рабочая программа по литературному чтению
рабочая программа по чтению (1 класс) на тему

Рабочая программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rabochaya_programma_po_literaturnomu_chteniyu.docx44.81 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән календарь – тематик план

Класс – 1

Сәгатьләр саны:

Барлыгы 99 сәгать, атнага  –3 сәгать

Дәреслекләр

  1. З.и.Җамалтдинова  “Татар теле” Татар телендә белем бирү оешмаларының 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: Татарарстан китап нәшрияты. 2012 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.
  2.   2. Р. Х Ягъфәрова “Әлифба Татар телендә белем бирү оешмаларының 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: Татарарстан китап нәшрияты. 2012 ел  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

Өстәмә әдәбият

  1. Язарга өйрәнү дәфтәре 2 кисәктән “Мәгариф” нәшрияты. 2017 ел.
  2. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2010
  3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2010.
  4. Татар теленнән диктантлар . Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.  “Мәгариф” нәшрияты. 2010.

Әдәби уку дәресенә аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

   Татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде :

  • «Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, № 273 – ФЗ, декабрь, 2012ел.
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законы (кулланылыштагы нөхсә)
  • Татарстан Республикасының  “Татарстан Республикасының  дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка  телләр турында” гы Законы, № 443 РТ, 18.07. 2004 ел
  • Россия Федерациясенең “ Россия Федерациясе халыклары телләре турында” гы Законы, № 126 – ФЗ, 24.07, 1998 ел
  • Гомуми белем бирү учреждениеләренең  типовой положениесе (Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә расланган, 19.03. 2001 ел, № 196
  • 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);          
  • Россия  Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2012 нче елның 1 нче февралендә чыккан 74 нче номерлы “2004нче елның 9нчы мартында кабул ителгән 1312 нче номерлы федераль базислы укыту планына һәм гомумбелем учреждениеләренең якынча укыту планына үзгәрешләр кертү турында”гы  приказы;
  • Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Россия мәктәбе” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары  таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге  
  • Татарстан Республикасы Балык Бистәсе  муниципаль  районы  муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе “Биектау  урта гомуми белем  мәктәбе” пед.коллективының 2017 нче елның  29 августындагы 2 нче номерлы педсовет  карары буенча 2017/18 нче уку елына кабул ителгән укыту планы.
  • Биектау урта гомуми белем  мәктәбенең укыту планы нигезендә 1 нче сыйныфта татар теле дәресенә  атнага 3 сәгать,  әдәбу укуга 1 сәгать вакыт бирелә..

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү;

- матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

        - дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

- әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.

                

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның гражданлык һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шоморткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык  сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

Укытуның шәхси, метапредмет һәм предмет  нәтиҗәләре.

Шәхси  нәтиҗәләр:

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар                      әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләре.

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы җитәкчелегендә эш урынын әзерләү, оештыру;
  • укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү максатын билгеләү;.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • китап белән эшләү: бирелгән бүлекне өйрәнгәндә  формалашучы белем-күнекмәләрне билгеләү;
  • укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу;
  • геройларны, аларның гамәлләрен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу;
  • укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • дәрестә һәм тормыш ситуацияләрендә диалогта катнашу;
  • укытучы, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү;
  • сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшү, хушлашу,рәхмәт белдерү;
  • башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау;
  • парлап һәм күмәк эшләү.

 Предмет нәтиҗәләре.

-төрле(көнкүреш хәлләре турында, әдәби, фәнни-популяр) сөйләмне ишетеп аңлау;

- текстларны аңлап уку, китап укучы тәҗрибәсе туплау, кирәкле мәгълүматны үзләштерү һәм куллану;

- төрле формаларда бирелгән (текст, рәсем, таблица, модель)мәгълүмат белән эшләргә өйрәнә башлау;

- дәреслекнең сүзлекчәсеннән файдалану;

- дәреснең темасын әйтә алу һәм проблемалы ситуацияне чишүдә катнашу;

- укыган текстның төрләрен аеруда катнаша алу, әкият, табышмак, шигырь, мәзәкләрне аера белү;

- терәк сүзләр, модельле, рәсемле планнар буенча укыганның эчтәлеген сөйләү;

- әсәрдәге геройларның эш-кыланышына бәя бирүдә катнашып, үз холкын, гадәтләрен читтән карап бәяли башлау.

