Әдәби укудан ачык дәрес
методическая разработка по чтению (4 класс) по теме

Басирова Фидалия Агелиевна

Әдәби укудан шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_ukudan_achyk_dres.docx19.73 КБ

Предварительный просмотр:

“Без- Тукай шәкертләре.”

(4класста әдәби укудан дәрестән тыш уку дәресе.)

Фидалия Басыйрова, Актаныш районы Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең

1 квалификация категорияле башлангыч класс  укытучысы

Максат:Укучыларның Г.Тукай турында белемнәрен тирәнәйтү. Белемнәрне гамәлдә куллана белергә өйрәтү.Фикерләү һәм танып –белү активлыгын , бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Шагыйрь иҗатына , тормышына кызыксыну, горурлык, Тукай иҗаты аша үзара хөрмәт хисләре, кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Тукай турындагы китаплар, аның шигырь китаплары, балаларның иҗади эшләре, рәсемнәр, презентация “Тукайның тормыш юлы”, слайдлар.

Дәрес төре: кабатлау-ныгыту  дәресе

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

-Хәерле көн ,укучылар. Безнең  дәресебез гади дәрес түгел,бүген уен –дәрес үткәрәбез. Дәресебезнең исемен һәм нәрсә турында барганын беләсегез киләме?Килсә әйдәгез эшли башлыйбыз.Дәреснең һәр этабында мин сезгә йолдызлар биреп барырмын.Дәрес ахырында җиңүчене билгеләрбез.Хәерле уңышлы көннәр сезгә.

II. Актуальләштерү.

  1. Кроссворд чишү.(1 слайд) Вертикаль баганада Габлдулла Тукай дигән сүз яшеренгән.
  2. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.
  1. Бүген бездә Тукай бәйрәме. Тукай дөньяда 27 ел гына яшәгән.Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Без сезнең белән Г.Тукайның “Исемдә калганнар” биографик әсәрен укыдык. Шагыйрь үз башыннан кичергән хәлләрне исендә калганча язып калдырган.Без дә бүген аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләшербез, шигырьләрен укырбыз, җырлар җырларбыз.Үзебезнең дәрескә исемне  “Без – Тукай шәкертләре” дип кушарбыз.
  2. Кем соң ул шәкерт?(Укучы, белем алучы)

III. Төп өлеш.

  1. Хәзер мин сезне кечкенә Апуш юлы буйлап сәяхәткә чакырам. Игътибарлы булыгыз.(Презентация карау , слайдлар 6-21)
  2. “Апушның балачагы” сукмагын дәфтәрләрдә язу.(Слайд 22-23)
  3. Физминут. “Апуш юлы” уенын  уйнау.( “Салават күпере” журналы)
  4. Өй эшләрен тикшерү.Сәнгатьле итеп Г.Тукайның бер шигырен укып күрсәтү.
  5. Тукай әкиятләренә сәяхәт.
  1. Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әиятнең исемен атарсыз.

Нәрсә бу, качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

  1. Шүрәле.

Биленә балта кыстырган Былтыр керә.

  1. “Шүрәле” , “Су анасы” әкиятләрен сәхнәләштерү.
  2. “Тиз җавап бир” уены.Сорауларга дөрес һәм тиз җавап биреп , йолдызлар җыю. Кем беренче сигнал карточка күтәреп дөрес җавап бирә, шуңа йолдыз бирелә.(слайд 25)

1 тур.1.Тукайның туган авылы (Кушлавыч).

2.”Кызыклы шәкерт” шигырендәге этнең кушаматы.(Акбай)

3. Г.Тукай туган ел? (1886)

4. Су анасының югалткан әйбере.(Тарак)

5. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? (кәҗә белән)

6. Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр?(Ботка)

7. “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме.(Былтыр)

8. Габдулланы әнисе биреп калдырган карчыкның исеме.(Шәрифә)

9. “Шүрәле”әкиятендә нинди авыл табигате сурәтләнгән?(Кырлай)

10. Шагыйрь үлгән шәһәр?(Казан)

“Бала белән күбәләк” җырын башкару.

2тур

“Дөрес күрсәт” Һәр ел фасылына иллюстрацияләр. Көз, Кыш, Яз, Җәй. Кайсы ел фасылы турында сүз бара , шул номерны күтәрәләр.(Слайд 26)

  1. 1. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай елның кайсы мизгелендә дөньяга килә?
  2. 2. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренә кайсы ел фасылы туры килә?
  3. 3. Сапый абзый Габдулланы Җаекка алып китә, алар 18 тәүлек баралар. Бу кайчак була?
  4. 4. “Пар ат” шигырендәге шәкерт Казанга кайчан бара?
  5. 5. Агачлар астына яшеренә балалар барчасы бергә;

Алай да булмаса, барсы төшәләр сикерешеп күлгә.Г.Тукайның бу шигыре елның кайсы вакытына багышланган?

IIIтур. “Кем тизрәк?” (слайд 27)

                  А.Габдулла Тукай кайда яшәгәндә укырга керә?

    1. Өчиле     2.  Яңа бистә       3.  Җаек       4.  Кырлай

                       Б. Кайсы шигырь артык?

    1. “Бала белән күбәләк”   2.  “Кызыл ромашка”

     3. “Гали белән кәҗә”        4.  “Буран”

                       В . Кайсы рәсем Тукайның әсәренә туры килми?

    1. “Сертотмас үрдәк”           2. “Шүрәле”

     3.  “Су анасы”                        3. “Кәҗә белән сарык”

                       Г. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала янына нәрсә килми?

    1.Кояш                                      2. Эт

    3. Сандугач                               4. Алмагач

IV.  Йомгаклау.

  1. Тукайга дан җырлыйк! Аның әсәрләрен укыйк, яратыйк. Алар безне акыллы, тәртипле, әдәпле булырга өйрәтәләр. Әйдәгез дәресебезне Тукайга багышланган шигырь белән төгәллик.(Слайд 28)

V.  Билгеләр кую. Йолдызларны санау. Җиңүчене билгеләү.

VI. Өйгә эш бирү.1.Тукайның бер шигырен ятларга. 2. Иҗади эш. Ятлаган шигыреңә иллюстрация ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе 1 сыйныф

Тема: Борын-борын заманда...  “Өч кыз” һәм “Төлке белән Торна “әкиятен уку(интерактив - мультфильмлы заманча дәрес)...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...

Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"

Р.З.Хайдарова  УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"...

Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"

Р.З.Хайдарова  УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"...