Әдәби укудан дәрес проект
проект по чтению (2 класс) на тему

Гарданова Зимфира Музафаровна

Укучыларнын иҗади эзләнүләрен фикерләрен үстреү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_proekt.docx26.19 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Әдәби укудан   дәрес – проект    

Тема:  “Табигатьнең   чын  дусты  бул!”

Танып-белү  объекты:  “Бәхетле агач”   Йолдыз.

Максат:  Йолдызның  “Бәхетле агач”   шигырен уку,

                образлы  күзаллауларын  үстерү,

                 агач  персонажы  аша  “Табигатьнең   чын  дусты  булу”

                 төшенчәсен  аңлау.

Бурычы:  “Бәхетле агач”    образы ярдәмендә  табигатькә сак караш    

                   тәрбияләү,  үз фикерләрен  әйтә  һәм  дәлилли  белергә  өйрәтү,

                   сөйләм  телләрен  үстерү,  табигать  дусты булу  өчен  нинди    

                   сыйфатлар  кирәген ачыклау, матурлыкны  саклый  белергә  

                   өйрәнү.    

Материал:

Җиһазлау:

                                  Дәрес  барышы:

  1. Әзерлек  этабы.
  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру  этабы.
  •  Балалар, әйдәгез матур  итеп  утырыйк.
  1. Уку  мәсьәләсе  кую.
  • Хәзер  мин сезгә  Йолдыз апагызның “Бәхетле  агач “ шигырен  укып китәм. Шигырь нәрсә турында булыр? (уку).    
  • Әйе, бик дөрес,  агач, аны кешенең ничек итеп саклап  калганлыгы  турында.  
  1.   Уку  мәсьәләсен чишү.
  • Димәк, бүген сүзебез   табигать  турында барыр.
  • Ни өчен  автор  шигырен  “Бәхетле  агач “  дип атый?
  • Агачның өе нинди?
  •  Кем  ярдәмендә  агач исән кала?
  • Ә агач рәхмәтен ничек җиткерә?
  • Бу кешенең  табигатькә карашы нинди?
  • Агачлар нигә кирәк?
  1. Проблемалы сорау кую
  • Бүгенге дәрестә без  табигать  турында   җентекләбрәк  өйрәнербез, проект эше эшләрбез. Сезгә сорау бирәм һәм  сорауга җавапны дәрес ахырында әйтерсез.
  • Агачларны ничек сакларга?
  • Табигатькә нәрсә куркыныч яный?
  • Ничек итеп   табигатьнең чын дусты булырга?
  1. Бу сорауларны чишү өчен без 2 төркемгә бүленербез:  

1 төркем:   “Табигать дуслары”

2 төркем:  “Урманчылар”.

Һәр ике төркемгә дә биремнәр:

1 төркемгә бирем:  Терәк сүзләр ярдәмендә “Табигать дусты” дигән кечкенә хикәя төзергә.

Агач суза, дус бул, бергә үс, озак яшә, аларны сакларга кирәк, Игътибарлы бул, рәнҗетмә, агач утырту бәйрәм. Дуслык билгесе, истәлеккә.  

2 төркемгә бирем:  “Урманда үзеңне ничек тотарга?” дигән темага кагыйдәләр төзергә һәм  аларга эмблемалар  ясарга.

3)  Укучыларның мөстәкыйль эшләве.

          Беренче төркемнең хикәясе  : “ Агач сиңа үзенең ботагын суза.Ул шулай дуслашырга тели.Сиңа да аның белән бергә үсәргә кирәк.

        Агачлар озак яши.Моның өчен аларны сакларга кирәк. Һәр агачка игътибарлы бул, рәнҗетмә.Башкалардан да рәнҗеттермә.

       Агачлар утырту – ул бәйрәм. Агач утырту дуслык билгесе.”

Димәк, агачларны саклау өчен коймалар тотарга, сулар сибәргә, күзәтеп торырга кирәк.

     Икенче төркем укучыларының кагыйдәләре һәм эмблемалары:

 –Урманда шаулама, үзеңне тыныч тот!

  • Кош ояларын туздырма!
  • Чәчәкләрне өзмә!
  • Күбәләкләрне тотма!
  • Агач ботакларын сындырма!
  • Кыргый җәнлекләрне өйгә алып кайтма!    

                                      4)Физминутка    

5) Презентация  ярдәмендә  укучылар   проект  эшләренә  нәтиҗә  ясыйлар. Бер укучы чыгыш   ясый.

6)  Проблемалы     сорауга кире кайту,җавап бирү.

       Табигатьнең   чын  дусты  булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеген күрсәтү.

  1. Йомгаклау.
  1. Рефлексия:
  • Без бу дәрестә нәрсәләр белеп калдык?
  • Табигатьнең   чын  дусты  булу өчен  нишләргә кирәк?
  1. Үзбәя.
  2. Өй эше:

Табигатьне  саклау кагыйдәләрен истә тотарга ,үтәргә.

        

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби укудан тест

Тест по чтению 4 класс...

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы

       Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стан-дартлары таләп...

Әдәби укудан ачык дәрес

Әдәби укудан шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе....

2 нче класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест

2 класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест...