш дәфтәрләрен ачабыз һәм үзебезнең бүгенге эшчәнлекне тикшереп карыйбыз.(дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшләү) 35күнегү.

VI. Йомгаклау.

− Кыяр, таяк сүзләренә аваз-хәреф анализы ясагыз.

− Яра сүзенең аваз һәм хәреф составын тикшерегез.Ничә хәреф? Ничә аваз? Ни өчен?

  • Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

Үзегезнең белемнәрегезне смайликлар белән күрсәтегез, тиешлесен сайлап алыгыз.

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән 2 сыйныфның 1нче яртыеллыгы өчен тест

Татар теленнән 2 сыйныфның 1нче яртыеллыгы өчен тест...

1нче сыйныф(рус телендә сөйләшүче балалар) өчен татар теленнән эш дәфтәре.

Гомуми белем бирү мәктәбенең1нче сыйныфы өчен(рус телендә сөйләшүче балалар). Н.Г. Галиева, Р.М.Туйметова....

ФГОС Татар теленнән 3 класска эш программасы."Перспективалы башлангыч мәктәп"

Эш программасының эчтәлеге.  Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”...

"Безнең гаилә.(Наша семья)" 1нче сыйныфлар өчен татар теленнән презентация (рус төркеме)

Бу презентация 1нче сыйныфта укучы рус балалары өчен төзелгән....

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...