Открытый урок по татарской литературе (Әлифба) для 1 класса
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

Дәрес татар телендә белем алучы балалар белән үткәрелде. УМК "Перспектива"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1klass_lifbadan_achyk_dres.docx20.24 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет- Әлифба

Тема- Аа,Уу, Лл хәрефләре

Көтелгән нәтиҗәләр белән бирелгән максат:

Көтелгән нәтиҗәнең төре

Уку гамәлләре

Предмет буенча

  Аа,Уу, Лл хәрефләре белән танышу, аларны кушып иҗекләр, сүзләр укырга өйрәнү

Метапредмет

ТБ- сузык авазларның иҗек ясауда тоткан урынын ачыклау,сузык авазларга характеристика бирү,

КУУГ- үз фикереңне формалаштыру

РУУГ-дәрестә үз эшчәнлегеңне оештыра белү

Шәхси

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру, уңышларның=уңышсызлыкларның сәбәпләрен табарга өйрәнү

I.Психологик уңай халәт тудыру

 Кыңгырау шалтырады, без утырдык дәрескә.

Китап-дәфтәрләр әзер, тотынабыз без эшкә.

Балалар ,сез мәктәпкә йөрергә яратасызмы? Анда нәрсәләргә өйрәнеп була?

Мәктәптә без укырга, язарга өйрәнеп кенә калмыйбыз, уйнарга да өйрәнәбез. Әлифбаның  безгә яратып уен тәкъдим иткән уенын уйнап алыйк. Ул "Авазны таны!"дип атала.(укытучының ирененә карап, ирен формасы буенча авазны әйтеп бирергә)

II.Белемнәрне актуальләштерү

 а) сузык авазлар турында белемнәрне кабатлау.

1. Без әйткән авазлар ничек атала? 2. Сузык авазлар ничәү?3. Аларны нинди төркемнәргә бүлеп була?4. Калын сузыклар ничәү? 5. Нечкә тартыклар ничәү? 6. Кайсы авазның калын пары юк? 7.Аларны ни өчен сузык дип атыйлар? 8. Сузып булганын исбатлагыз

б) Аа,Уу хәрефләре турында белгәннәрне искә төшерү

1. табышмаклар әйтү- Җәен урманда патша, кышын кардан да аста(аю). Төнлә чыга, көндез кача(ай) Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? Аа хәрефләре турында сөйләгез.

А хәрефе алмада, а хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз- өйрәнәбез иң башта.

2. Аягы  бар, кулы юк, аркасы бар, түше юк (урындык) Бу сүз нинди авазга башлана? Тагы нинди сүзләр[ у] авазына башлана?

3. Ни өчен бу хәрефләрне икешәрне ясаганнар? [у] [а] авазлары сүзнең кайсы урынында килә ала?" Чылбыр" уены ( чылбыр тәртибендә предметны атарга һәм а, у ның урынын билгеләргә)

Физпауза.

 Аю урманда йөри, умартадан бал көри.

Очалар бал кортлары, ай-яй очлы уклары.

4. Китап белән эш  -Рәсемдәге предметларны иҗекләргә бүлү.- Кайсы предмет артык? Ни өчен?( шар артык, чөнки бүтәннәрендә у авазы бар)

III.Уку проблемасын кую һәм аны чишү.

1.Модельләштерү-  а белән у ны парлаштырып бастырсак нәрсә килеп чыга? ау , урыннарын алыштырып бастырсак (уа). Сүзләр , иҗекләр килеп чыксын өчен хәрефләрне нишләтергә кирәк икән?

2.Без белгән бу сузыклардан тагын яңа сүзләр төзеп буламы? Нишләргә соң? (яңа хәреф белән танышырга)

IY. Яңа белемне ачу.

1.Лл хәрефләре белән танышу, аңа характеристика бирү ( тартык, калын да ,нечкә дә була ала)

2.Тэйк Оф -Тач Даун ( [л] авазы булса,кул чабабыз, булмаса-тыпырдыйбыз)

Лейка, линейка, парта, карандаш, өстәл,  урындык, Лилия, Ландыш, Диана, Азалия, дәфтәр, китап, лампочка).

4.Сүзләр төзеп уку (кисмә хәрефләр белән эш) ал, ул ,ала,ула

Y. Алган белемне практикада куллану.

1.Китап белән эш. Сүзләр, җөмлә уку.Ул курчак ала. Ни өчен? Ә сез укучы буларак ,  нәрсә алыр идегез?

2.Хор белән шигырь өйрәнү.

Күзләремнән яшьләр чыкты капкан идем лимонны.

 Сары булгач тәмледер дип белгән идем мин аны. Нәрсә ул лимон?

Плакаттагы җиләк-җимешләрнең исемнәреннән л хәрефен эзләргә

Бу хәреф сүзнең кайсы урыннарында килә? Бу җиләк-җимешләр безгә ни өчен кирәк? (витамин)  Аларны куллануның нинди кагыйдәсе бар? (ашар алдыннан яхшылап юарга) Ни өчен? (авырмас өчен, микроблар кермәсен өчен)

YI. Рефлексия      Бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Дәрестә барлык биремнәрне дә төгәл үтәдегезме? Тагы да төгәлрәк булыр өчен нишләргә кирәк?

                                     

 Укучылар исемлеге

Укучы исеме, фамилиясе, атасының исеме

Укучының шәхси картасы

Туган елы

Тору урыны

1

Долгунова Диана Михайловна

2.04 .2009

Дружба

2

Шакирова Азалия Айдаровна

22.09 2009

Сарман муниципаль районы Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе

Раслыйм:

Мәктәп директоры:

____Э.Х.Дәүләтшина

                                            ШӘХСИ ЭШЛӘР

Уку елы

Сыйныф

Бала саны

Сыйныф җитәкчесе

1

2016-2017

1

2

Михайлова Ә.М.

2

2017-2018

3

2018-2019

4

2019-2020

5

6

7

8

9

10

11


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по татарскому языку в 1 классе.

Тема урока: "Баш һәм юл Ө,ө хәрефләре."...

Тематическое планирование по татарской литературе для 2 класса(татарская группа)

Предлагаю рабочую программу для 2 класса(татарская группа) по татарской литературе....

Календарно-тематическое планирование уроков татарской литературы в 3 классе.

Планирование составлено по учебнику Р.З.Хайдаровой для русскоязычных учащихся....

Открытый урок по татарскому языку для 11 класса

Урок по татарскому языку  по теме: "Творчество А. Галиева"...

Конспект открытого урока по башкирской литературе для 3 класса

Урок был проведен на конкурсе "Учитель года башкирского языка и литературы"...

Открытый урок по якутской литературе в 4 классе

Метапредметный урок по произведению "Куерэгэй"...

Открытый урок по чувашской литературе в 6 классе по рассказу Ф.Павлова "Поющие стекла"

Открытый урок по чувашской литературе в 6 классе по рассказу Ф.Павлова "Поющие стекла"...