Конспек урока по литературному чтению на родном языке на тему :"Тукран малае Шуктуган" 4 класс
план-конспект урока по чтению (4 класс)

Әлеге конспект 4 сыйныф укучыларына һәм 5 сыйныф  укучыларынада туры килә.Конспектта чагыштыру өлешләре бирелгән,укучылар әсәр геройларын үзләренә ошаталар:геройның тискәре һәм унай якларын табалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukran_malae_shuktugan.docx15.22 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Җ.Тәрҗемәновның “Тукран малае Шуктуган” хикәясе аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләу.

 1. “Тукран малае Шуктуган” хикәясендә табигать төшенчәсенә аңлатма бирү

2. Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда    күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да актуаль икәнлеген күрсәтү

3. Төп геройларга характеристика бирә белү.

4. Укучыларда әйләнә-тирә дөньяга карата мәрхәмәтлелек, җаваплылык тәрбияләү.

Дәрес барышы:

1-Исәнмесез, хәерле көн укучылар. Без сезнең белән китаплардан я булмаса телевизордан күреп белгән җир шарында яшибез. Ә ул очсыз-кырыйсыз океан-күлләр, урманнар белән әйләндереп алынган. Элек-электән кешенең тормышы шул тирәлек белән бәйле. Зоология фәне бу төшенчәләрне аңлату өчен реаль рәсемнәр бирә, кыяфәтләрен күрсәтә. Әдәбият исә кешеләштерә: безнең телдә сөйләштерә, холыклары , үзләрен тотышлары да безнеңчә. Бу алым безгә нинди мөмкинлек бирә, сез нәрсә дип әйтер идегез?

-Яхшы. Әйдәгез, безне әйләндереп алган дөнья турында сөйләшеп алыйк әле. Иң беренче кеше тормышы өчен мөһим булган тирәлек нинди була инде? (Табигать)

-Әйе, табигать турында нәрсә әйтә алыр идегез?(Яшәү өчен мөһим, су, һава, кояш, яңгыр, рухи яктан ләззәт бирә).

-Яхшы. Ә без укыган әсәрләр арасында кайсы халык авыз иҗаты жанрлары аеруча да табигатьне чагылдыра иде әле?(Әкиятләр, җырлар, бәетләр).

-Килешәм. Ә ни өчен язучылар күп очракта әсәрләрен иҗат иткәндә табигать белән бәйли? Язсыннар, мәсәлән, кеше турында гына, табигать темасына бөтенләй кагылмасыннар. Санап кителгән бу әйберләр нәрсәне аңлата соң?(Чөнки табигатьтән башка яшәү юк, тереклек юк).

2. -Дөрес, афәрин укучылар. Хәзер без дә сезнең белән әлеге теманы дәвам итеп, сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик. Безнең максат: кайбер мөһим төшенчәләргә мисаллар ярдәмендә аңлатма биреп үтү. Башта хикәянең исеменә. Тукран нәрсә әле ул?(Кош)

-Онык кем була инде?(Мин әтиемнең яисә әниемнең әти-әнисенә онык булам)

-Һәм төп геройларның берсе - Шуктуган. Сезгә өй эше итеп әсәрне укып бетерергә һәм “шук” сүзен үзегезчә аңлатып карарга бирелгән иде. (Кыскача эчтәлек экранда чыга).

(Сөйлиләр).

-Димәк, исеме җисеменә туры килә түгелме соң? Шуктуган үзе үк шундый түгелме?(Җаваплар тыңлана)

-Исбатлагыз, әсәрдән шул урыннарны табып күрсәтегез. (Табалар, 79 нчы бит 6 абзац)

-Ә сезгә Шуктуган берәүне дә күз алдына китермиме? Берәр кешегә ошатмыйсызмы сез аны?

(Безгә ошаган........җаваплар тыңлана)

-Ничек итеп ошаган соң ул? Сездә аның нинди сыйфатлары бар?(Эш яратмый, көне буе йөгерә, су коена һ.б.)

-Иии, алай булгач безнең сыйныфта бүген 5 тукран утыра икән бит ләбаса.

-Укучылар, әсәрне уку шактый кызыклы, ул чәчмә формада булса да аның “тәмле” бер җире бар. Автор бәлеш пешергән, тозын, борычын салган һәм нәтиҗәдә ул телне йотарлык булган. Сүз нәрсә хакында бара?

(Рифмага салган).

-Әйе, аннары тагын нинди жанр чалымнары сизелә анда?(Әкият).

3. -Ярар. Менә Шуктуганның бабасы бар. Ул нинди? Китаптан табып укып күрсәтегез әле.

