Б авазы һәм Бб хәрефләре
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

Бүгенге  көндә без фән һәм мәгариф министры тарафынннан расланган икенче буын ФДГББ стандартлары буенча белем бирәбез. Яңа стандартта белем бирү программалары укучылар алган белем нәтиҗәләренә яңа таләпләр куя. ФДГББ стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы  формалаштыру  тора.. Әгәр укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне   реаль тормышта да куллана алачак. Бу зур максат һәм бурычлар. Дәрестә яңа ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала.  Дәресләребездә коммуникатив,  үстерешле , мәгълумати, тәнкыйди  фикерләү технологияләре кулланабыз

         

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon b_avazy_hm_bb_hreflre.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

   Әдәби уку дәресеннән план конспекты

Тема: [Б] авазы, Б,б хәрефләре.

Теманың максаты: укучыларны тартык[ б] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш формалаштыру.
УУЭ:
Шәхси
: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Эш формалары: фронталь, парлап, индивидуаль.
Материал:  И. Х. Мияссарова “Әлифба” 65-67 бит;

 И.Х.Мияссарова “Әлифба” укытучылар өчен методик кулланма.

Җиһаз:   компьютер,интерактив такта, презентация,биремле  карточкалар.                                                  

 Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү

Метод һәм алымнар: әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль эш.

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр: Сузык  аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык.  Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья,математика.

        

                           Дәреснең структурасы:        

1.Оештыру өлеше.

2.Үзбилгеләмә, эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.

3. Уку мәсьәләсен чишү, танып-белү эшчәнлеге:

- белемнәрне актуальәштерү;

- тартык [б]авазын ишетеп таный белергә өйрәнү;  аваз                                                                                                               кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;

4.Рефлексия.

               Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле иртә балалар !

Исәнмесез, саумысез!

Күтәренке кәеф белән

Дәресебезне башлыйбыз!

-Безнең дәресебезгә бүген кунаклар килгән . Алар төрле мультфильм геройлары. Беренче кунагыбыз кем икән? (Маша)

            Слайд

 Ул безгә хәрефләр алып килгән, тиз генә шул хәрефләрне укып күрсәтик әле.

II. Актуальләштерү.

-Укучылар, ягез әле, үткәннәрне искә төшереп кабатлап алыйк.Тактадагы хәрефләрне укып күрсәтегез әле. .

       Слайд

а Н Ң у о Л р м э Й М ф

-Бу хәрефләр турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?

(Монда сузык һәм тартык авазлар бирелгән. Аларны 2  күплеккә бүләргә була: 1нче күплек- сузык авазларны белдерүче хәрефләр, 2 нче күплек тартык авазларны белдерүче хәрефләр; баш һәм юл хәрефләр; ң хәрефе дөрес язылмаган ,чөнки татар телендә ң авазыннан башланган сүз юк. )

3.Тема буенча эш

   Слайд

  • Алдагы биремебез табышмак . Әйдәгез, бергәләп җавабын табабыз.

                 Канаты бар, оча алмый,

                  Коры җирдә йөри алмый.    (балык) Слайд

-Бу сүзне иҗекләргә бүләргә һәм аваз анализы ясарга кирәк.

Ба-лык.

[б]- тартык аваз, яңгырау.

[а]- сузык аваз, калын

[л]- тартык аваз, яңгырау

[ы] - сузык аваз, калын

[к] – тартык аваз ,саңгырау.

Слайд

Һәр кешенең шәхси бәйрәме, ул елга 1 генә була. Аннан соң без 1 яшкә үсеп китәбез.( Туган көн).Бу көнне без нәрсә көтәбез?( бүләк)

Бү-ләк

[б]- тартык аваз, яңгырау.

[ү]- сузык аваз, нечкә

[л]- тартык аваз, яңгырау

[ә]- сузык аваз,нечкә

[к] – тартык аваз ,саңгырау.

4 эш.

        Слайд

аб    әб     ба     бә

ыб   эб      бы    бе

уб    үб      бу    бү

5.Парларда эшләү

Карточкалардан иҗекләр уку

III.Уку мәсьәләсен кую.

