Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе 1 сыйныф
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

Питкова Мария Васильевна

 

Тема: Борын-борын заманда...  “Өч кыз” һәм “Төлке белән Торна “әкиятен уку

(интерактив - мультфильмлы заманча дәрес)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_eshkrtmse.docx35.04 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

«Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 

   Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе

1   сыйныф

Тема: Борын-борын заманда...  “Өч кыз” һәм “Төлке белән Торна “әкиятен уку

(интерактив - мультфильмлы заманча дәрес)

                                                           Төзеде:  II категорияле башлангыч

                                                                                      сыйныф  укытучысы                  

                                                                       Питкова Мария Васильевна

                                                                          (телефон:89061161674)

                                                      (Электрон почта:2608000134@mail.ru)

2013-1014 уку елы

Тема:   Борын-борын заманда...  “Өч кыз” һәм “Төлке белән Торна “әкиятен уку.

Максат.

  1.  Татар халык авыз иҗатының бер жанры булган- әкият жанры белән танышу.
  2. Тема буенча белгәннәрне гомумиләштерү, ныгыту, системалаштыру.Укучыларда бәйләнешле сойләм үстерү, иҗади эш алымнары белән танышу.
  3. Халык әкиятләрен укыганда, тыңлаганда укучыларның акылын, ихтыярын, хисләрен үстерү. Әти-әниләргә, туганнарга хөрмәт, ихтирам, ярату хисләрен тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • шәхес буларак УУЭ: татар халык авыз иҗатының бер  жанры-әкиятләр белән таныштыру, үзара дуслык, өлкәннәргә хөрмәт хисләре тәрбияләү,
  • коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен тулы әйтә белү
  • регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү
  • танып-белү УУЭ: табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү,танып-белү максатын билгеләү, әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле информация туплау,язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.

Җиһазлау: Вагыйзов С.Г.,Вәлитова Р.Г., Галләмова.М.Ш.,Туган тел. 1 нче сыйныф өчен дәреслек , медиапроектор, ноутбук, смарт-такта, тематик презентация, документ – камера, Татар халык әкиятләренә күргәзмә.Тиен, төлке булып киенгән балалар.

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар.

-Исәнмесез,саумысез.

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек .

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Хәерле көн, укучылар! Мин сезгә бүгенге дәрестә тел ачкычы, аң-зиһен, акыллы, матур җаваплар бирүегезне, яхшы кәеф телим.

Әнә кояш та безгә карап елмая, (Слайд 1) сез дә бер-берегезгә уңышлар теләгез һәм без дәресебезне башлыйбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

 1.

  • Тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле.(Слайд 2)

«Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул».

  • Бу сүзләрне кем язган?
  • Әлеге сүзләрне безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай язган.
  • Әйе, чыннан да, безнең халкыбыз — җырлы ул, моңлы ул, әдип ул. Безнең халкыбызның иҗат җимешләре булып саналган әсәрләрне атап китсәгез иде.
  • Табышмаклар, җырлар, әкиятләр, әйтемнәр, мәкальләр, мәзәкләр, бәетләр.

Дөрес. Укучылар безнең халкыбыз элек-электән иҗат иткән, татар халык авыз иҗаты әсәрләре — халыкның иң зур байлыгы, буыннан буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң кадерле рухи хәзинәсе.

2.

  • Хәзер мәкаль-әйтем уены уйныйбыз. Мин мәкальнең беренче өлешен әйтәм, сез икенче өлешен әйтеп бетерегез.
  1. Ни чәчсәң, шуны урырсың.
  2. Кем эшләми, шул ашамый.
  3. Туган илең — туган анаң.
  • Соңгы мәкальдә туган ил төшенчәсе ана сүзе белән тәңгәлләштереп бирелә. Әлеге мәкальнең мәгънәсе нидән гыйбарәт?
  • Туган -үскән җирең синең өчен әнкәң кебек газиз, якын булырга тиеш.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  • Укучылар, без бүген сезнең белән татар халык иҗатының матур бер үрнәге булган тагын бер жанрына тукталырбыз. (Слайд 3)

-Әлеге сүзләр белән нинди жанр башлана?

- Нәрсә ул әкият?  (Слайд 4 ,5)

- Сез нинди әкиятләр беләсез? (Слайд 6,7,8)

III. Яңа материалны өйрәнү.

-Бүген без сезнең белән “Әкиятләр иленә сәяхәткә” барырбыз. Мин бүген дәрескә берничә әкият героен кунакка чакырдым. Аларның башта кем икәнлекләрен әйтми торам, аларга багышлап шигырь укыйм. Мин әйткән шигъри табышмакның җавабын әйткәч, алар үзләре дә кереп, сезгә сорау-табышмак әйтерләр.

  • Аның хәйләкәрлегеннән

Түгел кош-кортка көлке.

Эзен, койрыгын югалта

Исеме аның (Төлке).