(Ашата, карый, өйрәтә – 80 бит 1 абзац, 82 бит – 1 абзац)

4- Ә бу әкиятне нинди рус халык әкияте белән чагыштырып булыр иде?(“Доктор Айболит”)

-Кем ул Айболит?(Җавплар тыңлана)

-Укучылар мин сезгә безнең врач-хирург Тук-тук бабай белән Айболтны чагыштыру өчен эш бирәм. Әлеге кәгазьләрдә аларны бәя бирергә кирәк булачак.

(Африкага бара, дәвалый, тук-тук бабай күрше урманнан ярдәм сорый, көн-төн эшли. Сүзнең үтемле булуы да биредә булырга тиеш. Ничек аңлату эшләре алып барыр идегез, дәлилләргә. Ил чиген дә монда кертергә. һ.б.)

5 -Ярар. Әле бит Шуктуган урмандагы җәнлекләрне, ярканатны өйрәтә, аларга охшарга тырыша. Шулай итеп нәрсәгә дә булса ирешәме?(Җаваплар тыңлана)

-Әсәрдән шул урыннарны табыгыз.(Канатын каера, башын тишә, керпене өйрәтә – 82 бит соңгы абзац, 83 бит – 3 абзац, 84 бит – 5 абзац)

-Нәкъ сез инде менә! Шулай бит?!(Үзләрен яклыйлар.)

-Афәрин укучылар. Җәнлекләр Шуктуганга ярдәм итә, аны терелтә. Ә менә сез урманда яшәсәгез ярдәм итәр идегезме соң аңа?(Әлбәттә)

-Чынлапмы? Соң ул бит ялкау, сүз тыңламый дидегез.(Юк, ярдәм итмибез)

-Ничек? Шул кечкенә генә, бәләкәй бер тукранны бер үзен генә авыр хәлдә калдырыр идегез мени инде сез?....

-Аңа төзәлер өчен нишләргә кирәк?(Мөмкинлек бирергә кирәк).

-Мөмкинлек бирергә кирәк, бик дөрес. Укучылар, мин сезгә модель тәкъдим итәм. (Аңлатам, 2 төркемдә эшлиләр, төркемнәр бер-берсенең эшен тулыландыра )

6- Ә хәзер әйдәгез бүгенге дәрескә кыскача нәтиҗә ясыйк.

-Бүгенге дәрестә без нәрсәгә һәм нинди булырга өйрәндек?......

-Карточкалар өләшәм, андабүгенге дәрестә сез нәрсә турында белә идегез,белдем,беләсем килә кебек урыннарда үз фикерләрен язып куялар. Җыеп алам.

7 Өй эше.

 –Укучылар, сез Җәвад Тәрҗемановның “Ачкыч һәм баскыч” исемле балалар китабы белән танышырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по литературному чтение на родном языке в 4 классе.

Тыва тоолдар делегейинче аян-чорук.Тайылбыр методу, болуктеп ажылдаары, класс-биле ниити ажыл....

Конспект урока по литературному чтению на родном языке «К.Г. Паустовский “Тёплый хлеб”» (4 класс, УМК "ПНШ")

Цели деятельности учителя: формирование литературной компетентности в процессе изучения сказки «Тёплый хлеб»; ознакомление учащихся с биографией К.Г. Паустовского.Планируемые результатыПре...

Урок литературного чтения на родном языке по теме А.С.Пушкин «Сказка о рыбаке и рыбке», Р.Сеф «Чудо», В.В.Лунин «Я видела чудо».

Тема: А.С.Пушкин «Сказка о рыбаке и рыбке», Р.Сеф «Чудо», В.В.Лунин «Я видела чудо».Цель:  познакомить  с  темой  раздела,  с   п...

Конспект урока по литературному чтению на родном языке (русском) Тема. М. В. Водопьянов. «Полярный лётчик»

Цели: сознание ценности изучения жизни замечательных людей своего Отечества,- познакомить с жизнью летчика-полярника, писателя М.В.Водопьянова;- способствовать развитию эмоциональной сферы, образного ...

Тематическое планирование уроков по литературному чтению на родном языке в 4 классе

№п/пТема урокаКол-вочасовРазделДата Коррек-тировка1Лучшее место на земле. В мире искусства1Всегда будь сердцу мил, мой край родной! 3 ч14.09 2Вдали от родины. Самое родное.1 28.09...

Конспект открытого урока по литературному чтению на родном языке в 1 классе "Л.Н. Толстой "Косточка", В.Осеева "Кто наказал его?"

Открытый урок по литературному чтению на родном языке в 1 классе "Л.Н. Толстой "Косточка", В.Осеева "Кто наказал его?"...

Урок литературного чтения на родном языке (русском). Тема "Времена года на Севере в рассказах Ф.А. Абрамова

Формирование нравственно-эстетического отношения к природе родного края на примере произведений Ф.А. Абрамова...