                                                                            Эш  программасының  эчтәлеге

Төп темалар

Сәгать саны

1

Телдән әзерлек чоры

4 сәгать

2

Әлифба чоры

21 сәгать

3

Әлифбадан соңгы чор. Уку

8 сәгать

Барлыгы

33 сәгать

Укыту – методик комплекты

3.   Әлифба. (Р.Х.Ягъфәрова. Казан, Татарстан китап  нәшрияты, 2016.)

 4. Уку китабы. (Р.Х. Ягъфәрова. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2017.)

Әдәби уку дәресләрен тематик планлаштыру

Атнага 1 дәрес. Барысы 33 дәрес. Р.Х. Ягъфәрова

№ п/п

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт.

Телдән әзерлек чоры (4 сәг)

1.

Кереш дәрес. Сөйләм. Акыл, уй, фикер.Сүз.

1

Яңа белем бирү.

Җәйге истәлекләр турында әңгәмә. Әлифба белән таныштыру. Сораулар буенча җөмләләр төзү. Шигырь ятлау.

РУУГ: Уку мәсьәләсен куя белү.

Әлифба  дәреслеге белән эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдә-ләрен үтәргә өйрәнү.

КУУГ:  Сорау кую һәм аларга җавап бирү. Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү. ТБУУГ: Аралашуны яңа информация  җиткерү чарасы буларак кабул итү.“Әйтмә” һәм “язма” сөйләмне аерырга өйрәнү. Сөйләмдә итагатьле сүзләр куллана белү. Әйләнә-тирә предметларны  тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү.

Тексттан җөмләләрне аерып алырга, җөмләдәге сүзләрне табарга, предметны белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү.

2.

Аваз. Сузык һәм тартык авазлар.

1

Яңа белем бирү.

Авазларныәйтүһәмишетүкүнегүләре:дәреслектәгесхемаларнытикшерү;

Калынһәмнечкәсузыкларныпарлапәйтү; тартыкларныдөресәйтүкүнегүләре.

КУУГ:  Сузык,тартык авазларны танырга, хайван, кош атамаларын татарча әйтергә,сүзнең беренче авазын аерып әйтергә өйрәнү.

3.

Хәреф.Нинди сүзләр була?

1

Яңа белем бирү.

Авазларның язуда хәрефләр белән белдерүен белергә кирәклек;

КУУГ:  Сүзләрнең ничә аваздан торуын аерырга, аваз схемасын сыза белергә;

4.

Иҗек.

1

Яңа белем бирү.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү күнегүләре; иҗек санын билгеләү;

КУУГ:  Сузык авазларның сүзләрне иҗеккә бүлүен аера белергә;

Әлифба чоры (21 сәг)

5.

[А]авазы, А, а хәрефләре.

[Ә] авазы, Ә ә хәрефләре.

1

Яңа белем бирү.

Сөйләмнәнҗөмлә, җөмләдәнкирәклесүзнеаеру; сузыкларсанынакарапсүзнеиҗеккәбүлү, калын яки нечкәиҗекнебилгеләү; [а]авазынсүздәдөресәйтергә, сүзэчендәишетептаныту; басмача хәрефләрбеләнтанышу;

дәреслектәнуку; рәсембуенчаҗөмләләртөзү.

Гаилә турында әңгәмә;

һәркайсына карата җөмлә төзү; әби сүзенә иҗек-аваз анализы; Ә ә хәрефләре белән танышу;

кисмә хәрефләрдән Ә ә не күрсәтү;.

