"Төлке белән Торна"әкияте.
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

"Төлке белән Торна"әкияте дигән темага дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tolke_bel_torna_kiyate.docx23.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   “Төлке белән Торна “әкияте.

Максат.

  1.  Татар халык авыз иҗатының бер жанры булган- әкият жанры белән танышу.
  2. Тема буенча белгәннәрне гомумиләштерү, ныгыту, системалаштыру.
  3. Укучыларда бәйләнешле сойләм үстерү, иҗади эш алымнары белән танышу. Әсәрнең эчтәлеген  мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләрен булдыру.                      

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • шәхес буларак УУЭ: татар халык авыз иҗатының бер  жанры-әкиятләр белән таныштыру, үзара дуслык хисләре тәрбияләү;
  • коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен әйтә белү;
  • регулятив УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү;
  • танып-белү УУЭ: табигать, бәйләнешләрен белү, әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү;предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле информация туплау ;

Җиһазлау: Вагыйзов С.Г.,Вәлитова Р.Г., Галләмова.М.Ш.,Туган тел. 1 нче сыйныф өчен дәреслек , медиапроектор, ноутбук, экран, презентация.

Дәрес барышы.

1.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар.

-Исәнмесез,саумысез.

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек .

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

 1. (Слайд 1)

«Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул».

  • Бу сүзләрне кем язган?( Габдулла Тукай)
  • Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?
  • Әйе, чыннан да, безнең халкыбыз — җырлы ул, моңлы ул, әдип ул.
  • Нинди халык иҗат иткән әсәрләр беләсез?(Табышмаклар, җырлар, әкиятләр, әйтемнәр, мәкальләр, мәзәкләр, бәетләр)
  • Татар халык авыз иҗаты әсәрләре — халыкның иң зур байлыгы, буыннан буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң кадерле рухи хәзинәсе.

3.Уку мәсьәләсен кую.

(Слайд 2)

- Әлеге сүзләр белән  нинди жанр башлана?

- Әйе, балалар,без бүген сезнең белән татар халык иҗатының матур бер үрнәге булган тагын бер жанрына тукталырбыз. Ул-әкият.

- Нәрсә ул әкият?  

- Сез нинди әкиятләр беләсез?

4. Яңа материалны өйрәнү.

1.Табышмакларга җаваплар табу:

1)Урманнан чыгар, корсак асты чуар;

Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле.

(Төлке)

2) Нечкә билле, көлтә койрыклы.

(Төлке)

3) Әдэпле генә кодача

Тавыкларны ярата.

(Төлке)

-Әйе, сез дөрес әйттегез. (Слайд 3)

Ә хәзер мин шигырь укыйм, ә сез дәвам итегез:

- Торыйк – торыйк дип ,

Кайда оя корыйк дип ? –дип

Туган җирдә торыйк , дип

Аваз салып ерактан,

Сазлыкларга ,кырларга

Очып килә .......(торналар)

( Слайд 4)

Торна – 4-7 кг лы зур кош. Безнең якларга алар апрельның икенче яртысында кайталар. Үзләренә ояны кешеләрдән ераграк урыннарда, су буйларында, сазлыкларда коралар.

2. “Төлке белән торна” әкиятен уку.Башта-укытучы, аннан – чылбырлап.

Ял минуты.

Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар.
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юдылар.
Аннан ары зарядкага
Тезелешеп бастылар:
Уңга-сулга, уңга-сулга
Алга-артка, алга-артка
Утырдылар, тордылар.
Сузылып киерелделәр,
Дәрескә тотындылар.

3. Сүзлек өстендә эш. (Парларда)

4. Сюжетны сөйләп чыгу.Төркемнәрдә эш.  (Һәр төркемнән бер укучы эчтәлекне үз сүзләре белән сөйли)

5.  Әсәрнең төп геройларын табу, аларга характеристика бирү.

- Әкиятнең  төп геройлары кемнәр?( Төлке белән торна) Аларга характеристика бирү:

Төлке

Торна

Хәйләкәр

Саран

Акыллы

Юмарт

үпкәчел

5. Белемнәрне ныгыту.

- Хикәянең төп темасы нинди ? ( Дуслык турында)

- Нишләп соң Төлке белән Торнаның дуслыклары югалган?

- “Бәйрәм ашы кара-каршы” ди  халык. Бу мәкаль белән сез килешеп бетәсезме?

-Сез Торна (Төлке) урынында булсагыз нишләр идегез?

-“Төлке белән Торна” әкияте сезне нинди булырга өйрәтә?

6.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.

-Әйтегез әле, бу дәрестә алган яңа белемне кайда куллана аласыз? (Табигатьне ярату , дуслыкны саклау өчен кирәк.)

-Укучылар, сез, бу әкиятне дәвам итә алыр идегезме?(Әйе, дәвам итә алыр идек.)

Төркемнәрдә эш. (Һәр төркем әкиятне дәвам итеп карый)

VI. Рефлексия.

- Без бүген дәрестә нинди яңа  белем үзләштердек? (“Төлке белән Торна”әкияте белән таныштык)

- Бу әкият сезне нәрсәгә өйрәтте?( дус- тату яшәргә  , чын дуслыкның кадерен белергә)

Укучылар, сез,  барыгызда бик актив булдыгыз, дәрестә катнашып утырдыгыз.Сез, барыгызда булдырдыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Cерле чыршы (Яңа ел әкияте)

Серле чыршы(новогодняя сказка на татарском языке)...

Тукайга ияреп."Су анасы" әкияте

Сыйныфтан тыш чара укучыларда туган телне,әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту,аларда миии горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә...

Шалкан әкияте

Шалкан әкитен сәхнәләштерү өчен...

Әдәби уку .Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар" әкияте.

Укучыларны А. Алиш иҗаты һәм аның әсәрләре белән таныштыру. А.Алиш әсәрләре аша укучыларда гаделлелек, тату, кешелеклелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү....

"Теремкәй" әкияте.

Теремкәй.(Рус халык әкияте)...

"Төлке белән Торна"әкияте.

Разработка урока татрского литературного чтения на тему " Лиса и журавль"(Төлке белән Торна" әкияте)....

"Төлке белән Торна"әкияте.

Разработка урока татрского литературного чтения на тему " Лиса и журавль"(Төлке белән Торна" әкияте)....