2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына татар теле дәресе
план-конспект урока по чтению (2 класс) на тему

      Дәреснең темасы программада “Исем” бүлегенә кертелгән. “  Сүз  ” темасын өйрәнүгә 40 сәгать, ә төп “Ялгызлык исемнәр” темасын  өйрәнүгә 3 сәгать бирелгән. Дәрес башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим ителә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tat_n.docx28.98 КБ

Предварительный просмотр:

2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына татар теле дәресе

Актуальлеге.

     Федераль дәүләт белем стандартының төп максаты – шәхес тәрбияләү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФДБС кертү репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итә. Әлеге күчеш укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә авыр, чөнки укытучыга тулысынча эш алымын үзгәртергә кирәк.

     ФДБС мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әверелде.

    “Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына багышланган татар теле дәресе 2 сыйныф укучыларына исәпләнгән. Дәресләр системасында беренче итеп өйрәнелә.

Дәрес барышында укучылар кеше исемнәре һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклегенә төшенәләр, практик күнекмәләр башкаралар, үз исем - фамилияләре белән горурланырга кирәклеген аңлыйлар. Тәкъдим ителгән  татар теле дәресендә яңа тема өстендә эшләү слайдлар ярдәмендә оештырыла. Укучыларга ззләнүгә мөмкинлек тудыру максатыннан, дәреслектәге күнегүләр, карточкалар, парлап, төркемдә эшләү методлары файдаланыла. Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. Дәрес балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзелде. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементлары кулланыла.

     Укучыларның дәрестәге эшчәнлеге федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Аннотация.

      Дәреснең темасы программада “Исем” бүлегенә кертелгән. “  Сүз  ” темасын өйрәнүгә 40 сәгать, ә төп “Ялгызлык исемнәр” темасын  өйрәнүгә 3 сәгать бирелгән. Дәрес проекты башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим ителә.

Максат

Кеше исемнәре һәм фамилияләрен баш хәрефтән язарга өйрәнү.

Бурычлар

- сүз башындагы баш хәрефнең юл хәрефеннән башлап язылган шул ук сүздән аеру өчен ярдәм итүен ачыклау;

-хәрефләрне дөрес язу һәм тоташтыру  күнекмәләрен ныгыту;

-үз исемең белән горурлану хисләре тәрбияләү;

- алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.                

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы – дәрестә үзләштереләгән белемне  гамәлдә куллану теләге булдыру;

Метапредмет – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.

Предмет – баш хәрефтән язылган сүзләрне аера белү

УУГ

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: 4 бирем

- үзмаксат кую: 1б.

- күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү:1б

- үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау:1 б.

 -үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү:1б.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: 3 б.

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу:2б.

- кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу: 1б.

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

- үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:  5 б.

- төп билгеләрне  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру;

- танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

 - уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- яңа мәгълүмат туплауда  өстәмә әдәбият куллану;

- фикерләүдә логик чылбыр төзү. 

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: 6 б.

- сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү;

- тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу;

- коллектив  фикер алышуда катнашу;

- үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Чыганаклар

төп

өстәмә

1.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012,   нче кисәк,

2.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012,

3.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012

1. Презентация Power Point  “Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф”

2. Карточкалар.

3. Аңлатмалы сүзлек.

Дәреснең структурасы

1. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру  КУУГ, ШУУГ.

2. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. ТБУУГ, РУУГ, КУУГ.

3. Уку мәсьәләсен кую . ТБУУГ, РУУГ, КУУГ.

4. Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү. ТБУУГ, КУУГ, РУУГ.

5. Яңа белемнәрне ныгыту. РУУГ, ШУУГ, КУУГ, ТБУУГ.

6. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү. РУУГ, ШУУГ, ТБУУГ, КУУГ.

7. Уку эшчәнлеген йомгаклау. ШУУГ, РУУГ.

Дәрес этабы һәм  эшчәнлек төре

Чыганак-лар

Уку эшчәнлеге

Уку эшчәнлеген оештыру, эчтәлек формасы

Дәрестәге эшчәнлекнең эчтәлеге

УУГ гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксы-ну тудыру.