РУУГ: Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм әйтү.

ТБУУГ:Авазны әйтергә, сүзгә аваз анализы ясарга, сүзне иҗекләргә бүләргә, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләргә, авазга билге булып килгән баш һәм юл хәрефләрен танырга өйрәнү.

Г.Бәшировның “Авыл” хикәясенең эчтәлеге белән танышу.

[Ә] сузык авазы белән танышу дәреслектәге сюжетлы рәсемнән ә авазы сүзнең башында, уртасында, ахырында килгән сүзләрне, табышмак җавабын табу

КУУГ: Үз фикереңне һәм коммуникатив сөйләм эшчәнлеге формалаштыру.

6.

[э] авазы,Э э хәрефләре.

[Ы] авазы, Ы ы хәрефләре.

1

Яңа белем бирү.

Рәсем буенча сөйләтелә, схема буенча җөмлә төзиләр.

сузык [э] авазы һәм Ээ хәрефләре белән танышалар.

сүзләргә иҗек-аваз анализы ясала.

Ылыс сүзенә  иҗек-аваз анализы;

Сүзләрдән ы авазын табу;

[и] белән [ы] чагыштыру;

Калын, нечкә сузыкларны өйтү (а,у, ә,и);

Дәреслек белән эшләү.

РУУГ: Уку эшчәнлеген оештыру.

ТБУУГ: Тамга-символик уку гамәлләрен үзләштерү.

Авазларны  дөрес әйтү максатыннан тизәйткеч өйрәнү.

КУУГ: Дәреслек белән нәтиҗәле эшләү күнекмәләре булдыру.

7.

[Л] авазы,

Л, л хәрефләре

[р] авазы,

Р,р хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Яңгырау [Л] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш. 25-26 битләр.

Яаңгырау [р] авазын тану, ике хәрефле ачык һәм ябык иҗекләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, сөйләм төзү.

ТБУУГ: Авазның сүз  мәгънәсен үзгәртүгә мөнәсәбәтен аңлау.

КУУГ: Сүз  схемаларын уку. Бер авазы белән генә аерылып торган сүзләрне уку, мәгънәсенә төшенү.

8.

[Н] авазы,

Н, н хәрефләре

[т] авазы,

Т, т хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Яңгырау [Н] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

.

Саңгырау тартык [т] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку,  

ТБУУГ: Предметны белдергән сүз белән аның билгесен белдергән сүзнең бәйләнешен аңлау, яңа сүзләр ясау ысулларын үзләштерү.

КУУГ: Уку күнекмәләре формалаштыру.

9.

[К, къ] авазлары, К, к хәрефләре

[и] авазы, Ии хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[К, къ] авазларын ишетеп тану, алар белән кушылмалар төзү, уку, рәсем буенча эш.

.

И,и хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр, текст уку,  

ТБУУГ: Сүз эченнән яңа сүзләр төзү алымын өйрәнү; Сүзләрне үзгәртү  алымнарын  үзләштерү.

Казан турында мәгълүматлы булу, ике яктан да бертөрле укыла торган сүзләрне уку.

 КУУГ: Сурәтләү текстлары төзергә өйрәнү; актив сүзлек запасын баету.

10

[Д] авазы,

Д, д хәрефләре

[Б] авазы,

Б, б хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Д] авазы, Д, д хәрефләре белән танышу, Д авазыннан башланган сүзләр уйлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

 [Б] авазы, Б, б хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

ТБУУГ: Татар халкының үткәне, борынгы шәһәрләре һәм милли бәйрәме турында күзаллау булдыру. Укучыларның башка милләт әкият геройлары турында булган белемнәрен барлау, туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтү.

11.