  • Әйе, сез дөрес әйттегез. Төлкене чакырыйк әле, ул үзе сезгә нинди сорау-табышмак әйтер икән.

Төлке: (төлке булып киенгән укучы чыга).

  • Бик хәйләкәр диләр мине.

Хәйлә тормышта кирәк

Тик беркайчан алдашмагыз —

Бу минем изге теләк.

Я, кайсыгыз минем хакта

Белә ничә әкият?

Шуңа миннән бер бүләк.

  • Төлке кайсы әкият герое?
  • «Төлке белән торна», «Карт белән төлке», «Төлке белән бүре».
  • Әйе, укучылар сез төлкенең сорауларына дөрес җавап бирдегез. Хәзер тагын бер әкият героен чакырабыз. Аның исеме ничек? (Тиен булып киенгән укучы чыга).
  • Көн-төн эзләгәндә генә

Табарсың аның өен.

Чикләвек, күркә ярата,

Исеме аның (Тиен).

  • Әйе, бик дөрес. Тиен үзең турында шигырь сөйләп кит әле.

Тиен:

  • Сез белгән әкиятләрдә

Мин очрыйм бик сирәк.

Мактана дип уйламагыз

Әгәр әйтсәм бер теләк.

Чикләвексез яши алмыйм,

Аны ватам көн саен.

Тик беркайчан да онытмыймын

Чамасын һәм дә җаен.

Миннән сезгә бер бүләк.

Аны белү өчен бары

Җитә белү бер әкият.

-Татар халык әкияте «Өч кыз»..

- Бүген дәрестә сезнең белән «Өч кыз» әкиятен өйрәнербез. Әкиятнең эчтәлеген аңлар өчен түбәндәге сүзләрне зиһенгә алып китик.

1. Сүзлек өстендә эш.

Буйга җиткәннәр — үсеп җиткәннәр.

Буй, сын-гәүдә.

Жизь — медь (бакырга цинк кушып яки кайвакытта башка металлар: кургаш, аккургаш, тимер һ.б. өстәп ясалган эретмә).

Игелек күр — рәхәт яшә (рәхәт тормыш ит, бәхетле бул).

Юаныч — утешение.

        2. Көнкүрештән төшеп калган сүзләрнең мәгънәсен аңлату.

Киндер сугу. Элек тастымаллар, чаршаулар хәзерге кебек базарларда, кибетләрдә сатылмаганнар. Киндер  үсемлеге  басуда  үстерелгән. Аның сабагыннан сүс алганнар. Шул сүстән җеп ясаганнар. Җепләрдән туку станогында киндер тастымаллар, чаршаулар сукканнар.

Ярминкә. Һәр елны уңыш җыеп алгач, бер үк вакытта, билгеле бер урында халык сәүдә иткән.  Җиз ләгән. Ләгән монда таз мәгънәсендә.

        3. — Укучылар, хәзер минем белән бергә сүз һәм сүзтезмәләрне дөрес итеп хор белән әйтәбез.

— Өсләре бөтен, тамаклары тук, буй-сыннары карлыгачтай сылу, җиз ләгәннәр, ташбака, егылган, ярминкә, киндер сугу, үрмәкүч, камыр баскан.

4.“Бала” китапханәсеннән “Өч кыз” әкиятен тыңлау  һәм әкият буенча әңгәмә.

5.Тест сорауларына җавап бирү.(онлайн).

  • -Кече кыз ни өчен рәхәт яшәгән? Соңгы җөмләне укыгыз да әлеге сорауга җавап бирегез.

IV. Ял минуты.

— Укучылар, безнең татар халкы эшчән тырыш халык буларак данлыклы. Ул эшли дә, ял да итә белгән. Эш беткәч, егетләр һәм кызлар аулак өйләргә җыелганнар. Алар аулак өйләрдә төрле уеннар уйнаганнар. (Йөзек салышлы һ.б.).

        Әйдәгез, бездә кечкенә генә аулак өй ясап алабыз. Хәзер Гөлнур безгә санамыш әйтә, санамышны әйтеп бетергәч, кемдә тукталып кала, шул кешегә җәза бирелә.

  • Чәйнеккә акча салдым.

Ничә булды йөз булды.

Әтәчлек, мәтәчлек сиңа туры килде чык.

  • Әйе, Фирдүскә чыкты. Фирдүс, безгә нинди һөнәр күрсәтмәкче була.

  • Ярый бик әйбәт. Әйдәгез, хәзер татар халык җыры «Кәрия, Зәкәрия» җырын җырлап әйләнәбез.

Бу бик матур җырлаучы

Аның җырлавы яхшы                 2 тапкыр

Аннан үрнәк алыгыз

        Кәрия, Зәкәрия каммая

    Кәри комма Зәкәрия               2 тапкыр

        Зәкәрия коммая

Бу бик матур биюче

Аның биюе матур.                      2 тапкыр

Аннан үрнәк алыгыз

  • Ярый укучылар, буыннарыгыз язылган дип уйлыйм.

V.Дәрес темасын өйрәнүне дәвам итү.