Психоло-гик уңай халәт барлыкка китерү

КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуаль-ләштерү. Яңа материал-ны үзләште-рүгә ихтыяҗ тудыру.

Презента-ция

Матур язу

Бергәләп эзләнү

1. Матур язу күнегүе.

Аа

Алсу – зур кыз. 

Нәтиҗә: үрнәк белән чагыштырып, матур итеп язу.

2.  Табышмак әйтү:

Нәрсә сезнеке генә булса да, аны башка кешеләр ешрак әйтә? (кеше исеме)  

Нәтиҗә:Һәр  кешенең исеме һәм фамилиясе була.

ТБУУГ: төп билгеләрне  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәлә-сен кую.

Тарату материалы Карточка-лар

Текст белән эшләү

парларда

1. Күнекмә формалаштыруга күнегү.

Йолдыз күктә җемелдәгән йолдызларга карап соклана. Иркә бик иркә кыз булып үсеп килә.

 -Ни өчен калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең берсе – юл хәрефеннән, ә икенчесе баш хәрефтән башлап языла.

Ландыш, Роза, Миләүшә,Салават, Тәүфикъ,Алмаз,

Бу сүзләр исем була,

Баш хәрефтән языла.

Нәтиҗә: Кеше исемнәре баш хәрефтән языла.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлегеУку мәсьәлә-сен чишү.

Дәреслек

Аңлатма-лы сүзлек

Презента-ция

Текст белән эшләү

Сүз белән эзләнү

индивидуаль

Парларда

Төркемнәр-дә

1.Дәреслек белән эш:  34 нче күнегү, 26 б.

Кеше исемен белдергән сүзгә нинди сорау куела? 

Нәтиҗә: Кеше исемен белдергән сүзгә кем?дигән сорау куела 

Дәреслекнең 99-100 битләреннән “тәүфыйклы” сүзенең мәгънәсен табыгыз.

Нәтиҗә:һәр кеше тәүфыйклы булырга омтыла 

2.Дидактик уен ”Урыныңны тап”

Хәрефләрне җил очырган.Фамилияләрне телдән алфавит тәртибендә әйтегез.

Нәтиҗә:  Әминов,  Әмирханов,Мәхмүтов,

Рәфыйков,  Тинчурин, Хәсәнов.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа белемнәр-не ныгыту.

Карточка-лар

әңгәмә

Парларда

Индивидуаль

1.  Җөмләләрне тулыландыру

Әтинең фамилиясе … . Әнинең фамилиясе … . Минем фамилиям … . Безнең укытучыларның фамилияләре …

Нәтиҗә: Фамилияләр баш хәрефтән языла.

2.Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме?

М.Юнысның “Шәмдәл-ләрдә генә утлар яна” исемле китабындагы  фикерләрне укучыларга җиткерү.

        - Үз исемегезне яратасызмы? Кайларда ишетәсегез килә?

        -Кеше исемнәре ни өчен баш хәреф белән языла?

Нәтиҗә: Кеше үз исеме белән горурланырга тиеш.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  өстәмә әдәбият куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәр-не мөстә-кыйль куллану һәм тикшерү

дәреслек

Текст белән эшләү

төркемнәрдә

1.36 нчы күнегү

-Кем турында сүз бара?

-Танылган татар композиторларыннан син тагын кемнәрне беләсең? Аларның исем-фамилияләрен кәгазьләргә язып куегыз. 

Нәтиҗә: Исем һәм фамилияләр баш хәрефтән языла.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнле-ген йомгаклау

Тест

үзара бәяләү

Индивидуаль

1.Дидактик  күнегүләр “Артык сүзне тап”

а)Наил

ә)Дилбәр

б)Зилә

2. Кайсы сүз кеше исеме генә була ала

а)Роза

ә)Алсу

б) Гөлназ

Дөрес  җөмләне сайлап ал.

   а)  Кеше исемнәре баш хәреф белән языла.

   ә)  Кеше исемнәре юл хәреф белән языла.

   б)  Кеше исемнәре һәм фамилияләр һәрвакытта да баш хәреф белән языла.

Нәтиҗә:  Исем һәм фамилияләр баш хәрефтән языла

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"

Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру....

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...