[У] авазы,У, у хәрефләре

 [Ү] авазы,Ү, ү хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[У] авазы,У, у хәрефләре белән танышу,У авазыннан  башланган сүзләр уйлау, текст уку;

 [Ү] авазы,Ү, ү хәрефләре ; Үавазыннан  башланган сүзләр уйлау, текст уку;

КУУГ: Укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, үз фикерләреңне белдереп сөйләм төзү. Иптәшләреңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру. Сорау куя белү, җавап эзләү күнекмәләре формалаштыру.

12.

 [М] авазы, М, м хәрефләре

[С] авазы С, с хәрефләре.

1

Яңа белем бирү

 [М] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш, гаилә турында җөмләләр төзү;

Саңгырау  тартык [с] авазы, С, с хәрефләре белән  белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

ТБУУГ: Татар халык әкиятенең эчтәлеген үзләштерү, сүз ясалыш ысулларын ныгыту, логик фикерләү булдыру.

КУУГ: Фикерне эзлекле итеп җиткерә белү. Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру. Сорауларга төгәл җавап бирү.

13.

[Г, гъ] авазлары, Г, г хәрефләре

[П] авазы,

П, п хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Г, гъ] авазларын дөрес әйтү, суган, гөл сүзләрен схема буенча анализлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

 [б-п] авазларын чагыштыру, [П] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш

ТБУУГ: Татар халык әкиятенең эчтәлеген үзләштерү, сүз ясалыш ысулларын ныгыту, логик фикерләү булдыру.

КУУГ: Фикерне эзлекле итеп җиткерә белү. Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру. Сорауларга төгәл җавап бирү.

14

[Ш] авазы, Ш, ш хәрефләре

 [З] авазы,

З, з хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Тартык [Ш] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга өйрәтү, такмак өйрәнү, кисмә хәрефләр белән эш, кышкы уеннар турында әңгәмә.

 Яңгырау тартык [З] авазы, З, з хәрефләре белән танышу, з-с авазларын чагыштыру, [З] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү. 83-86

ТБУУГ:  Р. Төхвәтуллинның “Кар күзе” тексты эчтәлеген үзләштерү, текстның төп уен табарга өйрәнү.

КУУГ: Текст өстендә эшләү күнекмәләре булдыру. Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү

15

[О] авазы,

О, о хәрефләре

Ө] авазы,

Ө, ө хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Калын сузык [О] авазы, О, о хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне

Нечкә сузык [Ө] авазы, Ө, ө хәрефләре белән танышу, [о-ө] авазларын чагыштыру, [Ө] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү. 87

КУУГ:  Укытучыны һәм иптәшләреңне тыңлый белү, үз фикереңне һәм позицияңне аңлау һәм яклау күнекмәләре булдыру.

16.

 [Й] авазы,

Й, й хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Сузыктан соң килгән тартык [Й] авазы, ы, й хәрефләре белән белдерелгән калын ый сузыгы белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

.

ТБУУГ:  Сүзләрне үзгәртү  алымнарын  үзләштерү. Текст өстендә эш, текстның эчтәлеген рәсем эчтәлегенә тәңгәлләштерү, милли үзаң формалаштыру.

17.

[О] -  [ө],   [ы]  -[э] сузыклары.О-ө, ы- е хәрефләре

О, о хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Калын сузык [О] авазы, О, о ;Ө-ө, ы хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне уку.

 ТБУУГ: Сюжетлы рәсем эчтәлеген ачыклау. Рәсем буенча кечкенә күләмле хикәяләр төзү осталыгы булдыру.

18

[ң] авазы,

ң хәрефе

Я, я хәрефләре, аларның аваз мәгьнәләре Е, е хәрефләре, аларның аваз мәгьнәләр

1

Яңа белембирү

Тартык [ң] авазын дөрес әйтергә, сүздә ишетеп танырга өйрәнү. ң хәрефе белән сүзләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, рәсем эчтәлеген сөйләү, текст уку.

Схема буенча оя сүзен анализлау, Я, я хәрефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку.

 Схема буенча сүзләрне анализлау, Е. Е  хәрефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку.