“Төлке белән Торна” әкияте белән танышу.

1.Укучыларга сәнгатьле уку күнекмәсе үрнәге бирү.

2.Укучылар сәнгатьле уку күнекмәсе нигезендә әкиятне дөрес интонация белән укыйлар.

- Төлке белән Торнаның  дуслыгы ни өчен беткән?

92 нче биттәге рәсемгә карап, әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

VI. Өйрәнгән материалны ныгыту.

“Син миңа, мин сиңа.” уены

(Слайд 10-13)

“Кем тизрәк җыя” уены. Кечкенә  кисәкләрдән (пазлы) әкиятләргә иллюстрацияләр җыю.

VII. Йомгаклау.

  • Татар халык әкияте “Өч кыз”да кайсы кыз барысыннан да игелекле, шәфкатьле?
  • Кече кыз бик шәфкатьле, ул авыру әнисенең хәлен белергә бара.
  • «Өч кыз» әкияте сезне нинди булырга чакыра?
  • Мәрхәмәтле булырга, әниләребезне хөрмәт итәргә, булышырга чакыра.
  • Әкиятнең эчтәлегенә, аның мәгънәсенә туры килгән мәкаль уйлап карагыз әле.
  • Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.
  • “Төлке белән Торна” әкияте сезне нинди булырга чакыра?
  • Әкиятнең эчтәлегенә, аның мәгънәсенә туры килгән мәкаль уйлап карагыз әле.
  • Бәйрәм ашы кара-каршы.
  • Рәхмәт. Җавапларыгыз дөрес, укучылар. Әкиятләр бары яхшылык, изгелек эшләргә, әниләребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә чакыралар. Дәресебез  шуның белән тәмам. Хушыгыз.

Дәрескә үзанализ

Дәреснең темасы:  Борын-борын заманда...  “Өч кыз” һәм “Төлке белән Торна “әкия  ( Интерактив – мультфильмлы заманча дәрес)

        Дәреснең максаты итеп: 1.Татар халык авыз иҗатының бер жанры булган- әкият жанры белән танышу.

2.Тема буенча белгәннәрне гомумиләштерү, ныгыту, системалаштыру.Укучыларда бәйләнешле сойләм үстерү, иҗади эш алымнары белән танышу.

3.Халык әкиятләрен укыганда, тыңлаганда укучыларның акылын, ихтыярын, хисләрен үстерү. Әти-әниләргә, туганнарга хөрмәт, ихтирам, ярату хисләрен тәрбияләү куелган иде.

          Дәрес тибы буенча - яңа материалны өйрәнү дәресе. Чынлыкта яңа материалны үзләштерү өчен актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту кирәк иде. Дәрестә нәкъ шушы этаплар үтәлде.

          Дәреснең эчтәлеге программага һәм дәрес максатларына туры килә.

       Дәреснең эчтәлегенә килгәндә укучыларга әкиятләр  турында күп материал бирелде, “Өч кыз” әкиятенә  багышланган татарча мультфильм каралды, тест эшләнде.

        Дәреснең эчтәлеге  уку фәне белән кызыксынуны үстерде.

       Дәреснең фәннилеге тәэмин ителде. Дәрес төре буенча- яңа материалны аңлату дәресе иде. Яңа материалны аңлату, практик рәвештә ныгыту кирәк иде. Бу этаплар үтәлде. Кулланылган күргәзмәлелек төрләре укучыларны активлаштырды.

         Белем бирү методлары дәрес максатларына туры килә. Дәрес план нигезендә алып барылды. Дәрестә алынган белемнәр һәм күнекмәләр контрольгә алынды.

          Дәрескә куелган гигиеник таләпләр үтәлде. Физкультминутка да вакытында үткәрелде. Вакытка сыештым.  Укучылар дәрес материалын яхшы үзләштерделәр.

         Татар шагыйрьләренең шигырьләренә, татар халык әкиятләренә төзелгән татарча мультфильмнар әдәби уку дәресләрен тагын да җанландырып җибәрде. Укучыларда әдәби уку дәресләренә кызыксынучанлык уятты. Башлангыч сыйныфлар өчен бу менә дигән ярдәмлек. Шуның кадәр матур бизәлешле һәм иң мөһиме дөрес итеп тәрҗемә ителгән әсәрләрне уку безгә һәм укучылырыбызга рәхәтлек бирә. ”Бала китапханә”сендәге биремнәрне һәм тестларны балалар бик яратып эшлиләр.  Татарча мультфильмнар балаларның иҗади фикерли белүләрен үстерә, татар телебезгә мәхәббәт уята, татарча матур итеп сөйләшә белергә өйрәтә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

Әдәби укудан ачык дәрес

Әдәби укудан шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе....

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест

2 нче сыйныф өчен Әдәби укудан "Күрү ноктасы" темасы буенча тест....

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...

Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"

Р.З.Хайдарова  УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"...

Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"

Р.З.Хайдарова  УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"...