6.-Икенче кунагыбыз-Лунтик . Ул да безгә  ярдәм сорап килгән. Ул  яңа хәреф өйрәнгән һәм шул хәреф белән дәфтәренә яңа сүзлр язган булган . Бу сүзләрне иптәшләренә күрсәтергә дип барганда , кайбер хәрефләре төшеп калган. Ул хәрефләрне табарга булышабызмы?

 Аның  өчен тактадагы сүзләрне дөрес итеп укырга кирәк.

              Слайд4

   ...алык          ...үләк    

    ...асу            ...үре

     ...ака            ...үрек

-Лунтикның нинди хәрефе төшеп калган?  (Б хәрефе)

             Слайд

-Ни өчен сүзләр ике баганада бирелгән? (Беренче баганада калын әйтелешле, икенче баганада нечкә әйтелешле сүзләр язылган)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

7.-Алфавиттан Б хәрефен кайсыгыз табып күрсәтер?Ул кайда урнашкан?

Б авазын әйтеп карыйбыз,нинди аваз?

  •  Авазны әйткәндә авыз эчендә тынның тоткарланып калуы күренә, димәк, тартык аваз. Колакларны каплап тикшерик, аваз колакларга барамы? Димәк , яңгырау.

              Слайд 6

8.Бу баш Б хәрефе. Без аны кайларда кулланабыз? (Кеше исемнәре, шәһәр, авыл исемнәре һ.б язганда.)

  • Бу юл б хәрефе.Бу хәреф кайда языла? (Бу хәреф сүзнең  башында, уртасында, ахырында языла.)

Физминутка

Автобуска утырдык
Сәяхәткә җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Сәяхәткә җыендык.
Барабыз урман аша,
Безгә кояш елмая.

Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Безгә кояш елмая.

9.Язгы кырэшләре беткәч, безнең каникуллар башлангач нинди милли бәйрәм уздырабыз?

  • Рәсемдә нинди бәйрәм күрсәтелгән?(Сабантуй бәйрәме)
  • Ә сез Сабантуй бәйрәмен яратасызмы?
  • Анда нинди уеннар уйныйлар?(Балалар җавабы тыңлана).

10.“Болында” хикәясен уку.

  • Хикәядә нинди кеше исемнәре очрады?
  • Алар ничек язылган? (Баш хәрефтән язылган)
  • Ни өчен? (Кеше исемнәре баш хәрефтән языла).

Слайд 10

  • 11.Безнең дәрескә бүген ябалак та килгән әле. Ләкин ул буш кул белән килмәгән , безгә төрле биремнәр алып килгән. Әйдәгез,шул биремнәрне үтик әле.
  • 1.“ Кайсы артык?”уены

Басма,абага, бүләк, бака

-Кайсы артык? Ни өчен? (бүләк- нечкә әйтелешле сүз)

Банан, болын, Бану, балан

(Бану- кеше исеме)

Балык, басу, песи, буран.

(песи сүзендә б хәрефе юк).

2. [б] авазы кергән берәр сүз әйтегез.    (бала, бака, бакча, баз....)

  1. Шул сүз белән җөмлә төзегез.(Җөмлә схемасы буенча эшләү)

VI.  Йомгаклау.

Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Без бүгенге дәрестә нинди аваз белән таныштык? ([б] авазы)

-Ул нинди аваз? (тартык аваз, яңгырау)

Димәк дәресебезнең темасын ничек атарбыз?

        Слайд 11

-Афәрин укучылар! Сез бүген бик тырышып эшләдегез. Сезнең җаваплар кунакларга да бик ошады.

VII.        Рефлексия.

  • Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
  • Кәефләрегез ничек?

 (Смайллар ярдәмендә күрсәтәләр)

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре

1 сыйныфта ӘЛИФБА дәресе...

.[п] авазы,П п хәрефләре

1сыйныфта әдәби укудан п авазы ,Пп хәрефләре белән танышалар. Авазны ишетә, әйтә белергә, п хәрефе кергән сүзләрне укырга өйрәнәләр. Дәрестә сөйләм теле, фикерләү күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып б...

Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.

                 Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...