ТБУУГ: Текст өстендә эш, текстның эчтәлеген рәсем эчтәлегенә тәңгәлләштерү, милли үзаң формалаштыру.

ТБУУГ: Я хәрефе кергән сүзләрне ишетеп аңлау, сүзләр, җөмләләр уку, билгене белдергән сүзнең предмет исемен атау, текст эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирү.

Украин  халык әкиятенең эчтәлеген ачыклау, әкияттә катнашучыларга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү.

КУУГ: Фикереңне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү.

19

[Ч] авазы,

Ч, ч хәрефләре

Ирен-ирен [w], ирен-теш [в] авазлары, В, в хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Саңгырау тартык [Ч] авазы, Ч, ч хәрефләре белән танышу, кушылмалар, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, ребус чишү

Тавык сүзен анализлау. Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [В] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү.99-102

КУУГ: Текст өстендә эшләү күнекмәләре булдыру. Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү

ТБУУГ: “Ватан” төшенчәсен үзләштерү.Сүз эченнән яңа сүзләр табу күнекмәләрен ныгыту.

“Туган туфрак” төшенчәсен ачыклау, Татарстан Республикасы атрибутлары турында мәгълүмат булдыру.

20

[В] авазы Вв хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[В] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү

КУУГ:  Укытучыны һәм иптәшләреңне тыңлый белү, үз фикереңне һәм позицияңне аңлау һәм яклау күнекмәләре булдыру.

21

[ж] авазы, Ж, ж хәрефләре

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Ж] авазы, Ж, ж хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, рәсем эчтәлеге буенча җөмлә, текст уку.

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре белән танышу, җиләк сүзен анализлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

ТБУУГ: Казанда балаларга атап чыгарыла торган журналлар турында мәгълүматлы булу.

Туган як турында мәгълүматлылык булдыру, җиләк төрләрен ачыклау.

КУУГ: Дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

22

[Х] авазы,

Х, х хәрефләре

[һ] авазы, Һ,һ хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Х] авазы, Х, х хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

 [һ] авазы, Һ,һ хәрефләре белән танышу,  кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр  уку,

ТБУУГ: “Ак барс” хоккей командасы турында мәгълүмат туплау, олыларга ярдәмчел булу теләге формалаштыру. Казан шәһәрендәге һәйкәлләр турында мәгълүмат булдыру.

23

[Ф] авазы, Ф, ф хәрефләр  

[йу]  - [йү]   авазлары.Ю ю хәрефләре

1

Яңа белем бирү

 [Ф] авазы, Ф, ф хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

[йу]  - [йү]   авазлары.Ю ю хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

ТБУУГ: Ф, ю хәрефе кергән сүзләрне ишетеп аңлау, сүзләр, җөмләләр уку, билгене белдергән сүзнең предмет исемен атау, текст эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирү.

Текстның эчтәлеген ачыклау, әкияттә катнашучыларга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү.

КУУГ: Фикереңне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү.

24

[йо]  - [о]  авазлары.  Ёё  хәрефләре

Ь (нечкәлек) хәрефе ,ъ (катылык) хәрефе булган сүзләрне уку

1

Яңа белем бирү

[йо]  - [о]   авазлары. Ёё хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү,

Ь ъ хәрефе белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү,

ТБУУГ: Казан вертолётлар һәм самолётлар төзү заводлары турында мәгълүмат бирү.

Татар халкының милли киемнәре турында  күзаллау булдыру.

ТБУУГ: Персональ кесә компьютерлары турында күзаллау булдыру.

25

[щ] авазы, Щ, щ хәрефләре

[ц] авазы, Ц, ц хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[щ] авазы, Щ, щ хәрефләре белән танышу,  схема буенча эш, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш.  рәсем эчтәлеген сөйләтү.

[ц] авазы, Ц ц хәрефләре белән танышу,  кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр  уку,

ТБУУГ: Казан вертолётлар һәм самолётлар төзү заводлары турында мәгълүмат бирү.

Татар халкының милли киемнәре турында  күзаллау булдыру.

Инглиз  халык әкиятенең эчтәлеген ачыклау, әкияттә катнашучыларга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү.

Әлифбадан соңгы чор. Уку. Сөйләм үстерү (8 сәг)

26.

Разил Вәлиев. Әлифба

1

Яңа белем бирү

Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү.

ТБУУГ: Укылган  текст  эчтәлеген сөйләү күнекмәләре булдыру.

27

Г.Тукай. Әлифба. Р.Вәлиев. Беренчеләр

1

Яңа белем бирү

Шигырьләрне уку, сорауларга җавап бирү.

12-13 битләр

КУУГ: Шигырь  эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

28

Мактанчык каз. Татар халык әкияте.

1

Яңа белем бирү

Әкият белән танышу, яхшы сыйфатлар тәрбияләү өстендә эш. 22 бит

ТБУУГ: Укылган әкият эчтәлеген сөйләү күнекмәләре булдыру. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен үстерү.

КУУГ: Әкият эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

29.

Бари Рәхмәт. Яз килә.

1

Яңа белем бирү

Шигырьне уку, сорауларга тулы  җаваплар бирү өстендә эш. 38 бит.

ТБУУГ: Укуга кызыксыну хисе тудыру.

30.

Ш. Галиев. Танышмак өчен табышмак.

1

Яңа белем бирү

Шигырьне уку, яраткан хайваның турында сөйләү.

46-48 битләр.

ТБУУГ: Хайваннарны ничек чакырырга кирәклекне белергә, аларны яратырга.

31.

Г.Тукай. Бала белән күбәләк

1

Яңа белем бирү

Шагыйрь турында белгәннәреңне сөйләү, шигырьне кара-каршы сөйләшү итеп уку, күбәләкләр турында мәгълүмат алу.57-58 бит..

ТБУУГ: Укылган шигырьнең эчтәлеген сөйләү күнекмәләре булдыру. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен үстерү.

КУУГ: Шигырьнең эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

32.-33

.

Идрис Туктар. Өлгер

 Ш. Галиев. Светофорның өч сүзе

Йомгаклау

1

Яңа белем бирү

Хикәяне рольләргә бүлеп уку, кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. 67-68  битләр.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, эчтәлеген аңлау өстендә эш.

75-77 битләр

ТБУУГ: Сәнгатьле укыту

Хикәяне рольләргә бүлеп укый белергә

Светофорга карап йөрергә, юл йөрү кагыйдәләрен үти белергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению для начальной школы, составленная на основе программы «Литературное чтение» Климановой Л.Ф., Горецкого В.Г., Головановой М.В.

Модифицированная рабочая программа по литературному чтению для начальной школы МБОУ СОШ № 8 городского округа Самара имени Героя Советского Союза Козлова Николая Андреевича составлена в соответствии с...

Рабочая программа по литературному чтению УМК «Школа 21 века» 3 класс к учебнику под редакцией Ефросининой Л.А. «Литературное чтение»

Рабочая программа по литературному чтению  УМК «Школа 21 века» 3 класс к учебнику под редакцией Ефросининой Л.А. «Литературное чтение»...

Рабочая программа по литературному чтению (азбука+ литературное чтение). 1 класс.

рабочая программа в соответствии со ФГОС "Школа России"...

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса по программе "Школа 2100" к учебнику "Литературное чтение.В одном счастливом детстве" Р.Н.Бунеева, Е.В.Бунеевой, -

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса по программе "Школа 2100 " соответствует требованиям реализации ФГОС начального общего образования....

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса авторская программа Л.Ф. Климановой, В.Г. Горецкого «Литературное чтение» и основной образовательной программы начального общего образования МБОУ лицея №3 на 2015-2016 уч. г.

Рабочая программа по литературному чтению для 3 класса разработана на основе Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования.   Концепции духовно-нравс...